Конспект урока по татарскому языку в 4 кл.
план-конспект урока (4 класс) на тему

Зайнуллина Дания Махмутовна

Тема: Исем сүз торкемен гомумиләштереп кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tat.tele_.docx19.99 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.(4 сыйныф)

Белем бирү максаты:

1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.

  1. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
  2. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
  3. Укучыларда табигатькә  мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация, таратма материал.

Дәрес тибы: кабатлау

Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштер”

                     

                                  Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше

Хәерле иртә, балалар!

(Исәнмесез- саумысез!)

Кәефләрегез ничек сон?

(Кояшлы иртә кебек,Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек!)

  • Бик яхшы укучылар . Безнең дәресебездә бүген кунаклар бар, матур итеп исәнләшик, хәерле көн телик.

II.  Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы.     1 слайд.

1.Актуальләштерү.

Шигырьне укыгыз. Бу шигырь аңлаешлымы? Ни өчен?

Кыш килә

Агач... шыр. Җил... суык.

Чыгасы килми тыш...  .

Көн...   көн   саен   кыскара,

Терәлдек  инде  кышка.

Озакламый  кар-буран...

Каплап  китәр  җирләр...  .

Тырпаеп  торган  сабак....

Сагындырыр  җәйләр... . ( Ринат Мәннан шигыре)

(Сүзләргә кушымчалар җитми, шуңа аңлаешсыз. )

-Язылып бетмәгән сүзләр нәрсәне белдерәләр?(предметны)

Кушымчалар ялгап матур итеп шигырьне укыйк әле.(1 укучы  укый)

  2. Уку мәсьәләсе кую.

Сез кушымчалар ялгаган сүзләрне без башкача әйтә алабызмы? (Исемнәр)

Без бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куярбыз ? ( Без бүген Исемнәр турындагы белемнәребезне искә төшереп,гомумиләштереп үзебезнең белемнәребезне тикшерербез.)

IV. Төп  өлеш.Уку мәсьәләсен  өлешләп   чишү этабы

1нче бирем.  Төркемнәрдә эш.

Искә төшереп китик әле  

-Нәрсә сон ул исем? Нинди сорауларга җавап бирә ?(Балалар җавабы)    3 слайд

 1 нәтиҗә: Исем турында кагыйдә.      

4 слайд

3.Матур  язу күнегүләре.

Дәфтәрләрне ачып ,матур итеп бүгенге числоны язып куябыз

Татар телендә генә булган, күп һәм катлаулы элементлардан торган Җ хәрефен язырбыз бүген. ҖҖҖҖҖ,  җимлек.  Мин кошларга җимлек ясадым.

2 бирем .

5 слайд

Ә менә хәзер , балалар,рәсемне карагыз да , җөмләләр төзегез әле .(Балалар җаваплары)

Яхшы, укучылар.Рәсем астындагы текстны игътибар  белән укыгыз да , хаталарны табыгыз.(Индив.карточкалардан хаталарын төзәтеп дәфтәргә күчереп язалар)

Кагыйдә искә төшерелә(ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында)

6 слайд

2 нәтиҗә:  Ялгызлык исемнәр  - төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә бирелә, баш хәрефтән языла.Уртаклык исем әр - төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар.

3 бирем  Сүзлек  эше.     7 слайд

ҖИМЛЕК  сүзенең  төзелеше тикшереп үтелә. Сүзнең тамыры һәм кушымчасы билгеләнә .

 Җим – ул  азык.  Җимлек - кошлар өчен  ашау җайланмасы.

 (Димәк –лек кушымчасы  сүз  ясагыч  кушымча.)

4 бирем .( Парлап  эшләү.)

8 слайд

- Ә менә бу рәсемдә исем турында нәрсә яшеренгән икән балалар?(Кышлаучы кошлар турында әйтеп үтелә)

3 нәтиҗә:

Исемнәр сан белән төрләнә. (Кагыйдәне искә төшерәләр )

Дәфтәрләрдә эш.   55 күнегү 21 бит- мөстәкыйльэш дәфтәрләрендә.( Бирелгән сүзләргә кушымчалар өстәп язырга)  Таймд-пэа-шэа структурасы буенча  тикшерәбез.

4 нәтиҗә:  борын авазына беткән сүзләргә күплек санда  –нар, –нәр кушымчасы  ялгана.

V. Физкультминут.    9 слайд

VI. Уку мәсьәләсен чишү

5 бирем . Уен - табышмак

10 слайд         1. Өч кайчан көчкә әйләнә?(к)

                         2. Ипи башында, ахырында нәрсә килә?(и)

                 3. Белем уртасында ни бар?(л)

                 4. Дәрес сүзендәге 2 нче иҗекнең сузык аваз хәрефе.(е)

                        5. Шәһәрдә бар, авылда юк.(ш)   ( КИЛЕШ сүзе килеп чыга)

- Килеш турында сез нәрсәләр беләсез?

( татар телендә 6 килеш бар, исемнәрен һәм сорауларын санап чыгалар) 9 слайд

5 нәтиҗә:  Җөмлә төзегәндә  без исемнәрне  килеш  белән төрләндерәбез.

 Рәсемдәге 2 исемне   килешләр белән төрләндерергә.      (1 укучы тактада эшли, калганнар  дәфтәрдә)  11 слайд

6 бирем.  Мөстәкыйль эш. Исемнәрнең  төзелешен тикшер. Таблицаны тутыр. (Индивид.карточкалар)

              Исем

Ялгызлык (уртаклык)

Саны(күплек санда булса кушымчасы)

Соравы

Килеше

Кушымчасы

VII. Рефлексив  бәяләү  этабы

Бүген нинди уку мәсьәләсе куйган идек? (Исемнәр турында белемнәребезне гомумиләштерергә  тиеш идек)

2 командага бүленәбез дә “Исем” турында  белемнәребезне   Токин- мэт структурасы ярдәмендә  күрсәтәбез. (7 минут бирелә)

2.Дәрестәге эшчәнлекне бәяләү.

Өйгә эш бирелә

Мөстәкыйль  эш дәфтәрләреннән 62 күнегү.(Чыгыш килеше  кушымчаларын ялгап яз)