Сөйдергән дә тел...
методическая разработка (2 класс) по теме

Урок для малокомплекной школы. 2 класс изучает тему "Алфавит", 4 класс - "Значение глагола"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл урок татарского языка58.74 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

(2, 4 нче сыйныфларда татар теле дәресе)

Әтнә районы Кызыл-Утар башлангыч мәктәбе укытучысы Шәрифҗанова Р. В.

Тема: Алфавит. (2 нче сыйныф)

  Максат:

   1.Татар алфавиты белән таныштыру, аның әһәмиятен аңлату;

   2. Дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру өстендә эшне дәвам итү;

   3. Бәйләнешле сөйләм телен, логик һәм иҗади фикерләүләрен үстерү;

   4. Туган телебезгә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү.  

  Җиһазлау: алфавит, хәрефләр язылган таблица, биремле карточкалар

  Материал: А. Х. Нуриева, Ч. М. Харисова “Татар теле” – дәреслек 74-77 бб..

С. Г. Вагыйзов “Кызыклы грамматика”60-63 бб.

Тема: Фигыль турында төшенчә.                                                                                                                                                 Фигыльнең мәгънәсе. (4 нче сыйныф)

Максат: 1. Фигыль турында төшенчә бирү, максатын аңлату;

  2. Сөйләмдә фигылҗне дөрес кулланырга өйрәтү;

  3. Матур, дөрес язу, бәйләнешле сөйләм күнемәләрен, логик һәм иҗади фикерләүләрен үстерү;

  4. Туган телебезгә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: терәк-схема, перфокарта.

Материал: Р. Х. Ягъфәрова, Р. Ә. Асылгә-рәева “Татар теле” - дәреслек 92-94 б., “Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре” 474.б. “Ачык дәрес” газеталары, аңлатмалы сүзлек.

Оештыру.

  1. Белем алуга ихтыяҗ тудыру.  
  • Укучылар, сезгә башта бер риваять сөйләп китим. Шул риваятьтән чыгып, бүгенге дәресебезнең лексик темасын билгеләрбез.

 Борынгы Грециядә бик танылган философ яшәгән. Аның Эзоп исемле бик тә акыллы колы булган. Бервакыт философ кунаклар чакырырга булган. Һәм ул Эзопны базарга иң тәмле һәм иң тәмсез әйбер алып кайтырга җибәргән.

  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Эзоп нәрсә алып кайтты икән? (тел)
  • Ни өчен тел генә?-дип сораган философ.
  • Эзоп урынында булсагыз, сез ни дип җавап бирер идегез? (Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аралашалар, шатлыкларын уртаклашалар, белем алалар. Тел ярдәмендә шәһәрләр, авыллар төзелә. Шуңа күрә дә телдән дә яхшырак, тәмлерәк әйбер юк. Шул ук тел белән кешеләр бер-берсен рәнҗетәләр, ялган сүз сөйлиләр, сугыш иълан итәләр. Димәк, телдән дә начар, тәмсез әйбер юк).

Нәтиҗә ясау: Бүген без туган телебез, аның чисталыгы, матурлыгы турында сөйләшәчәкбез.

Ә хәзер экранга карыйк әле. Анда тел турында мәкальләр күрәсез. Мәкальләрне игътибар белән укып, бүгенге дәресебез темасына бигрәк тә туры килгәннәрен табарга кирәк.

  • Теле барның – юлы бар.
  • Телгә игътибарсыз – илгә игътибарсыз.
  • Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
  • Дөньяда иң татлы нәрсә дә – тел,

Иң ачы нәрсә дә – тел.

  • Татлы тел тимер капканы ачар.

(Дәреснең темасына 3, 4 нче мәкальләр туры килә) . Хәзер шуларны матур язу күнегүе итеп дәфтәрләргә язып куярбыз.  

  • Телебез матур, кешеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек булсын өчен, әлбәттә, телне яхшы белергә дә кирәк. Шуның өчен без татар теле дәресендә сүзләрне дөрес әйтергә, язарга, дөрес кулланырга, үзебезнең фикерләребезне дөрес итеп төзелгән җөмләләр белән белдерергә өйрәнәбез. Ә инде өйрәнү уңайлы булсын өчен темаларга, төркемнәргә бүлеп өйрәнәбез. Без нинди темалар өйрәнәбез әле? (2 сыйныф – “Авазлар һәм хәрефләр”, 4 сыйныф – “Сүз төркемнәре”). Бүгенге дәреснең темасын билгеләү өчен эшне болай оештырырбыз:

2 сыйныф

4.Яңа теманы өйрәнү

Мөстәкыйль эш.

Дәреслектән 139 нчы күнегүне табабыз (74нче бит). Биремне укыйбыз: бирелгән тәртиптә сүзләрнең беренче хәрефләрен генә язып алыгыз. Биремне үтибез.

Укытучы белән эш.

-Нәрсә яздыгыз, укып күрсәтегез әле! (бер укучы укый). Нәрсә килеп чыкты? (Алфавит). Ә нәрсә соң ул алфавит? (Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы)

Татар алфавитында ничә хәреф бар? (38). Санап карагыз әле, сезнеке ничә хәреф булды? (35). Нинди хәрефләр юк? (ң,ъ,ь) Ни өчен юк соң бу хәрефләр? ( Ул хәрефләрдән башланган сүзләр юк).

-Хәреф исемнәрен дөрес әйтеп, алфавитны укып чыгыйк әле. (Укыйлар, хаталар булса, төзәтелә). Алфавитта беренче  унынчы, егерменче) булып нинди хәреф тора? Ул нинди авазны белдерә? Кайсы хәрефләр аваз белдерми? (ъ,ь). Кайсы хәрефләр ике аваз кушылмасын белдерә? (я.ю,е,ё). Кайсы хәрефләр ике авазга билге булып йөри? (к, г, в)

- Рус, татар, инглиз алфавитларын чагыштыру.

Мөстәкыйль эш.

  1. Сезнең алдыгызда хәрефләр язылган таблица. Шуларны тиз генә табып, алфавит тәртибендә әйтергә әзерләнә торыгыз.
  2. Уйлагыз: алфавит ни өчен кирәк?

Ял итү.

  1. “Күңелсезләнеп утыручы” уенчыкны юатып, матур сүзләр әйтү.
  2. “Телен оныткан солдат” мәзәген тыңлау.

Укытучы белән эш.

1.”Кем тизрәк? уены.

2. Алфавитны белү ни өчен кирәк? соравына җавап бирү. (сүзлекләр белән эшләгәндә, исемлекләр төзегәндә кирәк).

3. Ныгыту.

   “Хирург” уены.

Алфавиттагы 38 хәреф ярдәмендә йөзәрләгән, меңәрләгән сүз төзергә мөмкин. Сүзнең бер генә хәрефен алыштырсаң да, бөтенләй башка мәгънә белдерүче сүз килеп чыгарга мөмкин. Әйдәгез, тактадагы сүзне укыйк әле: ТУРА.

-Беркөнне бу сүз авырып киткән, врач килгән. Ул Р хәрефен алыштырып, Л хәрефе куярга кушкан. Шуннан соң сүз бөтенләй үзгәргән. Укып карагыз әле, нинди сүз килеп чыккан? ТУЛА. Ләкин сүз һаман тазармаган. Икенче врач килгән. Л хәрефе урынына З хәрефе куйган. ТУЗА сүзе килеп чыккан. Сүз тагын да ныграк авырый башлаган. Врач килеп, У хәрефен А хәрефенә алыштыргач кына сүз тазарган. Чөнки ТАЗА сүзе барлыкка килә.

Шуннан соң врачның исемен сораганнар. Ул: “Беренче хәрефне ахырга күчерсәгез, минем исемемне белерсез”,-дигән. Врачның исеме ничек? (Азат). Ә сезнең исемнәрегез ничек?. Хәзер шушы исемнәрне (Азат, Салават, Әдилә, Айнур, Рәмзия) алфавит тәртибендә дәфтәрләргә язып куярсыз.

Мөстәкыйль эш.

Сыйныфтагы укучыларның исемнәрен алфавит тәртибендә язарга.

Укытучы белән эш.

Сүзлек диктанты язу.

-Хәзер сезнең белән сүзлек диктанты язып алырбыз, өйрәнелгән дөрес язу кагыйдәләрен ничек үзләштерүегезне тикшереп карарбыз.

Рәссам, фәнни, сәгать, дөнья, мәгънә, ашъяулык.

-Бу сүзләрнең дөрес язылышын ничек тикшереп була? (орфографик сүзлектән). Ә сүзләрне ничек тиз генә табып була? Сүзлектә сүзләр нинди тәртиптә урнаша? (Алфавит тәртибендә). Сүзлек ярдәмендә үз эшләрегезне тикшереп, бәяләгез.( беренче сүзне ничек табарга икәне күрсәтелә).

6.Өй эше.

Уртадагы хәрефләрен генәукыганда, татар алфавиты килеп чыгарлык итеп, бишәр хәрефле исемнәр языгыз:

..а..

..ә..

..б..  һ б.

Йомгаклау.

-Бүген нинди тема өйрәндек? Алфавитны белү киләчәктә кирәк булырмы? Ни өчен?

Бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

-Билгеләр кую.

  1. сыйныф

4.Яңа теманы өйрәнү

Укытучы белән эш.

Тактага текст эленгән. Ләкин анда кайбер сүзләр төшереп калдырылган. Төшеп калган сүзләр карточкаларга язылган. Шул сүзләрне тиешле урыннарга куеп, текстны тулыланды-рырга кирәк.

  Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әни”, “әти” сүзләрен башлап туган телдә... (әйтәбез). Туган-үскән җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган телдә... (тойганбыз). Без һәрвакыт туган телебезне... (яратырбыз),... (хөрмәт итәрбез).

- Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый? (фигыль).

- Бу сүз төркеме безгә танышмы? (әйе).

Мөстәкыйль эш.

-Алдагы сыйныфларда фигыль турында өйрәнгәннәрне искә төшереп, терәк-схема төзергә.

Укытучы белән эш.

1.Терәк-схема буенча фигылъ туында сөйләү.

                   

                             

                       

2. Аңлатмалы сүзлек белән эш.

-“Фигыль” сүзенең мәгънәсен табу.

Фигыль 1. Эш, хәрәкәт

                2. Характер, холык.

-175 нче күнегү.(телдән) “Кешенең акылы сүзеннән,асылы фигыленнән билгеле” әйтемендә “фигыль” сүзенең кайсы мәгънәсе кулланылган? (Эшеннән)

Ял итү.

5.Ныгыту.

Мөстәкыйль эш.

Хәзер теманы ныгытуга күнегүләр эшләрбез. Эш дәфтәреннән 2 нче (фигыльләр астына сыз), 3 нче (һәр баганада фигыль булырлык итеп, буш шакмакларны тутыр) күнегүләр, 11 нче бит.

Укытучы белән эш.

  1. Мөстәкыйль эшне тикшерү.
  2. Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше. 4 нче күнегү (телдән).
  3. Фигыльләрнең барлык-юклык формалары. “Кирлемән” уены. (Укытучы барлык формасын әйтә, укучылар юклык формасына куя. Фигыльләр: эшли, укы, ясады, барачак, бәхәсләшә, гаепләр, тасвирлый. Нәтиҗә: юклык формасы үтәлмәгән эш-хәлне белдерә, -мый, -ми, -ма, -мә кушымчалары ярдәмендә ясала.

Мөстәкыйль эш.

Карточкадагы сүзтезмәләрдән фигыльләрне табып, заманнарын билгеләргә. (перфокарталар белән эш)

Күп нәрсә белдем, белем бирә, анам телендә сөйлим, телемне онытмам, бишектә көйләгән, күз карасы төсле саклармын,кимсетүләргә түзгән, баш имәгән, мәңге яшәячәк.

Х.з.

+

+

Ү.з.

+

+

+

+

К.з.

+

+

+

Эшне төгәлләгәч, укытучы сызымы буенча эшләрен тикшереп, бәялиләр.

6.Өй эше.

1. 180 нче күнегү (план буенча хикәя төзергә ) яки эш дәфтәреннән 6 нчы күнегү (фигыльләрнең зат-санын, заманын билгеләргә, баш кисәкләрнең астына сызарга).

Йомгаклау.

-Бүген нинди тема өйрәндек? “Фигыль”темасын белү киләчәктә кирәк булырмы? Ни өчен?

Бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

-Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сөйдергән дә тел..."

Башлангыч сыйныф укучылары белән тәрбия сәгатендә уздыру өчен уздыру өчен эшкәртмә - телдән журнал формасында....