Әтиләр бәйрәме
методическая разработка по теме

Альмиева Гульзия Мансуровна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл herle_kon_hormtle_ti.docx18.52 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр! Без сезнең барыгызны да  бәйрәм  белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, озын гомер телибез.

Күңелегездә сезнең кояш яна

Нурлы йөзегездә – яз яме.

Җирдә яшәү җырга әверелсен

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

  1. Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

  1. Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

  1. Ул солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны.

Әтиләрне,абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

  1. Әтиләребез бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әтиләр белән.

Җыр “ Солдатта булган диләр”

  1. Нигә бүген бөтен җирдә

         Чәчәкләр балкый бездә,

         Нигә кояш көлеп карый,

         Беләбез һәммәбездә.

Бүген- әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

  1. Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

  1. Мин дә котлыйм, әнием, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгендә.

  1. Җылы наз ул, әнием – синдә генә,

Иркә сүзләр синең телдә генә.

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә.

  1. Күңелемнең якты кояшы син.

Карашыңны айда күрәмен.

Әнием,мин синең исемеңне

Йолдызлардан күккә тезәмен.

Җыр. Әниемә.

  1. Күпме шәфкатьлелек, җан җылысы,

Сабыр холык Сезгә бирелгән.

Ак чәчәкле бөек үрләр телибез,

Рәхмәт Сезгә күңел түреннән!

     Алмадык сатып бүләкләр

    Без үзебез ясадык.

    Үзең хезмәт куйган әйбер

    Зур бүләк дип санадык.

(Бүләкләр тапшыру)

  1. Ә хәзер хөрмәтле әти-әниләр бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.

Рухың төшсә күңелеңдә

Канат куючы кирәк.

Уй-хисеңне карашыңнан

Аңлап торучы кирәк.

Җаның назга сусаганда,

Назлап сөюче кирәк.

Ашың бүген бигрәк тәмле

Пешкән диюче кирәк.

Бу заманда һәр кешегә кайтып керер җылы учак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.

Һәр җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр. Бүген безнең һәм сезнең өчен гадәти көн түгел. Без гаилә бәйрәменә җыйналдык. Аның максаты үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту, дуслыкны үстерү. Дуслыкта көч сынала диләр. Әйдәгез сыналыйк та, сынатмыйк та! Уенга рәхим итегез!

--Беренче уен әтиләр  өчен – футболист. Тупка арт белән басарга, күзне бәйләп 5 адым китәргә һәм борылып килеп тупка тибәргә.

-- Әниләр коршау әйләндерә.

-- Балалар коршауга кечкенә туп аталар.

-- концерт номеры

-- әтиләр күз бәйләп әниләрдән кыстыргычлар җыялар.

-- Уен” Баламны кулыннан таныйм” Күзләр бәйләнгән килеш әниләр балаларын танырга тиеш.

-- концерт номеры

-- бәйрәм открыткасы ясау. Шул вакытта тамашачыларга сораулар бирелә.

-- уен.Җитез хуҗабикә. Йомгак чорнау.

-- концерт номеры.

-- балалар өчен уен “Кем җитезрәк?” шар җыю

Тамашачылар өчен шаян  сораулар:

  1. Кашыкта аягын салындырып утыра? (токмач)
  2. Кайсы елны кешеләр күбрәк ашый?(кәбисә)
  3. Җирафның кайсы аяклары озын?(тигез)

  1. 1 йомырка 4 минут пешә. 5 йомырка пешерү өчен ничә минут вакыт кирәк? (4)
  2.  Кошларны куркытмыйча ничек ботакны кисеп алырга? (кошлар очып киткәч)
  3. Транспорт белән идарә итмәүче(җәяүле)
  4. Гаиләнең алтын баганасы (әти)
  5. Ел башындагы 8нче ай. (август)
  6. Бер аягында басып торган тавык 2 кг, ә ике аягында басып торса күпме авырлыкта була? (2кг)
  7. Кәрзиндә 5 алма бар, 5 кешегә ничек тигез итеп бүләргә, 1сө кәрзиндә калсын, (берсе кәрзин белән ала)
  8. Көннәр арта, ул кими. (стена календаре)
  9. .Дөньяда иң кирәк,
  10. Иң кирәктән ни кирәк.
  11. (Саулык)
  12. Җирдән нәрсәне күтәреп алып булмый? ( күләгәне)

  1. Суда нинди таш булмый? ( коры таш)

  1. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була?( имәндә алма булмый)
  2. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? ( төшне)
  3. Нәрсәне сатып алып булмый? ( үткән гомерне, акылны)
  4. Татарстанның кайсы шәһәре балык исемен йөртә? (Алабуга)
  5. Дүрт шәм янып тора, өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала?(өч шәм кала,берсе янып бетә.)
  6. Кайсы кошның оясында бервакытта да күкәй булмый? ( күкенең)
  7. Җиде үрдәк оча, өчесен атып төшерәләр, ничә үрдәк кала? ( өчәү кала, калганы очып китә.)
  8. 7 гә бишне кушкач одиннадцать буламы, әллә адиннадцатьмы

-Йомгаклау. Нәтиҗә чыгару. Бүләкләү.