«Кагылмагыз толлар йөрәгенә”
классный час по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Сугыштан яшьли  тол калган әниләр өчен кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kagylmagyz_tollar_ycrshchgenshch.odt12.23 КБ

Предварительный просмотр:

«Кагылмагыз толлар йөрәгенә”  ( яшьли калган әниләр өчен кичә)

       Музыка яңгырый.

- Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле әнкәйләребез, яраткан әбиләребез, килгән кунакларыбыз! “Кагылмагыз толлар йөрәгенә” дип исемләнгән очрашу кичәбезне башлыйбыз.

Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын Сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте Сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз.

      Ап-ак бәс кунган чәчләрегезгә тормыш авырлыклары чагылган ак яулыклы әбиләребез, газизләрдән- газиз әниләребез!  Тормыш юлыгызның сикәлтәсез, кайгы-хәсрәтсез, җаннарыгызның тыныч, тәннәрегезнең сәламәт булуын телибез.

      “Кайту” җыры.

Әйе, кеше китә,дөнья кала.

Хак Тәгалә биргән, бедгән-

Язмыштан син узып кара.

Китмим дисәң, түзеп кара!

Түзеп кара!

      Җир йөзендә нинди генә гыйбрәтле язмышлы кешеләр юк. . Кулыбыздагы бармаклар төрлесе-төрлечә булган кебек, кеше язмышлары да бер-берсенә охшамаган. Язмыш җилләре ничек кенә исми дә, кемнәргә нинди генә шатлык-кайгылар китерми. Бүгенге кунакларыбыз да- бик гыйбрәтле язмышларга ия булган кешеләр.

Утырдым да көймә түренә

Карадым да суның төбенә.

 Су төбендә генә һич кара юк,

Аллам язган эшкә чара юк.

      Ә безнең бүген бирегә чакырылган әниләребезгә  Аллаһның берүк төрле ачы сынавын– ир хәсрәтен  күрергә язган. Нишлисең бит, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, диләр, тәкъдиреңә шулай язгач, ни хәл итәсең. Хөрмәтле газиз әнкәйләребез! Мәңге төзәлмәс ачы яраларны кузгатуыбыз әчен гафу үтенәбез. Ә шулай да үткәннәрне искә алыйк әле, ачылса да кабат яралар.

Бәхетләрне тартып алып булмый,

Тәкъдир язган нәрсә күрәсен.

Сабырлыкка өндәп арган җанны

Син кабатла дога сүрәсен.

Яратканын гына сыныймы,

Өлешемә тигән көмештер.

Шулай булгач, ничек зарланыйм

Горурланып яшәү тиештер.

        Ләкин күпме генә килешергә тырышып карасаң да, күңел һич кенә дә килешергә, ә йөрәк бирешергә теләми шул.

      Тормыш катлаулы. Алдан күреп булмый, бернинди көчләр белән дә саклап кала алмый торган әллә нинди сәер яклары  бар аның. Каныга башласа, тиз генә ычкынырмын димә. Бер утларга ыргыта ул, бер суларга  сала. Утыннан тере, суыннан коры чыгып үз йөзеңне җуймыйча яшәп калк өчен, ай-һай зур көч кирәк адәм баласына.

Күзләренең карасында

Үзәк өзгеч моң ята.

Каты кагылма толларга,

Ясама ялгыш хата.

   Гомеренең чәчәктәй чагында, балалар сөеп, иргә сыенып яшәр вакытында тол калган, апаларыбызга тукталасым килә. Дөнья  мәшәкатьләренә чумып, тормыш ыгы-зыгысы белән көн күреп ятканда, кечкенә улларына ике яшь тулганда әти кеше мәңгелеккә күзен йома. Кайгы-хәсрәт ул – тормышның бәхет белән чиктәш буразнасы, диләр бит.

       Музыкаль  сәлам .

      Табигатьтә дә , тормышта да акка кара, яхшыга яман, изгелеккә явызлык кебек төсләр һәм хисләр капма-каршы итеп яратылган. Яхшылыклары гел  уйламаганда килеп шатландырган кебек, һич көтмәгәндә күңел  кыручы явызлыклар да җитәрлек шул.

     Яшисем дә килми синнән башка

 Бер яме юк үткән көннәрнең.

Роза гөлем кышын чәчәк ата

      Матурлыгын күрмим гөлләрнең.

Көтәсем дә килми синнән башка

Агачларның яфрак ярганын.

Язлар килгәч, ничек пар кошларның

Гөрли-гөрли оя корганын.

Күрәсем дә килми синнән башка.

Таң атуын, кояш чыгуын.

Көзләр килгәч, ничек түзәрмен мин

Елак яңгыр яуган төннәрен.

      Гомер юлыбызга ниләр язылганын беребез дә белмибез шул. Матур хыяллар корабыз, зур өметләр баглыйбыз, ә һич  уйламаганда чәчәк кебек гомерләрне кырау суга, мәңге тәзәлмәс  яра сала.

     Ятимлек ачысын үз җилкәләрендә татыган, өч яшеннән калган апага  иреннән дә иртә калырга туры килә.

   Музыкаль сәлам.

  Толлар турындагы гайбәт

Тубыктан түгел, тездән.

Арала син кеше булсаң,

Яман күз, ялган сүздән.

Толлардагы хис-тойгылар

Чишмә булып бәрсәме?

Тик,

Аларга явыз дөнья

Күпсенгән бар нәрсәне...

     Күңелең үксеп елаганда, бөтен дөньяңны ялкын биләп алганда, йөзеңдә елмаю сакларга тырышу шактый кыен. Үтә көннәр, айлар, еллар. Җаны яралыларга әллә нинди изгелекләр эшләргә тырышсаң да, толлар йөрәгенә яраган сүзләр җиткерүе авыр.

  Кошларның да пары бар,

Көннәрнең дә таңы бар.

Миһербансыз кыланмагыз

Толларның да җаны бар.

     Җаны бар шул толларның да! Күп кыллары өзелсә дә, өметләре өзелмәгән аларның. Нечкә күңелләре кителсә дә, бәхетле буласы килү теләге исән!  Шөкер, әле дә ярый балалар бар. Аларга карап юанасың да, аларны уйлап көенәсең дә. Балаларны үстереп кеше итәргә кирәк бит.

Тукта әле, йөрәк! Сызламачы!

Бертуктаусыз мине борчыма!

Болай да бит күпме уйларымның

Чыга алмый йөрим очына.

Яши-яши әверелдем

Бәхетледән бәхетсезгә.

Бәхетем кайларда диеп,

Күңел кошым дөнья гизә.

 38 яшеннән тол калып, 4 баланы ялгыз тәрбияләп , олы тормышка бастырган апаларда үткәннәр  хакында еш уйлана торгандыр. Кечесенә ике яшь кенә булып кала бит. Күпме гомер узган, ә күңел яралары төзәлергә һич кенә дә уйламый.  Күңелдәге үпкә, йөрәктәге сыкрануларны ни белән дәвалап булыр икән? Күңел бик еш кына  үткәннәргә сәяхәт  кыла шул.

       Җыр “Яраннар чәчәк аткан”....

    Үз ишләрем эзлим кешелектән-

Тол хатыннар минем  тиңнәрем.

Барчагызның кайгыларын  җыйсам,

Күтәрә алыр микән иңнәрем?

Киңәшләшер һәм серләшер сүзләр

Хәл ителә ялгыз баш белән.

Шуңа микән толлар еш ялгыша,

Җавап ала ашка таш белән!

Шуңа микән толлар бакчасына

Күсәк төшә, салкын боз ява.

Шуңа микән толлар җилкәсенә

Кеше кутәрәлмас йөк ава.

Шуңа микән нахак бәла белән

Кыерсыткач, җаны таплана.

Мәкерле сүз телә бәгырьләрне

Сүз ярасы озак саклана.

Музыкаль сәлам.

Бөек акыл һәрбер җан иясен

Так итмәгән,

Парлы яраткан.

Бер Аллага сыена ялгыз кешелектән

Кыен килсә төрле тарафтан...

      И сынады безне бу дөнья! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындырмады, шөкер, бу  дөнья, туйдырмады ләкин бу  дөнья. Ә бит сындырырлык итеп сынады. Дөньяның никадәр авыр икәнен ялгыз хатын үзе генә аңлый. Табыннарда утырганда парлыларга күзеңне күтәреп карарга да куркасың. Бернинди гаебең булмаса да, үзеңне нигәдер гаепле сизәсең. Чәнки син ялгыз хатын, сиңа шундый ярлык тагылган. Күңелне алгысыткан, ымсындырган очраклар әледән -әле  очрап тора. Шушы мизгелләрдә акылыңны җуймасаң, җирдә нык басып кала алсаң, менә шунда синең ныклыгың сизелә дә инде. Бу да - ялгызлыкның зур сынавы...

Яши-яши тузадыр шул

Мең яралы йөрәк.

Ә һаман  да тибә әле

Мең ямаулы йөрәк.

Өмет белән таңны көтә

Мең яралы йөрәк.

Синең хакка тибә әле

Мең яралы йөрәк.

      Әйе, язмышларны үзең теләгәнчә ясап, яисә төзәтеп булса, җир йөзендә ятимнәр дә, толлар да булмас иде. Тормыш адәм баласы теләгәнчә генә барса иде. Юк шул.Кемнәрдер бик  рәхәттә яши, борчу-хәсрәтләр күрми. Яшәсеннәр, гел шулай гомер итсеннәр. Кайберәүләр исә язмыш сынауларын гел кичереп тора, тормыш тормыш арбасы гел сиклтәле юлдан барган кебек. Әмма алар яшәгән гомернең дә аяз, матур көннәре шактый була.

Сабырлыкның иң олысын

Түземлекнең бик зурысын

И асыл зат! Ходай сиңа

бүлеп биргән.

Бала анасы булган өчен,

Ана булып калган өчен

И асыл зат! Синең алда башым иям.

(Искәрмә. Ялгыз аналарның чыгышларын кертергә).