9 Май
материал на тему

Гарипова Лейсан Котдусовна

Җиңү көне- бу дөньяның яңадан туган көне.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_may.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне

А.б: Хәерле көн кадерле балалар, апалар, хәерле көн ветераннарыбыз!

Сезнең барыгызны да бөек тантана зур шатлык Бөек Җиңүнең 69еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Җиңү көне сезнең күңелләрдә уелып калсын өчен, кадерле балалар, сугыш эчендә булган, немец фашистларын җиңүдә көчләрен аямаган ветераннарны очрашуга чакырдык.

  Хөрмәтле кунаклар! Бу җиңү зур корбаннар аша килде, һәм менә бүген бөек җиңүгә 69 ел җитте инде.Сугыш вакытында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 69 ел буена да, 100 ел буена да онытылмаячак.

1б:

1941 ел, 22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикләрне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

2б:

Июнь таңы тыныч, нурлы иде,

Күкне кара сөрем каплады.

Фашизмга каршы ил кузгалды,

Барча халык утка атлады.

А.Б: Бу аяусыз сугышка Актаныштан ___ кеше китте. Бер кайтмасам бер кайтырмын, дип киткән бик күп авылдашларыбыз еракта мәңгелек йокыга талдылар.

 Хөрмәтле кунаклар, балалар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

1 минутлык тынлык.

3б: Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Алар хөрмәтенә салынган һәйкәл моңын ачык мисалы.

4 б.

Авылыбызның иң-иң уртасында,

Иң матур һәм калку урында.

Һәйкәл булып солдат тора,

Винтовкасын кысып кулында.

Бер малай, бер кыз чәчәк тотып уртадагы һәйкәл янына килә.

Кыз:

Без киләбез сиңа буранлы кышларда,

Киләбез сиңа тынычлыкны саклап.

Син- безнең абый,

Син – безнең әти,

Син – безнең бабай, Билгесез Солдат!

Малай:

Без киләбез сиңа кояшлы җәйләрдә,

Бөек нәселнең дәвамын раслап.

Син - безнең абый,

Син - безнең әти,

Син - безнең бабай, Билгесез Солдат!

(Һәйкәлгә чәчәк салалар).

Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә:

Исәнме, улым, менә мин яңадан синең янында, салкын түгелме, балакаем?

Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә)

Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана: Нигә үзеңне сакламадын улым? Хәтерлисенме, җиңәребез дә, кайтырбыз дигән идең, улым?

Улы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә тугел, меңнәр, милионнар бу көрәштә башларын салды. Картлык көнендә ничек яшисең, әнкәй?

Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз генә танымагансыңдыр?

Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин, әнкәем!

Ана чәчәк сала, яшен сөртә, акрын гына атлап чыгып китә.

А.Б: Узган авыр юлларны

Онытырга тырыш ана,

Яраларың да төзәлер,

Инде тынычлансаң.

Ансамбль чыгышы.

Бөек җиңү көне бүген.

69 яшь җиңүгә.

Миллионнарча кеше киткән,

Фашистларны җиңүгә

Кырык бишнең якты таңында

Кояш булып Җиңү балкыган.

Ул 69 ел җирне сөендереп

Нурын сибә донья халкына.

Бәйрәм бүген -Бөек җиңү көне,

Бәйрәм итә барысы – яше, карты.

69 ел элек нәкъ бу көнне,

4 ел буе зарыгып көткән

Якты булып җиңү таңы атты.

А.Б:

Әйе, 45не бик күпләр көтте, күпләр көтеп ала алмады.

Кырык бишнең маен күпләр көтте,

Күпләр көтеп ала алмады.

Канга баткан фашист этләре

Бу көн җиңелергә уйлады.

Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур Җиңү таңы.

Исән булсын әле, Ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!

Музыкаль композиция “Кызыл ромашка”

А.Б: Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, диләр. Бүген бездә Бөек Ватан сугышы чорында барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган, җиңү көнен якынайтуга үзләренең зур өлешләрен керткән , хөрмәтле тыл ветераннары кунакта.

10 б. Картаймагыз әле, тыл ветераннары ,

Сезгә тиеш бик күп назлар.

Очрашулар һәр язда да насыйп булсын.,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

11б. Безгә имин тормыш бүләк иткән

Ветераннар исән булсыннар.

Ә шулай да солдат абыйлар,

Ил чигендә уяу торсыннар.

13б. Без тынычлык иле балалары,

Безнең һәммәбезнең теләгебез бер.

Хәрбиләрдәй уяу булырга,

Без әзер, без әзер!

14б. Бабайларның илгә тугрылыгын

Күңел белән тойган буын без

Кирәк икән, алар кебек кыю

Алар кебек көчле булырбыз!

15б. Бабайларның алсу каны балкый

Җиңү кояшының нурында

Онытмадык, мәңге онытмабыз

Алар батырлыгы турында

16б. Алар саклап калган хор җирдә без

Чыркылдашып уйнап үсәбез

Дан юлларын барлап

Батырларны данлап,

Исемнәрен һәйкәл итәрбез

17б. Сугыш ялкыны безнең доньяны

Чолгап алмасын яңадан

Сакла, сакла тынычлыкны

Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!!!

Җыр “Туган илебез”