Сценария праздника.Мы помним Вас!
классный час на тему

Гилмиева Энзиля Иншаровна

Встреча с учителями ветеранами.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon veteran_ukytuchylar_belen_ochrashu.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

   Ветеран укытучылар белән очрашу

   

 

                                                    Очрашуны үткәрделәр:Тимофеева Гөлфия Абдулхак кызы

                                                                                                                 Гыйлмиева Энзилә Иншар кызы

                                                                                             Галиева Ранизә Хасбиран кызы

         

                                                                             апрель, 2010 ел.

Татар  биюе  белән Айсылу  чыга.

Алинә: - И, Айсылу, син  биисең дә  биисең, ә  телевидениедән  ветеран -  укытучыларга   багышланган  тапшыру  башлана. Әйдә,  тизрәк  телевизорны  кабызыйк.

  1. класс «Өйрәтәләр  мәктәпләрдә”

Ихтирамлы булыйк өлкәннәргә,  ( Слайд №1)

      Шәфкать кылыйк булган кадәре.

Исәнмесез, кадерле  дусларыбыз! Менә  тагын  кышлар  үтеп  китте, язлар җитте  һәм  Түбән Кама  урта  мәктәбе  телевидениесе  кабат  сезнең  белән. Тапшыруны  алып  баралар  ...  һәм  ....

 Бүген  бездә бәйрәм – укытучы-ветераннар белән очрашу.

Укытучы! Нинди горур исем! “ Безнең балаларыбызның киләчәге, язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә, - дигән бөек рус язучысы Александр Фадеев.  

1 а.б.  

Нинди  матур  сүзләр  табыйк

Сезне  котлап  бүген  кичәдә.

Иң  зурысы  сәламәтлек  кирәк  

Тормыш  күперләрен  кичәргә.

Ә хәзер студиябезгә укытучы – ветераннарны чакырабыз. Рәхим итегез.

Менә алар хөрмәтле ветераннарыбыз:

                  Бутяева Анна Гурий кызы,

                  Борһанова Разилә Әхмәт кызы,

                  Рахимова Алсу Галимҗан кызы,

                  Михайлова Гөлсәрия Сибгат кызы.

Эшкә  диеп  һәр  көн  иртән

Безнең  янга  килгәнсез,

Күңелегездәге  нурларны

Безгә  бүлеп  биргәнсез.

Зурая  бара  йөрәктә

Сез  кабызган  очкыннар

Гүя сездә  без  белмәгән

Без  күрмәгән  тылсым  бар.

Сезнең  өчен  ...  башкаруында ”Укытучыма”  җыры. Рәхим итеп тыңлагыз.

Тпшыруны дәвам итәбез.

 

                                                          (Слайд №2)

 Күп еллар безнең мәктәбебездә эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле ветеран укытучыларыбызның һәрберсе белән аерым-аерым танышып үтик әле.

        19нчы урта мәктәп 1984 нче елда ачылды. Шул ук елны татар телен укыту игътибар үзәгенә куелды. Бу эшне башлап йөрүче Бутяева Анна Гурий кызы булды. Беренче елларны, әлбәттә, җиңел булмагандыр аңа. Бу елларда татар теле атнага ике мәртәбә генә укытылып, бер генә кабинет булса да, төшенкелеккә бирелмичә, “Теле барның киләчәге булыр” дигән принципка таянып, татар теле үсештә булуына инанып  укытучы эшләвен дәвам итте.  Мөгаллимә  эшләү дәверендә теоретик һәм методик яктан әзерлекле икәнлеген күрсәтте. Аның дәресләре тәрбияви көчкә ия булды. Ул укучыларда намуслы, шәфкатьле булу хисе, ихтияр көче һәм башка уңай сыйфатларны булдыруда зур көч куйды. Укытучы яшь кешене тормышка, хезмәткә әзерләргә, иҗади фикер йөртергә, аларда югары әхлакый сыйфатлар тңрбияләргә тырышты.

Өйрәттегез балаларны бит сез

Хәреф  танып, сүзләр язарга.

Кечеләрне  һәрчак  яратырга,

Ә  зурларны  хөрмәт  итәргә.

Анна Гурий кызы Бутяеваны бүгенге бәйрәм белән укучылары да котлыйлар. Бу турыда без шушы минутларда гына  килгән смс хәбәрне укып белдек.

“Безне татарча матур итеп сөйләшергә өйрәткән, татар теленә мәхәббәт уяткан укытучыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, тыныч картлык телибез” – диелгән бу смс хәбәрдә.

Ә хәзер сезнең хөрмәткә, Анна Гурьевна, ...

Анна Гур- га сүз.

Тапшыруыбызны дәвам итәбез.

Ә бездә шалтырату бар.

 Алло, исәнмесез. Тыңлыйбыз сезне. Сез туры эфирда.

 

                         ( Слайд №3)

             

-Исәнмесез, тапшыруны алып баручылар. Сезгә ерак җирләрдән шалтыратам. Бүгенге бәйрәмегез турында ишеткәч, минем дә йөрәгемдә булган җылы сүзләремне беренче укытучыма җиткерәсем килде. Укучыларына һәрвакыт булышып, ярдәм итеп, укырга, язарга өйрәткән , безгә икенче әни булган укытучы апабыз Гөлсәрия Сибгатовнаны һәрчак сагынып искә алам. Аны бәйрәм белән котлыйм. Укытучымны бик ихтирам итәм, аңа ихлас күңелдән рәхмәтлемен. Гөлсәрия Сибгатовна, сез миндә укытучы һөнәренә мәхәббәт уяттыгыз. Шуңа күрә мин дә бу горур исемне йөртәм. Сезнең кебек олы йөрәкле укытучы булырга тырышам.  

Онытмамын сездә беркайчан да

Изге тормыш – минем мәктәбем.

Биргән белем һәм тәрбия өчен

Сезгә мең-мең рәхмәт әйтәмен

Г. Сибгатовнага сүз.

номер

                                                              (Слайд №4)

Алсу апа Рахимова 19нчы мәктәптә 1993нче елда эшли башлады. Ул татар сыйныфларында җыр дәресләре алып барды. Татар халкының милли моңнарын балалар күңеленә салуда тырышып эшләде. Балаларга җырлы-биюле уеннар, әйлән-бәйлән җырларын өйрәтте. Алсу Галимҗан кызы әле татар теле укытучысы да. Дәрес темалары аша балаларда әдәплелек, туган илгә мәхәббәт, матурлыкны күрә белү, милләтләр дуслыгы тәрбияләүне дә бурыч итеп куйды.

Җир  йөзенең  бөтен  матурлыгын

Килә  сезгә  бүләк  итәсе.

Дөньдагы  матур  сүзләрнең  дә

Иң  җылысын  сезгә  әйтәсе.

   -Алсу апа, әгәр яшьлегегезгә кире кайту мөмкинлеге булып алдыгызда һөнәр сайлау бурычы торса, Сез яңадан да укытучы һөнәрен сайлар идегезме?

Алсу апа хөрмәтенә җыр яңгырый.

Тапшыруыбыз дәвам итә.

Атна саен хатлар килеп тора

КамАЗлардан, Ерак Себердән.

Сездә канат ярып очкан кошлар

Бөтен ил буенча сибелгән.

Еллар үткәч, очар кошлар сыман

Таралганнар төрле якларга.

Сөюләре килә, рәхмәтләре

Сезгә атап язган хатларда.                             (Слайд №5)

Әйе, чынлап та. Ветеран-укытучыларыбыз исеменә атап еш кына тапшыруыбызга эчтәлекле хатлар килә. Шул хатларның берсенә тукталып китик. “ Беренче укытучым Разилә апа, Безнең илдә кеше-бәһаләп бетергесез хазинә. Сез шул хәзинәләрнең кыйммәтле бер асыл ташы.Сезнең олы йөрәгегездә изгелек, яхшылык. Сез безгә, үзегезнең укучыларыгызга, белем ачкычы бирдегез, олы юлга илттегез. Сезгә моның өчен барлык укучыларыгыз исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәм. Рәхмәт сезгә, кадерле укытучыбыз.

Истә  әле, каләм  тоткан  кулым,

Бармый  иде  дәфтәр  юлыннан.

Өйрәттегез мине язарга Сез,

Тотып  башта  нәни  кулымнан, -дип яза безгә үзенең хатында Венера Кадыргулова. Ул шулай ук Разилә апа хөрмәтенә җыр яңгыратуыбызны сорый. ...башкаруындагы ... җыр сезнең хөрмәткә яңгырый, Разилә апа.

НОМЕР

Разилә апа, бүген Сез хәтерегезгә уелып кергән берәр кызыклы вакыйганы исегезгә төшереп китмәссезме икән?

Без тапшыруыбызны дәвам итәбез.

Хәзер сезнең игътибарыгызга ,кадерле дуслар, һава торышын тәкъдим итбез.

Бүген, ягъни ...мартта, 19нчы мәктәптә килгән кунаклар һәм укытучы-ветераннар елмаюыннан кояшныкыдай нурлар сибелә, чәчәк җилләре исә. Көннең икенче яртысында күңелле алкышлар, кыска вакытлы җылы күз яшьләре булуы мөмкин, кәеф күтәренкелеге көтелә. Гидрометеоүзәк барлык укытучы-вераннарны бәйрәм белән котлый. Һәм урамдагы буран буранмыни, өегездә буран булмасын, дигән теләктә кала. Шулай ук  иң гүзәл ел фасылы турында җыр тәкъдим итә. ...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "На улице- не в комнате,о том,ребята,помните!"

Праздник с элементами сюжетно-ролевой игры,способствует активной пропаганде ПДД,развивает творческие способности детей....

Сценарий праздника "И помнит мир спасённый...".

Сценарий праздника, посвящённого 70-летию Победы в Великой Отечественной войне....

Сценарий праздника " Я помню. Я горжусь"

Литературно-музыкальная композиция ко Дню Победы...

Сценарий праздника "Пока мы помним ..."

Сценарий праздника ко  Дню Победы....

Сценарий праздника, посвящённого Дню Победы. "Гордимся. Помним. Чтим."

Разработка сценария праздника, посвящённого 75- летию Великой Победы. Цель мероприятия: воспитывать у учащихся чувство гордости за историческое прошлое Родины и чувство восхищения славными подвиг...

Сценарий квест-игры «Помню, знаю, горжусь» посвященной празднику Дню Победы для учащихся 3-7-х классов.

ull; развитие интереса к историческому прошлому нашей страны через изучение событий ВОВ;• способствовать военно-патриотическому воспитанию младших школьников;• воспитание чу...

Сценарий праздника ко дню Победы "Помним и чтим"

Мероприятие приурочено ко дню Победы и составлено в форме литературно-музыкальной композиции....