Су буенда
методическая разработка по теме
Предварительный просмотр:
Су буенда (кичке уен).
Илина: Су буе... Балачакның күпме истәлекләрен саклый ул! Язын ташу карарга җыелулар, җәйләрен чыр-чу килеп су коенулар. Хәер, бала-чаганың гына түгел, өлкәннәрнең дә күпме вакыты су буенда үтә иде: көмеш сулы чиста елгаларда ак керләр чайкарга, ком белән самавыр агартырга әбиләр су буена бара торган иделәр. Каз һәм үрдәк бәпкәләре саклый- саклый нинди генә уеннар уйнамый идек. Әле хәзер дә балачактагы кебек яр өстендә чирәмдә тәгәрәп уйныйсы, бөдрә-хәтфә үләннәр өстендә яланаяк йөгерәсе килә.
Безнең авылның да Урыскул дип аталган уенлык бакчасы булган. Яшьләр анда кичен җыелып күңел ачканнар, төрле уеннар уйнаганнар. Шушы бакчада бер - берсенә парлар табылган, ярлар сөелгән. Әйдәгез без дә Урыскул бакчасына таллык буена барыйк.
Сәхнәгә 2 малай чыга. Икесенең дә кулларында кармак,кечкенә чиләкләр.
1 малай : Рияз, син суалчаннар күп җыйдыңмы ?
2 малай: Әйе, бакча артында чирәмлектә күп алар.Кара әле,
Рәзил, җитәрлек булды. Балык кына чиртсен.
1 малай: Эләгер, алла боерса, әнә безнең күрше малае шундый
зу-ур алабуга балыклары тотып кайткан.
2 малай: Ай-яй, эссе. Әйдә, менә бу куак янына басмага утырабыз.(Кармакларын суга салалар).
«Әйдә балык кап-кап,
Яр буенда ялтырап ят»,-дип балык тота башлыйлар.
Шулвакыт 3 нче малай сөйләнә-сөйләнә балык тотучы малайлар янына килә. Кулында күлмәк.
3 малай: Менә сиңа мә! Кара инде бу Рүзәлне, һич судан
чыгарып булмый, чирләр әле.
2 малай: Әйдә кызык итәбез,«каз боты»кимертәбез.(күлмәккә төен ясап, куакка эләләр).
4 малай: (колагын кулы белән каплаган, титаклый-титаклый кабатлый)
Колак чи-чи,
Колак чи-чи,
Колакка су тулган,
Чык тизрәк, Кит моннан !
(күлмәкне карый)
— Малайлар, икенче юлы үзегезгә дә каз боты кимерттерәм, карагыз аны. (Сәхнәгә чиләкләр күтәреп, 5-6 кыз, аларга ияреп берничә малай керәләр).
1 малай: Илина, бу суны чишмәдән алдыңмы ? Кая, бирче, эчим әле.(Чиләктән су эчә). Ай-яй малайлар, бу Пар чишмәнең суы тәмле дә соң. Кызлар, малайлар әйдәгез бер җырлап алыйк әле.
Кызлар: Ак алъяпкыч билләрдә,
Җилфердәми җилләрдә,
Сандугачлар да сайрамый
Сез булмаган җирләрдә.
Малайлар: Үзләренең коесы бар
Безгә килеп су ала
Чиләген тутырып ала да,
Көлә-көлә югала.
Барысы бергә: Ямьле Биҗады буйлары
Дулкынлана сулары
Агачларда кошлар сайрый
Сагындыра моңнары.
1кыз
Айгөл: Кызлар, малайлар, әйдәгез Урыскул бакчасын шаулатып, бер «Сигезле» уенын уйнап алыйк.
(Сигезле уены).
3 малай: И-и кызлар әле без «Йөзек салышлы» уйнамаганбыз бит. Барысы бергә: Әйдәгез, әйдә.
— Йөзек салучы кем була?
— Мин булам.
(Әкрен генә музыка уйный. “Йөзек салыш” уены).
— Кемдә йөзек йөгереп чык! Кызлар! Рәзилгә нинди җәза бирәбез?
— Биесен. (Җәза алган кеше җәзасын үти, уен шулай дәвам итә.
4 малай: Карагыз әле, мин сезгә бер кызык сөйлим, тыңлыйсызмы?
Илина: Әйдәле, Рүзәл, сөйлә әле.
Рүзәл:
Җиктем үрдәк, Киттем авып,
Киттем үрләп, Тәртәсе салам,
Җиктем күркә, Төшәм дә калам,
Баганадан өркә, Төшәм дә калам.
Чанам кабык, Ничек кайтып җитәргә?
Төядем чыбык-чабык, Аптырадым бит тәмам.
Барам чабып,
Рөстәм: Әйе шул, Рүзәл дус!
— Эх бар иде нәни чаклар,
Кесә тулы борчаклар,
Саламнан тәртә каерып,
Кырмыска җиккән чаклар...
Резеда: Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк,
Безгә карап көләсезме?
Сайрар кошлар, саф чишмәләр,
Безнең җырны ишетәсезме?
Энҗе: Бигрәк күңелле монда. Әйдәгез, тагын уйнап-җырлап алыйк.
(«Зәңгәр чиләк» көенә татар халкының җырлы-биюле уены).
Урман буйларында йөрим
Урман буе яшелчә (түгәрәк буйлап йөриләр)
Бир кулыңны, мин дә бирәм
Дус булырга мәңгегә (Парлап әйләнәләр)
Алма бакчасына кереп
Алма өзәсем килә (Уртага баралар)
Син чәчәге, мин алмасы
Булып яшисем килә. (Артка чигәләр, 2тапкыр )
Алма булса, шундый булсын
Берсен бишкә бүләрлек.
Дустың булса, шундый булсын
Синең өчен үләрлек.
(Кара-каршы басалар, кулларны кулга куялар да 2 тапкыр як-якка әйләнәләр).
Илфия: Челтерәп аккан чишмәгә
Суга дип килгән идек.
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырбыз дигән идек.
Алия: Кызлар, малайлар «Башмаклы» уйнап алыйк әле, аннан өйгә кайтырбыз .
Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш),уртага баса.
Җырлый:
Төрле һөнәр беләбез,
Матур итеп тегәбез;
Асыл төсле җепләр белән
Башмак башын чигәбез.
Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:
Әй, башмакчы, башмакчы,
Үзең оста такмакчы.
Син җырлама такмагын,
Бир кияргә башмагын.
Балалар җырлап бетергәч, алып баручы башмакны ике бала арасыны куя һәм аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул башмакчы була.
Уен яңадан башлана.
Кызлар, малайлар! Җырладык та, биедек тә, уйнадык та, әни өйдә су көтә, әйдәгез кайтыйк инде. Чиләкләрегезне су белән тутырыгыз!
— Әйдәгез киттек кызлар, малайлар!
ТР Актаныш муниципаль районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе
Су буенда (кичке уен)
Автор: Нуриев Рузәл Камилевич
Җитәкче: Нуриева Гөлзифа Робертовна
2013 ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ДӘРЕС ТЕМАСЫ: “Зәңгәр күл” буенда.
МАКСАТ:1 Сулыкларның тереклек һәм үсемлек дөньясы белән таныштыру.2.Елга күлләрдәге тормышның кешеләр өчен дә мөһим булуын аңлату,табигатькә сак караш тәрбияләү.3Укучыларда ...

Су буенда кичке уен.
Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да т...
