Исәнме, мәктәп!
материал (1 класс) на тему

Гасимова Чулпан Галиевна

Беренче сентябрь - Белем көненә бәйрәм сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnme_mktp.docx22.11 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бәйрәме

Укытучы.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Көтә – көтә арып беткәнем.

Әйе, бу җыр безне барыбызны да матур, бәхетле, шаян, шук, гамьсез балачак елларына алып кайта. “Кайчан мәктәпкә укырга барырмын икән” – дип өзелеп көткән беренче сентябребезгә инде күп еллар узган. Хәзер инде без бу ямьле  көнне балаларыбыз белән бергә көтәбез.

Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

Исәнме, саумы, сентябрь –

Безнең Яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, яңа юл!

Исәнме, сөекле мәктәп!

Көттеңме безне?

Шундый түземсезлек белән

Көттек без көзне.

Без мәктәпкә барабыз

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә.

Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

Исәнме, и мәктәп,

Сагынып беттеңме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?

Язга хәтле сау булыгыз,

Урманнар, кырлар, --  дидек.

Зур дәрт белән мәктәпләргә

Тагын укырга килдек.

Бишкә генә укыр өчен

Көтеп алдык без көзне.

Мәктәп! Якты залларыңа

Каршы ал инде безне.

Ял иттек без табигатьтә,

Җырлап уйнадык, көлдек.

Чыныгып, тәнгә көч җыеп,

Тагын укырга килдек.

Гөлләр кебек үсәр өчен

Бакча син безгә, мәктәп!

Безнең туган илебездән

Бүләк син безгә, мәктәп!

Дулкынланып карап торам:
Сагындырдың, мәктәбем.
Син—минем үткән гомерем,
Син—минем киләчәгем.

Синдэ күрергә өйрәндек
Матурлыгын дөньяның.
Тәүге кат синдә башкардык
Балачагым җырларын.

Җыр:

Укытучы.

Залыбызның түрендә 1 нче сыйныф укучылары басып тора. Әйдәгез, аларга сүз бирик.

Яңгыр яуса ява бирсен –

Чалт аяз күк миңа бүген.

Минем кебек көләч йөзле

Гүя бөтен дөнья бүген.

Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

Барысы да котлый мине:

Мин укырга кердем бүген!

Безне алда мәктәп көтә,

Безне көтә парталар.

Түземсезлек белән көтә

Укытучы апалар.

Мәктәпкә – белем иленә

Баруыбызга без шат.

Серле белем дөньясына

Бүген бирелә старт.

Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга,

Хәрефкә хәрефне ялгап,

Сүзләр тезеп язарга.

Санарга да өйрәнербез,

Тапкырларга, бүләргә.

Исәпли белер өчен бит

Кирәк саный белергә.

Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серен үзләштерербез.

Ә хәзергә без боларны

Белмибез шул, әлбәттә,

Боларның бөтенесенә

Өйрәтәләр мәктәптә.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә.”

Укытучы.

Нәни дусларыбыз! Без сезне белем иленә кабул итәрбез. Ә аның серле ачкычы өлкән сыйныфлар кылында. Сүзне аларга бирик.

  Ашкына да, талпына да бүген
          Леп-леп иткән нәни йөрәгең.
          Озатасың изгеләрдән изге
          Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

   Җуелмаслык хатирәләр калыр
           Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
           Иң башыңа күрә йөгең дә бар –  
           Син җаваплы кеше бүгеннән.

      Илем мәхәббәтен сөйли сиңа
     Адым саен җылы карашлар.
     Олы юлга озата бара сыман
     Үзен белән яшьтәш агачлар.

Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп «Белем йорты» ачкычын тапшырабыз.

(Ачкыч тапшырыла.)

      Җир йөзендә төрле телдә
     Никадәрле китап бар.
     Безнең өчен hәрберсе
     Бик кадерле бит алар.


     Әмма барлык китапларнынң
     Иң беренче баскычы,
     Күңелләргә тәүге булып,
     Белемгә юл ачучы,
     Тирән серлэр сараена
     Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап бар.
Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагын?
Беләмсез, ул нинди китап?

Бергә. Ул—«Әлифба» китабы.

(Беренче сыйныфларга Әлифба китабы бүләк ителә.)

Җыр: “Әлифба”.

Укытучы, мәктәп –

Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

Мәктәбем,- дип

Әйткән чакта телем,

Йөрәк “Укытучым”, - диеп эндәшә.

      Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәге,
     Изгелеген бирә hәркемгә.
     Ашыга да бәхет өләшергә
     Һәр иртәдә безгә, hәр көндә.


    Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле,
    Җаны шигъри, уе саф аның.
    Күпме көтә безнең, үзенең дә
    Хыяллары чынга ашуын.

     Халкым күңелендә сезгә дигән
    Меңәрләгән чәчәк бәйләме.
    Әгәр аны алдыгызга куйсак,
    Булыр иде Каф тау кадәрле.

     Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
    Ничек кенә табыйм сүзләрен.
    Менә бүген чәчәк бәйләменең
    Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

      Чәчәкләрем, бәлки, аңлатырлар
     Хисләремнең  иң-иң изгесен.
     Әниемдәй якын укытучым –
     Тормышымның якты көзгесе.

      Алыгыз Сез бүген бүләк итеп,
     Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
     Каршылагыз тагын бик кvп еллар
     Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

(Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк ителә.)

Еллар үтәр аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

Яңгырыйдыр һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит син,

Өр – яңа уку елы!

      Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге.
               Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.
              Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,
              Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

                 «Чың» итеп алыр ул кыңгырау –   җиз батыр,
                Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.
                Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән  —  мәктәпкә!
                Бүгеннән—зур юлга:  хәерле сәгатьтә!

(Кыңгырау чылтырый.)