Хуш килэсен, Яна ел!
классный час по теме

Сценарий Новогоднего праздника

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khush_kilesen_yana_el_word.doc134 КБ

Предварительный просмотр:

Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Хуш киләсең, Яңа ел!”

Укытучы:  Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы

                                                                                                                                                     Бәйрәмчә бизәлгән зал, матур музыка.


1 алып баручы: Ишетәсезме, дуслар? Сизәсезме, дуслар? 

2 алып баручы: Сизәбез, …….. бик яхшы сизәбез. 

1 алып баручы: Нәрсә сизелә,…….? 

2 алып баручы: Яңа ел чыршысын әйтәм инде. Быел ул бигрәкләр хуш исле. Аны сизми калу мөмкинме соң?

 
1 алып баручы: Тагын ниләр сизелә, дустым? 

2 алып баручы: Тәмле мандарин исе килә... 


1 алып баручы: Тагын? 


2 алып баручы: Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак, күзләреннән нур ташып тора... 


1 алып баручы: Нигә шулай икән соң ул? 


2 алып баручы: Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә Яңа ел кичәсе. 


1 алып баручы: Башта ук шулай диләр аны. 


2 алып баручы: Әйдә,......... соравыңны яңадан кабатла. 


1 алып баручы: Ишетәсезме, дуслар? 


2 алып баручы: Сизәсезме, дуслар? 

Бергә: Яңа ел килә! Яңа ел килә! 

(Шау-гөр килеп бәйрәмчә киенгән укучылар керә, чыршы тирәли басалар)

Җыр: “Чыршы янында”

  1. Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матурырак

Бизәлгәсең бу юлы.

  1. Энҗе карлар явып үткән

Яшел ылысларыңа,

Күп бүләкләр китергәнсең                                                                          Без нәни дусларыңа.

  1. Без уйныйбыз, җырлыйбыз,

Шатланабыз, көләбез.

Безгә рәхәт тормыш биргән

Илебезне сөябез.

1 алып баручы: Бүген бездә зур бәйрәм!

                 Бүген Яңа ел килә!

                 Безнең күңелләр җырга

                 Һәм биюгә җилкенә.

2 алып баручы: Бераз гына моңсу да,

                 Ник икәнен мин беләм.

                 Хушлашабыз чөнки без,

                 Бүген иске ел белән.


Ишек артында бәхәсләшкән тавышлар.

 1 алып баручы: Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

Ике куян килеп керә (һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

  1. нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

  1. нче куян. Юк, үзем, үзем тапшырам!

  1. алып баручы: Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.

1 алып баручы: Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез урындык тирәли сикерерсез. Музыка туктауга урындыкка кайсыгыз тизрәк утыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

1 нче куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

2 нче куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

 2 алып баручы: Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

Уен «Кем беренче?»

 1 алып баручы: Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

2 алып баручы:  (Конвертны ача. Укый).                                                      Исәнмесез, и кадерле
Сөекле дусларыбыз.
Сезгә яза бик ерактан
Кар кызы, Кыш бабагыз.
Беләм инде бик күптәннән
Безне сагынып көтәсез.
Без сезгә килгәч булачак
Котлаулар да, бүләк тә.
Яңа елда чынга ашар
Сезнең бөтен теләк тә.

         1 алып баручы: Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар). Ә хәзер безнең укучылар сезгә чыршы турында шигырьләр сөйләрләр.


1 укучы:Исәнме, чыршы, исәнме! 
Тагын да бер ел үтте 
Күңелле чыршы бәйрәмен 
Балалар күптән көтте. 


2 укучы: Ян яктырак, чыршыкай 
Балкысын утларың 
Бүген синең тирәңә 
Җыелган дусларың. 

3 укучы:Күрегез безнең чыршыны 
Ничек матур киенгән 
Безгә бәйрәм ясар өчен 
Урманнан безгә килгән. 

4 укучы:Нинди генә уенчыклар 
Муенсалар юк анда 
Серле шар һәм алмалар 
Бөреләр дә бар анда 

5 укучы:Гаҗәп күркәм безнең чыршы 
Җем-җем килеп яна ул 
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен 
Котлы булсын Яңа ел! 

Бергә: Котлы булсын Яңа ел! 

6 укучы:Кыш килде акка төренеп 
Җир өстен сөеп кенә 
Тау битләрен сыйпап үтте 
Ак көртләр өеп кенә. 


7 укучы: Җем-җем иткән йолдыз белән 
Тулган төнге саф һава 
Ә көндез ап-ак чәчәктәй 
Ябалак карлар ява. 

8 укучы:Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде
Ак бүздәй йомшак кар белән
Җирне биләүләп төрде.

9 укучыКыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.
Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-
Бүген бездә чыршы бәйрәме!

10 укучы:Үсте чыршыбыз урманда,
Шаулап торды ул анда.
Җәен дә, кышын да зифа
Яшел тора һаман да.

11 укучы: Хәзер чыршыбыз бизәлгән,
Муенсалар да элгән,
Безгә шундый матур бәйрәм,
Зур шатлык алып килгән.


12 укучы: Яңа елның һәрбер көне
Бәхетләр алып килсен.
Һәр ишектән шатлык тулы
Яңа ел җыры керсен.

(Төлкебикә керә)

Төлкебикә : Чыршы да чыршы. Ә мин чибәркәйне оныттыгызмени? Ни матурлыгы бар инде аның. Үзе озын, үзе энәле, үзе усал. Дөрес бит?

 2 алып баручы:  Юк, Төлкебикә, син ялгышасың, чыршы чынннан да матур.

Төлкебикә : Юк инде, юк, мин иң матуры. Минем турында да берәр шигырь сөйләсәгез, ичмасам, күңелем булыр иде. Төлкебикә апагызга  бер җылы сүзегез дә юк мени?

1 алып баручы:   Сөйлибезме, укучылар?

1 укучы: Мин сөйлим, мин!

                 Урманнан чыгар,

                 Корсак асты чуар,

                 Койрыгы сырлы,

                 Хәйләсе күп төрле.

Төлкебикә : Әле сез шулаймыни? Миннән көләсезме? Ярар, үпкәләттегез, мин китәм, ләкин кире киләм әле, берүзем генә түгел! Карарбыз, ничек бәйрәм итәрсез микән?

Кышкы урман күренеше

Бүре: Фу, адәм исе килә. (Сискәнеп читкә тайпыла, кулын селтәнеп сөйләнә)  Ф-фу! Фу! Нинди галәмәт бу? (Залга) Сез кемнәр? Нинди адәми затлар? Их, барыгызны да берәм-берәм ашарга, ә?  (җитди) Күбрәк шул сез. Күп кешедән куркам мин...

Кара урман уртасында 
Ялгыз гына йөрмәгез;
Ялгыз йөреп, минем кулга
Сез эләгә күрмәгез!..

Ах, гөнаһ шомлыгы! Яңа ел керә бит бүген. Бу картлач Кыш бабай да шул бәйрәмгә җыенып йөридер әле. Ю-юк, ул түгел, мин булам әле быел Кыш бабай. Кызык итәм әле мин Кыш бабайны!
(Агач артына барып поса).

Кача-поса Төлкебикә чыга.    

Төлкебикә : Адәми затлар исен сизеп килдем килүен. Никтер беркем дә күренми. Берәрсен тотып тамак ялгап алырга иде дә. Бүген бит Яңа ел керә, шуңа күрә ризыгы да бәйрәмчәрәк булсын иде, диюем. (Залны күреп, нык гаҗәпләнеп, бот чабып.) У-һу-һу!.. Мондагы ризык! Казаның чыдасын да ягарга утын гына җитсен! (Биеп җырлый.)

Казан асып бәйрәм ясыйм,
Эләксә берәр бала.
Мин бик саран түгел, бераз
Бүре абзыйга да кала. 
Эх-ма, тра-ля-ля, 
Бүре абзыйга да кала...


Салмак хәрәкәтләр ясап биеп йөргән Төлке Бүре посып торган агач янына җитә һәм аның белән күзгә-күз очраша. Куркуларыннан икесе ике якка мәтәлеп егылалар.

Бүре: (аягын тотып, тәгәрәп йөри). Ах, бетерде, бетерде!..

Төлкебикә: Син кем? (Тора.)

Бүре: Бүре мин, Бүре, танымыйсыңмы әллә, хәйләкәр тәре?! (Торып баса.)

Төлкебикә: Нинди Бүре? Өстеңне кара, мондый Бүре була димени?

Бүре: (һаман ачуын, үпкәсен баса алмыйча). Була шул. Бу бит минем киемнәр түгел. Кыш картының киемнәре бу, беләсең килсә.

Төлкебикә: Хәзер аңладым бугай. Тукта! Син тилермәгәнсеңдер бит — бала-чага кебек, Яңа елны бәйрәм итәргә йөрисең.

Бүре: Йөрсә соң. Синең ни эшең бар? (Кар кызының агачта эленеп торган киемнәрен күреп ала.) Әнә, теләсәң, сиңа да бар анда...

Төлкебикә: (төрле якка таралган әйберләрен җыя-җыя). Кирәге бар ди! Шул карачкы киемнәрен киеп, урман көлдереп йөрде ди...

Бүре: Һы, хәйләләп йөри торгач, миләрең катып, зиһенең чуалып беткән, ахры! (Тавышын басып, тирә-якка каранып алгач, Төлкенең янына ук килеп, колагына үрелеп сөйли). Без киенеп балалар янына барачакбыз. Алар безне Кыш бабай белән Кар кызы дип кабул итәчәкләр.  Аннары инде... (Учларын учка ышкып.) Аннары без үзебезнең кара эшләребезне эшләячәкбез. Аңладыңмы, хәйлә капчыгы?!

Төлкебикә: (йомшак-ягымлы булырга тырышып). Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Ну үзеңдә баш та инде! Шәп кайната синең бу баш чүлмәгең! 
Мин шундый да матур, гүзәл, 
Мин шундый чибәр.

Бүре: «Чибәр кызлар» ярышына 
          Хет бүген җибәр...

Төлкебикә:Мине күргән егетләрнең 
                    Һушлары китәр...

Бүре: Синнән куркып, бар бүреләр 
          Үлешеп бетәр...

Төлкебикә: Кызык икән, рәхәт икән
                     Чибәр кыз булу...

Бүре: Бигрәк тә рәхәттер ул 
          Җүләр кыз булу.

Төлкебикә: Кар кызы булып киенәм
                     Бүген бәйрәмдә. 

Бүре: (чигә турысында бармаклары белән бору хәрәкәтләре ясый, залга карап).Бу тиленең хыялыннан 
            Башы әйләнгән...

 Төлкебикә: (җырлап бетереп, арып-алҗып, шундагы бер агач төбенә утыра). Уф-ф-ф! Кар кызы булу җиңел түгел икән. Хәлдән тайдым.

Бүре: Йә, йә, зарланма.  Балалар янына барып,  кич буе, төн буе биеп йөрисең бар әле,  хәзер үк хәлдән тайгач, аңда нишләрсең?

 Төлкебикә: Бу кадәр биергә булгач, мин бармыйм. Балалар ашыйм дип, биеп үләр хәлем юк әле.

Бүре: Ашыйсың килсә — барырсың...


Төлкебикә: Анысы шулай инде. Бармыйммы соң! Барам-барам! Мондый җай кайчан чыга тагын! Тагын бер ел көтәргәме? Юк, барам-барам! Әйдә, киттек тизрәк, картлач...

 Бүре: Әйдә, тегеләрнең дә әйләнеп килүләре бар. Күзләренә эләксәң, Кыш бабай дигәннәре туңдырып та куяр. Селкенәлми дә калырсың.


Төлкебикә: Әйе шул, котып сихерен бик хәтәр диләр...
Ашыгып чыгып китәләр

        

(Төлкебикә белән Бүре Кыш бабай һәм Кар кызы киемендә керәләр)

Төлкебикә: Шушы буламы инде Теләкәй мәктәбе?


Бүре:  Шушы буламы инде чыршы бәйрәме?

2 алып баручы: Әйе, сез бәйрәмдә, хөрмәтле кунаклар.

Төлкебикә: Я, балалар , мине сагынып беттегезме инде? Менә мин килеп тә җиттем!

 Бүре: Күңелсез булмадымы миннән башка?

Төлкебикә: Ә без сезгә бүләкләр алып килдек.

Бүре: Менә карагыз әле тәмле яшел бакалар, кипкән елааннар. Ай, нинди тәмлеләр! Телеңне йотарлык. Мәгез әле кабып карагыз!

1 алып баручы:   Балалар болар бит чын Кыш бабай белән Кар кызы түгел! Кемнәр сез? Сезне кем чакырды?

Төлкебикә:  Безме, без иң-иң чын Кыш Бабай белән Кар кызы.

2 алып баручы:   Әйдәгез, чын булсагыз, Кыш бабай турында җыр җырлап алыйк.

Җыр:   Кыш бабай”

  1. Кемнең кигән киемнәре,

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмештәй сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

Бу – Кыш бабай,

Һай, Кыш бабай,

Һәркемгә таныш бабай.

  1. Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур кәгазь капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?

  1. Чаңгы-чанада шуарга

Булды шома тавыбыз

Кем безгә аны ясаган?

Кем икән ул табыгыз?     

                                                                                                                                                                                (Кыш бабай, Кар кызы керә)      

            Кыш бабай:  Исәнмесез, кадерле балалар һәм кунаклар!

           Сагынып килдек без сезне,

           Үтеп океан, диңгезне.

           Нинди матур үскәнсез,

           Алма кебек пешкәнсез.

           Әйдә, килегез тизрәк,

           Ясыйк матур түгәрәк.

           Сезгә кунаклар килгән бит,

           Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

Кар кызы: 

Мин, дусларым, Карчәчәк
Кардан йолдызлар ясап,
Җир өстенә яудырам,
Каплыйм җирне кар белән.
Яз җиткәч тә мин эрим,
Елгада агып йөрим.
Сезне чын-чын күңелдән
Котлыйм Яңа ел белән.
Укуда зур уңышлар
Мин телим сезгә, дуслар!

1 алып баручы:   Монысы ни булды инде тагын? Безнең бәйрәмдә 2 Кыш бабай, 2 Кар кызы булды бит, дуслар?!

2 алып баручы:   Кайсысы чын Кыш бабай да, кайсысы чын Кар кызы инде боларның?

Бүре: Мин, мин чын Кыш бабай.

Төлкебикә: Мин, мин чын Кар кызы.

Кыш бабай: Кызым, ни сөйлиләр болар?

1 алып баручы: Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез. Шуннан соң кемнең чын, кемнең ялган Кыш бабай белән Кар кызы икәнлеге билгеле булыр.

Сораулар: 

1. Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

2. Кыш бабай нәкъ сәгать7 дә килә, әйеме?

3. Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме?

4. Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

5.  Кыш бабай бүләкләр алып килә, әйеме?

6. Чыршыбыз бик матур, әйеме?

7. Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

8. Помидорлар да үсә, әйеме?

9. Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

10. Ул Кар кызы белән дус, әйеме?

2 алып баручы: Менә без сезнең чын Кыш бабай белән чын Кар кызы түгеллегегезне белдек инде. Өс киемнәрегезне алыштыргач, танымаслар дип уйладыгызмы? Шулай итеп, безне алдамакчы булдыгызмы?

1 алып баручы: Әйтегез әле тизрәк, сез кемнәр?

Бүре: Мин Бү-бү-бүре.

Төлкебикә: Ә мин Төлкебикә апагыз булам.

Бүре: Кыш бабай, Кар кызы, безне гафу итегез инде. Безнең сезнең  белән шаярып кына аласыбыз килде.    

                                                                                                                             Төлкебикә: Без үчлекле түгел. Урманда ялгыз яшибез бит! Кызганыгыз инде, зинһар, кумагыз безне. Безнең дә бәйрәм итәсебез килә.

Кыш бабай: Гафу итәбезме, балалар?

Балалар:  Әйе.         

Кыш бабай: Хатаны төзәтү беркайчан да соң түгел. Калыгыз безнең белән. Ләкин карагыз, үзегезне әдәпле тотыгыз.

(Куаналар, сикерәләр).

Бүре: Рәхмәт Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы!    

Тәртипне үзем саклармын бәйрәмдә,
Мәкерле уй белән чыкмам беркайчан да.
Барлык балалар белән дә дуслашам,
Инде юньсезлегем белән  хушлашам.


         Төлкебикә:  Рәхмәт балалар!                                                                             Тырышырмын ышанычыгызны акларга.
Һәр җирдә һәм эштә хәйләсез атларга.

2 алып баручы:  Нидер җитми бит, чыршыга

                Карагызчы, балалар!

                Белдем, белдем, утлар янмый,

                Нигә янмый соң алар?

                1 алып баручы:  Бәйрәмебез гади түгел,

Зур шатлыклар бәйрәме.

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Кыш бабай:  Борчылмагыз, дуслар! Хәзер яндырабыз аны: Әйдәгез бергәләп «Әй, чыршы, чыршы,

Безнең күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы!» дип әйтәбез. (Утлар кабына.)

            2 алып баручы: Бигрәк күңелле булып китте, әйдәгез бер җырлап та алыйк инде.

Җыр: “Төрле-төрле утлар яна”

  1. Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

  1. Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән.

Матур булып балкып торган

Кызыл йолдызлар белән.

  1. Җырлый-җырлый әйләнәбез

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән елкага.

  1. Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар.

Без җырлыйбыз, шатланабыз

Без бәхетле балалар.

1 алып баручы: Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең укучылар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр. Кыш бабай, Карчәчәк, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?

  1. ЯҢА ЕЛ

Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Мәктәптәге һәр балага 
Бүләкләр бирде.

Кар кызы да Яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән?

Уйнап — биеп Яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.

  1. ЧЫРШЫ

Бүлмәдә чыршы агачы:
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.

Уенчыклар белән аны
Бизәдем төрле төскә.
Кызыл йолдыз ясап куйдым
Балкысын өчен өскә.

  1. ЧЫРШЫ ЯНЫНДА

Айда кар яумый икән,
Җилләр дә исми икән.
Безнең яшел дустыбыз
Чыршы да үсми икән.

Егет булып үсеп җиткәч
Айга очып китәрмен.
Бүләк итеп айга да
Яшел чыршы илтермен.

Айга юл ачык хәзер
Сез дә очып барырсыз.
Киләчәктә Яңа елны
Айда каршы алырсыз.

  1. РӘХМӘТ СИҢА КЫШ БАБАЙ

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең, 
Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!

  1. КЫШ БАБАЙ КИЛӘ

Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.

Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.

Машина, мылтык, самолет
Керпе һәм туплар…
Җаныңа ни кирәк,анда
Бөтенесе бар.

Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында.

  1. АК БӘХЕТЛӘР АЛЫП КИЛСЕН

Көн артыннан көннәр үтә,
Гүя еллар йомгак сүтә.
Иске елның матур киче
Саубуллашу кичен көтә.

Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?

Көтәбез без әйдә килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.

  1. КЫШ БАБАЙ, ТЫРЫШ БАБАЙ

Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар, 
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.

Тәрәзәләргә ясаган атлар,
Ул биек таулар, чыршы, наратлар
Шуларга карап гаҗәпкә калам,
Ничек ясый? — дип сокланам аңа.

  1. КЫШ

Салкын кыш килде,
Тышта бик суык.
Кошлар җим эзли
Агачка кунып.

Әйдәгез, дуслар,
Кошларны саклыйк.
Һәрбер агачка
Җимлекләр ясыйк.

  1. КЫШ БАБАЙ ЯСАДЫК

Җыелып җепшек кардан,
Кыш бабай ясап куйдык.
Матурлап аның күзләрен,
Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа дип
Кичен уйлап тордык та –
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.

  1. КАР ЯУДЫ

Менә нинди кар яуды:
Ап-ак булды җир өсте.
Чаналарга, чаңгыларга
Җиткереп булмый эшне.

Бөтен дөнья чаж да чож,
Тауда — тау шуучылар.
Тау асты да чуп-чуар,
Тау өсте дә чуп-чуар.

Тау башыннан төшкәндә
Мәтәлеп тә китәләр.
Ничек итсә-итәләр,
Барыбер төшеп җитәләр.

Гел шома гына булмый шул,
Кайчакта егылалар.
Егылсалар егылалар,
Алар бит чыныгалар.

  1.  КАР ЯУГАН

Тәрәзәгә күз салдым
Тордым да бүген иртән.
Күргәч аптырап калдым:
Җирне кем ап-ак иткән?

Урамда нишләгәннәр:
Әллә он сипкәннәрме,
Әллә зур мичкәләрдән
Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган...
Белдем-белдем — кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган —
Без шуарбыз таулардан.

2 алып баручы:  Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай: Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син бии беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер биеп күрсәтәм. Кызым, миңа ярдәм итәрсең микән?

Кар кызы: Итәм, бабыкай, итәм!

(Кыш бабай белән Кар кызы бииләр)

(Почтальон керә)

Почтальон: Салкынбаев Кыш бабай
                     Ул сез буласыз бугай.
                     Сезгә телеграмма бар.

Кыш бабай: Кая, кая, каяле
                      Нәрсә язалар икән?
(укый)
                      Бетте, бетте барсы да
                      Актык сәгатем суга
                      Бик рәхмәт инде сезгә
                      Кирәк чыгарга юлга.

Кар кызы: Бабыкай, тукта әле, балаларга алып килгән күчтәнәчеңне калдырырга онытасың бит.

Кыш бабай: Әй, карт хәтер, карт хәтер.

                       Бар сезгә күчтәнәчләрем, бар!

                       Куянкайлар, Төлке, Бүре, алып керегез әле күчтәнәчләрне.

(Куяннар капчык алып керәләр)

Кыш бабай: Җаныма шатлык тулсын,

                        Капчык ишелеп торсын!

                        Нинди әйбер капчыкта?

                        Кала күрмик хурлыкка.

(Капчыкны ача, аннан Яңа ел чыга)

Яңа ел:

Дөнья әйләнеп,
Мин килдем менә.
Урман-кырларга,
Чиксез бай җиргә.

Монда-матурлык!
Монда- батырлык!
Зур төзелешләр-
Шаклар катырлык!

Галәмдә нәрсә?
Могҗиза- әнә!
Батыр кешеләр
Йолдызга менә!

Картлары да шат,
Җитсә дә йөзгә,
Яңа бәхетләр 
Китердем сезгә!

Тик ул бәхетләр-
Капчыкта түгел,
Өләшеп бирергә
Ул кәнфит түгел!

Һәркем бәхетен 
Табар эш белән.
Таш ярып була
Күмәк көч белән!

1 алып баручы: Алланып таңнарның алына,

                              Нур булып кешелек таңына,

                              Җыр булып үрелеп күңелгә

                              Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!

2 алып баручы: Кояшлы көннәрнең җылысын,

                              Бәхетнең, шатлыкның олысын.

                              Күтәреп көннәрнең иңенә

                              Рәхим ит туган ил түренә.

(Кыңгырау тавышы ишетелә. Чана, чана өстендә сандык, сандык өстенә Төлке утырган, аны бүре тарта)

Бүре: Әйдә, төш чанадан.

Төлке: Ой, бөтен җирем авырта, аякларым да арыды.

Бүре: Барыбер таптык бит күчтәнәчләрне, балаларга алып килдек.

Төлке: Ал, бабакай, сандыгыңны.

Кыш бабай: Бик зур рәхмәт, дусларым, коткардыгыз мине. Балалар бүләксез кала дип курыккан идем.  Әйдәгез, балалар, бергәләп бер җырлап алыйк инде.  

Җыр “Кыш бабай”

  1. Безнең елкабызны бизәп

Балкып кабына утлар.

Яңа елның башлануын

Хәбәр итә курантлар.

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безне бик ярата.

Ул безгә Яңа ел

Бүләге тарата.

  1. Ак мамык кебек кар ява

Урманнарга, кырларга.

Тынычлык алып Яңа ел

Кил син безнең арага.

  1. Чәчәктәй безнең балачак,

Киң безнең юлларыбыз.

Туган илнең иң бәхетле

Кызлары, уллары без.

                                                                                                                                    Кыш бабай: Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып                                                                                                Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек                                                                                                    Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы: Теләкләрнең иң изгесе,

                   Иң яхшылары сезгә.

                   Зур уңышлар алып килсен

                   Яңа ел үзегезгә.


Кыш бабай:
Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр!

1 алып баручы: Сау бул, Кыш бабай!

2 алып баручы: Сау бул, Кар кызы!

(Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китәләр).

  1. Чыгышлар, уеннар
  2. Рәсем конкурсы
  3. Стенгазета конкурсы
  4. Маскаларга конкурс
  5. Кар сыннарына конкурс
  6. Лотерея

1 алып баручы: Кадерле бер кунак көткән кебек,    

                              Яңа елны көтте йөрәкләр.

                              Беләкләрдә – яңа хезмәт дәрте,

                              Күңелләрдә иң саф теләкләр.

   2 алып баручы: Илләр имин, еллар тыныч булсын,

                                 Иген уңсын кырда ишелеп.

                                 Ак кар кебек саф теләкләр белән

                                 Яңа елга атлый кешелек.

1 алып баручы: Күңелләрдә шатлык та бар,

                              Бераз моңсу да никтер

                              Син, Яңа ел, инде безгә

                              Матурлык кына китер.

2 алып баручы: Ныгысын дуслык, татулык,

                              Иман бир балаларга.

                              Саулык – сәламәтлек кенә китер

                              Озын – озак елларга!