Г,г хәрефләрен язу.
план-конспект урока (1 класс)

Шакирова Альфинур Халимовна

Туган телдән  Әлифба чорында Г,г хәрефләрен язарга өйрәтү дәресе конспекты. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gg_hreflren_yazu.docx39.36 КБ

Предварительный просмотр:

Г,г хəрефлəрен язу.  

Дәреснең максаты:

     1. Белем бирү максаты.

Баш һәм юл Г,г хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язарга, хәрефләрне астан һәм өстән дөрес тоташтырырга өйрәтү.

     2.Фикерләү сәләтен үстерү.

Укучыларда фонематик ишетүне үстерү, укыту эшчәнлегендә фикерләүнең анализ-синтез, чагыштыру, гомумиләштерү кебек төп операцияләреннән файдаланырга өйрәтү.

3.Тәрбияви максат.

Язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып-белү мотивы тәрбияләү. Янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы: 1. Оештыру моменты. 

Хәерле иртә, укучылар

 “Бир бишне – ун булсын, эшебез уң булсын!”-уң  куллары белән  бәрешеп алалар.

  • Кәефләрегез ничек? 

2. Актуальләштерү:

- Авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?

- Сузык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?

Тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?

- Нинди хәрефнең баш хәрефе юк? Ул нинди аваз ?(борын авазы) Иптәшләрен әйтегез?(м,н)

2.Сүзлек диктанты язу.

Алан, урам, рәсем, әби, бала, ылыс.

Экраннан тикшерү.

3. Уку мәсьәләсен кую. 

Лена Шакирҗанова “Гөлләр”

Үстерде гөлләр Гөлнара

Шундый матурлар алар.

Урамнан үтүчеләр

Бары да сокланалар.

Гөлнара үстергән гөлләр

Күмелделәр чәчәккә.

Ул аларны бүләк итеп

Алып килде мәктәпкә.

- Укучылар,  бу шигырьдә сүз  нәрсә турында бара?

- Сез дә әниләрегезгэ гөлләр үстерегә булышасызмы? Гөлләрне яратасызмы?

- Хәзер әйдәгез, гөл сүзенең һәр авазын әйтеп карыйк.

-  Бу сүз нинди авазга башлана? Без аның нинди хәреф белән билгеләнүен беләбезме?

-Г   аваз нинди аваз?  

-Бүген без нинди хәрефне язачакбыз?

4.Уку мәсьәләсен чишү.

а)- [г], [гЪ] – нинди авызлар ?(парлы саңгырау тартык авазлар

б) -г  хәрефен язарга өйрәнәсегез киләме?(язганда дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү).

- дәфтәрнең 16 бите өстендә эш (дәфтәрнең уң почмагындагы ”ачкыч” ярдәмендә хәреф составына кергән элементларны сайлап алу; рамка эчендәге элементларны кабатлау;

-юл хәрефен язарга өйрәткән слайдны карау (Слайд-1); хәрефне һавада, учта язып карау;

-г хәрефен авыш сызыклы дәфтәрдә язалар .

-беренче юлны язу, юл г хәрефен –үзбәя (иң матур хәреф астына нокта кую)

-юл г хәрефен дөрес тоташтырырга өйрәтү -үзбәя;

в)

“Дәшмибез!” уены. Төшеп калган хәрефне куеп язу:    . өл, су.ан, ду.га, .өмбә.

 (Слайд-2)

5.Физминутка.

( Укучылар музыкага биииләр, парлар табалар.  Музыка туктагач бирелгән сорауга кыска җаваплар әйтәләр).

-Басма хәрефләрне кайларда очратырга була?

-Язма хәрефләрне кайларда очратырга була?

-[г] авазыннан башланган сүзләр уйлыйсыз һәм бер-берегезгә әйтәсез .

6.” Кайсы сүз артык?” уены. (Слайд-3) 

кыш,  кар,   кош, күл,  каш,  юка

7. –Баш Г хәрефен язарга өйрәнергә кирәкме, ни өчен кирәк?(кеше, шәһәр, елга исемнәрен,хайван кушаматларын язу өчен һ.б.)

-Баш Г хәрефеннән башланган нинди сүзләр беләсез ?

8.17 биттәге “ачкыч”  ярдәмендә хәреф составына кергән элементларны сайлап алу(1,2,3,4);  

9.Баш хәрефне язарга өйрәткән слайдны карау (Слайд-5). Беренче, өченче юлларны язу, үзбәя.  

10. “Иптәшеңне тап!” уены. 

гөм________бә

Га_______та

гар_________ мун

9.Рефлексия.

-Бүген дәрестә үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Дәрес ошадымы?

- Кем үз эшенә югары бәя бирә ала?(үзбәя)

СМАЙЛИКЛАР

 

Алдан эшләп бетергән укучыларга өстәмә эш:

  1. Текстны уку.

Менә туган ягыма кыш килде. Урамда тыныч кына кар ява. Көн салкын. Без тауда чана, чаңгы шуабыз, кар атышып уйныйбыз.

  1. Текстны дәфтәргә күчереп язу.

1.Текстны укырга.

Менә туган ягыма кыш килде. Урамда тыныч кына кар ява. Көн салкын. Без тауда чана, чаңгы шуабыз, кар атышып уйныйбыз.

2.Текстны дәфтәргә күчереп язырга.

1.Текстны укырга.

Менә туган ягыма кыш килде. Урамда тыныч кына кар ява. Көн салкын. Без тауда чана, чаңгы шуабыз, кар атышып уйныйбыз.

2.Текстны дәфтәргә күчереп язырга.

1.Текстны укырга.

Менә туган ягыма кыш килде. Урамда тыныч кына кар ява. Көн салкын. Без тауда чана, чаңгы шуабыз, кар атышып уйныйбыз.

2.Текстны дәфтәргә күчереп язырга.

1.Текстны укырга.

Менә туган ягыма кыш килде. Урамда тыныч кына кар ява. Көн салкын. Без тауда чана, чаңгы шуабыз, кар атышып уйныйбыз.

2.Текстны дәфтәргә күчереп язырга.

1.Текстны укырга.

Менә туган ягыма кыш килде. Урамда тыныч кына кар ява. Көн салкын. Без тауда чана, чаңгы шуабыз, кар атышып уйныйбыз.

2.Текстны дәфтәргә күчереп язырга.

1.Текстны укырга.

Менә туган ягыма кыш килде. Урамда тыныч кына кар ява. Көн салкын. Без тауда чана, чаңгы шуабыз, кар атышып уйныйбыз.

2.Текстны дәфтәргә күчереп язырга.

                                     Кигән ул эшләпәсен

                            Төшереп кашына ук

                            Салыр иде эшләпәсен

                             Кашы түгел, башы да юк.(Гөмбә)

Башы юк – эшләпәле,

Аягы бар – итексез. (Гөмбә)

гөм________бә

Га_______та

гар_________ мун

   гөм

     бә

   Га

     та

   гар

    мун


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"

Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....

Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.

Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу....

Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу

1 класста татар теленнән   хәреф язылышын  өйрәткән  бер дәрес үрнәге. Дәрескә  матур язу кагыйдәләре язылган презентация  дә эшләнде....

"Р, р хәрефләре"

План-конспект урока по литературному чтению(татарскому) для 1 класса татарских школ по новым ФГОС....

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....