Әнием-кадерлем
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Ганиева Люция Фаесхановна

8 Март бәйрәменә эшкәртмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem-kaderlem.docx22.21 КБ

Предварительный просмотр:

Әнием—кадерлем.

(8нче Март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә )

 Максат: Әниләрне ,әбиләрне  олылау, укучыларда аларга карата  хөрмәт, ярату, ихтирам   тәрбияләү.

А.б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, әбиләребез. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Безнең бүгенге кичәбез сезгә бәйрәм бүләге булсын.

1ук. Бүген  сигезенче  март  

Бүген  җирдә  тантана.

Кояш  шуңа  көлә  бүген,

Гөлләр  шуңа  шатлана.

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

2 ук.Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны? 

Кем күңеле тулган айдай серле,

 Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы ? 

3ук. Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?                                    

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Балалар бергә: Ул минем әнием! 

4ук. Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез,зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

 ( “Әни кирәк” җыры башкарыла.)

5ук.Дөньяда иң акыллы

Иң уңган безнең әни .

Менә шуңа синең яннан

Һич тә китәсе килми.

6ук. Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

Әни сүзен таптарга.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен,балкып янсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

7ук. Без сезне бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

(“Иң якты кояшым” җыры башкарыла)

А.б.  Безнең  укучыларыбыз үзләренең әниләре турында презентация ясадылар. Хәзер  шул  презентацияләре белән таныштырып китәрләр. (Укучылар чыгышы)

А.б. Укучылар, бүгенге бәйрәмдә безнең кадерле кешеләребез - әбиләребез дә бар. Аларга да теләкләребезне җиткерик  әле.

8ук. Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

Ак ефәктәй чәчләрен

Ул тарап куя үреп,

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә, аңардан күреп.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә, көз җиткәч,

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын, үсеп җиткәч.

(Җыр: “Әбекәй, алтыным”)

А.б.  Әйдәгез  әле,  әниләребезне  уенга   чакырыйк,        бергәләп  уйнап   алыйк.  Сез  ризамы?  Риза   булсагыз  уеннарыбызны башлап  җибәрәбез.

  Уенга 6 әни чакырыла.  Һәр әни  “Горурланам”, “Гаҗәпләнәм”, “Шатланам”, Борчылам”, “Ачуланам”, ”Күңелсезләнәм”,”Кызыксынам” дигән сүзләр язылган карточкалар арасыннан берсен сайлап ала.  Бала тәрбияләүдә үзенә туры килгән психологик халәт турында үз фикерен әйтә.

А.б. Ә  хәзер  әниләребезнең  тапкырлыкларын, зирәклекләрен  тикшереп  карыйк.

-Шалканны  чәчәләрме? (юк  орлыкны).

-Бер  мичкәдә  ике  төрле  сыеклык.  (йомырка).

-Нинди  сорауга  “әйе” дип  җавап  биреп  булмый. (син  йоклыйсыңмы?)

-Табышмак  сүзен  ничек  укырга?  (сулдан  уңга).

-Җансыз  җанлыны  уята.  (будильник).

-Иң  кирәктән- ни  кирәк. (саулык).

А.б.  Безнең әниләребез бик тапкыр да, зирәк тә икән.Бәйрәмебезне дәвам итик.

9 ук. Бик күңелле, бик рәхәт,

Әниләр карап торгач,

Эшләрендә булышырбыз

Үсеп, зур кеше булгач.

Җырла дисәләр, җырлыйбыз

Бер дә каршы килмибез.

Карап торыгыз, әниләр

Җырлый-җырлый биибез.

Концерт номерлары күрсәтелә 

10 ук. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә -

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

 11 ук. Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек! 

12 ук. Читкә китми. әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез! 

13ук.  Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Менә без—балалардан! 

(Музыка уйный. Балалар әниләренә, әбиләренә үзләре ясаган бүләкләрне тапшыралар.)

А.б. Кадерле  әниләребез, әбиләребез тагын  бер  кат сезне бәйрәмегез  белән тәбрик  итәбез .Сезгә  ныклы  сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмгә килгәнегез һәм катнашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

(“Әниемә “җыры башкарыла)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әнием - кадерлем!

Әнием - кадерлем!сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр көнендә куярга була...

Әнием - кадерлем...

башлангыч сыйныфлар белән 8 Март бәйрәмендә бәйрәм сценарие язганда ярдәмлек буларак тәкъдим ителә....

"Әнием - кадерлем минем!""

«День матери» является сценарием  праздника, посвящённого Дню матери. Данное мероприятие проведено в марте 2014 года. Данная работа может оказать методическую помощь классным руководителям,...