Әфганстан – йөрәк ярасы
классный час по теме

Ахметова Расуля Радулевна

Сценарий вечера, посвященный   Дню памяти воинам-интернационалистам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fganstan_-_york_yarasy.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Әфганстан – йөрәк ярасы

Максат:  Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату.

Җиһазлау:

Әфганстан сугышында катнашкан авылдашлар турында, М.Гафаров турында стенд, плакат “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел”, магнитофон, венок.

Кичә барышы.

1. Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

    Хәтерләрдән тиз җуела торган.

    Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

    Күңелләргә, җанга уела торган.

    Кайсы тауның ташларыннан икән

2. Батырлыкка һәйкәл куясы?

    Чорлар җиле ташларны да уя,

    Тик мәңгелек хәтер кыясы!

    Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

    Күпме аны күккә күтәрмик,

    Ише бармы бөеклекнең солдат

    Кылган батырлыкка тиңләрлек?

3.   Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

4.    Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып  калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.

           5.      Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, ташларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым...

            6.     Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

                  (В.Һадиуллин “Әфганстан”)

1 а.б.: Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

2 а.б.:  Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.

1 а.б.: Башкортостаннан 9 меңнән артык якташыбызны сугыш үзенең фаҗигасе аша үткәргән. Аларның 393-е яраланган һәм контузия алган, 211-е инвалидка әйләнгән, ә 307-е башларын шунда салды, аларның бальзамланган гәүдәләре генә ата-ана йөрты аша туган туфрагына салынды.

        

10.   Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу        кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.

        

        11.  Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,

               Бар дөнья бер минут тын калсын.

               Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...

               Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!

(Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителә.)

        

        12.  Онытмыйк! Мәңгелек дан аларга! Аларның соңгы истәлекләре булып, сагынып, өйдәгеләре өчен борчылып, туган якларын җирсеп язган хатлары гына калды.

        

        

        13.     Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

2 а.б.           Бу сугышта һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган тормыш сынауларына бары ата-аналар гына чыдый ала. Шундыйларның берсе  Гафарова Мәкмүнә апа.

        Безнен Түбән Аташ авылыннан Мәскүр Гафаровның бары тик гәүдәсе генә туган туфрагына салынды. Тыйнак, тыныч, ихтирамлы, һәрвакыт кешеләргә ягымлы, тыныч холыклы Мәскүрнең үлеме бөтен авыл халкын тетрәндерде.

1 а.б.  Түбән Аташ авылында 1982нче елда туган 2002нче елда һәлак булган Чечен сугышында Багаутдинов Рүстәмнең нәнәсе Бакирова Мәмдүдә апа да безнең авылда яши. Бүген без Багаутдинов Рүстәмне дә искә алып китәбез.

Җыр “Төшләремә керә Кандагар”.

Р.Чураголов, И.Шәрипов сүзләре, Р.Хәкимов музыкасы.

1.Сугыш бетеп ничә еллар үткән,

Әле һаман сызлый яралар.

Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар,

Ә улларын көтә аналар.

      Әссе әфган җиле язмышларны

      Телеп үтте , калды яралар.

      Төшләремә керә каһәр сугыш,

      Төшләремә керә Кандагар.

2. Әле безгә бары унтугыз яшҗ.

Тышта матур, тышта ямьле яз.

Кургаш яңгырлары явып үтә,

Ә күкләр соң, күкләр чалт аяз.

       14.    Хөрмәтле кунаклар, укучылар!

 Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!

Әфганстан – йөрәк ярасы

        

                                                                         Укытыучы

        Ахметова Р.Р.

        

2010 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әфганстан -йөрәк ярасы"

Әфган сугышында һәлак булган авылдашларыбызга багышлана...

“Әфганстан – йөрәк ярасы....” (Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе)

Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; ...