Разработка праздика ко Дню пожилых
методическая разработка по теме

Этот материал предназначет для проведения утренника ко Дню пожилых.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл den_pozhelyh.docx95.64 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                 

        

2010

Алып баручы.  Хәерле  көн, хөрмәтле  кунаклар! Сөйкемле, ягымлы,  йомшак күңелле  әбиләребез! Бүгенге  кичәдә  сезнең  барлык  кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны  оныттырып, күңелегез  белән яшьлек  елларыгызга  кайтара  алсак, без  бик  шат  булыр  идек. Бу  очрашу  сезнең  күңелләрдә  матур  истәлекләр  калдырсын  иде. Сезне  ихлас  күңелдән бүгенге  бәйрәм  белән  котлап, җыр  бүләк  итәбез.

 Хор. “Әссәләмәгаләйкем!”

З.Булат.   Алсу  ярата  әбисен,

“Әби”,-дип яна-көя.

Бәйрәмгә килгәч аңа  дип

Бер  шигырь  сөйләп  бирә.

Зәлинә. Минем  әби бик әйбәт,

Гел көлеп  кенә  тора.

Балакаем, дип  әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

Әбием  һәркөн безгә

Тәмле  ашлар  пешерә,

Сөйкемле  сүзләре белән

Безнең күңелне  күрә.

Без  әбине яратабыз,

Ул да  безне  ярата.

Безнең  әбидән  дә әйбәт

Кем бар  икән дөньяда?

Алып баручы. Бер күрешү- бер гомер  дип,

Дога  кыла  ак  әбиләр.

Яңа  төсмер, мәгънә ала

Борынгы җыр, иске  көйләр.

Галимҗанова  Лилия  башкаруында  җыр.

Рәзил. Ак яулыклы, көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә.

Кем ул диеп  сорыйсызмы?-

Дәү әнием, әлбәттә.

Тәмле  бәлеш  пешерүче

Дәү әни безнең өйдә.

Аңардан  ашарга  сорый

Шаян  песиебез дә.

Дәү әнием  гомер буе

Авыр эштә  эшләгән.

Авырлыклар күп  күрсә дә,

Күңелен  төшермәгән.

Сарай  алдына  баруга,

Сыеры дәшә  аңа.

Маэмай да  аны  күрүгә,

Койрык болгый, шатлана.

Ярдәме гел  тиеп  тора

Якын кешеләргә дә.

Барына да  дәү әни  ул,

Барлык  кешеләргә дә.

Г.Булат. Иртән  торсам, кояш чыгып,

Нурларын  сипкән  иде,

Әбиемнең чәе  кайнап,

Коймагы пешкән иде.

Алып  баручы.  Балалар,  сезнең дә әбиләрегез  берсеннән- берсе  тәмле  ризыклар  пешерәләр, шулай бит? Нинди  ризыклар  пешерәләр алар? Әйтегез әле?  Әйдәгез, бергәләп,  әбиләрне  бәйрәм белән  котлап җыр  җырлап алыйк.  

Җыр. “Кояшлы  ил”.

Алып баручы.  Әбиләребез сезне- нәни оныкларын тәрбияләүгә  күпме көч  куялар. Матур җырлары, бәетләре, мөнәсәбәтләре  аша  күңелләргә  нәфислек, рухи байлык иңдерәләр.

Айнур. Әбекәем кичен  миңа,

Мөнәҗәтләр  көйли-көйли,

Пәйгамбәрләр  тарихыннан

Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

Бер әби  мөнәҗәт әйтә.

Алып баручы. Шушылай  матур  итеп мөнәҗәтләр  әйтүче, җырлар  җырлаучы, оныкларым,  дип өзелеп  торучы  әбиләребезне  яратмыйча  мөмкинме  соң? Безнең дә шигырьләребез  кадерле  әбиләребезгә  рәхмәт  сүзе  булып  яңгырасын.

Лүсинә. Әби  күзлеген  эзли,

Кайда  икәнен  белми,

 Әби  күзлеген  эзли.

Күзлеге  бит  кулында,

Әмма ул  аны  сизми.

-Әби, әби, - дим  аңа,

Каршысына  ук килеп,

Җайлы  булыр эзләргә

Күзлегеңне ки элек.

Әби  күзлеген  кия,

Үзе  елмаеп  көлә.

-Рәхмәт,  табып бирдең ди,-

Аркамнан  сөя-сөя.

Раил. Аяклар  тими  идәнгә

Дәртләнеп  биегәндә.

Йөрәкләр  җырлый  берләшеп,

Парлашып  биик, әйдә!

Парлы  бию.  

Алып  баручы. Чал  тарихыбызга  бер  күз  салыйк. Авыл, урак  өсте. Эшли-эшли  кулларның, аякларның  хәле беткән, күзне  йомуга  эреп йокыга  талыр  сыман. Ә шулвакыт  ачык  тәрәзәдән  гармун   тавышы  ишетелә. Йөрәк дөп-дөп  тибә башлый.  Ә аяклар  үзләреннән- үзләре  җыенга  таба, биергә, уйнарга   ашкына. Гармун  тавышы,  сихерләп,  барлык  ару-талуларны  юып  төшергәнмени: бар да  шатлана, уйный, көлә, шаяра. Ягез  әле, балалар,  без дә  әбиләребезнең   яшь чакларын  исләренә  төшерик. Йөрәкләре  җилкенеп, яшәреп  китсеннәр әле әбиләребез.

Татар  халкының “Кәрия-Зәкәрия”  дигән җырлы уены  уйнала.

Алып  баручы.  Әбекәйләребез,  яшьлегегезгә  кире  кайткандай  булдыгызмы? Ә хәзер, әйдәгез, бергәләшеп “Наза” уенын  уйныйбыз.

1.Бөрлегәне  түгелгән

“Наза дигән  уенны  без

Уйныйбыз  чын  күңелдән

2.Исемнәре Шәкүрә,

           Син бит  минем  якын дустым

           Яратам  шуңа  күрә.

     3.  Син  мени  килдеңмени?

          Роза  гөле  өч  тармаклы

Аның берсе  син  мени?

    4.Исемнәре Галия

      Синең кебек  матур  итеп  

     Зәңгәр  күктә  ай  йөзә.

5.Роза  гөлнең  чәчәге,

Хәзерге  матур  тормышның

Күңелле  киләчәге.

  Лүсинә. Чәчәк бәйләме  сузсак,

Үрелеп  ала  алмассыз.

Җыр бәйләме бүләк  итсәк,

Кабул  итми  калмассыз.

Фаттахова  Гөлфия  башкаруында җыр.

Алып  баручы. Җырлар  көне  буена  җыелган  ыгы-зыгылардан арындырып, тынычландырып  ял иттерсә,  бию  көйләре үзеннән- үзе аякларны  биергә  мәҗбүр  итүчән дәртле, күңелле.

Илүсә. Чулпыларын  чылтыратып

Кем  бии, әнә  кара:

Аягүрә баскан  килеш

Әйтерсең йөзеп  бара.

Лүсинә башкаруында “Татар  кызлары  биюе”.

Динә. Зәңгәр күгемдә  ал  кояш

Сүнмәсен. Балкып  янсын.

Әбиләрнең  нурлы  йөзе

Гел көләч  булып  калсын.

Ә безнең  шигырьләребез  сезгә

Бүләк булып яңгырасын.

Илнур. Өйгә  кайтсам, өй  балкыган-

      Өйгә  нур  иңгән!

     Ерак җирне якын  итеп  

    Әбием  килгән!

Үзен  ничек  сагынганны

Белгән ул, белгән!

“Күрим әле,  улымны!- дип,

Әбием  килгән.

Айгөл.Әбиемнең  әнисе-

Әбием  була  минем,

Әби  генә түгел  әле,

Ул минем  дәү  әнием.

Ак  ефәктәй  чәчләрен

Ул  тарап  куя  үреп,

Чисталыкка  өйрәнәм

Мин дә  аңардан  күреп.

Тәмле  ашлар  пешерә,

Матур  гөлләр  үстерә,

Өебезнең  нуры  ул,

Барыбыздан  олы  ул.

Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә  көз  җиткәч,

Мин  дә  аңа  бүлләкләр

Алырмын  үсеп  җиткәч.

Алып баручы.  Балалар, әбиләребезнең  куллары җылы, йомшак.  Алай  гына  да  түгел,  алтын  да!  Алар  үзләренең  күңел  җылыларын  кушып  безгә  бияләй,  оекбашлар  бәйлиләр.  Шул  бияләйләр, оекбашларның  җылысы аша  әбиләребезнең  җан  җылысы  безгә  дә  күчә. Шуңа  да  нинди  көчле  суыкларда  да безнең  кул-аякларыбыз  туңмый, җылы  тора.  Игелекле  җаннары  өчен  мең  рәхмәт  аларга!

Минем  әби” җыры. 

Алып баручы.   Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез,  бүгенге  бәйрәмгә  килүегез  өчен  зур  рәхмәт  сезгә! Ге  шулай якты  йөзле, тәмле  сүзле  булып, оныкларыгызны  сөендереп, озак  яшәгез.

З.Булат. Яратам әбиемне,

Сөйли  ул  көлә- көлә.

Укыганын  да  күрмим,

Миннән  күбрәк  белә.

Аңламасам  аңлата

Таталы  тел  белән  генә.

Яхшы йөр, кеше  бул,

Иреш  ди  теләгеңә.

“Матур булсын!” җыры.

Алып  баручы. Әйдә, гомер  үтсен, чәч  агарсын,

Ә йөрәккә  кырау  төшмәсен.

Килер көннәрегез  тазалык  һәм

Гел шатлыклар гына  өстәсен.

Картаям дип һич тә кайгырмагыз,

Өлкәннәрдә -  акыл, сабырлык.

Киңәш, ярдәм кирәк  чаклар  була,

Әле дә сез  бар  үрнәк  алырлык.

Бәйрәм  чәй  табыны  артында  дәвам  итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздика 1 сентября в 1ом классе

На первый школьный праздник к первоклассникам пршёл мультипликационный герой Лунтик.На уроке первоклашки знакомились со своей первой  учительницей и друг с другом.Играли, отгадывали загадки и т.д...

Праздик народных развлечений

Праздик народных развлечений...

Разработка внеклассного мероприятия "День пожилого человека"

Мероприятие посвящено бабушкам. Песни, стихи, игры, частушки,конкурсы,приготовленные детьми достойны уважения и признательности  бабушкам за их бескорыстный труд, любовь к своим внукам, заботу о ...

Методическая разработка на тему: «Безопасность на дороге. С заботой о пожилых людях»

middot;         воспитывать у обучающихся чувства уважения, внимания, сострадания, отзывчивости, к пожилым людям (матери, отца, бабушку, дедушку);·...

Методическая разработка ко Дню пожилого человека

ПРАЗДНИК «МУДРОСТИ И ВНИМАНИЯ»(1 ОКТЯБРЯ – ДЕНЬ ПОЖИЛЫХ ЛЮДЕЙ)...

Методическая разработка "День пожилого человека"

Методическая разработка "День пожилого человека" представлена в форме концерта. Данная методическая разработка направлена на  развитие у детей чувства благодарности, милосердия, ув...

Методическая разработка классного часа «День добра и уважения. День пожилых людей. 1 октября».

Эта разработка подходит для обучающихся 2-4 классов. В работе описывается День добра и уважения, привитие любви к бабушкам и дедушкам. На примерах басни Толстого , жизненных ситуаций школьники учатся ...