Мәңге яшәгез сез-әниләр!
классный час (2 класс) по теме

Муллагалиева Гульназ Кашафовна

Мәңге яшәгез сез - әниләр!-сценарий к празднику 8 Марта. Сценарий предназначен для начальных классов. В сценарии очень много интересных стихов и песен посв. нашим дорогим мамам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сценарий к празднику 8 Марта47 КБ

Предварительный просмотр:

8 нче Март бәйрәме.

         Әни – җирдә иң газиз,иң бөек, иң якын кеше. Чөнки ул сине дөньяга китергән, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән... Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

         Санап үтелгән изгелек ияләре- хөрмәтле әниләр, Сезне якынлашып килүче 8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телибез, балаларыгызның бары тик дәүмәтләрен генә күреп, уңышларына сөенеп, бәхетле матур гомер кичерергә язсын Сезгә.

         Мәңге яшәгез сез - әниләр!

         “Син булганга,әни, без бәхетле,

         Син булганга, якты көнебез.

         Безнең белән син дә бәхетле бул,

         Иң кадерле, якын кешебез!” – диләр сезнең ул һәм кызларыгыз һәм бәйрәм котлавы буларак үзләренең йөрәк түрләреннән чыккан шигырь һәм җырларын бүләк итәләр.

Җыр: Яз килә.

Беренче тамчылар тама,

Яз килүгә шатланып.

Язлар җиткәч, таңнар ата,

Зәңгәрләнеп, сафланып.

Алып кил безгә яз,

Чәчәкләр бәйләме.

Килеп җитте матур бәйрәм,

Әниләр бәйрәме.

Әниләр мәңгелек шатлык,

Язгы шатлык, язгы нур.

Әниләргә багышлана

Дөньяда иң назлы җыр.

Җыр:

Үз әнкәсе, үз газизе

Һәркемнең күңелендә.

“Әни,әни!” дип сайрыйдыр

Кошлар да үз телендә.

Көтә безне, дусларым,

Кояшлы яз бәйрәме.

-Шуңа да без җыелдык

Котларга әниләрне.

 Әнием бу зур галәмдә
Берәү бит минем өчен.

 Иң кадерле зат җирдә,

 Яратам шуның өчен.

 Кайда гына булсам да,

 Җитсәм дә ничә яшькә,

 Таяныч та, ярдәмче дә

 Булырмын әни өчен.

 Миңа ул гомер биргән,

 Бәхетле булыр өчен.

 Риза барын эшләргә

 Газиз әнкәем өчен.(Гөлназ Муллагалиева шигыре)

Киңәш бирче,Гөлназ апа,

Бик зур бәйрәм иртәгә.

Әниләргә шушы көнне

Нәрсә бүләк итәргә?

Гөлназ апа:

Бүләкләрнең иң матурын

Бергә-бергә уйларбыз.

Әниләргә җырлар ошый,

Моңлы җырлар җырларбыз.

Чакыр барча дусларыңны,

Җыр җырлап бирсеннәр.

Барысы да сезнең оста

Икәнлекне күрсеннәр.

Җыр: Әни бәйрәме.

-Балакаем,- ди әни,

-Алмакаем,-ди әни,

-Шикәрем син,балым син,

-Иң кадерле җаным син,

-Минем хөрмә җимешем,

-Челтерәп аккан инешем...

Каян таба сүзләрен,

Тезә тәмле сүзләрен.

Мин алай әйтә белмим,

Әни, әнием димен.

Гөлназ апа,миннән котлау

Шул булыр:

... дигән матур

Җыр булыр.

Ничек матур җырлыйсың,

Сандугачтай сайрыйсың.

Сеңлеседер, мөгаен,

Син Салават абыйның.

Кояшлы яз иртәсендә

Әнкәемә бәхет телим!

Шушы бәйрәм белән котлап,

Менә бу шигырьне сөйлим:

Кояш кебек торсын дисәк

Бар дөнья балкып - көлеп,

Эндәшик без әниләргә:

“Әнием-кадерлем!”-дип.

Күчсен дисәк күңелләргә

Саваплы мең игелек,

Эндәшик без сеңелләргә:

“Сөекле сеңелем!”-дип.

Әйтсәк әгәр тик изгелек

Изгелеккә тарта дип,

Эндәшик без апаларга:

“И кадерле апа!”- дип.

Иңсен дисәк йөрәкләргә

Миһербанлы галилек,

Эндәшик без әбиләргә:

“И хөрмәтле әби!” – дип.

Әниемне яратканга

Аны котлыйсым килә.

Гөлназ апа, бәйрәм көнне

Гармун уйныйсым килә.

Әниемне яратам,

Әбиемне яратам.

Мин үземчә яратам-

Гармун уйнап аңлатам.

Гармуным көмеш телле,

Көйләр дә төрле-төрле.

Берсеннән –берсе моңлы,

Берсеннән-берсе серле.

(1 укучы гармунда уйный.)

Әнием бигрәк уңган

Тәмле ашлар пешерә

Матур гөлләр үстерә.

Мине назлап, иркәләп,

Үчти-үчти иттерә.

Әнием- минем алтыным

Мине бик тә ярата.

Мамык мендәрләргә салып

Көйли-көйли йоклата.

Мин дә аны яратам:

Сүзен тыңлыйм,

тәртип бозмыйм

Һәр эшенә булышам.

Башкалар күк әниләрне

Без дә бик яратабыз.

Татар халык биюен

Аларга башкарабыз.

Татар биюе.

Беләсезме,безнең өйдә

Бик_тә_серле_куллар_бар
Оекбашлар_бәйли_торган,
Тегә торган кул алар.

Бу куллар иркәли,назлый,

Тәмле ашлар пешерә,

Әниемнең куллары ул

Бөтен эшкә өлгерә.

Гөлназ апа, без дә котлап

Әби белән әнине,

Сез өйрәткән бер номерны

Башкарып ла бирикме?

Кашыкчылар чыгышы.

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

 

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман, назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы!

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк!

Кем куллары өйне, җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул_әлбәттә_яшәү_чыганагы
Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз!

Ана-гүя дала,

Колачы киң, йөзе кояшлы.

Ана җирдә бөтен кешелекнең,

Изгелекнең тугры юлдашы.

Якты кояш, гөлләр кебек

Әниләрне котлыйбыз!

Шуңа күрә без аларга

Иң матур җыр юллыйбыз.

Җыр башкарыла:Кояш гомере.

Таулардан биек таулар бар,

Таулардан биек болытлар,

Болытлардан биек йолдызлар.

Йолдызлардан да биектә

“Әнкәй”дигән Бөек Йолдыз бар.

Бергә: Котлы булсын язның матур бәйрәме – кызлар,әниләр, әбиләр бәйрәме!

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез!

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

(Укучылар әниләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшыралар.)

Әти-әниләр белән уеннар оештырыла.

- Ә хәзер бәйрәмебезне чәй табыны янында дәвам итәбез.