8 март - әниләр бәйрәме.
план-конспект по теме

Гатауллина Лейсан Мехамматнуровна

8 март белән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_marta.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әни”,-дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип,

Күзләреңә яшьләр  тыгылмас,

Туган телең әле ул булмас.

Соң минутта әйтә алсаң “Әни!”, дип,

Соң минутта әйтә алсаң “Әти!”, дип

Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Туган телең әнә шул булыр.

 Әйе, туган телебездә “Әни!” диеп әйтү нинди бәхет! Якты дөньяга аваз салган көннән башлап, безнең янда иң якын кешеләребез әниләребез була. Алар безгә җан җылысы, ана мәхәббәте бирә. Без аларга гомер буе рәхмәтлебез.

Җылы наз ул, әнием – синдә генә,

Иркә сүзләр синең телдә генә.

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә.

Кадерле әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез.

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

(Сүзне балаларга бирәбез)

Фәннүр

Кем дөняга кеше бүләк итә,

Ә кешегә -- якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Алия

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Камилә

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә--як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Җыр: “Иң матур җыр” хор

Фәннүр

Кем куллары өйне, җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы:         Бергә

Тормыш яме -- Әнкәй, хатын-кыз!

Камилә

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Фәннүр

Исәнлек, саулык сорап

Дога кылам.

Әнкәемнән аермасын

Берүк, Ходам!

Алия

Язның беренче бәйрәмен

8 март диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын,        Бергә

Әниләр, әбиләр!

Җыр: башкара Алия “Әнием бәйрәме”

А.б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, әбиләребез.

Сезне шушындый матур көнне кечкенә генә мәктәбебездә күрүебезгә без бик шатбыз. Сезне 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә бәхетле картлык, тыныч тормыш, сәламәтлек телибез.

Шундый матур бәйрәмдә балалар әзерләгән концертыбыз сезнең күңелләрдә бик матур, җылы вакыйга булып озак еллар саклансын иде дигән теләктә калабыз. Ләкин без сезнең белән шартлы рәвештә генә өчкә бүленеп, уеннар да уйнап алырбыз, ә балаларның чыгышлары аларны тагын да тулыландырып җибәрер.

Безнең беренче уеныбыз бик гади генә -ул “Булсаң зирәк - әйт тизрәк” дип атала.

1.Һәркемдә дә бар. (исем)

2. Күңелсезгә - юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. (тоз)

4. Үзе су, үзе каты. (боз).

5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6. Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (авыз)

7. Нинди савыттан эчеп булмый. (буш)

8. Сыер ни өчен ята? (утыра белмәгәндә)

9. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

10. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? ( утыртып булмаганга)

11. Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый. (өстәлне)

12. Күлмәкне урталай яргач, нәрсә була. ( күл+мәк)

13. Ак кыныдыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (йолдыз)

14. Казанның уртасында ни бар? (з авазы)

А.б. Рәхмәт бик зур. Ә хәзер сезнең алдыгызда кечкенә артистларыбыз А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен күрсштерләр. Рәхим итеп карагыз.

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

“Күрим әле улымны!”-дип.

Әбием килгән.

Нәфис сүз белән Фәннүр

А.б. Күмәкләшеп без дә, дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Икенче уеныбыз “Җырлыйм әнием турында” дип аталыр. Һәр командабыз әниләр турында җырлар җырлыйлар.

Ул – гүзәллек

Җирдә ярсу көч ул.

Эшли ала барсын, барсын да...

Без һәрвакыт шуның барысы өчен

Бурычлыбыз ана каршында.

Бию “Чәчәкләр” башкаралар: Алия һәм Камилә. Рәхим итеп карагыз.

А.б. Өченче уеныбыз “Артистлар” дип атала. Әниләргә төрле ситуацияләр күрсәтергә:

  • Сезне эт тешләде.
  • Бармагыгыз ишеккә кысылды.
  • Сез карбыз ашыйсыз.
  • Энәгә утырдыгыз.
  • Туңдырма ашыйсыз.
  • Әминәне бии-бии сөйләргә.

Гөлләр дә елмаеп баш ия.

Яшәгез, кадерле әниләр, әбиләр.

Сез булган урында

Мәңгелек язларның яме бар.

Нәфис сүз белән Алия. “Туган көн”

А.б. Дүртенче уеныбыз “Мин башлыйм, син дәвам ит”

Җылы сүз (җан азыгы)

Кояш уңышның атасы –(су анасы)

Кыю бер үләр (куркак мең)

Китап белем (чишмәсе)

Күп укыган (күп белер)

Аерылганны аю ашар, (бүленгәнне бүре ашар)

Теләк булса (беләк карышмый)

Кеше дуслар белән (кош канаты белән көчле)

Беләге юан берне егар, (белеме булган меңне егар)

Эше барның, (ашы бар)

Әниләрдән газиз кем бар җирдә?

Алар күңелендә - изгелек.

Әниләрне, зинһар саклый белик.

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.

Җыр : Фәннүр “Шофер буласым килә”.

А.б. Безнең алдагы уеныбыз “Тәмле тел” дип атала. Балаларга матур сүзләр әйтү. Кайсы команда туктап кала, шул җиңелә.

Синең шатлык, безнең шатлык бит

Синең кайгы, безнең кайгы ул.

Кайгыларны, әни, бер дә күрмә,

Гел бәхетле, шулай көләч бул.

Сезнең алда татар халык биюе.

Ана язгы җилдәй йомшак, җылы,

Саф һәм яхшы аның күңеле.

Тиңсез көчле аның мәхәббәте,

Ана, бөек аның сөюе.

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез!

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

              (Әниләргә бүләк бирү)

Ә хәзер бәйрәмебезне чәй табыны алдында дәвам итәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий к 8 марта "Этот день 8 марта"

Праздник к 8 марта "Этот день 8 марта" был проведен с учащимися 1 класса. Дети рассказывали стихи, исполняли песни, делали подарки для мам своими руками и участвовали вместе с ними в конкурсах....

Сценарий праздника "8 марта - день чудесный" (март 2014 год)

Работа предназначена для использования при подготовке выступлений к 8 марта....

Конкурсы для девочек "8 марта" (6 марта 2014г.)

Конкурсы для девочек на праздничном мероприятии, посвященном празднованию Международного женского дня (6 марта 2014г.)...

8 МАРТА- праздник мам и бабушек (6 марта 2018)

Сценарий внеклассного мероприятия....

Презентация "8 МАРТА" ( март 2018)

Презентация к празднику...

Сценарий «Весенний день 8 марта» - тематический концерт, посвященный 8 марта.

Праздник 8 марта - это праздник любви и восхищения женщинами. Это день, в который принято уделять уважение своим любимым и близким женщинам - женам, матерям, сестрам и так далее.Наша жизнь большей час...

Праздник «В светлый день 8 марта!» Сценарий праздника 8 марта.

Поздравить мам , бабушек  с праздником;Способствовать воспитанию чувства уважения, благодарности, доброты к маме и бабушке;Развивать творческие способности учащихся....