Әниләр бәйрәме
методическая разработка по теме

Әниләр бәйрәменә багышланган "Иң-иң" дип исемләнгнән кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eniler_beyreme.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләргә багышланган кичә

Кыз. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, хөрмәтле укытучылар! Сезне барыгызны да Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?

Малай. Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез - Әниләр.

Кыз. Ә без, аларның иң-иң яраткан балалары, иң-иң матур чыгышларыбызны аларга бүләк итәбез.

Малай. Балаларның әниләргә әйтәсе җылы сүзләре шулкадәр күп җыелган, кайсыннан гына башлыйк икән, Алсу?

Кыз. Әйдә, иң-иң кечкенәләрдән башлыйк әле.

       (1, 2 класслар чыгышы)

Кыз. Кадерле әниләр!

          Бәйрәмегез сезгә бәхет,

          Сәламәтлек китерсен,

          Көнегез гел шат булсын.

          Елның һәрбер көне Сезгә

          Әниләр көне булсын!

Малай. Алсу, бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала. Залга кара әле,

              иң-иң  матур әни кемнеке икән?

Кыз. Әлбәттә, минеке!

Малай. Балалар, ә сезнеңчә ничек, иң-иң матур әни кемнеке?

Балалар. Ми-не-ке!

       “Иң матур әни”,  Гөлинә, шигырь.

      “Иң иртә”, Индира, шигырь.

Кыз.Әни!

           Безнең барыбызның да теле әнә шундый ягымлы сүз белән әннә дип ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга киткәнбез. Аның йомшак кулларына тотынып, тәпи йөрергә өйрәнгәнбез.

Малай. Әни! Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә-ничә тапкыр гына кабатламый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. 

Кыз. Ә безнең балалар “әни” дигән сүзне нинди телләрдә әйтә алалар, үз туган телебездә нинди төсмерләрдә куллана беләләр икән, тикшереп карыйк әле.

Балалар. Әнкәй, әсәй, әнием, Нәнәй, Инәй, Инәкәй, Мама, Мамаң,

               Анне, Муттер...

Малай. Әни!

              Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүеңнән генә дә ана синең шатлыгыңны да,   кайгыңны да, уйларыңны да тоеп ала. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә үтеп керә. Әни, дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә, син инде горур да.

Кыз. Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без – көчлеләр, без – батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.

Малай. Безнең балаларга әниләр ни өчен кирәк икән, тыңлап карыйк әле.

  1. Көннәр якты булсын өчен,
  2. Йокы татлы булсын өчен,
  3. Җил-яңгырдан саклар өчен,
  4. Усаллардан яклар өчен,
  5. Ашлар тәмле булсын өчен,
  6. Дөнья ямьле булсын өчен,
  7. Гөлләр чәчәк атсын өчен,
  8. Бәхет-шатлык артсын өчен

Бергә: - Әни кирәк!

Кыз. Әйе, әниләрдән безгә бик күп кирәк. Ә әниләргә бездән күп кирәкме? Алар бу хакта әйтмиләр. Әмма әйткән сүзләрен, йомышларын тыңласак, алар чиксез шатлык хисе кичерәләр.

Малай. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, әниләргә бездән нәрсә кирәк?

  1. Безнең көннәр якты булу кирәк аңа!
  2. Безнең йокы татлы булу кирәк аңа!
  3. Җил-яңгырдан безне саклау кирәк аңа!
  4. Усаллардан безне яклау кирәк аңа!
  5. Безнең ашлар тәмле булу кирәк аңа!
  6. Бөтен дөнья ямьле булу кирәк аңа!

Бергә: - Шуңа күрә ул бит ана!

“Әниемә ял кирәк”  - Рамилә, 1 класс

Кыз. Әни!

          Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең. Авырып, сырхаулап китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!

  Зөһрә, шигырь.

Малай. Әниләр безгә бары тик бәхет телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак – алар да шатлана, без елмайсак – алар да елмая, без еласак – аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Әниләр шундый алар. 

“Күзләремнән күргән” , Данил, 3 класс.

“Әниемнең кызы юк бит”, Фәннур, 4 класс,

“Шунысы начар”, Әдилә, 4 класс.

Кыз. Әни! Әниемнең җырлары... Бәләкәй чагымнан ук тоеп, сизеп, күреп,

          аңлап үстем. Әгәр өйдә әни әкрен генә көйләп-җырлап йөрсә, дөньям түгәрәк булды. Димәк, өйдә тынычлык, иминлек, бөтенлек.

Нәдилә, 5 класс. Шигырь.

“Бишек җыры” Ләйлә, 1 класс.

Малай. “Ата-ана хакы – тәңре хакы” дигән борынгылар. Татар халкының

               әти-әниләр турындагы мәкальләре, әйтемнәре хәзерге заман балаларына              

               барып җитә алдымы икән, тикшереп карыйк әле.

Балалар мәкальләр әйтәләр.

Кыз. Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең иң актив, сәнгатьне үз иткән, спортта көчле алдынгы укучыларына бирәбез.

9 класс.

Кыз. Бүген - Әниләр көне. Шуңа микән, аларга иң-иң матур сүзләр генә әйтәсе килеп тора.

Малай. Тик шулай да балаларның өлкәннәргә бераз гына үпкә сүзләре дә бар.

“Кем гаепле?” Илшат, 3 класс.

“Булган әйбәт заманнар”  3 класс.

Кыз.          Әле ярый җирдә чишмәләр бар!

                  Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?

Малай.      Әле ярый җирдә болыннар бар!

                  Гүзәллекне ничек таный белер идек?

Кыз.          Әле ярый җирдә әниләр бар!

                  Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?

Бергә.       Әле ярый җирдә чишмәләр бар,

                                               болыннар бар,

                                               әниләр бар!  

Кыз. Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Малай. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләрне әйтәсе килә.

Рәхмәт әйтәсе килә”  Илсаф, Азалия, 4 класс.

Кыз. Бүген бәйрәм - Әниләр көне. Бу бәйрәм кыш башына туры килгән. Күбәләктәй ак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп

         җир өстенә куналар. Әйтерсең, алар да  безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр.

Малай. Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләребез!