Праздник"Золотая Осень"( на татарском языке)
методическая разработка (4 класс) на тему

Москова Светлана Ивановна

Бәйрәмнең максаты:

Уеннар, җырлар, биюләр, шигырьләр аша балаларны бөртекле культуралар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дару үләннәре белән таныштыру;

укучыларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын, иҗади сәләтләрен үстерү;

табигатькә, кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл altyn_koz.docx28.8 КБ

Предварительный просмотр:

«Алтын көз» бәйрәме

Бәйрәмнең максаты:  

Уеннар, җырлар, биюләр, шигырьләр аша балаларны бөртекле культуралар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дару үләннәре белән таныштыру;

укучыларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын, иҗади сәләтләрен үстерү;

табигатькә, кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар: көзге  яфраклар, яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре  төшерелгән калфаклар, бөртекле  үсемлекләрнең  рәсеме, дару үләннәре.

Бәйрәм барышы:

1.Бәйрәмнәр турында сөйләшү, аларның  әһәмиятен аңлату.

- Кадерле  балалар! Сезнең «бәйрәм»  дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Сез нинди бәйрәмнәр беләсез? Сез ни өчен бүген матур итеп киенеп килдегез? Бездә нинди бәйрәм? Бу бәйрәм кайчан үткәрелә?

                   Көз килде,

                   Уңыш булды,

                   Табын сый белән тулды.

                   Рәхим ит, дус,

                   Алтын көз бәйрәменә.

«Көз»  җыры.

1 нче бала.

Саубуллашу өчен генә

Ашыгып килгән кебек,

Үтте  җәй…

Юк, ул үтмәде –

Калды  күңелгә кереп.

Соңгы чәчәкләре белән

Кинәнә  җәйге басу.

Безнең дә әле бу көннәр

Җәй белән саубуллашу.

2 бала.

Август…җирдә  Сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак - көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

3 бала.

Алтын – Сары яфраклар

җиргә түшәлгән…

Алтын-сары яфракларга

Нурлар өстәлгән.

4 бала.

Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә -юнь гел сары төстә -

Әллә соң бу алтын аймы?

5 бала.

Күңелләргә  якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы  белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Табындагы  икмәк, сый-нигмәтне

Күреп ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

6 бала.

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

Арыш, бодайлар белән

Колхоз амбары тула.

Яхшы эшләгәч, уңыш күп

Бар кешедә бай булла.

Җыр «Күрсәт әле, үскәнем»

  1. Күрсәт  әле, үскәнем

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай3  очалар.

  1. Күрсәт әле ,үскәнем

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай3 йөри поездлар.

  1. Күрсәт әле, үскәнем

Ничек урак уралар?

  1. Күрсәт әле, акыллым,

Ничек куян аталар?

«Көз кызы» керә. Кулында кәрзин.

«Көз кызы»

- Мин «көз кызы», киләм сезгә,

  Көзге байлык кулымда.

  Муллык белән байлык телим

  Кем очраса юлымда.

  Амбар тулы арыш, бодайларым,

  Тау-тау булып өелгән,

  Алмалы авыр ботаклар

  җиргә чаклы иелгән.

Кыз һәм малай (Милли киемнәрдән) «Көз кызын» ипи-тоз белән каршы алалар.  

Кыз.

Яшәү  чыганагы – кояш нурын,

Җир  җылысын саклап үзеңдә,

Күкраләрга терәп кисәр икмәк

һәр табынның  тора түрендә.

Икмәк – игенченең  җан җылысы,

Җир-Анага кадер хөрмәте,

Яшәү тамыры  ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Малай.

Өстәлдә  икмәк,

Ашъяулык  япкан,

Тәмле хуш исен

өйгә тараткан.

Икмәк кадерен

Мин яхшы беләм.

үскәч  үзем дә

Игенче булам.

7 бала.

Көзге табын –бай табын,

Кыяр, карбыз  һәм кавын,

Теллем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Капсаң эри авызда,

һәр кисәге бал төсле.

«Көз кызы»

Менә сезгә, балалар, Уңыш бабайдан телеграмма бар. Анда мондый сүзләр язылган:

«Алтын көз» бәйрәме уңаеннан, сезне иген басуына, урманга, бакчага чакырам. Көтеп калам.        Уңыш  бабагыз.

Велосипедта  йөргән кебек хәрәкәтләр ясау һәм җыр башкару.

Велосипедка  утырып

Без басуга барабыз.

Анда ниләр үскәнен

Бик тиз белеп кайтабыз.

Бөртекле культуралар белән танышу.

А.к. – Балалар! Бу басуда нәрсә үсә икән?

Арыш.

- Кар астында  кыш үткәрәм,

Яшел тунымны киеп,

Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерәм мин иң элек.

Башта буынга сикерәм,

Аннан серкә очырам,

Баш кысам да,

Янып-көеп,

Урганны көтеп торам…

Бодай.

- Буем озынлыгы белән,

Аз калышам арыштан.

Мин әңардан күп уздырам

Уңыш өчен ярышта.

Эшкәртсәләр бөртегем,

бөтен шартын китереп,

минем оннан күмәч пешә,

күбек кебек күпереп.

Тары.

- Солыныкы шикелле үк

Чукларым бар.

Меңарләгән бөртегем бар

Чукларымда.

Суда икегә, сөттә җидегә

Ярылам да,

Алтын сары бөртекләрем

Ботка була.

Карабодай.

- Бал  кортлары үбә

Чәчәк керфекләрем…

Тары кебек вак түгел

бөртекләрем,

Соң  чәчеләм, иртә кайтам

Басу-кырдан,

Табыннарда мин бик затлы

Ризык булам.

Борчак.

- Сабакларым җиргә ятып

үсә минем,

чәчәкләрем ал-шәмәхә

төстә минем.

Балаларга  ошый минем

Яшел чагым.

Карабодай белән һич юк

Охшаш ягым.

Көнбагыш.

Сары эшләпә кигәннәр,

Җем-җем итә күзләре.

Гел кояшка караганга

Кояш төсле йөзләре.

Укытучы яки А.к.

Быел әтиләребез  шул үңыш  җыеп алдылар. Икмәк булса, җыр да була диләр, җыр  булган җирдә  оста биюче дә табыла.

Татар бию.

Уңыш бабайдан хат

«Витаминлы дару үләннәре белән танышасыгыз килсә, урманга барырга киңәш итәм. Сезне «җигелгән атлар» көтә.

Түгәрәккә  басу  «ат»  белән урманга «бару». Барганда җырлау.

Көз җиткән, көз җиткән

Сап-сары  булган урман.

Тугәрәккә басабыз,

Атлар  булып чабабыз.

Тр-р!

А.к.

-Карагыз  әле, урманда нинди матур агач үсә икән! Бу нинди агач?

- Балан.

А.к.  – Балан! Безгә әйтер сүзең бармы?

Балан.

Суымны эч, авырсаң,

Йөткерсән, я карлыксаң.

Шәп дару юк моннан да

Дару ясыйлар минем

хәтта кабыгымнан да.

Балан ашап карау.

А.к.  - Әйдәгез, бергәләп, Балан җыеп алабыз. «На горе-то калина» дигән рус халык көенә уен оештырыла.

1. Тау өстендә бер балан,

     Тау өстендә  бер балан.

                                              (куллар белән күрсәтәләр).

     Ай-һай, тау өстендә бер   балан

                                              (чүгәләп-чүгәләп кул чәбәклиләр).

2. Баланны сындырганнар

                                            (агачны сындырып алу хәрәкәте).

   3. Юлларга  ыргытканнар

       Ай-һай, юлларга  ыргытканнар.

                                             (тәлгәшне  өзеп ыргыткан кебек хәрәкәт ясала).

- Урманнардан тагын  нәрсәләр җыялар?  (мәтрүшкә, үги ана яфрагы, гөлҗимеш, миләш, балан).

Миләш.

- Көз  җиткәнен миләш уйламый да,

Ул  кызарып  тулган, күр әле,

Юк, саргаеп  түгел, уттай янып,

Каршылый ул  көзге көннәрне.

Мәтрүшкә.

Ревматизм, баш авыртканнан  ярдәме бик зур.

Әрем.

Әрем  төнәтмәсе  аппетит булмаганда, йоклый  алмаганда кулланыла.

Исле ромашка.

Чәчәганнән ясалган  төнәтмә  салкын тигәндә  тамакны чайкау өчен кирәк.

Кычыткан.

Усал булса да, шифалы үсемлек. Витамин җитмәгәндә, ашкайнату  органнарының  эшчәнлеген  яхшырту  кирәк  булганда  кулланыла.

А.к.  «Акчәчәк уены». Балалар аның  таҗлары өзелер, анда бакчада  үсә  торган  яшелчәләр, җиләк-җимешләр  турында  табышмаклар булыр.  (һәрбер класска берәр табышмак).

1. Йөз кат кием, барысы да төймәсез.      (кәбестә).

2. Озын, яшел түтәлдә,

     Сары, тозлы кисмәктә.            (кыяр).

3. Өсте  яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Ул ни булыр.           (кишер).

4. Ите симез – мае юк,

    Тиресе калын, йоны юк.     (шалкан).

«Шалкан»  әкиятен сәхнәләштерү.

5. Барча төше канга ошый – каны юк,

    Барча төше кан алса да, җаны юк                 (кура җиләге).

6. Түгәрәк шардай, төсе кандай, тәме балдай     (чия).

7. Урманда кара төйлган эленеп тора   (шомырт).

8. җир  астында  кызыл әтәч     (чөгендер).

9. Түгәрәк  кенә йорт

    Эче Тулы  корт     (помидор).

10. Чикмәнле бавырсак,

      Аны белә  һәр корсак            (бәрәңге).

11. Бер күтәрем йорт,

      Эче тулы  яссы корт.            (кабак).

12. Кызыл кан кебек,

      Татлы бал кебек.                    (алма).

«Огородная-хороводная» уены.

Балалар  түгәрәккә  басалар. Җырның  сүзләренә  туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.

Бар безнең  бакчабыз,

Анда кәбестә усә.

Менә  мондый зурлыкта,

Менә  мондый киңлектә.

Кәбестә чыга   уртага,

Тиз генә  биеп ала.

Соңга калмыйча гына

Кәрзингә  кереп чума.

Бар безнең  машина,

Ул йөкләр ташый ла.

Менә мондый зурлыкта,

Менә  мондый киңлектә.

Шофер алга ашыга,

Машинасын кабыза.

Соңга калмый тиз генә

Уңышны алып китә.

А.к.  Уңыш  җыелды. Яшелчәләр озатылды. Урманга, басуга, бакчага  экскурсиябез  тәмамланды. Уңыш  бабайга  чакыруы  өчен  рәхмәт  белдерик.  Миңа да хушлашырга  вакыт җитте. Алдагы  көннәрегезгә  телимен мин уңышлар, муллыкта, рәхәт тормышта яшәгез, нәни дуслар.

Укытучы. - Әйдәгез  саубуллашыйк! Ә безнең  кичәбезне күмәк бию  белән тәмамлыйк.

«Утята»  бию.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "Золотая осень"

Сценарий праздника "Золотая осень". Проведён во 2 классе...

Праздник "ЗОЛОТАЯ ОСЕНЬ" в начальной школе

Материал предназначен для проведения осеннего праздника в начальной школе (1-4 классы)....

Праздник "Золотая осень"

Праздник получился очень ярким и интересным. Было много загадок, конкурсов, игр. Ребятам очень понравилось....

Праздник "Золотая осень"

Сценарий праздника....

Праздник "Золотая осень". Песня на осеннюю тематику "Падают листья", 24.10.2019 г., 1-а кл.

Праздник "Золотая осень". Песня на осеннюю тематику. "Падают листья", муз. М.Красева, сл. М.Ивенсен....

Праздник "Золотая осень". Выставка поделок из природного материала "Осенний калейдоскоп", 21.10.2019 г., 1-а кл.

Праздник "Золотая осень". Выставка поделок из природного материала "Осенний калейдоскоп"....

«Праздник золотой осени» Осенние развлечения для детей

Воспитательное мероприятие направлено на развитие кругозора у детей. Оно привлекает внимание детей к окружающей нас природе. Формирует бережное отношение к природе. Учит видеть и ценить красотуродного...