Нәүрүз бәйрәме
методическая разработка (1 класс) по теме

Башлангыч сыйныфларда яз бәйрәме- Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nuruz_byrme.doc108.5 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз  бәйрәме.

Сәхнәдә  урман  күренешләре:  агачлар,  аз  гына  үлән, чәчәкләр.

1.

Исәнмесез,  дуслар!  Бәйрәмебез  башланды!

2.

Әйе, без бүген  бәйрәмдә.  Аның  исеме...Нәүрүз!



Укытучы.  Яз ул- табигатьнең аңлатып булмастай серле, бөек могҗизасы. Яз- барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз- яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Җир йөзендә һәрнәрсә,

 Гап -гади генә үлән дә, гөл дә, агач та йөзен кояшка бора, яшәргә

  омтыла.

     Шулай ук һәр җан иясе, һәр тереклек заты яз көнендә аеруча җанлана, канатлана. Ә табигать уяну белән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Нәүрүз—яңа көн, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Безнең ата-бабаларыбыз элек Нәүрүз бәйрәм иткәннәр. Балалар, яшьләр йорттан йортка кереп Нәүрүз әйтеп йөргәннәр. Хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу яшьләр өчен үзенә күрә күңел ачу булган. Салкын кышның китүе, ямьле яз килүенә шатлану. Такмакчыларга күчтәнәчләр биргәннәр,

      чәй эчергәннәр.


3. Кыш үтте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

Сандугач аваз бирде,

Нәүрүз котлы булсын!



  

4.  Борын-борын заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Урал белән Иделдән,

Бу бәйрәм безгә килгән.


 

          

5. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын!

Нәүрүз көен кем көйләсә

Ул дәртле һәм бай булсын!


                

 

 

-

Без  бәйрәмдә  нишлибез?

-

Уйныйбыз,  биибез,  җырлыйбыз,  

-

Ә  бәйрәмне  ничек  башлыйлар? Нәрсә  белән?

-

Җыр  белән.

-

Әйдәгез,  без  дә җырлыйбыз!!!

6.

Ал  да  итәрбез  әле,

Гөл дә итәрбез әле,

Матур җырлар җырлый-җырлый

Бәйрәм итәрбез әле.

Җыр.”Яз җитә”

Укытучы.  Карагыз,  карагыз, әле балалар бер  кунак очып килә!.  Кечкенә  кошчык!  Бу  бит  сыерчык!  Ул    телеграмма  алып  килә.( тәрбияче укый)

“Мин  беләм ,  сез  мине  көтәсез.  Ләкин  мин  еракта,  урманда  яшим.  Урманда  бүреләр  дә  бар,  аюлар  да,  шүрәлеләр  дә!  Мин  куркам!  Миңа  булышыгыз!”  -  Нәүрүз.

     

Укытучы. Балалар,  Нәүрүзгә  булышабызмы?…

Кем  Нәүрүзгә  булыша?  Кем  курыкмый?  Кем  батыр?  Кем  Нәүрүзне  бәйрәмгә  алып  килә?

                 

 Батыр малай. Мин  батыр!  Мин  курыкмыйм!

Укытучы. Син  курыкмыйсыңмы?  Ярый.. Хәзер  син  урманга  бар,  безгә Нәүрүзне  бәйрәмгә  алып  кил!  Хәерле  юл  сиңа!!!

( батыр малай урман  агачлары арасында  йөри)

Б.м.

Нинди  зур  урман!!  Биек  агачлар  да,  тәбәнәк  агачлар  да  үсәләр...  Менә  яшел  үлән  дә  ,  матур  чәчәкләр  дә  ...

Их!  “Мин  курыкмыйм,  мин  батыр!”  -  ә  юлны  мин  белмим  бит!  Кая  хәзер  барам  инде?   (башын  тотып,  аптырашка  калган  кеше  кебек  уйланып  тора)

Урманчы

Кем  бар  монда?  Минем  урманымда  кем  йөри?

Б.м.

Бу-  мин.

Урманчы

Ә  син  кем?  Синең  исемең  ничек?  Син  урманда  нишлисең?

Б.м.

Мин – балалар бакчасына йөрүче малай.  Минем  исемем  ...  .Безнең  бакчабызда  бәйрәм,  Нәүрүз   бәйрәме.  Ә  Нәүрүз  юк.  Балалар  аны  көтәләр.  Ә  кайда  ул?  Мин  белмим!!

Урманчы

Әйе,әйе,  Нәүрүз  урманда  яши,  ләкин  минем  вакытым  юк

  эшем  күп.  Менә  сиңа  чәчәкләр,  алар  сиңа  булышырлар.  Хәерле  юл!

Б.м.

Рәхмәт!  Сау  булыгыз,  урманчы  абый!

(бара-бара  да,  агач  астында  йоклап  яткан  аюны  күрә)

Әй, син,  ялкау,  уян  әле!  Миңа  Нәүрүз  кирәк!  Ул  кайда  яши,  син  беләсеңме?

Аю(ачуланып)

У-У-У!!!!  Мин  сине  хәзер  ашыйм!

Б.м.

Юк,  юк,  аю  дус!  Менә  сиңа  чәчәк!  Кара  әле,  нинди  матур!

Аю(йомшарып)

Нинди  матур  чәчәк!  Нинди  матур!  Сиңа  Нәүрүз  кирәкме?!...

Җырла!  Мин  сиңа  юлны  күрсәтәм!

Б.м.(залга)

ЗинҺар  өчен  булышыгыз!  Мин  начар  җырлыйм.

Укытучы

Булышабызмы,  балалар?..  Әйдәгез,  “Яз  җитә”  җырын  җырлыйбыз.

Җыр ”Яз  җитә”

Аю (түмгәккә  утырып  тың - лаганнан соң)

Рәхмәт,  матур  җырлыйсыз. … Менә  бу  юл  белән  бар!

Б.м

(Батыр  малай  юлны  дәвам  итә,  агач  артыннан калкып  чыккан   озын  бармакларны  күреп  туктый)

Нинди  озын  бармаклар!  Бу  ке-е-ем?

Шүрәле

(сикереп  чыга,  бармакларын  уйната-уйната  малай  янына

  килә,  батыр  малай  чәчәген  шүрәлегә  тоттыра) Ах,

 нинди  чәчәк!

Б.м.

(залга) Бу  ке-е-ем? …

(балалардан  җавапны  ишеткәч, Шүрәлегә)  

Шүрәле,  син  беләсеңме,    Нәүрүз кайда тора?

Шүрәле

 Беләм!..Ләкин  син  башта минем  белән  уйна!.. Аннары мин  юлны  күрсәтәм!

Б.м.

Уйныйм-уйныйм!  

Шүрәле  белән  уен

Шүрәле:

-Дустым,  кая  барасың?

-Урманда  син  нишлисең?

-Шүрәле  килсә - нишлисең?





-Дуслар,  кая  барасыз?

-Урманда  сез  нишлисез?

-Шүрәле  килсә -  нишлисез?

(Балаларны  куркытып,  бармакларын  селкетеп  бара)

Малай:

- мин урманга  барам

- матур  чәчәкләр җыям

- аңардан  мин  йөгерәм

(тиз генә  йөгереп  китә)

Шушы ук уен балалар белән уйнатыла



-Без  урманга  барабыз

-Матур  чәчәкләр  җыябыз

-Без  аннан  курыкмыйбыз!

(шүрәле  якынлаша  башласа, балалар    кыймылдамый  торалар)

Шүрәле

Ярый,  ярый,    миңа  сезнең  белән  бик  күңелле  Менә  юлың...(күрсәтә),  менә  шулай  бар.

Б.м.

Рәхмәт,  шүрәле...(  китә  һәм  бераздан елап  барган  

куянкайны  күрә)  Куянкай,  син  нигә  елыйсың?  

Куянкай

Минем  аякларым  авырта.

Б.м.

Елама!  Менә  сиңа  матур  чәчәк!  Син  ял  ит  (куянны  бер  түмгәккә  утырта),  балалар  сиңа  җыр  бүләк  итәләр,  ә  мин  Нәүрүз  янына  барам.

Укытучы

Балалар,  басыгыз,  куян  ял  итә,  батыр  малай  хәзер  Нәүрүз  янына  бара,   ә  без  җырлыйбыз  да  биибез  

 Җырлы - уен “Күрсәт  әле,  үскәнем”  

- Күрсәт  әле  үскәнем,  ничек  куян  сикерә?

- Күрсәт әле,  үскәнем,  ничек  кошлар  очалар?

- Күрсәт әле,  үскәнем,  ничек  карны  аталар?

- Күрсәт әле,  үскәнем,  ничек  кызлар  бииләр?

Балалар:

Менә  шулай,  менә  шулай,  менә  шулай  сикерә  (очалар,  аталар,  бииләр)

Җыр  бетүгә  татарча  бию  көе  яңгырый. Балалар барысы да татарча бииләр

Укытучы

(балалар  биегәндә,  Батыр  малай  Нәүрүзне  алып  керә)  

Нәүрүз  килә!,  Нәүрүз  килә!  (Балаларга)  Балалар,  бу  малай  безгә  Нәүрүзне  алып  килде.  Аңа  Рәхмәт  әйтәбезме?

Балалар.  Рәхмәт

Нәүрүз

Исәнмесез,  балалар.  Мин  Яз  кызы.  Сез  мине  беләсезме?  

Бик күп сулар үттем мин,

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

 Нәүрүз  әйтеп үттем мин.

 Нәүрүз  мөбәрәк булсын!

Балалар

Беләбез-беләбез.  Сиңа  бүләгебез  дә  бар.

.Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә!

2. Әйтегезче, кайсы вакыт

      Яздагыдан ямьлерәк?

      Кыш айларын да яратам,

      Әмма яз күңеллерәк!

3. Нәүрүз  килде, тиз килде,

 Нәүрүз  килде, яз килде,

Яз белән байлык килде,

Яз белән шатлык килде.


Нәүрүз

Рәхмәт,  матур  шигырьләр беләсез икән, әйдәгез бергәләп

 җырлап та алыйк.

Җыр . Нәүрүз

( җыр бетүгә Кыш бабай килеп керә)  

Кыш  бабай

Кем  монда  җырлый!  Кем  салкыннан  курыкмый?  Мин  хәзер  карыйм!  ...   Ә-ә-ә.  монда  яз  бар!

Нәүрүз

Әйе,  мин  монда.  Мин  балаларга  җылы ,  кояшлы  көннәр

 алып  килдем.  Синең  вакытың  үтә,  Кыш  бабай!

К.Б.

Юк!  Әле  иртә!  Минем  вакытым  бар  әле!  Җирдә  кар,

  салкын  көннәр.

Укытучы

Я,  Кыш  бабай,  тыныч  бул!  Балалар  сине  яраталар,  алар  

сиңа  шат!

К.Б.

(Үпкәләп)  Яратасыз-яратасыз...ә  нигә  яратасыз?  Мин  бит  салкын  көннәр  алып  киләм.

Балалар

-Без  салкыннан  курыкмыйбыз.

-Кар  белән  уйныйбыз,

-таудан  шуабыз,

-чана  белән  шуабыз.

К.Б

Салкыннан  курыкмыйсызмы?  Менә  сезгә  уен

“Туңдырам”

Мин  тагын  уеннар  беләм.  

Беренче  уен  “Кем  беренче?”  Миңа  2  малай  кирәк.

- Менә  сиңа   кашык,  йомырка.

-  Менә  сиңа   кашык,  йомырка.

Икенче  уен  “Аркан  тарту”

Өченче  уен  “Капчык  белән  йөгерү”(бу  уенның  ахырында  Кыш  бабай  белән  Нәүрүз  дә  йөгерәләр,Кыш  бабай  артта  кала)

Нәүрүз

Утыр,  Кыш  бабай,  утыр,  ял  ит,  балалар    сиңа  җырлар  җырлыйлар.

К.Б.

Бәйрәмдә  утырмыйлар,  Әйдә  биибез!

Кәрия  -  зәкәрия”  (Кыш  бабай  да  бии,  хәлсезләнә)

Нәүрүз

Кыш  бабай,  мин  күрәм,  сиңа  авыр.  Утыр!

К.Б.

Юк,юк,  Мин  китәм  инде.  Сау  булыгыз  балалар,  сәламәт булыгыз!

Нәүрүз

Менә  без  тагын  бергә.  Мин  хәзер  беләм  инде,  сез  Кышны    яратасыз,  ә  Яз  сезгә  кирәкме?

Укытучы

- Балалар,  безгә  җылы  көннәр  кирәкме?

- Безгә  матур  кошлар  кирәкме?

- Безгә  яшел  үлән,  чәчәкләр  кирәкме?

Нәүрүз

Рәхмәт  сезгә  яхшы  сүзләрегез  өчен. Сез  бик  яхшы  балалар.

Нәүрүз

Бик  яхшы!  Ә  хәзер  минем  сезгә  күчтәнәчләрем бар.  Мин  табышмак  әйтәм,  кем  дөрес  җавап  бирер микән.

Табышмаклар:

- Суда  йөзә,  Һавада  оча,  җирдә  йөри,  безгә  ит  бирә.  (Каз)

- Ул  сөт  ярата,  кешеләргә  файда  ясый,  тычканнар  таба.  (Песи)


- Матур  кар  бөртекләре  очалар,  балалар   кар  белән  уйныйлар,  бу  кайчан  була?(кыш)

- Ул  җирдә  үсә,  аны  чистартасың  да  елыйсың.(суган)


  1. Җылы  яңгыр  ява,  чәчәкләр  үсә,  җиләк  җыялар,  бу  кайчан  була? (җәй)
  2. Ул  ак. Сөт  түгел,  аны  чәйгә  салалар.  Чәй  баллы  була.(шикәр)

Нәүрүз  балаларга  күчтәнәч бирә.

Балалар

Нәүрүз!  Рәхмәт.

  Укучы. Яз иртәсен котлагандай матур булып,

              Зәңгәр күкне каплап алды зәңгәр болыт,

               Бизәкләгән төсле булды бөтен һава,

              Кар өстенә шыбыр-шыбыр Ләйсән ява!

Укучы.  Алдагы көннәрегездә

Телибез зур уңышлар.

Муллыкта, тыныч тормышта

Үтсен безнең көнебез