Бездә спорт бәйрәме
методическая разработка на тему

Кече яшьтәге мәктәп балаларының сәламәтлеген ныгыту бүгенге көндә иң мөһим факторларның берсе. Шуна курә мәктәбебездә бу юнәлештә зур эш алып барыла. Берсен сезнен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sport_hm_slamtlek.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

        Халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау максатыннан Татарстан республикасы президенты М.Ш.Шәймиев указы нигезендә 2009 нчы ел Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде.

      Без дә шул максаттан мәктәптә физкультура дәресләрен бик мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз.

      Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.

      Бүген безнең педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш бара. Безнең мәктәптә дә шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелә. Күптән түгел " Бездә спорт бәйрәме” дигән музыкаль кичә оештырылды.

Кичә барышы.

  Максат: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;

                 команда белән эшләү кагыйдәләрен ныгыту;

                 җитезлек,тапкырлык,ихтыяр көче тәрбияләү;

                 укучыларны, әти -әниләрне сәламәтлекләрен сакларга, спорт белән    

                 даими шөгыльләнергә өндәү .  

   Үткәрү урыны: спорт залы  

    Җиһазлау:балалар спорт киемнәреннән, эмблемалар, хәрефләр язылган шакмаклар, озын бау, урындыклар, күз бәйләвече, кечкенә чаңгы, кер кыстыргычлары, хоккей таяклары, кечкенә туплар, теннис ракеткасы һәм тубы, кәгазьдән ясалган кар бөртекләре, чиләкләр әзерләнә.

      Күренекле педогог В.А. Сухомлинскийның : " Мин әллә ничә тапкыр кабатлап әйтүдән курыкмыйм: сәламәтлек турында кайгырту-укытучының иң мөһим хезмәте. Балаларның рухи тормышы, дөньяга карашы, акыл үсеше, белемнең ныклыгы, үз көченә ышанычы аның көр күңеллелегенә , дәртлелегенә бәйләнгән "дигән сүзләре,"Безнең белән, безнең кебек һәм бездән яхшырак эшлә”дигән сүзләр плакатка язып эленә.

  1. Спортның әһәмияте турында кереш әңгәмә.

А.б. Исәнмесез, көчле әтиләр, җитез әниләр, батыр кунаклар, өлгер укучылар.

        2009 нчы ел –Татарстан   Республикасында  Спорт  һәм  сәламәт  яшәү  рәвеше елы  дип  игълан  ителде. Бүген без дә шушы ел уңаеннан спорт бәйрәменә җыйналдык. Без бәйрәмебезне командалар арасында ярыш формасында алып барачакбыз.

     Хор:” Рәхим итегез”

                 Ә.Хәйретдинов көе, Х.Халиков сүзләре.

1 укучы.  -“Сәламәтлек - зур байлык”,- дип

Юкка гына әйтмиләр.

Сәламәтлекнең килгәнен                      

Өйдә утырып көтмиләр.                  

2 укучы. Иртән көн дә физзарядка

Ясап алырга кирәк.

 Битне , кулны юып алыйк

 Тешне чистартыйк тизрәк.

3 укучы. Кичтән куйган урыныннан

Киемне киеп алыйк.

Иртәнге ашны ашыйк та

Тизрәк мәктәпкә барыйк.

4 укучы. Менә шунда без сәламәт

 Бала булып үсәрбез.

 Илебезнең сакчылары

Булып гомер итәрбез.

    Хор :" Әйлән -бәйлән уйныйбыз "

                Л.Батыр – Болгари көе, Р. Батулла сүзләре.

5 укучы.Нәрсә соң ул сәламәтлек?                                

                  Кайсыгыз җавап бирә?

                  Сәламәт яшәү рәвешен

                  Һәркем үзенчә күрә.

 6 укучы. -Сәламәтлек,-ди бер бала

                  Тауда чана шууда

                  Әдәпле һәм тәртипле,

                  Уңган бала булуда.

7 укучы. -Сәламәтлек,-ди бер үсмер,

                Тауда чаңгы шууда.

                Наркотиктан башка гына

                Таңны каршылый алуда.

8 укучы. -Сәламәтлек,-ди бер кызчык

                Алдынгы булу укуда.

                Компьютер дигән тартмада

                Аралаша алуда.

9 укучы. -Сәламәтлек,- ди бер табиб

                Авырмыйча яшәүдә.

                Алга килгән авыртуга

                Дөрес дәва бирүдә.

10 укучы. -Сәламәтлек -  зур төшенчә

                  Җавап тота бер туташ.

                  -Гаилә корып яши алу

                  Ана булу,- ди туташ.

11 укучы.  -Сәламәтлек,-ди бер егет

             -Ватанга хезмәт итү.

             Сынау үтеп казармада

              Тормышка ныклап килү.

Малайлар хоры:“Солдатта булган, диләр “

                                Г.Нигъмәтҗанов көе, Ш.Маннапов сүзләре.

12 укучы. Сәламәтлек илаһи көч

             Дөрес яшәү рәвешен,

             Тәрбияли алсам әгәр,

             Үкенмәс идем мәгәр,-

             Диеп тели ата-ана

             Аңласын фәкать бала.

13 укучы.Сәламәтлек кирәк һәр кешегә

            Әбигә дә, бабайга да,

            Уңган, булган апайга да,

            Сансызланган малайга да.

14 укучы. Сәламәтлек төшенчәсен

             Һәркем аңлый үзенчә.

             Ә мин уйлыйм – сәламәтлек,

              Дөрес яши белүдә.

              Кеше булып туып – яшәп,

              Кеше булып үлүдә!

      Алып баручы:

      Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә зур ярдәм итә. Шуңа күрә иртәнге зарядка ясау, чаңгы шуу, саф һавада булу , йөгерү-һәркемнең тормыш кагыйдәсенә әверелсен.

15 укучы.Сынарга дип көчемне      

Алдым мин зур геремне.

Күтәрәм дә төшерәм        

Мускулларны үстерәм.

Хор: " Чебиләр зарядкасы “

            Л. Хәйретдинова көе, М. Фәйзуллина сүзләре.

Алып баручы: Кемнәр уйнарга ярата,

Кемнәр өлгер һәм җитез?!

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели, әйтегез!

Безнең белән ярышырга

Җитез балалар кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер

Чыгып басыйк тизрәк!

            Балаларда тәртип  нык

            Һәркем үз урынын белә.

            Команда ачык бирелсен

 Раз-два, раз-два

 Бер, ике, өч -диюгә

 Һәркем кире йөгерә

Урын алып өлгерә.

( Урындыклар ярдәмендә " Ачык авыз "уены уйнау һәм шушы уен ярдәмендә 2 җиңүчене ачыклау, аларны капитаннар итеп билгеләү.

    Командаларга бүленү өчен өстәлдән 1 әр түгәрәк алына. Кемгәдер чана , кемгәдер чаңгы сурәтләнгән түгәрәк эләгә. Рәсемнәр буенча берләшеп команда туплана.Шулай итеп 2 команда килеп чыга.

     "Иң озын сүз төзү"уены.

Шакмакларга хәрефләр языла. Ул шакмаклар идәнгә таратыла. Шул хәрефле шакмаклар ярдәмендә укучылар  сүзләр төзиләр. Кайсы команда күбрәк сүз һәм иң озын сүз төзи, шул команда җиңүче була. (очко төзелгән сүзләр санынча билгеләнә.(Ә,л,т,р,а,м,с,л,п,к,о,е,т.)

Мәсәлән: кое,тал,сал,мал...

” Спорт “                                                                     “ Сәламәтлек “

       Команда исемнәре дә хәрефле шакмаклар ярдәмендә төзелә.   

Сәламләү: ...

 Девиз: Спорт - ул сәламәтлек, спорт -            Сәламәт тәндә - сәламәт

ул җитезлек, спорт - ул тапкырлык.                                                          акыл.                 

Алып баручы:   Хәрәкәттә бәрәкәт

Икәнен онытмагыз.

Бер урында тик торудан

Күгәреп тутыкмагыз.

Хәрәкәттә-бәрәкәт,-ди

Безнең Илназ тапкыр ул.

Көн дә физзарядка ясый,

Шуңа көләч , матур ул.

Безнең бәйрәмне карарга,

Әниләр дә килгәннәр.

Бергәләп күңел ачыйк,

Уйнап алыйк, дигәннәр.

                              Сез әзерме безнең белән

                              Арыганчы уйнарга?

                              Күңелле уен башладык,

                             Әйдә, зарядка ясарга.

I. Иртәнге зарядка.

     Иртәнге зарядканың сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәммәбез дә беләбез. Иртәнге зарядка гадәти һәм “тематик” та була икән.Тематик зарядка      

 нинди дә булса һөнәр ияләренә багышлана.5 әр күнегүдән торган түбәндәге һөнәр ияләренә багышланган зарядка уйлап табыгыз.

1) Төзүчеләр зарядкасы.                                        1) Сыер савучылар зарядкасы.

1. Уен ” Лабиринт “ ( сюрпризлы уен )

     Озын гына бау алып, бүлмә буенча лабиринт ясап сузыла. Ул урындыклар ярдәмендә шундый итеп урнаштырыла, кайсыбер урыннардан уенчылар бау астына “ иелеп” керә, икенче бер урында аягы белән “атлап кына “ чыга һ.б. Аннан бүлмәгә һәр командадан уйнаучыларның берсен алып кертеп ,  “лабиринт” буенча үтәргә тәкъдим итәләр. Ул йә аякларын күтәреп , йә кор-сагында шуышып , аны узарга тырыша . Кунаклар нишләргә икәнен әйтеп , ярдәм итеп торалар. Иң  кызыгы  шунда : уенчының күзен бәйләүгә , бауны бүлмәдән җыеп алалар, ә теге буш бүлмә буенча төрле хәрәкәтләр ясап, булмаган “ лабиринт”  буенча йөрергә мәҗбүр була.

2. Уен ” Биатлон ”.

   1 аякка кечкенә чаңгы киеп, кулга кечкенә туп тотып билгеләнгән араны үтү һәм тактада ясалган  мишеньгә туп ату. Кайсы команда мишеньгә тупны күбрәк тидерә һәм тизрәк йөгереп килә шул күбрәк очко җыя һәм җиңүче була.

3. ” Спорт пантомимосы “  

Пантомимо – сәнгатьнең киң таралган ,борынгы жанры.Пантомимо осталары үзләренең чыгышларында төрле һөнәр ияләрен чагылдыралар.Әйдәгез сәнгатьнең бу төрендә сез дә үз көчегезне сынап карагыз әле.

   1) Штанга күтәрүче                                                     1) Гимнастка

( 3 тапкыр төрле авырлыктагы штанганы               ( обруч, туп, лента белән

күтәрә )                                                                        башкара )

4. Кыстыргычлы уен.

     Бу уен килгән  кунаклар белән бергә уйнала. Күп иттереп кер  кыстыргычлары (прищепкалар ) әзерләнә. Һәр уенчыга бишәр кыстыргыч  каптырыла. Сигнал бирелгәч , кыстыргычларны бүтәннәргә  “каптыру” башлана.Кем үз кыстыргычларыннан тизрәк котыла – шул җиңә.

5. Табышмаклар:

   а) Җәй буе ял итәрләр,                                         а) Җәй көне чоланда ята,

       Кыш тәпиләп китәрләр.                                       Кыш көне бездән калмый.

   б) Биш агайга бер күлмәк.                                   б) Күзе дә юк, колагы да юк

                                                                                       Үзе сукырны җитәкли.

 

7. “Туплы хоккей” уены.

   Хоккей таягы белән туп йөртү. Һәр командадан бертигез санда малайлар берәрле колоннага тезелеп, старт сызыгына басалар. Беренче уенчының кулында хоккей таягы, бер кечкенә туп. Сигнал буенча уенчы таяк белән тупны йөртеп алып китә, флажокны әйләнеп чыга, тупны йөртеп кайта. Икенче уенчыга тапшыра. Икенче уенчы китә.Һ.б. Алдан бетергән команда җиңүче.

   8. Капитаннар ярышы.

   Команданың командирлары ярыша.

   Теннис ракеткасында тупны (теннис) ничә тапкыр сикертә, шул кадәр очко була.

      9. Чираттагы конкурсыбыз ” Сорау-җавап “ тибында.

а) Бокс мәйданчыгы ничек атала? (ринг)

б) Теннис уены мәйданчыгы? (корт)

в) Штраф тибүе? (пенальти)

г) Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? (алка)

д) Каратэның ватанын атагыз? (Япония)

е) Хоккейны кем уйнамый? (куркак)

ё) Ат узышлары үткәрелгән урын? (ипподром)

ж) Спорт ярышлары үткәрелгән мәйдан? (стадион)

з) Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? (медаль, кубок)

и) Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? (шугалак, каток)

      10. “Тупны ал!” уены.

      Кулларны артка куеп, идәнгә утырмыйча идәндәге кечкенә тупны кул белән алу.

       Сәламәтлекне   саклау   һәм   ныгыту   иң   беренче   көндәлек режимны    дөрес     билгеләүдән,     аны    үтәүдән    тора.     Халык мәкальләрендә дә бу турыда бик ачык әйтелә.

      11. - Ә хәзерге уенда мәкальләрне алып баручы әйтә башлый, командалар ахырын әйтеп бетерергә тиеш булалар.

- Саулык - зур байлык.                          - Сәламәт тәндә - сәламәт акыл .                        - Сакланган саулыкка туйган.              - Саф һава -тәнгә дәва.                                       - Сәламәтлек - күркәмлек.                    - Сәламәтлектән дә матур кием юк .

       12.“Кар бөртекләре” уены. 

        Командаларның каршына чиләк куела. Балалар җирдә яткан кар бөртекләрен алып эреп беткәнче чиләккә салырга тиеш булалар. Кар бөртекләрен чиләккә басып салырга кирәк булганлыктан уен кыенлаша. Кем чиләккә күбрәк кар бөртеге төшерә ала, шул команда җиңүче була.

        Җиңүчеләрне билгеләү, бүләкләү.

       Иң мөһиме -сәламәтлекне саклау һәм ныгыту . Сәламәтлек безгә табигать тарафыннан бирелгән зур байлык. Югарыда әйтелгән киңәш - фикерләрне истә тотып, үз сәламәтлегегезне саклауга һәм ныгытуга игьтибар итегез . Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

       Бәйрәмнең өченче өлеше алдан әзерләнгән табын янында үткәрелә. Олылар һәм балалар арасында иң яхшы җырчыга, биючегә, сүз остасына конкурс оештырыла , җиңүчеләр билгеләнә. Спорт бәйрәме күмәк җыр җырлау белән тәмамлана .

       

                                                                 

Кулланылган әдәбият.

1. “Мәгариф журналы” №8, 2009 ел

2. “Ачык дәрес” газеталары.

3. “Әйлән – бәйлән”. Казан 2005

4. “Кунелле балачак”.Казан 2010

5. “Гөлбакча” Казан 1991

Урта Пошалым төп гомумбелем мәктәбе

Укытучы: Минһаҗева Илсөя Наил кызы