Яңа ел бәйрәме
план-конспект по теме
Предварительный просмотр:
Яңа ел бәйрәме.
Кыз: Исәнмесез, балалар! Килгән кунаклар!
Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр елы булсын!
Шатлыклар елы булсын!
Кырларда иген уңсын,
Амбарлар тулып торсын.
Табыннар мул булсын,
Бәрәкәтле ел булсын!
1 укучы:
Ап-ак мамык карлар ява
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады.
2 укучы:
Бар табигать ап-ак кардан
Калын юрган ябына.
Ә без килдек бергәләшеп
Яшел чыршы янына.
Кыз:
Без җыйналдык бүген монда
Яңа ел бәйрәменә.
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Балалар, сез ничек уйлыйсыз безнең бәйрәмебезгә кемнәрдер җитми түгелме соң?
Балалар:
Әйе шул, Кыш бабай белән Кар кызы юк бит.
Кыз:
Кайда йөриләр икән соң алар?
Үзләрен күргән-белгән кеше юкмы?
Укучы:
Мин Кыш бабай белән телефоннан сөйләштем, хәзер килеп җитәм диде.
Кыз:
Шулаймыни? Алайса, әйдәгез алар килгәнче чыршы турында бер җыр җырлый торабыз. (чыршы тирәсендә җырлар җырлау) (Куян йөгереп керә, тыны беткән)
Куян:
Уф! Көчкә килеп җиттем.
Кыз:
Ни булды, куянкай? Нидән болай әлсерәдең? Артыңнан төлке кудымы әллә?
Куян:
Ку-ку-кумады. Бик нык йөгердем.
Кыз:
Нигә йөгердең? Кемнән качтың?
Куян:
Тизрәк килеп җитим дип ашыктым. Мине Кыш бабай белән Кар кызы җибәрде. Менә шушы хатны сезгә тапшырырга куштылар.
Кыз:
Яле, яле нинди хат икән ул?(хатта табышмаклар була, аларга җавап табабыз)
Биш табышмакка да җавап таптык. Йә, Куянкай, йөгер, тапшыр җавапларны Убырлы белән Шүрәлегә.
Ә без, балалар, Кыш бабай белән Кар кызы килеп җиткәнче, чыршыны тагын бер кат карап чыгыйк.(..)
У-У! Куянкай килеп тә җитте! Я, куянкай, тапшырдыңмы безнең җавапларны?
Куян:
Тапшырдым. Дөрес җавап биргәнсез. Убырлы белән Шүрәле Кыш бабай белән Кар кызын җибәрергә мәҗбүр булдылар. Мин тизрәк сезгә йөгердем. Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга кирәк.
Кыз:
Бик әйбәт. Әйдәгез, балалар, чакырыйк Кыш бабай белән Кар кызын.
Ягез әле, бергәләп бер, ике, өч. Кыш бабай, Кар кызы! Күренмиләр. Ягез әле тагын бер тапкыр. Менә килделәр! Исәнмесез, Кыш бабай! Исәнмесез, Кар кызы!
(Шүрәле белән Убырлы Кыш бабай һәм Кар кызының киемнәренә киенгәннәр)
Шүрәле:
Исәнмесез, пәри балалары!
Убырлы:
Исәнмесез, нәни дусларым! Исегез китмәсен шулай шаярта гына ул.
Кыз:
Хуш килдегез, Кыш бабай!
Хуш килдегез, Кар кызы!
Сезне озак көттек без,
Бик сагынып беттек без.
Шүрәле:
Сезнең янга килгәндә
Тардык без бәлагә
Убырлы һәм шүрәле
Коган явыз хәйләгә.
Убырлы:
Сезгә дуслар, зур рәхмәт
Бик тапкырлар икәнсез.
Бөтен табышмакларга
Дөрес җавап биргәнсез.
Кыз:
Балалар тырыштылар инде, Кар кызы. Сездән башка нинди яңа ел булсын инде. Кыш бабай, син чыршыбызның утларын кабызып җибәр инде, бәйрәмебез тагын да матурланып китсен.
Шүрәле:
Карале, кызым, ничек кабызырга икән моның утларын?
Убырлы:
Ничек булсын, шырпы сызып! Балалар, кайсыгызда шырпы бар?
Кыз:
Чыршы утларын кабызыр өчен тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк бит. Әллә белмисезме, бабакай?
Шүрәле:
