Праздники (2)
методическая разработка по теме

Зурлар торкемендә Сөмбелә бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

“СӨМБЕЛӘ" БӘЙРӘМЕ

Бәйрәмнең максаты: уеннар, җырлар, шигырьләр аша балаларның бөртекле культуралар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турындагы белемнәрен ныгыту.

Зал бизәлеше: бүлмәгә көзге яфраклар, өлгергән миләш, балан тәлгәшләре эленә. Көз төсе алган бүлмәгә җиребездә мул итеп үстерелгән бодай, арыш, солы, карабодай, борчак, тары ярмалары; үрелгән кәрзиннәрдә — төрле яшелчәләр, вазалар белән көзге чәчәкләр куела.

Балалар җиләк-җимеш, яшелчәләргә охшатып тегелгән киемнәрдән залга керәләр. «Кояшлы ил» (Л. Батыр-Болгари) җыры яңгырый. «Уңыш бәйрәмен» алып баручы барлык нәниләрне, кунакларны бәйрәм белән котлый.

Алып баручы. Туган ягыбызга көз килеп җитте. Бүген без сезнең белән «Уңыш бәйрәме» үткәрергә җыелдык.

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим  ит, дус,

Көзге бәйрәмгә.

«Көз» җыры башкарыла (И. Кишко музыкасы, М. Әндәрҗанова сүзләре).

 Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

 Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

 Сары яфрак белән

 Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый,

 Белмим нәрсә булган.

 

1 нче бала.

 Киң болыннарда,

Урман, кырларда

Агачлар, гөлләр

 Кибеп сулдылар.

2 нче бала.

 Октябрьдә, октябрьдә

Яңгырлар бик еш ява,

Бар үләннәр дә саргая,

Чикерткә тынып кала.

3 нче бала.

 Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

 Матур көз ае —

Октябрь җитте.

4 нче бала.

 Яфракларны өзә-өзә

Көчле җил уйный тышта.

 Бик күп утын әзерләнә

 Мичкә ягарга кышка

 «Туган ил» җыры башкарыла. (Л. Хәйретдинова муз., 3. Туфайлова сүз.)

5 нче бала. Үтте китте матур җәйләр,

                    Көзләр килеп җиттеләр.

                   Ак каенның яфраклары

                   Саргаешып киптеләр.

6 нче бала. Сандугачлар, карлыгачлар,          

                   Очып китте еракка.

                   Торналар да ялга китте

                   Җылы якка, көньякка.

7 нче бала. Алтын-сары яфракларны

                   Җилләр саный.

                    Иртә-кичен суык бабай

                   Бармак яный.

Залга Көз керә. — Исәнмесез, минем нәни дусларым! Исәнмесез, кадер ле кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм. Чөнки игеннәр, яшелчәләр җыеп алынган, шуңа бөтен кеше шатлана. Инде кышка әзерләнергә до вакыт: ул озак көттермәс, килеп тә җитәр.

Тәрбияче. Көз, син безгә нинди яңалыклар алып килдең?

 Көз. Яңалыклар да, төрле уеннар да алып килдем. Сез табышмаклар яра тасызмы? Әйдәгез, табышмак уены уйнап алыйк. Тыңлагыз.

 1. Кызыл төймәсен аскан,                                                                                                                                                                                                                                  3                                                                               Чибәр анама

     Каршыма килеп баскан.                                   Карыйм да елыйм,

(Миләш)                                                                 Карыйм да елыйм.

                                                                                            (Суган)

2 Алсу битле кыз үсте,                       4. Утыра бер ак чүлмәк,

«Тып» итеп сикереп төште.                  Өстенә кигән йөз күлмәк.

(Алма)                                                                                (Кәбестә)

5 Күмер түгел, ут түгел,

 Тотсаң, кулны пешерә.

(Кычыткан)

Көз. Булдырдыгыз. Бик зирәк, тапкыр балалар икәнсез. Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез, Гөлдәй матур киенгәнсез. Ниләр китердегез көзгә? — Сөйләп бирегезче безгә.

Тәрбияче. Көзгә сөйләгез, балалар: Җәй көне ни эшләделәр, Ничек җирне эшкәрттеләр, Ничек сулар сиптеләр, Ничек уңыш үстерделәр?

«Безнең бакча» дигән җыр башкарыла. Алма, чия, груша булып киенгән балалар чыга.

Алма.

Безнең әй түрендә үсте зифа алмагач,

Җыеп алдык алмаларын, аллангач, баллангач.

Груша.

Сары грушалар,

 ямь-яшел йөзем,

 Алсу-зәңгәр слива,

 өлгерде кизил.

 Алар «Җиләк-җимешләр» биюен башкара.

Көз. Рәхмәт, матурларым! Җимешләр турында җырладыгыз, сөйләдегез. Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алыйк.

«Кояш һәм яңгыр» уены оештырыла.

Кәбестә, кабак, кишер, кыяр һәм бәрәңгегә охшатып киенгән балалар чыга.

Кабак.

Карагыз әле бер генә

 Менә миңа — кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм

 Хәтта тугыз табакка.

Кишер, кыяр (бергә):

 Кишер дә бик күп булды,

Кыяр да бездә унды.

Бәрәңге.    Ә бәрәңге, бәрәңге,

                Бәрәңгене күр әле,

                Сап-сары бәрәңге белән

               Тирән базыбыз тулды.

 

 Тәрбияче.

  Безнең җирләрдә мул үсте

Игеннәрнең һәр төре.

Саламнары камыш кебек,

Алтын кебек бөртеге.

Арыш, бодай, солы, тары, карабодай булып киенгән балалар чыга.

Бодай.     Әйе, менә мин — бодай!

Тик болай булса — ил бай.

Арыш.      Ә арыш соң, арыш,

                  һәр башагым бер карыш.

                 Егәрлегең булса гына

                 Син арыш белән ярыш.

Карабодай. Менә мин — карабодай,

Ничек үстем мин болай?

Миңа игътибар итте

һәрбер кыз, һәрбер малай,

Мин бит тәмле ботка да,

һәм бик татлы шәп бал да.

Солы.       Солы соң, солы — басу сылуы.

Тары.      Ә тары соң, тары, Мул булды бары.

Көз. Күрәм, малайлар һәм кызлар бик тырышлар, уңганнар. Бөтен яшел чәләрне, җиләк-җимешләрне беләләр. Игеннәр турында да сөйләргә онытма дылар. Әйдәгез, балалар, сезнең белән «Кайсы яшелчә өлгеррәк» дигән уен уйнап алабыз.

Идәнгә төрле яшечәләр куела. 2 бала, кулларына кәрзин тотып, яшелч әләрне җыялар. Кайсы бала күбрәк җыя, шул бала җиңүче була.

Помидор (бер ягы яшел, бер ягы кызыл). Көз, тукта әле, менә мине тыңла әле. Нигә яшел бер битем, нигә кызыл бер битем?

 Көз. Белмим шул.

 Помидор. Мине караучы малай,

Аның исеме — Рамай,

Бакчага һич килмәде,

Минем хәлне белмәде.

Минем бер ягым пеште,

Икенчесе пешмәде.

Тәрбияче. Ай-ай, яй! Уңмаган малай булып чыккан Рамай. Күрәсең, ул яшелчәләрне ничек тәрбияләргә кирәклеген белмәгән. Ә сез, балалар, белә сезме соң? Җиләк-җимеш, яшелчә гөрләп үссен, мул уңыш бирсен өчен нишләргә кирәк?

Балалар. Су сибәргә, чүп утарга, тырышып эшләргә кирәк.

Тәрбияче. Әйе, шулай, дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер «Алтын көз», сиңа сорау бирәбез. Син нәрсәләр алып килдең безгә?

Көз.        Сезнең алдагы көннәрегез Мактау белән үтсеннәр. Барлык бакча балалары Хезмәт сөеп үссеннәр.

Инде сорауларыгызга җавап бирәм; Әйе, мин буш кул белән килмәдем, сезгә тапшырасы күчтәнәчем бар. Менә ул — ак бодай оныннан бик тәмле итеп пешерелгән күмәч. Рәхим итеп алыгыз, бәйрәмгә килгән кунаклар белән бергә сыйланыгыз. Ә хәзергә — сау булыгыз! (Китә.)

Тәрбияче. Әйе, көннәр кыскара, яфраклар саргая, кояшның җылысы да, басулардагы матурлык та кими, сизелерлек кими. Тиздән кошлар да җылы якларга китәр. Безгә дә «Сау бул, көз» дип әйтәсе генә кала.

Бәйрәм «Күңелле балачак» җыры белән тәмамлана. (И. Шәмсетдинов музыкасы, Г. Латыйп сүзләре.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий литературно-музыкального праздника, посвященного Дню Победы. Этот праздник со слезами на глазах"

Этот материал поможет учителям начальных классов провести утренник, торжественное мероприятие, линейку, посвященные Дню Победы....

Сценарии праздников: "Осень, Осень, в гости просим", "Здравствуй, праздник Новогодний"

Сценарии праздников: «Осень, Осень, в гости просим!»   «Здравствуй, праздник новогодний!»      ...

"Праздник Букваря." сценарий праздника.

В сценарии представлен вспомогательный материал  для проведения праздника в 1 классе " Прощай,Азбука!"...

Пасха – праздник праздников»

Сенмейные праздники в традициях народов....

Пасха – праздник праздников.

Семейные праздники в традициях народов...

Праздники и календари. Праздники буддизма и праздники христианства. (1-ый урок)

Конспект открытого урока по ОРКСЭ. ( "Основы   религиозных культур и светской этики"...

Православный праздник "Пасха - праздник праздников!"

Праздник православного праздника - Пасха....