Рабочая программа по литературе (татарской) для 3 класса(ПНШ)
рабочая программа (3 класс) на тему

Рабочая программа для 3 класса по тат. литературе (ПНШ)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_klass_dbi_uku_fatyyhova.docx65.77 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ  УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “КҮҢГӘР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

«КАРАЛДЫ»

Башлангыч сыйныфлар МБ җитәкчесе

____________/Галиева С.М./

Беркетмә № 1

« 25 » август 2017 ел.

«КИЛЕШЕНДЕ»

Укыту-тәрбия  эшләре буенча директор урынбасары

_____________/Ахметова Л.К./

« 26 » август 2017 ел.

« РАСЛЫЙМ»

Мәктәп директоры

__________/Н.Г.Габидуллин/

боерык  № 75-  о/д

« 26 » август 2017 ел.

3 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН  ӘДӘБИ УКУДАН  ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 «ПЕРСПЕКТИВАЛЫ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП»

Төзеде Фатыйхова Фәридә Харис кызы,

югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

2017– 2018 нче уку елы

ӘДӘБИ УКУ-3 сыйныф  (68 с)

 ПРОГРАММА   ЭЧТӘЛЕГЕ

Хайваннар турындагы әкиятләр. Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөри торган хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы, 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.

Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау булдыру..

Мәсәл жанры. Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү (вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл җанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж. Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү.

Мәкаль жанры. Мәкальләр  ул борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил, тормышта киңәш. “Мәкаль” сүзе гарәп теленнән алынган, “урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз” дигән мәгънәне аңлатуын төшендерү. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.

Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыру. Хикәя геройлары аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек,пейзаж.

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру. Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген

(күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройларының характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).

Вакыт тасмасы. Фольклор әсәрләреннән әкиятләрне вакыт тасмасында күрсәтү (бик борынгы,борынгы,әкияти вакыйгалар )

Библиографик культура формалаштыру.( Башка бүлекләр кысаларында тормышка ашырыла)

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яшьтәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.

Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.(Барлык дәресләрдә дә тормышка ашырыла).

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзал-лау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.

Укыту предметының тематик эчтәлеге

1. Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Табигатьнеӊ гүзәллеген әдәби һәм сәнгать әсәрләре аша аңлату. Балаларны табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп барырга, күргәннәреӊ белән уртаклашырга өйрәтү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьләрдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

Б. Рәхмәт “Иӊ күӊелле чак”, Р. Хисмәтуллин «Июль аланы», Р. Вәлиева “Җәй һәм бала”, М. Галиев «Җиләктән кайтканда», М. Мирза “Көздә бермәл”, “Көз”, “Болыт”, Б. Рәхимова «Шук болытлар, батыр җил, якты кояш», М. Гафури “Болын”, Н. Дәүли «Бала болыт», . Р. Корбан “Көз нигә моӊая”, Р. Вәлиева “Яӊгыр, яу!”, “Китмә әле, бераз тор”, Йолдыз “Салават күпере”, М. Әлимбаев “Салават күпере”, Л. Лерон «Яӊгырныӊ ял көне», М. Җәлил “Яӊгыр”, Р. Мингалим «Август каеннары», Ш. Маннур “Көзге урманда”, З. Туфайлова «Яфрак ява», Х. Әюпов «Әбиләр чуагы», К. Тәхау “Көзге урман”, Р. Әхмәтҗан “Соӊгы яфрак”, М. Мазунов «Карап торам», Г. Хәсәнов «Кыр казы», Г. Бәширов «Ана каз белән ата каз һәм аларныӊунике бәбкәсе», Н. Гыйматдинова «Казлар», Г. Остер «Серне ачты», В. Хәйруллина “Тәрбияче попугай”, Н. Сладков “Күзалдавычлар”, Р. Әхмәт “Сыкы”, Н. Сладков “Кем остарак”, Р. Корбан “Мәктәпкә озату бәйрәме”, Г. Паушкин “Кыш”, Г. Рәхим “Безнеӊ тауда”, Н. Әхмәдиев “Чишмәгә суга барам”, К. Кәримов “Кышкы мәтрүшкәләр”, Н. Гыйматдинова Сарбай”.

Эш формалары: практик-уен, экскурсия, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

2. Чагыштырулар серенә төшенәбез

Бүлекнең төп эчтәлеге:                                 Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы, 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.

Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау.

Әфган халык әкияте: “ Иң яхшы дару”, “Табышны ничек бүләргә?”, “Кабартма”; Уйгур халык әкияте: “Тылсымлы китмән”; Инглиз халык әкияте: “Көрән төстәге пингвин баласы”; Монгол халык әкияте: “Әтәч таңда нигә кычкыра?”; Манси халык әкияте: “Куянның колагы нигә озын?”; Кабарда халык әкияте: “Җәнлекләр патшасы”; Венгр халык әкияте: “Комсызлык бәласы”; Африка негрлары әкияте: “Сырны ничек бүлгәннәр?”; Эстон халык әкияте: “Куянның ирене нигә ярык?”; Эвенк халык әкияте: “Әтәч нигә кычкыра?”; Казакъ халык әкияте: “Юмарт дөя”; Нугай халык әкияте: “Карт һәм су анасы”; Норвегия халык әкияте: “Кабартма”; Алман халык әкияте: “Сандугач белән Аю”; Каракалпак халык әкияте: “Җәй белән Кыш нигә күрешми?”; Латыш халык әкияте: “Шайтанга ничә яшь?”; Литва халык әкияте: “Итагатьле мәче”, Л. Лерон “Әкияти башламнар”, Йолдыз “Охшашлык”, Э. Шәрифуллина “Әкият кайда?”

Милли төбәк компоненты: Төрле халык авыз иҗаты белән танышу.

3. Кешеләрнең хыялларын аңларга тырышабыз.

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы – тыңлаучыга табигый көчләрнең серен , әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройларының характерында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү. Уйдырмаларның максаты – тыңлаучыларны дөньяда булмаган,уйлап чыгарылган хәлләр белән шаккатыру.

Л. Лерон “Хыял”, Йолдыз “Антенналы бәрәӊге”, Л. Лерон “Хыялый Акбай”, Ә. Габиди “Тере антенналар”, Л. Лерон “Мәче малае Шукбай”, “Шукбай балык тота”, “Хат”, Ф. Мөслимова “Хыялый”, З. Гомәрова “Хыялларым”, Б. Рәхмәт “Ничек өйрәнергә”, Р. Фәйзуллин “Тугайда”, А. Әхмәтгалиева “Болытта җиләк үсә”, Ф. Садриев “ Юкка көттеләр”, А. Гыйләҗев “Суык”, А. Аланазаров “Дустымны эзлим2, В. Хәйруллин “Кем булам”, Йолдыз “Этем югалды бүген”, Р. Гыйзәтуллин “Батырлык”, Г. Рәхим “Иске самавыр торбасы”.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән танышу.

4. Ярату турында. Бүлекнең төп эчтәлеге:

“Ярату” төшенчәсенеӊ мәгънәсен әдәби әсәрләрдәге вакыйга һәм образлар язмышы аша аӊлату: гаиләне хөрмәтләү, гаилә әгъзаларына, туган җиргә карата ярату хисләре, кече туганнарыбызга мәхәббәт. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып тану.

Р. Вәлиев “Барысын да яратам”, Ш. Маннур “ Яратам”, Р. Вәлиева “Чыпчык”, М. Хөсәен “Китап”, С. Урайский “Туган ил”, А. Гыймадиев “Шәмси маҗаралары”, Н. Кәримова “Авылым җыры”, В. Нуриев “Кем катырак суга?”, Р. Вәлиева “Яӊгыр белән Кояш”, Г. Сабитов “Тәүге шатлык”, Ә. Баянов “Тургай”, Н. Гыйматдинова “Болын патшасы”, А. Әхмәтгалиева “Безнеӊ чишмә”, Г. Бәширов “Беренче кар”, Н. Сладков “Кышкы җәй”, М. Мазунов “Яӊа карлар ява”, И. Солтан “Кар ник шыгырдый?”, И. Солтан “Кар ник ява?”, Р. Мәннан “Кыш килә”, Ф. Зыятдинов “Муллык билгесе”, М. Мирза “Кышныӊ китәсе килми”, Р. Миӊнуллин “Кар бәйрәме”, С. Урайский “Кыш шатлыгы”, Р. Вәлиева “Каникул вакытында”.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән танышу.

5. Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Мәсәл жанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж.Лафонтен, И.Крылов, татар мәсәлчеләре К.Насыйри, Г.Тукай,М.Гафури, Г.Шамуков, Ә.Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү. Төрле халык мәкальләре . Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып тану. Мәсәл һәм әкиятне чагыштыру. Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгуы. Мәсәлләрнең төп асылы, эчтәлеге. Мәсәл моралендә мәкальләр куллану. Мәсәлләрнең тәрбияви роле.

Эзоп “Давыл белән Кояш”, Г. Тукай “Җил илә Кояш”, Н. Исәнбәт “Ябалак белән Чыпчык”, татар халык әкияте “Ябалак белән чыпчык”, Ф. Яруллин “Мактану бәласе”, К. Насыйри “Төлке белән Әтәч”, М. Гафури “Мәймүн белән күзлекләр”, “Чикерткә белән кырмыска”, Г. Тукай “Көзге белән маймыл2, Г. Шамуков Көзге белән Маймыл”, Т. Яхин “Карга белән Төлке”, Ф. Яхин “Сыр бәласе”, Г. Шамуков “Карга белән Төлке”, Ф. Яруллин “Хәйләкәр куян”, М. Гафури “Ике белән бака”, В. Гаршин “Ил гизүче бака”, В. Радлов “Карганыӊбәласе”, Л. Толстой “Зирәк Чәүкә”, К. Насыйри “Комсыз эт”, С. Шакир “Таш белән Кырмыска”, Ә. Исхак “Карт Имән белән яшь егет”, М. Гафури “Ике чебен”, М. Саттар “Кырмыска белән тирес корты”, Г. Тукай “Яшь агач”, Г. Тукай “Төлке белән йөзем җимеше”, Ә. Исхак “Төлке белән виноград”, Г. Вәлиева “Заман әкияте”, Г. Тукай “Аккош, Чуртан һәм Кыскыч”, И. Крылов “Аккош, Чуртан һәм Кысла”, М. Гафури “Кәҗә белән Төлке”.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Милли төбәк компоненты: Танылган мәсәлчеләр һәм татар мәсәлчеләре иҗаты белән танышу.

6. Көлке серләрен эзлибез

Шигырьләрдә автор фикерен аерып алу. Шагыйрьнең кимчелекләрдән көлүе. Көлкеле әсәрләрдә көлке китереп чыгарган сәбәпләрне табу.

Ш. Галиев “Иншаныӊ файдасы”, “Сүзләре һәм үзләре”, В. Нуриев “Инша”, Л. Лерон “Иртән уянасыӊ килмәсә”, Сүз тыӊлыйсыӊ килмәсә”, “Инша”, Р. Вәлиева “Көчле укучы”, “Сыер эзләгәндә”, К. Тәӊрекулиев “Эшчән” Гельды”, И. Юзеев “Хатасыз ничек язарга?”, Р. Миӊнуллин “Хаталар өстендә эшләү”, Г. Морат “Үскәч кем булырга”, “Тиргиләр”, Р. Низамова “Табигать күренеше”, Р. Фәйзуллин “Ничек яхшы булырга?”, Йолдыз “Ике җаваплы табышмак”, Н. Кәримова “Кое чыпчыгы”, З. Туфайлова “Трай”, А. Алиш “Утлы йомрка”, Р. Вәлиев “Минеке”.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән танышу.

7. Герой ничек туа?

Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Язныӊ тәүге үзенчәлекләрен әсәрләрдән табу.

Ф. Яруллин “Тылсымлы ачкыч”, Р. Мингалим “Уйларга кирәк”, Р. Харис “Берсе калсын иде”, Р. Вәлиева “Кышкы ямь”, Йолдыз “Белмәгәнен белми”, М. Мирза “Язныӊ тәүге көннәре”, Г. Хәсәнов “Корташар”, “Гөблә”, “Май”, Ә. Рәшит “Яшенле яӊгыр”, Г. Гыйлман “Көзге урман”, Ф. Садриев “Белемле әби”, Х. Халиков “Витаминлы аш”, Н. Гыйматдинова “Дару”.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән танышу.

8. Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз

Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны табу. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы ( тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Хикәя геройлары , аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы.Авторның үз героена мөнәсәбәте.Геройларга чагыштырма характеристика.Герой яшәгән тирәлек,пейзаж.

Р. Фәйзуллин “Онытма син!”, М. Мирза “Идел-йорт”, “Без бабайсыз үстек”, Р. Рәкыйпов “Мин яратам сине, Татарстан!”, Л. Шагыйрьҗан “Сөембикә манарасы”, В. Нуриев “Хуҗалар тавы”, Х. Туфан “Казан”, З. Гомәрова “Батырлар хакында”, Р. Харис “Сугыш турында сөйләшә картлар”, “Игенче җыры”, Г. Гыйлман “Нәсел агачы”, “Дәү әтинеӊ әтисе”, “Универсиада”, В. Хәйруллина “Хозурлык һәм горурлык”, Ф. Кәрим “Ант”, Ватаным өчен”, М. Җәлил “Кичер, илем!”, Х. Халиков “Рәхмәт сезгә, ветераннар!”, В. Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без”, С. Рәхмәтуллин “Сандыктагы хәзинә”, Р. Мәннан “Без музейга барабыз”, Г. Ахунов “Канатлар кая илтә?”, Г. Моратов “Корыч шулай чыныкты”, И. Юзеев “Матурлыкны гына алып кит”, М. Рафиков “Җир куены2, Г. Бәширов “Безнеӊ Татарстан”, Р. Фәйзуллин “Нефть”, “Безнеӊ КамАЗ”, Йолдыз “Спортчы Шүрәле”, Р. Миӊнуллин “Кунакка килегез”.

Бүлек исеме

Сәгатьләр саны

Белемнәрне контрольләү

1

Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз

14

2  сыйныфта өйрәнгәннәр  буенча кереш контроль эш-№1-тест 

2

Чагыштырулар серенә төшенәбез

6

3

Кешеләрнең  хыялларын аңларга тырышабыз

7

4

Ярату турында

9

Контроль  эш-№ 2-1 яртыъеллыкта үзләштергән белемнәрне тикшерү

5

Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз

7

6

Көлке серләрен эзлибез

5

Контроль  эш-№ 3-3 чиректә үзләштергән белемнәрне тикшерү

7

Герой ничек туа?

9

8

Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз

11

Еллык контроль эш№4—арадаш аттестация

Барлыгы

68

4

  • 3нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программаларын үзләштерү
  • буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр
  • Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре
  • Укучылар өйрәнәчәк:
  • баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;
  • тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе;
  • текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу;
  • сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү;
  • “әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү;
  • әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу;
  • әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү;
  • китаплардан,  дәреслекләрдән төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;
  • мөстәкыйль рәвештә китаплар сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген        ачыклау;
  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;
  • -аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;
  • -текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын    төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белүләренә ирешү;
  • -фольклор әсәрләрен тану, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләү;
  • әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын  
  • ачыклау, чагыштыру;
  • әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.

          Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • -“әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белергә;
  • әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белергә;
  • шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга;
  • әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыкларга, төп фикерне билгеләргә һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирергә;
  • төрле авторларның шигырен яттан сөйли белергә;
  • кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә;
  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләргә;
  • әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерергә;
  • фольклор әсәрләрен танырга, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләргә.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллана алырга:

  • сөйләм этикасын уңышлы файдалану;
  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
  • иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,
  • үз фикереңне тулы әйтә белү;
  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү, уңышлы файдалану

УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР   ҺӘМ УНИВЕРСАЛЬ УКУ ГАМӘЛЛӘРЕ

УКУЧЫЛАРНЫҢ  ӘЗЕРЛЕК  ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

УНИВЕРСАЛЬ  УКУ ГАМӘЛЛӘРЕ

Хайваннар турында әкиятләр

  • Укучылар өйрәнәчәк:

-бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, бик борынгы булмаган иәкиятләр әкиятләрне аера белү;

-әкиятләрнең сюжет-композициясен күрсәтү;

-әкияттәге төп фикерне табу;

-татар халык әкиятләрен  чагыштырып, үзенчәлекле якларын табу;

-әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңлау;

-йөремсәк әкиятләрне тану

          Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

-хайваннар турында  әкиятләрне аера;

-әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә;

-кыен хәлләргә калганда авырлыкны җиңә  белә;

-үзләре укыган әкиятләр арасыннан бик борынгы, борынгы, бик үк борынгы булмаган  әкиятләрне аера

ШУУГ: укуга уңай карашта булу, укырга теләк белдерү,  яңа биремнәрне чишү ысулларына, автор белән кара-каршы сөйләшүгә кызыксыну; эстетик тойгыларын үстерү; яңа материалга  танып-белү кызыксынуы; үзсүзлелек, түземлек, авырлыклардан чыгу юлларын оста таба; үз-үзен тыя белә; үтенеч, тәкъдимнәр, килешмәүчәнлекне дөрес итеп әйтү.

РУУГ:  тәкъдим ителгән план белән эшли белә; укытучы белән эшчәнлек вакытында үз алдына яңа уку максатлары куя; уку эшчәнлегендә танып-белү инициативасы күрсәтә

КУУГ: аныклаучы сораулар бирә белә; эчтән һәм кычкырып аңлап укый; үз фикерен дөрес итеп аңлата; бердәм эшчәнлек вакытында башкаларның фикерен  тыңлый һәм үзенең фикерен дә башкаларга җиткерә;

ТБУУГ: кирәкле информацияне таба белә;  текстның төп мәгънәсен һәм темасын ачыклый; предметларны чагыштыра һәм төркемнәргә бүлә; дәреслектән кирәкле мәгълүматны таба белә; берьюлы берничә мәгълүмат чыганагы белән эшли ала (дәреслек, мөстәкыйль эш дәфтәре, хрестоматия; дәреслек һәм сүзлекләр белән; текст һәм текстка карата булган иллюстрацияләр белән)

Мәсәл жанры

  • Укучылар өйрәнәчәк:

-мәсәл төшенчәсен;

-мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы;

-мәсәлләрнең килеп чыгышы, үсеше;

-бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләрнең: Эзоп, Ж.Лафонтен. И. Крылов, татар мәсәлчеләре К.Насыйри, Г.Тукай, М Гафури, Г.Шамуков, Ә.Исхак һ.б. әсәрләрен

          Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

-мәсәләрне башка әсәрләрдән аера;

-мәсәлләрнең өлешләрен аеру;

-бөтен дөньяга танылган һәм татар мәсәлчеләре, әсәрләрен таный

-

ШУУГ: : укуга уңай карашта булу, укырга теләк белдерү,  яңа биремнәрне чишү ысулларына, автор белән кара-каршы сөйләшүгә кызыксыну; эстетик тойгыларын үстерү; яңа материалга  танып-белү кызыксынуы; үзсүзлелек, түземлек, авырлыклардан чыгу юлларын оста таба; үз-үзен тыя белә; үтенеч, тәкъдимнәр, килешмәүчәнлекне дөрес итеп әйтү.

РУУГ: үзенең эш урынын һәм эшен оештыра белә; үрнәк эш белән үз эшен чагыштыра; аны тиешле таләпләр буенча бәяли белә.

КУУГ: чылбыр буенча эшли белә; бердәм эшчәнлек вакытында башкаларның фикерен  тыңлый һәм үзенең фикерен дә башкаларга җиткерә; текста геройларның әйткән сүзләрен таба.

ТБУУГ: дәреслектә ориентлаша: шартлы билгеләрне укый; “эчтәлек” битеннән тиешле әсәрне эзләп таба; текста таныш булмаган сүзләрне таба һәм аларның мәгънәсен төрле ысуллар белән аңлата.

Мәкаль жанры

  • Укучылар өйрәнәчәк:

- мәкаль төшенчәсен;

-төрле халык мәкальләрен;

-мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану

          Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

-төрле халык мәкальләрен аера;

-мәкальләрне дөрес һәм урынлы куллану

ШУУГ:укуга уңай карашта булу, укырга теләк белдерү,  яңа биремнәрне чишү ысулларына, автор белән кара-каршы сөйләшүгә кызыксыну; эстетик тойгыларын үстерү; яңа материалга  танып-белү кызыксынуы; үзсүзлелек, түземлек, авырлыклардан чыгу юлларын оста таба; үз-үзен тыя белә; үтенеч, тәкъдимнәр, килешмәүчәнлекне дөрес итеп әйтү.

РУУГ: үзенең эш урынын һәм эшен оештыра белә; үрнәк эш белән үз эшен чагыштыра; аны тиешле таләпләр буенча бәяли белә.

КУУГ: чылбыр буенча эшли белә; бердәм эшчәнлек вакытында башкаларның фикерен  тыңлый һәм үзенең фикерен дә башкаларга җиткерә

ТБУУГ: дәреслектә ориентлаша: шартлы билгеләрне укый; “эчтәлек” битеннән тиешле әсәрне эзләп таба; текста таныш булмаган сүзләрне таба һәм аларның мәгънәсен төрле ысуллар белән аңлата.

Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыру

  • Укучылар өйрәнәчәк:
  • М.Мазунов, Г.Хәсәновларның кыр казларына багышланган әсәрләрендәге уртак фикерне  эзләп таба белү
  • Попугайларның кулга ияләштергән үзенчәлекле кошлар булуын аңлата, аларның тормышы белән таныштыра белү
  • төп фикерне таба белү

          Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • хикәяләрне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү
  • Әдәби әсәрләрнең идея эчтәлекләрен, аңлый, анализлый белү
  • Әдәби әсәрләрнең идея эчтәлекләрен, аңлый, анализлый белү

ШУУГ: : укуга уңай карашта булу, укырга теләк белдерү,  яңа биремнәрне чишү ысулларына, автор белән кара-каршы сөйләшүгә кызыксыну; эстетик тойгыларын үстерү; яңа материалга  танып-белү кызыксынуы; үзсүзлелек, түземлек, авырлыклардан чыгу юлларын оста таба; үз-үзен тыя белә; үтенеч, тәкъдимнәр, килешмәүчәнлекне дөрес итеп әйтү.

РУУГ: үзенең эш урынын һәм эшен оештыра белә; үрнәк эш белән үз эшен чагыштыра; аны тиешле таләпләр буенча бәяли белә.

КУУГ: чылбыр буенча эшли белә; бердәм эшчәнлек вакытында башкаларның фикерен  тыңлый һәм үзенең фикерен дә башкаларга җиткерә; текста геройларның әйткән сүзләрен таба.

ТБУУГ: дәреслектә ориентлаша: шартлы билгеләрне укый; “эчтәлек” битеннән тиешле әсәрне эзләп таба; текста таныш булмаган сүзләрне таба һәм аларның мәгънәсен төрле ысуллар белән аңлата.

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзалллау формалаштыру

  • Укучылар өйрәнәчәк:
  • табигатьтә күреп булмый торган күренешләрне күзәтеп , нәтиҗә ясый белү.
  • укыган текстлардан тема уртаклыгын  табу
  • Хыял һәм фантазия арасындагы аерманы

          Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • укыган текстлардан тема уртаклыгын  табу
  • Әсәрдәге төп фикерне ачыклый белү

ШУУГ: : укуга уңай карашта булу, укырга теләк белдерү,  яңа биремнәрне чишү ысулларына, автор белән кара-каршы сөйләшүгә кызыксыну; эстетик тойгыларын үстерү; яңа материалга  танып-белү кызыксынуы; үзсүзлелек, түземлек, авырлыклардан чыгу юлларын оста таба; үз-үзен тыя белә; үтенеч, тәкъдимнәр, килешмәүчәнлекне дөрес итеп әйтү.

РУУГ:кирәкле чараларны кулла-нып,  бирелгән план буенча эшли белә.

КУУГ: үз фикерен кечкенә генә күләмдәге монологик сөйләм ярдәмендә аңлатып бирә; эчтән һәм кычкырып аңлап укый.

ТБУУГ: бирелгән таләпләр буенча предметларны чагыштыра һәм төркемнәргә аера; үз тәҗрибәсеннән мәсьәләне чишү өчен кирәкле булган мәгълүматны сайлап ала; “эчтәлек” битеннән тиешле әсәрне эзләп таба; текста таныш булмаган сүзләрне таба һәм аларның мәгънәсен төрле ысуллар белән аңлата.

Шигърият

  • Укучылар өйрәнәчәк:
  • Фронтовик шагыйрь  Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты аша халыкның Ватанына тугрылыклыгын аңлату
  • Җәйге табигать күренешләрен автор күзлегеннән  чыгып аңлау, үз фикерләрен әйтә белү
  •   текст өстендә эшли белү
  •  табигать фасылларының матурлы-гын аңлый белү

          Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • Декламациясөйләүосталыгы
  • М.Галиев, М.мирза шигырьләрендә көзге табигатьнең сурәтләнешен, җанландыруның бирелен табу
  • әсәрләрне сәнгатьле итеп укый белү
  •  “Ризык тәме” төшенчәсен аңлый белү

ШУУГ: : укуга уңай карашта булу, укырга теләк белдерү,  яңа биремнәрне чишү ысулларына, автор белән кара-каршы сөйләшүгә кызыксыну; эстетик тойгыларын үстерү; яңа материалга  танып-белү кызыксынуы; үзсүзлелек, түземлек, авырлыклардан чыгу юлларын оста таба; үз-үзен тыя белә; үтенеч, тәкъдимнәр, килешмәүчәнлекне дөрес итеп әйтү.

РУУГ:кирәкле чараларны кулла-нып,  бирелгән план буенча эшли белә.

КУУГ: үз фикерен кечкенә генә күләмдәге монологик сөйләм ярдәмендә аңлатып бирә; эчтән һәм кычкырып аңлап укый.

ТБУУГ: бирелгән таләпләр буенча предметларны чагыштыра һәм төркемнәргә аера; үз тәҗрибәсеннән мәсьәләне чишү өчен кирәкле булган мәгълүматны сайлап ала; “эчтәлек” битеннән тиешле әсәрне эзләп таба; текста таныш булмаган сүзләрне таба һәм аларның мәгънәсен төрле ысуллар белән аңлата.

Вакыт тасмасы

  • Укучылар өйрәнәчәк:
  • Фольклор әсәрләреннән әкиятләрне вакыт тасмасында күрсәтә

          Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • Бик борынгы, борынгы, әкияти вакыйгаларны аера

ШУУГ: : укуга уңай карашта булу, укырга теләк белдерү,  яңа биремнәрне чишү ысулларына, автор белән кара-каршы сөйләшүгә кызыксыну; эстетик тойгыларын үстерү; яңа материалга  танып-белү кызыксынуы; үзсүзлелек, түземлек, авырлыклардан чыгу юлларын оста таба; үз-үзен тыя белә; үтенеч, тәкъдимнәр, килешмәүчәнлекне дөрес итеп әйтү.

РУУГ:кирәкле чараларны кулланып,  бирелгән план буенча эшли

КУУГ: үз фикерен кечкенә генә күләмдәге монологик сөйләм ярдәмендә аңлатып бирә; эчтән һәм кычкырып аңлап укый.

ТБУУГ: бирелгән таләпләр буенча предметларны чагыштыра һәм төркемнәргә аера; үз тәҗрибәсеннән мәсьәләне чишү өчен кирәкле булган мәгълүматны сайлап ала; “эчтәлек” битеннән тиешле әсәрне эзләп таба; текста таныш булмаган сүзләрне таба һәм аларның мәгънәсен төрле ысуллар белән аңлата.

Библиографик культура формалаштыру.

  • Укучылар өйрәнәчәк:

  • әдәби әсәрләрдәге кабатлауларның төрле ролен;
  • укылган әсәргә карата телдән үз фикереңне белдерә;
  • китапның төп элементларын аера: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре;
  • балалар китабы белән эшләү;
  • “эчтәлек” бите, иллюстрацияләр, Аңлатмалы сүзлек битләре белән эшләү тәртибен.
  • Китапны саклап тоту күнекмәләре

          Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • аңлатмалы сүзлекне куллана;
  • дөньяга төрлечә карашларны чагыштыра;
  • ялган белән уйлап чыгарылган арасынсындагы чик булдыра;
  • китапның төп өч  элементын аера
  • өй, мәктәп китапханәләреннән файдалана

ШУУГ: : укуга уңай карашта булу, укырга теләк белдерү,  яңа биремнәрне чишү ысулларына, автор белән кара-каршы сөйләшүгә кызыксыну; эстетик тойгыларын үстерү; яңа материалга  танып-белү кызыксынуы; үзсүзлелек, түземлек, авырлыклардан чыгу юлларын оста таба; үз-үзен тыя белә; үтенеч, тәкъдимнәр, килешмәүчәнлекне дөрес итеп әйтү.

РУУГ:кирәкле чараларны кулла-нып,  бирелгән план буенча эшли белә.

КУУГ: үз фикерен кечкенә генә күләмдәге монологик сөйләм ярдәмендә аңлатып бирә; эчтән һәм кычкырып аңлап укый.

ТБУУГ: бирелгән таләпләр буенча предметларны чагыштыра һәм төркемнәргә аера; үз тәҗрибәсеннән мәсьәләне чишү өчен кирәкле булган мәгълүматны сайлап ала; “эчтәлек” битеннән тиешле әсәрне эзләп таба; текста таныш булмаган сүзләрне таба һәм аларның мәгънәсен төрле ысуллар белән аңлата.

Уку, сөйләү, тыңлау, күнекмәләре формалаштыру.

  • Укучылар өйрәнәчәк:   интонация, тон, темп саклап кычкырып укый
  • -автор бирергә теләгән картинаны күзаллый;
  • эчтән укый;
  • чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча укый;
  •  укыган әсәргә анализ ясый
  • Автор бирергә теләгән фикерне күзаллый
  • Укылган әсәргә анализ ясый

          Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • әдәби әсәрне сәнгатьле итеп укый;
  • автор бирергә теләгән фикерне күзаллый;
  • укыган әсәрләрне дөрес итеп анализлый

ШУУГ: эстетик тойгыларын үстерә; яңа материалга  танып-белү кызыксына; үзсүзлелек, түземлек, авырлыклардан чыгу юлларын оста таба;

РУУГ: үрнәк эш белән үз эшен чагыштыра; аны тиешле таләпләр буенча бәяли белә.

КУУГ: үз фикерен кечкенә генә күләмдәге монологик сөйләм ярдәмендә аңлатып бирә; эчтән һәм кычкырып аңлап укый.

ТБУУГ:  текста таныш булмаган сүзләрне таба һәм аларның мәгънәсен төрле ысуллар белән аңлата.

Дәрес формалары: яңа белем ачу дәресе ,кабатлау дәресе,  әкият – дәрес, сәяхәт – дәрес, ярыш– дәрес,кабатлау дәрес, контроль дәрес.

Төп эшчәнлек төрләре: аңлап сәнгатьле уку, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне яттан өйрәнү, эзлекле сөйләү, әңгәмә , бәхәсләрдә катнашу ,тест , мөстәкыйль эш,  контрольэш.

        

                                                                                                 Календарь-тематик план

         

Дәреснең эчтәлеге

Сәг саны

Үтәлү вакыты

Искәрмә

План

Факт

1.

 2 сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.Китапханәләрдән файдалана белү.

Б.Рәхмәт “Иң күңелле чак”

1

6.09

2.

2 сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү

М.Галиев “Җиләктән кайтканда”

1

8.09

3.

 2  сыйныфта өйрәнгәннәр  буенча кереш контроль эш №1-тест . Шигырьләрдә чагыштыруны таба белү.

Б.Рәхимова ”Шук болытлар,батыр җил,якты кояш”,Р.Корбан “Көз нигә моңая?”

1

13.09

4.

Шигырьләрдә  сынландыруны таба белү.   Л.Лерон “Яңгырның ял көне”

1

15.09

5.

Шигырьләр аша әйләнә-тирә дөньяны табу. Р.Мингалим “Август каеннары”,З. Туфайлова “Яфрак ява”

1

20.09

6.

Үзеңнең  күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.Ф.Хөсни “Яфраклар коелганда”

1

22.09

7.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. М.Мазунов” Карап торам”,Г.Хәсәнов “Кыр казы”

1

27.09

8.

 Хикәя геройларының  характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы.

Г.Бәширов “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе”

1

29.09

9.

Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте.Г.Остер “Серне ачты”

1

4.10

10.

Кеше һәм табигать бергәлеге

Н.Сладков “Күзалдавычлар”,Р.Әхмәт “Сыкы”

1

6.10

11.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү

Н.Сладков “Кем остарак?”,Р.Корбан “Мәктәпкә озату бәйрәме”

1

11.10

12.

Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү .Г.Паушкин “Кыш”,Г.Рәхим “Безнең тауда”

1

13.10

13.

Шигырьдән  әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу.   Н.Әхмәдиев “Чишмәгә суга барам”

1

13.10

 

14.

Хикәя геройларының портретлары, характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы.Н.Гыйматдинова “Сарбай”

1

18.10

15.

Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш. Иң яхшы дару(Әфган халык әкияте)

 Тылсымлы китмән(Уйгур халык әкияте)

1

20.10

16.

Хайваннар турында әкиятләр

Көрән төстәге пингвин баласы(Инглиз халык әкияте)

1

25.10

17

Хайваннар турында әкиятләр

 “Куянның ирене нигә ярык?”(Эстон халык әкияте)

1

27.10

18.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп

сөйләргә өйрәнү.“Әтәч таңда ник кычкыра?”(Монгол халык әкияте)

1

8.11

19.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп

сөйләргә өйрәнү.“Юмарт дөя” ?(Казакъ халык әкияте)

1

10.11

20

Әкиятләрне сәнгатьле итеп

сөйләргә өйрәнү.“Табышны ничек бүләргә” ?(Әфган халык әкияте)

1

15.11

21.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Л.Лерон “Хыял”, Йолдыз “Антенналы бәрәңге”

1

17.11

22.

Хикәягә карата үз фикереңне әйтә белү   Л.Лерон “Мәче малае Шукбай”

1

22.11

23.

Үз  күзәтүләреңнән, уй-кичерешләреңнән чыгып хикәяләү.

Л.Лерон “Мәче малае Шукбай”

1

24.11

24.

Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон “Мәче малае Шукбай” (Шукбай балык тота), Р.Фәйзулли “Тугайда”

1

29.11

25.

Укылган әсәрне анализлый белү.    А.Гыйләҗев”Суык”

1

1.12

26.

Рифманы сиземли, таба белергә күнектерү.А.Алланазаров”Дустымны эзлим”

1

6.12

27.

Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Р.Гыйззәтуллин “Батырлык”

1

8.12

28.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Р.Вәлиев “Барсын да яратам”Ш.Маннур “Яратам”, Р.Вәлиев “Чыпчык”

1

13.12

29.

Геройларның характерына чагыштырма анализ.А.Гыймадиев “Шәмси маҗаралары”

1

15.12

30.

Әсәрдән  әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу

В.Нуриев “ Кем катырак суга?”   Р.Вәлиева “Яңгыр белән кояш”

1

20.12

31.

1 яртыъеллыкка контроль эш  №2—тест.  Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе.   Г.Сабитов “Тәүге шатлык”

1

22.12

32.

Дөрес тавыш төсмерләре белән уку өстендә эшләү. Н.Гыйматдинова “Болын патшасы”(дәреслек)

1

10.01

33.

 Геройларның характерына чагыштырма анализ.  

А.Әхмәтгалиева “Безнең чишмә"

1

12.01

34.

Тиз һәм йөгерек уку күнекмәсен үстерү      Г.Бәширов “Беренче кар”

1

17.01

35.

Тавыш төсмерләре бирү күнекмәләрен булдыру.М.Мазуров “Яңа карлар ява”    И.Солтан “Кар ник шыгырдый?”

1

19.01

36.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Р.Миңнуллин “Кар бәйрәме”. “Музей йортына сәяхәт” “Тылсымлы кыш” “Серле ачкыч мәктәп клубы утырышы”

1

24.01

37.

Мәсәлләр турында гомуми төшенчә бирү.Эзоп “Давыл һәм кояш”, Г.Тукай “Җил илә кояш”

1

26.01

38.

Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән  торуы. Н.Исәнбәт “Ябалак белән Чыпчык”, “Чыпчык белән ябалак” (Татар халык әкияте)

1

31.01

39.

Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгуы Т. Яхин”Карга белән төлке” Ф.Яхин “Сыр бәласе”

1

2.02

40.

Мәсәлләрнең төп асылын, эчтәлеген аңлау В.Радлов  “Карга хәйләсе”    Л.Толстой  “Зирәк  чәүкә”     К.Насыйри  “Комсыз эт”

1

7.02

41.

Татар язучыларының мәсәлләре.   М.Гафури “Ике чебен”

 Ә.Исхак “ Карт имән белән яшь егет”.

1

9.02

42

Татар язучыларының мәсәлләре.

Г.Тукай “ Төлке һәм йөзем җимеше”  Ә.Исхак “Төлке һәм виноград”

1

14.02

43.

Мәсәлләрнең тәрбияви роле   Г.Тукай “Аккош ,чуртан һәм кыскыч”  

И.Крылов “Аккош,чуртан һәм кысла”

1

16.02

44

Авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау

Ш.Галиев “Иншаның файдасы”    Ш.Галиев “Сүзләре һәм үзләре”

Р.Вәлиева “Көчле укучы”

1

21.02

45.

  Шигырьне сәнгатьле итеп уку      К.Тәңрекулиев  “Эшчән”гельды”

1

24.02

46.

Юмористик характердагы әсәрләрне кычкырып укыганда эмоциональ характерын чагылдыру   И.Юзиев “ Хатасыз ничек язарга?”

Р.Фәйзуллин “Ничек яхшы булырга?”

1

28.02

47.

 Чагыштыру, контраст кебек гади әдәби алымнарны таба белү

Йолдыз “Ике җаваплы табышмак”      Г.Морат “Тиргиләр”

1

2.03

48.

Шигырь һәм мәсәлләрнең охшашлыгы һәм аермасы .З.Туфайлова “Трай”      Р.Вәлиев “Минеке”

1

7.03

49.

3 чиректә өйрәнгәннәр буенча контроль  эш-№ 3  

 Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы

Ф.Яруллин “Тылсымлы ачкыч”   Р.Мингалим “Уйларга кирәк”

1

9.03

50.

Автор әкиятләрендә, халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе.

Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте Р.Харис “Берсе калсын иде”

1

14.03

51.

Әкиятләрнең  жанр үзенчәлеген ачыклау.Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте.Р.Вәлиева “Кышкы ямь”

1

16.03

52.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү.Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте. Йолдыз “Белмәгәнен белми”

1

21.03

53

Шигырьне  сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү.М.Мирза “Язның тәүге көннәре”.  “Музей йортына сәяхәт”

1

23.03

54.

Төрле ел фасылларын чагыш-тырып  оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту.   Г.Хәсәнов “ Май”

1

4.04

55.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Ә.Рәшит “ Яшенле яңгыр”

1

6.04

56.

 Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. Г.Хәсәнов “ Май”

1

11.04

57.

Үз фикереңне әйтә белү. Дәрес-сәяхәт     Г.Хәсәнов “ Май”

1

13.04

58.

 Шигырьне сәнгатьле итеп уку .

Р.Фәйзуллин “ Онытма син!” “Туган якны өйрәнү музеена дәрес-экскурсия”

1

18.04

59.

 Рифма төшенчәсен аңлау.   Л.Шагыйрьҗан  “Сөембикә манарасы”

“Музей йортына сәяхәт”

1

20.04

60.

 Рифма төшенчәсен аңлау.     Х.Туфан “Казан”

1

25.04

61.

Лирик геройның  эчке дөнья-сын шигъри формада ачып бирү

М.Мирза “ Без бабайсыз үстек” “Музей йортына сәяхәт”

1

27.04

62.

Шигырьне аңлап һәм сәнгатьле итеп уку

 Ф.Кәрим “Ант” Авторның иҗат алымнары, тормышы турында күзаллау.М.Җәлил “ Кичер,илем!”

1

4.05

63.

Еллык контроль эш№4—арадаш аттестация

1

11.05

64.

 Укылган әсәргә анализ ясау.

В.Нуруллин “Бүреләр,үгез һәм без” “Музей йортына сәяхәт”

1

16.05

65.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү   Г.Ахунов “Канатлар кая илтә?”

 Мәкальләр. “Музей йортына сәяхәт”

1

18.05

66.

Шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.И.Юзеев “Матурлыкны гына алып кит!”

1

23.05

67.

 Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше

Г.Бәширов “Безнең Татарстан”

1

23.05

68

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.

Йолдыз “Спортчы шүрәле”.     Йомгаклау дәресе.

1

25.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературе для 1 класса. Школа 2100.

Рабочая программа по литературе для 1 класса содержит пояснительную записку и тематическое планирование. Соответствует ФГОС....

Рабочая программа по литературе. ПНШ, 4 класс

Рабочая программа по литературному чтению. "Перспективная начальная школа" 4 класс...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ЛИТЕРАТУРЕ 5-8 КЛАССЫ

Статус документа Рабочая программа по литературе разработана на основе Примерной программы основного общего образования по предмету «Литература», допущенной Департаментом общего среднего образова...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ЛИТЕРАТУРЕ 5-8 КЛАССЫ

Рабочая программа по литературе разработана на основе Примерной программы основного общего образования по предмету ...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ЛИТЕРАТУРЕ 5-8 КЛАССЫ

Рабочая программа по литературе разработана на основе Примерной программы основного общего образования по предмету ...

Рабочая программа по литературе 1-4 классы по программе ПЕрспектива

Рабочая программа разработана на курс начальной школы по программе Перспектива...

Рабочая программа Родная литература (татарская), 1-4 кл.

Рабочая программа Родная литература (татарская), 1-4 кл....