Рафис Корбанов иҗаты
план-конспект урока (4 класс)

Гафиятуллина Миляуша Сабирзяновна

“ Рафис Корбанның “Ярдәм итик” шигыре” темасы буенча татар әдәбияты дәресенең технологик картасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gafiyatullina_m.s._2_tehn._karta.docx19.86 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: 7 нче сыйныфның рус төркемендә “ Рафис Корбанның “Ярдәм итик” шигыре” темасы буенча татар әдәбияты дәресенең технологик картасы

Предмет

Татар әдәбияты

Тема

Рафис Корбанның “Ярдәм  итик” шигыре.

Максат

1. Рафис Корбанның биографиясе белән таныштыру. “Ярдәм  итик” шигырен уку.

2.Укучыларның тыңлап аңлау, логик фикерләү сәләтләрен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Укучыларда умартачы һөнәренә хөрмәт, тырышлыкның нәтиҗәсен  аңлату, хезмәтне яратырга, ярдәмләшергә  өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: Умартачы һөнәренә хөрмәт, тырышлыкның нәтиҗәсен аңлау, хезмәтне яратырга, бер- береңә ярдәм итәргә  өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: Тыңлап аңлау, аңлап укый белү,  өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү.

Коммуникатив УУГ: Сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә, сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән уку диалогы алып бара белү.  

Регулятив УУГ: Уку мәсьәләсен куя, үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра, үз эшчәнлегеңне бәяли белү.

Предмет буенча: Шагыйрьнең биографиясеннән мәгълүматлы булу. “Ярдәм итик” шигыренең эчтәлеген белү.

Дәреснең тибы

Яңа теманы өйрәнү дәресе.

Төп төшенчәләр

 Умартачы, бал корты, карабодай, талу, читен, борчылу.

Предметара бәйләнеш

 Татар теле, биология

Эшне оештыру

Фронталь, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль

Материал

1.Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк.- Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2014. Б.91-93.

2. Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 7 нче сыйныф.- Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2014. Б.159-161.

3. Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәфтәр. 7 нче сыйныф.- Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2014. Б.44-45.

Җиһазлау

Мультимедиа проекторы, Р. Корбанның портреты, китаплары, умарта, бал кортлары рәсемнәре, парлап эшләү өчен карточкалар.  

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

Оештыру

Мотивлаштыру

(3 мин)

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Әхмәт Фәйзинең “Чәй эчәбез бал белән” шигыре белән таныштыру. Һәм сорауларга җавап алу.

-Чәйне нәрсә белән эчәләр? (Бал белән)

- Асия нәрсә ярата? (Бал)

-Балны нәрсәләр җыя? (Бал кортлары)

-Бал кортына кем ярдәм итә? (Умартачы)

Исәнләшү.  Шигырьне тыңлау һәм сорауларга җавап бирү.

ШУУГ:  Умартачы һөнәренә хөрмәт, бер- береңә ярдәм итәргә  өйрәнү.

ТБУУГ: Тыңлап аңлау, нәтиҗә чыгару.

КУУГ:Сорауларга җавап бирә белү.

РУУГ: Эшчәнлекне оештыра белү.

Белемнәрне актуальләштерү

(15 мин)

Өй эшен тикшерү.

1. Хикәянең эчтәлеген сөйләтү (Ф.Яруллин. “Ак төнбоек”)

2.  Дуслык турында язып килгән мәкальләрне укыту, мәгънәләрен аңлаттыру.

3. “Суга батучыга беренче ярдәм” темасына башкарылган проект эшләрен төркемнәрдә яклау эшен оештыру.

4. Сорауларга җавап алу.

-Нинди очракта ярдәмләшеп була? (Авырлык килгәндә,һ.б)

- Бер-береңә ярдәм итү нинди сыйфат?(Уңай, яхшы)

- Бер кеше бөтен эшкә дә өлгерә? Берәү өлгерми? Ни өчен? (Тырыш, ялкау)

Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

Мәкальләрне уку, мәгънәләрен аңлату.

Төркемнәрдә эшләү, проект яклау.

Сорауларга җавап бирү, үз фикерләрен дәлилләү.

ШУУГ:  Дусларга  ярдәм итүнең кирәклеген аңлау.

ТБУУГ: Өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү

 КУУГ: Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикерләрне дөрес һәм төгәл итеп җиткерә белү. Әңгәмәдә катнашу. Сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү.

РУУГ: Җавапларны дөресли һәм бәяли белү.

Уку мәсьәләсен кую (2 мин)

Уку мәсьәләсен билгеләтү.  

Экранга слайд чыгару(Тырышлык – зурлык, ялкаулык - хурлык ).

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?  (Тырышлык, ярдәмләшү, хезмәтне ярату)

Тема буенча фаразлау, уку мәсьәләсен билгеләү.

ТБУУГ:Уку мәсьәләсен аңлау.

РУУГ:Уку мәсьәләсен куя, үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

(15мин)

1. Р. Корбанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру:

1) Әдипнең портреты белән эш.

2)Тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү, китапларын күрсәтү (презентация).

 3)  Р. Корбан биографиясендәге төшеп калган сүзләрне куеп, җөмләләр төзетү.

  Нәтиҗә ясату.

2. Р. Корбанның “Ярдәм итик” шигырен өйрәнү.

1)  Шигырьне укучылардан  укыту.

2) Шигырь буенча сораулар бирү.

-Шигырь нәрсә турында?Лирик геройның исеме ничек? Аңа нинди сыйфатлар хас?

- Каюмның бабасы кем?

3)Сүзлек белән эш.

4) Шигырьне сәнгатьле укуы.

5)  Яхшы укый торган укучылардан укыту.  

6) Сорауларга җавап бирүне оештыра. (Парларда карточкалар белән эш)

-Бал кортлары балны нәрсәдән җыялар?

-Кешеләр бал кортларына ярдәм итә аламы?

-Сезнең бал кортларын күзәткәнегез бармы?

7)  “Бал” сүзеннән тамырдаш сүзләр ясата.

Р. Корбан турында тыңлау.

 

Р. Корбан биографиясендәге төшеп калган сүзләрне куеп, җөмләләр төзү .

Нәтиҗә ясау.

Шигырьне  эчтән уку.

 

Сорауларга җавап бирү.

 Сүзләрне кабатлау, дөрес тәрҗемә итү, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

Шигырьне уку.

 Парларда сорауларга җавап эзләү. Фикерләр белән уртаклашу.

Биология дәресендә алган белемнәрне кулланып сөйләү.

Тамырдаш сүзләр уйлап язу.

ШУУГ:  Тырышлыкның нәтиҗәсен аңлау.

ТБУУГ: Тыңлап аңлау, аңлап укый, өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели,  гомумиләштерүләр ясый белү.

КУУГ: Сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә, сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән уку диалогы алып бара белү.  Парларда эшли белү.

РУУГ: Уку гамәлләрен башкара белү. Җавапларны бәяли белү.

Предмет нәтиҗәләре:

Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу. “ Ярдәм итик” шигыренең эчтәлеген белү.

Динамик пауза                                                                              РУУГ: Үзкөйләү.

Яңа теманы ныгыту

Парларда  эш оештыру. (Бабай һәм малайның сөйләшүе).

Нәтиҗә чыгару.

Парларда эшләү.

Нәтиҗә чыгару.

ШУУГ:  Умартачы хезмәтен хөрмәтләү.

ТБУУГ: Дәлилле җавап төзү өчен кабул ителгән информацияне синтезлый белү. Чагыштыру.

КУУГ:  Коммуникатив мәсьәлә белән бәйле рәвештә сөйләм чараларын куллана белү. Эшлекле мөнәсәбәт урнаштыру.

 РУУГ:  Парларда эшчәнлекне оештыра белү.  Бәяли белү.

Өй эше бирү

Өй эше биремен аңлату.

1.Шигырьне сәнгатьле укырга.Эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйләргә.

2. Ни өчен балны “Кырык төрле авыруга дәва”дип әйтәләр?

3. Умарта корты җыйган бал һәм аның төрләре турында презентация әзерләргә.

Өй эше биременең аңламаган өлешләрен ачыклыйлар.

ТБУУГ: Биремне аңлау.

РУУГ:Үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү.

Рефлексия

Рефлексияне оештыру.

-Нәрсәгә өйрәндең?

- Белемнәрне кайларда кулландың?

-Авырлык кайда очрады?

-Синең эш нәтиҗәң нинди?

Сорауларга җавап бирү.

Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәяләү.

ШУУГ:  Умартачы һөнәренә хөрмәт, тырышлыкның нәтиҗәсен аңлау, хезмәтне яратырга, бер- береңә ярдәм итәргә  өйрәнү.

КУУГ: Үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү.

РУУГ: Үзбәя.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рафис Корбан иҗаты.

Рафис Корбан Биектау районы Кече Битаман авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала....