Сөйләм этикасы
план-конспект урока (3 класс)

3 класста татар теленнән ачык дәрес планы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Сөйләм этикасы.

Максат: 

-Сөйләм этикасы төшенчәсе бирү; әйтмә, язма сөйләмне, дөрес сөйләмнең кеше тормышындагы ролен  аңлату.

- Укучыларны матур һәм дөрес сөйләшә белергә өйрәтү, тылсымлы сүзләрне урынлы куллана белергә күнектерү.

- Өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү. Котлау открыткасы яза белү күнекмүсе булдыру.

Шәхси  УУД: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;

Регулятив УУД: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

Танып белү УУД : үз фикереңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;

Коммуникатив УУД : башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

Җиһазлау: экран, ноутбук, ЦОР, дәреслек И .Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова“Татар теле” 3 класс.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру этабы.
  2. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Число, сыйныф эше, матур язу күнегүе. Теле  татлының дусты күп.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Карточка буенча эш. Парларда  сорауларга җавап бирү.

  1. Нәрсә ул сөйләм?
  2.  Тулы текст нинди өлешләргә бүленә?
  3. План төзү ни өчен кирәк?
  4. Текстның кызыл юлдан язылган һәр өлеше ничек атала?
  5. Сөйләм этикасы нәрсә ул?  (җавап бирә алмыйлар)
  • Бүгенге дәрес темасы нинди булыр икән?
  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Экранда аңлатмалы сүзлектән этика сүзнең мәгънәсе күрсәтелә.

  1. Этика- үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

   Сөйләм этикасы -?( дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау)

  1. Экранда күрсәтелгән диалог буенча эш.(электрон  кушымта)
  2. Тылсымлы сүзләр язу (урында һәм дәфтәрдә)

-Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле кич, хәерле иртә, рәхмәт, ашларыгыз тәмле булсын һ.б.

  1. Физминутка
  2. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

- Рәсем буенча эш

Рәсемдә нәрсә турында сөйләшәләр? Ничек уйлыйсыз?

-Котлау язуның да үз кагыйдәсе тәртибе бар. Әйдәгез шуның белән танышыйк.

  1. Яңа белемнәрне ныгыту.

-Китап буенча эш. 74 бит дәрес материалын уку.

Тәбрикләү текстының өлешләре: схема  төзү

-   104 күнегү телдән

                    Минем кадерле бабаем!

    Сине чын күңелемнән туган көнең белән котлыйм. Беркайчан да авырма,озак яшә! Мин сине  бик сагынам. Безгә ешрак килүеңне телим. Сине өзелеп сагынучы оныгың Илсур.

- Туган көн белән котлап тәбрикләү язу (мөстәкыйль)

           

-Балаларның җавабын тыңлау

  1. Рефлексия

-Дәрес башында нинди сорауга җавап яза алмаган идегез?

Язып карыйбыз

-Нәрсә белдек?

-Билгеләр.

  1. Йомгаклау. Өй эше турында мәгълүмат, 105 күнегүне  үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Татартсан  Республикасы  Актаныш  муниципаль  районы

“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты”

Тема:  Сөйләм этикасы

                                                 Башлангыч сыйныф

                                                  укытучысы  Ахунова И.Э. ның      

                                      3 а сыйныфында  татар

                                           теленнән ачык дәрес планы

13 апрель, 2020 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему "Сөйләм этикасы"

Материал к уроку родного языка...