Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра
творческая работа учащихся (2 класс)
Яхшы сүз җан азыгы, — ди халкыбыз. Бик дәрес әйтелгән сүзләр бу. Әгәр дә кешегә ягымлы, йомшак тавыш белән эндәшсәң, аның күңеле күтәрелә, анда башкаларга яхшылык эшләү тойгысы уяна.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 59.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра
Яхшы сүз җан азыгы, — ди халкыбыз. Бик дәрес әйтелгән сүзләр бу. Әгәр дә кешегә ягымлы, йомшак тавыш белән эндәшсәң, аның күңеле күтәрелә, анда башкаларга яхшылык эшләү тойгысы уяна.
Матур сүзләр кулланып сөйләшү кешенең әдәпле булуын күрсәтә. Нәрсә соң ул әдәп? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзнең мәгьнәсе үзеңне тота белү кагыйдәләре, яхшы гадәт, йола дип бирелгән. Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул. Әдәпле булу – кешегә игътибарлы, инсафлы булу, дигән сүз. Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннарын, дусларын кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора. Димәк, әдәпле булу өчен без һәрвакыт тылсымлы сүзләр кулланып сөйләшә белергә тиеш булабыз.
Татар телендә тылсымлы сүзләр шактый. Без бу сүзләрне берничә төркемгә бүлдек:
1. Күрешү сүзләре.
2. Рәхмәт сүзләре.
3. Үтенеп сораганда әйтелә торган сүзләр.
4. Гафу үтенгәндә әйтелә торган сүзләр.
5. Матур теләк белдерүче сүзләр .
Күрешү сүзләре
Мин үзем өлкән кешеләр белән исәнләшкәндә, “Исәнмесез!”, “Хәерле иртә!”, “Хәерле көн!”, “Хәерле кич!” сүзләрен кулланам. Сыйныфташларым белән “Сәлам!” дип тә күрешәм. Татар халкында “Саумы!” дип күрешү дә очрый. Әбиемнең еш кына күрше апа белән “Әссәламегаләйкүм!” дип исәнләшкәнен ишеткәнем бар. Бу сәламләү гарәп илләрендә, мөселман халкында киң таралган, тынычлык теләүне аңлата
Нәрсә соң ул исәнләшү? Исәнләшү ул – кешегә сәламәтлек теләү, игътибарлылык билгесе. Исәнләшү ул – кешегә ярдәм итәргә әзер торуыңны белдерү. Шулай ук кеше белән күрешү, әлбәттә, әдәплелек билгесе булып тора.
Төрле илләрдә кешеләр төрлечә күрешә икән. Мәсьәлән, русларда күрешкәндә кочаклашып, битләреннән үбеп алу гадәте бар. Кытай халкы күрешкәндә бер-берсенә баш иеп: “Сез бүген яхшы ашадыгызмы?- дип сорыйлар. Израилдә күрешкәндә “Шалом” дип әйтәләр. Гарәп илләрендә бер-береңне сәламләү тынычлык теләүне аңлата.
Исәнләшкәндә генә түгел, кеше белән аерылып киткәндә дә ягымлы сүзләр кулланабыз: “Сау бул!”, “Иртәгәгә кадәр!”. Бу сүзләрнең мәгънәсендә дә кешегә саулык-сәламәтлек теләү ята.
Рәхмәт сүзләре
Рәхмәт сүзләренең иң киң таралганы, әлбәттә, “Рәхмәт” сүзе. Бу сүзне без яхшылыкка җавап итеп әйтәбез. Рәхмәт әйтү- яхшылык эшләгән, ихтирам күрсәткән, берәр игелекле эш эшләгән өчен зур канәгатьлек белдерү хисе. "Рәхмәт" сүзенең барлыкка килүе борынгы гасырларга барып тоташа. Хәтта 11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне бәйрәм итеп үтелә икән. Чит илләрдә бу көнне туганнарга, әти-әниләргә, башка якын кешеләргә кулдан эшләнгән открыткалар, чәчәкләр, төрле татлы ризыклар бирү гадәткә кергән.
Әбиемә булышканда еш кына аңардан “рәхмәт яугыры” дигән сүзне дә ишеткәлим. Бу сүз дә шулай ук яхшы теләк теләү, күргән яхшылыкка каршы җылы сүз әйтү өчен кулланыла икән. Шагыйрь Фазыл Шәехнең “Рәхмәт яугыры Әхмәтнур” шигыре дә бар:
Бар иде безнең авылның
Нурлы бер Әхмәтнуры,
Каршылый иде елмаеп:
-Саумы, рәхмәт яугыры!..
Үтенеп сораганда әйтелә торган сүзләр
Сыйныфташларымнан әдәпле итеп нәрсә дә булса сораганда мин “рәхим итеп” дигән сүз белән башлыйм. Шулай ук үтенеп сораганда “әле” сүзен өстәп әйтергә дә ярый: биреп тор әле, утыр әле һ.б. Татар телендә шулай ук “зинһар өчен” дигән сүзне дә ишетергә мөмкин
Гафу үтенгәндә әйтелә торган сүзләр
Еш кына кешеләр берәр гаепле эш эшләсәләр, “Кичерегез! Гафу итегез!” дип гафу үтенәләр.
Аңлатмалы сүзлеккә күз салыйк. Гафу- гаепне кичерү, начарлыкны җәзасыз калдыру дип аңлатыла. Бу сүзләрне ишеткәч, безнең күңелебез йомшара, кешегә булган ачуларыбыз юкка чыга.
Матур теләк белдерүче сүзләр
Татар халкында кешеләргә матур итеп теләкләр белдерүче тылсымлы сүзләр дә бар. Мәсьәлән, йокларга ятканда “Тәмле төшләр! Тыныч йокы!”, ашарга утыргач “Ашларыгыз тәмле булсын!”, төчкергәч “Сәламәт булыгыз!”, юлга чыкканда “Хәерле юллар!” дип матур теләкләр әйтәләр. Мондый сүзләр, һичшиксез, кешеләрнең кәефен күтәрә, авыр вакытларда ярдәмгә килә.
Галимнәр тылсымлы сүзләр кешегә, аның күңел торышына яхшы йогынты ясый, дигән фикер әйтәләр. Әлбәттә моның өчен бу сүзләр чын күңелдән әйтелергә тиеш. Шул очракта гына алар тылсымга ия булалар.
Татар халкында тәмле теллелек, яхшы сүзләр турында мәкальләр дә шактый:
1.Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра.
2. Бер яхшы сүз мең яраны төзәтер.
3. Сиңа каты сүз әйтсәләр дә, йомшак сүз белән җавап бир.
4. Яхшы сүз җанга рәхәт.
5. Теле татлының дусты күп.
Шушы эшемне башкару вакытында мин үземнең әдәплелек кагыйдәләрен дә төзедем. Бу кагыйдәләрне сыйныфташларыма да тәкъдим итәм.
Әдәплелек кагыйдәләре:
1. Үзең беренче исәнләш.
2. Кешеләрне елмаеп сәламлә.
3. Яхшылыкка рәхмәт әйтә бел.
4. Хаталарыңны танып гафу үтенә бел.
5. Начар сүзгә начар сүз белән җавап бирмә.
6. Кешеләргә тәмле сүзләрне ешрак әйт.