Соңгы звонок-2013
план-конспект занятия по теме

Миргалимова Эльвира Вакифовна

Соңгы звонок бәйрәме эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_zvonok_2013.doc90 КБ

Предварительный просмотр:

1 а.б. Соңгы звонок яңгырый – сихри аваз,

          Ул гаҗәеп моңлы, сагышлы,

          Кайчан гына ул көн бик еракта,

          Килеп җитмәс кебек тоелды.

          Күңелемә мәктәп балачактан

          Китмәс өчен кереп уелды.

2 а.б. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

          Хис ташкыны дулый күкрәктә.

          Укытучымның моңсу карашлары

          Озату сүзен яза йөрәккә.

         

1 а.б. Хөрмәтле кунаклар, әти – әниләр, укытучылар һәм укучылар! Бездә зур бәйрәм! Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау тавышы яңгыраячак. Билгеле, ул бүген шатлыклы да, бер мизгелгә моңсу да яңгырый. Бүгенге кыңгырау чыңы – аларның кадерле укытучылары, сыйныфташлары белән аерылу авазы да. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары: 4 класс һәм 9 нчы класслар.

2 а.б. Исәнмесез, бәйрәмдә катнашучы дуслар! Мәңгелек кебек тоелган мәктәп еллары сизелми дә үтеп китте. Кай арада үсеп буйга җиткәнбез? Бер тату гаилә балалары кебек тупланган сыйныфташлар белән аерылу көннәре дә килеп җиткән бит! Әнә шуңа да ямансу бүген. Соңгы кыңгырау чыңы йөрәкләргә барып кагыла сыман.

1 а.б. Моңсу дигәннән, Алисә, кара әле, безнең бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре күренмиләр бит. Шуңа ямансудыр, бәлки.

2 а.б. Инзилә, әйтергә дә онытып торам, әле генә телефоныма смс килде. Безнекеләрне Дию пәрие урлап алып киткән булган. Экипаж ышанычлы.

1 нчеләр тиз арада аларны скатерть – самобранкага утыртып, алып кайтып җиткерәчәкләр.

1 а.б. Димәк, бар да тәртиптә. Бәйрәмебез түренә хуҗаларның үзләрен чакырыйк.

2 а.б. Бүгенге көнне тарихка

          Без уеп языйк әле.

          Соңгы кыңгырау чыңлавын

          Хәтердә саклыйк әле.

Чәчәкләр, шарлар тотып, 1 нче классларны җитәкләп, 4, 9 нчы класс укучылары керә.Һәр укучы аерым әйтелә.(“Укучылар вальсы” көе астында)

1 а.б. Класста үзе генә укыган, күп сөйләшергә яратучы, укытучы апасы белән серләрен уртаклашучы Мусин Алмаз!

1 а.б. Классташлары арасында тыныч кына йөрүче, кайбер чакта кызып китүче Гәрәева Рузилә!

2 а.б. Бер дә дәрес калдырмаган, фән олимпиадаларында актив катнашучы Гафурова Алсу!

1 а.б. Үзе шаян, күп кенә егетләрне тел белән җиңгән Гыйлмеразиев Ринат.

2 а.б. Бер генә конкурс та аннан башка узмаган – җырчы, озын толымлы кызыбыз – Гыйлфанова Айзилә!

1 а.б. Озын буйлы, фән олимпиадаларында катнашучы, кызларның башын әйләндергән – Фәррахов Илфат!

1 класслар чыгышы.

Илнара. Менә монда тормыш бусагасы,

              Юл башы ул алгы көннәргә.

              Безгә әле монда тукталырга,

              Сезгә инде ерак китәргә.

Илбина. Безне алда каникуллар көтә,

               Сезне исә авыр сынаулар.

               Сез теләгез безгә яхшы яллар,

               Без телибез сезгә ак юллар.

Эльвина. Бүген апа – абыйларны

                Олы юлга озатабыз.

                Имтиханда гел “5”леләр

                Булуын теләп калабыз.

                Безгә чыга инде канат,

                Үсәсе, ныгыйсы бар.

                Сезгә әле күп сынаулар

                ГИАсы, ЕГЭсы бар.  

Рәмилә. Кадерле дусларыбызга

              Безнең дә бар теләкләр.

              Сез бит безнең өчен һәрчак

              Булдыгыз зур терәкләр.

Әлфис. Әләкләми, сер сакларга

              Сездән өйрәндек бит без.

              Булыгыз бик – бик бәхетле,

              Югалып калмагыз сез.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

  1. Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, 2 тап.

Белер өчен бик күпне

Яратырга китапны,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, 2 тап.

  1. Бишкә бишне кушарга,

Иҗектән сүз ясарга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, 2 тап.

Тапкырларга, бүләргә

Нәниләрне сөяргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, 2 тап.

  1. Таңнар ничек атканын

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, 2 тап.

Табарга утрауларны

Биек – биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, 2 тап.

2 а.б. Яхшы теләкләрегез чынга ашсын, 4, 9 класс укучылары югары уңышларга ирешсен.

1 а.б. Хәзер котлау өчен сүзне мәктәп директоры Ахметов Рәмзил Хуҗагалиевичка бирәбез.

2 а.б. Сүзне авыл җирлеге башлыгы Миңнеханов Рәдис Фәрих улына бирәбез.

1 а.б.

2 а.б.

Айзилә. Беренче укытучының назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең өчен янып яшәде, балаларны намуслы, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыларыбыз: Ләйсән апа, Гөлнара апа, Дания апа, Алсу апа, Эльмира апа.

Гөлнара апа!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк  түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Алсу. Әлифбаның хәрефләре аша

           Сукмак салдык яшәү серенә.

           Әнкәемдәй иң кадерле кеше –

           Укытучым күңел түрендә.

           Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

           Язмышларны башлап яздыгыз.

           Өмет тулы күпме күзләргә сез

           Яшәү чаткылары салдыгыз.

Алмаз. Соңгы кыңгырау чыңнары

             Моңга күмә күңелне.

             Тик шулай да бүгенге көн

             Шатлыклы һәм күңелле.

             Тәүге тапкыр 4 ел элек

             Килгән идем мәктәпкә.

             Ул чагында мин бик нәни

             Идем әле,  әлбәттә.

             Тәүге тапкыр атлап кергәч,

             Бусагасын мәктәпнең

             Кабул итте Эльмира апа

             Мин аңа бик рәхмәтле.

             Кулымнан тотып мине

             Өйрәтте ул язарга.

             Матур итеп сөйләшергә

             Дөрес итеп санарга.

             Эльмира апа, беркайчан да

             Онытмамын сезне мин!

             Зур булгач та, һәрвакытта

             Хәлегезне белермен.

1 а.б. Сүзне беренче укытучыларга бирәбез. Рәхим итегез!

Илфат. Гөлчәчәк апа Солтанова!

             Кояш нурын чәчеп торган кебек,

             Гомер буе белем өләшәсез.

             Үз язмышыгызны бер як читкә куеп,

              Йөзәр язмыш өчен көрәшәсез.

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә дә җаваплы, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр.

Назлыгөл. Хөрмәтле Рәмзил Хуҗагалиевич!

                  Белем диңгезендә йөзгән

                  “Корабта” сез капитан.

                   Курс сайлау, дөрес бару –

                   Шулдыр сезнең вазифа.

                   Шунсы хактыр: курс дөрес,

                   Мәктәбе алга бара.

                   Адымы нык, элеккечә кыю,

                   Күпләр сокланып кала.

Безне җылы классларына сыендырган, зур белем үрләрен яуларга мөмкинлек биргән, дөньяның срләренә төшенергә өйрәткән туган мәктәбебезгә зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә.

Рузилә. Мәктәбебезнең укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбамары Гөлнар Дилфасовна!

Командадагы бердәмлек

Замга да нык бәйләнгән.

Гөлнар апа завуч булып

Күптәннән инде эшли.

Мәктәптә ул төп киңәшче.

Фәннәрне яхшы белүче.

Ринат. Информатика, химия, физика. Биология фәннәре укытучысы Газинур абый Хәбиров!

Бер тутырып күзгә карау белән

Уебызны аңлый алдыгыз.

Шуңа күрә безнең күңелләрдә

Онытылмаслык булып калдыгыз.

Алсу. Халидә апа Саматова!

Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез: “Дус һәм тату булып

Яшәгез!” – дип шулай гел бергә.

Адилә. Тарих, география, җәмгыять белеме укытучысы Илнар абый Газетдинов!

Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле

Җаны шигъри, уе саф аның.

Күпме көтә безнең, үзенең дә

Хыяллары чынга ашканын.

Назлыгөл. Технология, рәсем укытучысы Глүс абый Фәррахов!

Глүс абый оста куллы

Эшләмәгән эше юк.

Саумы, Глүс абый, дип

Баш имәгән кеше юк.

Зөлфия. Татар теле һәм әдәбияты, технология укытучысы Мәйсәрә апа Хәбирова!

Яратканга туган телне,

Ана телен яратканга.

Гыйлем эстәү чын татарча

Булсын диеп җан атканда.

Сакла телне, сакла безне,

Татар теле мөгаллиме!

Резидә. Инглиз телен укытты

             Илсөяр һәм Эльвира апалар.

             Аңлар өчен инглиз телен

              Тавышланмыйча утырабыз.

              Инглиз теле кызыклы фән

              Күңел биреп укысаң,

              Аңламыйча да калырсың,

              Авыз ачып утырсаң.

Фарис. Матем.укытучысы Фидәния апа Әхмәтҗанова!

Туганда ук укытучы булып

Туу сезгә насыйп булганмы?

Гомер буе мөгаллимлек кылып

Чәчегезгә кырау кунганмы?

Тик шулай да һаман яшьсез әле,

Олыгаю хисе кермәгән.

Әйтерсең лә борчу – мәшәкатьләр,

Сезнең кырда бер дә йөрмәгән.

Адилә. Эльвира апа Миргалимова!

Яхшылыклар өчен рәхмәт сезгә,

Һәрчак шулай булып калыгыз.

Шатлыктан гына елмайсын

Сезнең юмарт күңелегез.

Бу безнең класс теләге

Күңелдән чыккан сүзләр.

Телибез корычтай саулык,

Кояштай озын гомер.

Алсу. Дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлый. Ишектән һәрвакытта безне кайгыртучы, авыр чакта ярдәм кулын сузучы сыйныф җитәкчебез Илсур абый керә. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып йөрүче, һәр адымыбызныкүзәтеп, ялгышлардан саклаучы! Мәктәп елларында сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил – яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күрдегез. Безнең киңәшчебез булдыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет – нәсыйхәтләрегезне без беркайчан да онытмабыз. Рәхмәт Сезгә, барсы өчен дә!

Күзләреңдә һаман хафалану,

Мең сорауга кирәк мең җавап.

Сезнең алда мәңге бурычлы без

Рәхмәтле без бик – бик күп кабат.

Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

  1. Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

  1. Укып – чыгып дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны.

Зур ышаныч белән көткәнсез,

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

  1. Балаларның теле кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау,

Барысына да җавап биргәнсез

Сез иң галим кеше икәнсез.

  1. Яклагансвз тиеш урында.

Мактагансыз тиеш урында.

Безнең өчен сез тир түккәнсез

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

1 а.б. Кадерле укучылар, сезнең беренче укытучыларыгызның тагын бер киңәше булган. Моннан 9 ел элек алар 1 нче класска кабул ителгән укучылары белән бергә шалкан утыртканнар. Һәм укытучылар әйткәннәр:”Менә без бүген бергәләп шалкан чәчтек, ләкин 9 ел буена аны тәрбияләп үстерү – сезнең бурыч, су сибәрсез, чүбен утарсыз, аннары файдасын күрерсез, - дигәннәр. Шалкан ел үсәсен көн үскән. Шулай сизелми дә 9 ел үтеп киткән. Шалкан шундый му – у – ул уңыш биргән, ди. Шул урында сөйләвемне туктатып торам, дәвамын бергәләп карарбыз.

“Шалкан” чыга.

Шалкан. Көн үсәсен, төн үсеп,

               Мин бик тиз үсеп җиттем.

               Кайчан килеп алырлар,

               Ничек тартып чыгарырлар.

1 нче класс укучысы чыга.

Әлфис. Һай, безнең шалкан зур булып үскән түгелме соң? Кая әле тартып чыгарыйм әле.( тартып карый) Ююююк булмый икән. Шалкан нык. Дружба пычкысының да көче җитмәс. Кая әле, 2 нче класстагы Нәфисне чакырыйм. Кил әле, ярдәм ит.

Нәфис. Хәзер тартып чыгарабыз аны. Булмый икән. 3 нче класстан Инсафны чакырыйм.

Алмаз.

Фарис.

Алмарис.

Булат.

Айнур. Айзилә, нәрсә карап торасың, әйдә ярдәм ит, бөтен өмет синдә.

Шалкан чыкмый.

Айзилә. Мин беләм безгә кем ярдәм итәсен. Хәзер алып киләм. Беркая да китмәгез. ( Класс җитәкчесе Илсур абыйны алып килә. Шалкан чыга.)

1 а.б. Менә, укучылар, сезнең беренче укытучыларыгыз нинди киңәш бирергә теләгән. Бердәм булганда, өлкәннәрне тыңлаганда гына җиңүләргә ирешәчәксез, дигәннәр.

Сүзне класс җитәкчесе Илсур абый Гыйздәтуллинга бирәбез.

Илсур абый сөйли.

2 а.б. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сез бүген нинди серле, хисле күренәсез. Айзилә хәтта уйларын җыр аша җиткерә.

Айзилә җырлый.

1 а.б. Ә хәзер сүзне котлау өчен ата – аналарга бирәбез.

Ата – аналар чыгышы.

Алсу. Хөрмәтле әти - әниләребез! Һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый – талмый тәрбияләвегез, бәла – казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген сезнең алдыгызда баш иябез. Йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

Айзилә. Ерак юлга икән җыенганда

              Юл кирәге генә аз терәк.

              Хыялларга канат куя торган,

              Туган йорттан теләк – наз кирәк.

               Олы юлга чыгам тәүге тапкыр,

               Бу мөстәкыйль килеш баруым.

               Колагымда һаман әнкәм сүзе:

  • Дөрес юлдан гына бар, кызым!

Максатыңа шикләнмичә атла,

Икеләнсәң, кызым, уңмый юл.

Биекләрдә очкан бәхет кошын

Җиңел генә тотып булмый ул.

Рузилә. Сездән күргән игелек

              Бурыч булып ята иңнәргә.

              Гаделлек, намус һәм тугрылык

              Алып барыр якты көннәргә.

Ринат. Борчымаска сезне тырышып

            Тормыш юлларыннан китәрбез.

            Кайгы – хәсрәт, борчу күрсәтмичә,

            Теләкләрне сезнең үтәрбез.

Илфат. Олы юлга чыгар алларыннан

             Кыз һәм улларыгыз дәшәбез.

             Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

             Шатлык кына күреп яшәгез.

2 а.б. Тарала, сүнә әкренләп,

          Соңгы кыңгырау чыңы.

          Шуннан соң башланып китә

          Сәфәргә - юлга чыгу.

          Еракта – алсу офыклар

          Күзләрдә - зәңгәр диңгез,

          Кабул итеп ал яшьләрне,

          Үз кочагыңа, тормыш!

           Күңелдә озак сакланыр

           Соңгы кыңгырау чыңы!

           Зур тормышның тәүге язы!

           Шатлык – бәхетләр тулы.

Кыңгырау чыңлый.

1 а.б. Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы;

          Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,

          Үзгәртә дә куя язмышны.

           Кайчан гына бу көн бик еракта

           Килеп җитмәс кебек тоелды.

           Күңелемә мәктәп балачактан

           Китмәс өчен кереп уелды.

           Хуш, мәктәбем, дуслар, остазларым,

           Балачагым, яшьлек, мәхәббәт,

           Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,

           Бөтенесе өчен мең рәхмәт!

2 а.б. Дәшә серле юллар, башта төрле уйлар,

          Яшь йөрәктә кайный мең сорау.

          Якты юллар теләп, матурлыкка өндәп,

          Саубуллаша көмеш кыңгырау.

          Ямансу да кебек, аерылуны белеп.

          Мәктәп залын җырлап бер урау,

          Көмеш тавыш тынмый,

          Йөрәкләрдә чыңлый,

          Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

Җыр: “Кыңгыраулы мәктәп еллары”

  1. Кошлар да бер шулай таралалар,

Сау бул инде, туган оябыз!

Офыкларга карап очар өчен

Иңнәрдә без канат тоябыз.

          Әйтерсең лә пар атларда үтте,

          Кыңгыраулы мәктәп еллары.

          Күңелләрдә гомерлеккә калсын,

          Шушы соңгы моңлы җырлавы.

          Кыңгыраулы, 2 тап.

          Кыңгыраулы мәктәп еллары.

  1. Зур юлларга безне чыгардың син,

Күңелләргә бирдең омтылыш.

Соңгы звонок булсын беренчесе,

Син каршыла безне, зур тормыш.

            Әйтерсең лә пар атларда үтте,

            Кыңгыраулы мшктшп еллары.

            Онытылмас кая юл тотсак та,

              Сагындырыр таныш чыңлавы.

               Кыңгыраулы, 2 тап.

               Кыңгыраулы мәктәп еллары.

  1. Алда әле заман имтиханы,

Зур сынаулар әле үтәсе;

Максатларга әле ирешәсе,

Хыялларны чынлык итәсе!

            Әйтерсең лә пар атларда үтте

            Кыңгыраулы мәктәп еллары.

            Киләчәккә безне озатканда,

            Онытылмас дәртле чыңлавы.

            Кыңгыраулы, 2 тап.

            Кыңгыраулы мәктәп еллары.

1 а.б. Хөрмәтле укучылар, кунаклар, әти - әниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары! Тагын бер тапкыр бәйрәм белән тәбриклибез. Сезгә исәнлек – саулык телибез. Шуның белән әзерләнгән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

   Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

Якты юллар теләп,    

            матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш    

                        кыңгырау...

                                                  Миргалимова Э.В.

                         

                           25 май, 2013 нче ел

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Последний звонок - 2013 в 4 классе

. Внимание, внимание!Наш праздник начинается.Добра и счастья пожеланияПускай сегодня не кончаются.С грустью со школой прощаясь,Частицу её волшебстваВ сердце хранить обещаем....