Фатих Хөсни"Сөйләнмәгән хикәя"
видеоурок по русскому языку (4 класс) по теме

Видеоурок

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon prezentaciya_dlya_uroka.ppt95.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: “ Сөйләнмәгән хикәя” Фатих Хөсни

Слайд 2

1)Ф.Хөсни турында мини-белешмә бирү.” Сөйләнмәгән хикәя” әсәре белән таныштыру; укыла торган хикәя эчтәлегенә бәйләп, укучыларда әйткән сүзеңне үтәү турында дөрес күзаллау булдыру. 2)Бәйләнешле сөйләм,дөрес,йөгерек уку,иҗади фикерләү һәм үз фикереңне әйтеп бирә алу күнекмәләрен үстерү. 3)Укучыларда әниләргә карата хөрмәт, кайгыртучанлык,әйткәнсүзләрен үтәү хисләре тәрбияләү. Максат:

Слайд 3

1) Ф.Хөсни портреты 2)Слайд № 1 “Шигъри табышмак” 3) Слайд №2 ”Cүзлек эше” 4)Слайд №3 “Кагыйдәләр” 5)Слайд№4”Мәкальләр Җиһазлау:

Слайд 4

Уку китабы. 4 сыйныф Тест:”Әти-әниеңне тыңлыйсыңмы?” Материал:

Слайд 5

Яңа материалны өйрәнү. Дәрес тибы:

Слайд 6

Фронталь,индивидуаль эш. Эш формалары:

Слайд 7

Әңгәмә, акыл штурмы. Методлар:

Слайд 8

Дәрес барышы.

Слайд 9

1.Дәресне оештыру. 2. Өй эшен кабатлау“Ике аяклы дусларыбыз” дигән темага язылган хикәяләрне укыту. 3. Яңа материалны өйрәнүгә кызыксыну тудыру. -Бүгенге дәресебезнең темасын ачыклау өчен,шушы шигъри табышмакны чишик.

Слайд 10

Слайд № 1 Мин аны бик сагындым, Күңелем әрни,уйлый әллә ни. Кем соң аны белми? Ул бит минем ...

Слайд 11

Молодцы,булдырдыгыз. Димәк,әни сүзе килеп чыкты. Сезнеңчә,кем соң ул әни?Ничек уйлыйсыз? -Җаваплар. -Бүген дәрестә әнине ярату,аның һәр әйткән сүзен тыңлау,аны бар нәрсәдән дә артыграк күрү,хөрмәт итүне үз эченә алган хикәя укырбыз.Ул әсәр “Сөйләнмәгән хикәя” дип аталачак. 4.Актуальләштерү.

Слайд 12

Слайд №2 -Сүзлек эше. -баш ясау-ачыткы салынган камыр кую -киндерә-үрелгән нечкә бау -чат- монда:йортлары урамнар кисешкән урында урнашкан -нужа-ярлылык,фәкыйрьлек -аяк астына салып таптамау-тыңлау,игътибарсыз калдырмау.

Слайд 13

5.Яңа материал өстендә эш. 1.Ф.Хөсни турында биографик белешмә бирү.Мини лекция 2.”Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен уку. 1)Әсәрне уку үрнәген бирү(укытучы 1-2 абзацны укып күрсәтә) -укучылар эчтән укыйлар. (текст укылыр алдыннан укучылар алдына түбәндәге сорау куела:-Бу хикәя сездә нинди хисләр уятыр? 2)Хикәяне чылбыр тәртибендә укучылардан укыту 3)Сораулар өстендә эш А)Хикәядә кайсы чор сүрәтләнгән? -Элекке,байтак үткән еллар,авыр еллар чоры сүрәтләнгән. Б)Сездә нинди хисләр уянды? -Җаваплар. В)Хикәянең темасы кем язмышында чагылган? Тема- хикәядә сүз кем яки нәрсә турында бара. -Биктимер һәм аның әнисе турында. -дәреслек,98 биттәге сораулар өстендә эшне дәвам итү-№1,2,3. 6.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1 Хикәянең төп фикерен әйтегез. Төп фикер-язучы бу хикәядә нәрсә әйтергә тели. Җавап бирә башлаганчы ,кагыйдәләр искә төшерелә.

Слайд 14

Слайд №3 -Үз фикереңне курыкмыйча әйт, -Башкаларны тыңла, -Кабатлама,төрле яклап фикер йөрт,

Слайд 15

Акыл штурмы:(уйларга 1 минут вакыт бирелә) Ә хәзер җавапларыгызны чират буенча әйтерсез. -Җаваплар тыңлана,нәтиҗә чсала. 1)Биктимер шушы вакыйгадан соң һичкайчан анасының сүзен аяк астына салып таптамаган. 2)Ә сезнеңчә әйткән сүзне тыңлау нәрсә ул? 2. 1 нче дәрәҗәдәге карточка. -Хикәядәге кайсы җөмләләр 96 нчы биттәге рәсем эчтәлегенә туры килә? 2 нче дәрәҗәдәге карточка. -Кайсы мәкальләр хикәя эчтәлеген ачарга ярдәм итәр?

Слайд 16

Слайд №4 1)Ана күңеле-балада, Баланыкы-далада. 2)Ата-ана хакын хакла,тел тидермә Тыңлаучан бул,каршы әйтеп,җан көйдермә! 3)Әйткән сүз-каккан кадак

Слайд 17

3 нче дәрәҗәдәге карточка. -Хикәя эчтәлегенә туры килә торган 2 мәкал ь уйла. Мәсәлән: Сүз бирдеңме-үтә. 4-Син хикәя ничек тәмамланыр дип уйлаган идең? -Вакыйгалар башкача да булырга мөмкин идеме? -Хикәядәге кебек хәлләр синең белән дә булганы бармы?

Слайд 18

Син үзең әти-әниеңне тыңлыйсыңмы? Ә хәзер җавабыгызның дөреслеген тикшереп карыйк. Тест: “Әти-әниеңне тыңлыйсыңмы?” (`һәр укучыга аерым биткә язылган тест таратыла)

Слайд 19

5.Укылган хикәяне туган төбәк белән бәйләү. -Бу хикәядә авыр чор,ярлылык,фәкыйрьлек белән үткән язмыш чагылдырылган.Ә бүгенге тыныч тормышта да шушындый авыр хәлләргә очрарга мөмкинме?Сез нинди мисаллар китерә аласыз? -Әниләрне рәнҗетү. -Картлар йортларына бирү.һ б.

Слайд 20

6.Йомгаклау Бүгенге дәресебезне “Әхлак кагыйдәләре” белән төгәллисем килә. Очрашканда исәнләш син-телең калмас, Сәламеңне алмаса тик надан алмас. Ата-ана хакын хакла-тел тидермә, Тыңлаучан бу,каршы әйтеп,җан көйдермә. Укуың да,тәртибең дә булса үрнәк- Үзеңә дә бик тиз килер кадер –хөрмәт.

Слайд 21

7. Өй эше ! Хикәя эчтәлеген сөйләргә. 2.Иҗади эш:хикәяне дәвам итеп язарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Хөсни"Сөйләнмәгән хикәя"

Видеоурок.Презентация...

Внеклассное чтение по татарской литературе "Фатих Карим - поэт-патриот"

Конспект внеклассного чтения по теме "Фатих Карим – поэт - патриот"....

Головные уборы.Фата

история возникновения фаты...