БЕЗ МӘКТӘПТӘ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНДЕК
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

  Әлеге бәйрәм I класс укучыларының уку елын уңышлы тәмамла­вына багышлап үткәрелә. Анда I — IV класс укучылары катнаша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_mktpt_nrsg_oyrndek.docx15.72 КБ

Предварительный просмотр:

БЕЗ МӘКТӘПТӘ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНДЕК

  Әлеге бәйрәм I класс укучыларының уку елын уңышлы тәмамлавына багышлап үткәрелә. Анда I — IV класс укучылары катнаша.

  Класс бүлмәсенә яки залга «Наданлыкның бервакытта да, беркемгә дә ярдәм иткәне юк», «Белемеңә бәләкәйдән генә булса да яңалык өстәмәгән көн — югалган байлык» дип язылган плакатлар; «Безнең бурыч — бер-береңә булышу!», «Батырларга тиңләшәбез», «Кем булырга?» дигән стендлар эленә.

  Тантанага ата-аналар, укытучылар чакырыла. Класс бүлмәсендә магнитофон язмасында «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» (М.Пляцков- ский сүзләре, Р.Шаинский музыкасы, татарчага Р.Миңнуллин тәрҗемә иткән) җыры яңгырый.

 Кулларына төрле төстәге шарлар, кечкенә флаглар, чәчәкләр тоткан укучылар класс бүлмәсенә яки залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап тезеләләр.

  Укытучы укучыларны I классны уңышлы тәмамлаулары белән котлый һәм Ә.Бикчәнтәеваның «Сез, балалар, минем гөлләрем» шигырен укый.

Сез, балалар — минем чәчәкләрем,

Сез, балалар — минем гөлләрем.

Сез бит минем үткән көнем түгел,

Сез бит минем алгы көннәрем.

Аннары сүз I класс укучыларына бирелә.

Укучы.

Мәктәп бакча түгел икән,            Тик шулай да үз мәктәбен

Тәртипләр бүтән бераз.              Мактап туялмый Гөлназ.

Укучы.

Менә бит ул нинди рәхәт,           Укый белү файдалы шул,

Менә бит ул нинди шәп!              Сизгәнсездер инде шәт...

Укучы.

Укытучы апа, хәтерлимсең!

Без мәктәпкә килдек:

Каршы алдың җәеп кочагың.

Канатларым — фәннәр,

Син — юлдашым.

Хор «Беренче дәрес» җырын (М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы) башкара.

Укучы.

Син оялта белдең кирәк чакта,

Юата да белдең кирәктә.

Җылы сүзең, назлы күз карашың,

Укытучы апам, йөрәктә.

Укытучы. Сез, хөрмәтле укучылар, мәктәптә укырга, язарга, рәсем ясарга, җырларга, биергә, бик күп яхшы гадәтләргә өйрәндегез. Хәзер шул турыда сөйләшик әле.

Укучы. Без китапны яратырга өйрәндек. Китап — белем чишмәсе ул.

Укучы.

Китап — киңәшчең синең,             Ул хөрмәткә бик хаклы,

Дустың, ярдәмчең синең.             Кадерлә син китапны.

Укучы. Әйдәгез, белем турында мәкальләр дә әйтик әле!

1. Белем — иң яхшы байлык: янмый да, югалмый да, урлап та булмый аны, хуплап та булмый аны.

2.  Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә һ.б.

Хор «Күңелле тәнәфес» җырын (Р.Миңнуллин сүзләре, Р.Яхин музыкасы) башкара.

Укучы. Без I класста чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәндек.

Укучы.

Иртән торгач, пөхтә итеп             Теш чистартам ап-ак итеп,

Урын җыям мин үзем.                   Битем юам мин үзем.

Укучы. Мин дәресләргә үз вакытында әзерләнәм.

Укучы. Энем һәм сеңлемне дә уйнатам.

Укучы. Әти-әнигә өй эшләрен эшләргә дә булышам.

Укытучы. Көннең һәр сәгатен файдалы үткәрергә сезгә нәрсә ярдәм итә соң?

Укучылар. Безнең көндәлек режим.

(«Көндәлек режим» дигән видеофильм күрсәтелә.)

Укытучы. Сез күмәк эш турында нинди мәкаль беләсез?

Укучылар. Күмәк күтәрсә, күлне күчерер. («Шалкан» әкияте сәхнәләштереп күрсәтелә.)

Укучы.

Бәхет җиргә үзе килми,                Бәхетләргә иң якын юл,

Бәхет табыла эзләп.                    Иң туры юл — тик хезмәт.

Укытучы. Әйе, сез кечкенәдән хезмәттә чыныгып үсеп, илебезгә лаеклы кешеләр булырга әзерләнәсез, үзегезгә тиешле һөнәр сайлыйсыз.

Укучы. Мин төрле һөнәр ияләре турында сөйләүче «Безнең урам» дигән шигырьне беләм. Аны сезгә дә сөйлим әле.

Безнең урам — зур урам,            Сара апа — сатучы,

Мин шул урамда торам.               Бану апа — бакчачы.

Тирә-якта күршеләр —                 Йосыф абый йорт сала,

Бар да уңган кешеләр.                  Җамали түбә яба.

Укытучы. Укучылар, төпле белем алыгыз, җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашыгыз, үзегезне киләчәк тормышка әзерләгез.

(«Һәрвакыт булсын кояш» җырының музыкасы яңгырый. Укучылар кунакларга үзләре ясаган уенчыклар, аппликацияләрне бүләк итәләр.)

Мәктәп директоры, ата-аналар комитеты председателе укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары һәм яхшы сыйфатларга ия булулары белән котлыйлар, аларга китаплар тапшыралар. Соңыннан укучылар концерт куялар. Концерттан соң балалар ясаган әйберләрдән төзелгән күргәзмәне карау оештырыла.