Праздник прощания с начальной школой "Хуш , башлангычым, исэнме 5 класс!"
методическая разработка (4 класс) на тему

Султанова Рушания Фаритовна

Разработка сценария праздника  "Прощания с начальной школой" на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_bashlangychym_isenme_5_klass.docx32.12 КБ

Предварительный просмотр:

ХУШ  БАШЛАНГЫЧЫМ, ИСЭНМЕ 5 КЛАСС

Талгын гына музыка уйный. Укучылар һәм әти –әниләр сыйныф бүлмәсенә үтәләр.Тактада “Сау бул, башлангычым – гүзәл мизгелем!”,“Сезгә бәйрәм бүләк итәбез!”, “Чыгарылыш кичәсе “ дигән плакатлар.

Бер малайның кулында кыңгырау.

 1. Дуслар бүген нинди көн?                 Алмаз

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн.

2.Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде һәммәбез.

Башлангыч белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

Ул кынгырауны  шылтырата. Балалар йогерешеп керэлэр.

  Укытучы: Кадерле укучыларым, әти-әниләр, кунаклар!Бүген безнең мәктәптә бәйрәм- чыгарылыш кичәсе. 3 укучыбыз мәктәбебебезнең беренче баскычы – башлангыч  сыйныфларны тәмамлады. Алар фәннәрне  уңышлы үзләштерде һәм күчерелеш имтиханнарын  уңышлы тапшырдылар. Без моңа бик шат.

    Кадерле укучыларым, хәтерлисезме, әле кайчан гына мин сезне кабул итеп алган идем. Сез  дә, мин дә башка мәктәптән. Өлкән класслардан сезнең янга мин курка –курка гына күчтем. Минем алдымда күп төрле сораулар иде. Шушы сабыйларның йөрәген яулый алырмынмы, әти- әниләрнең ышанычын аклармынмы?. Сез минем бар өметемне акладыгыз. Тиз арада минем иң якын дусларым һәм ярдәмчеләремә әйләндегез.Әмма  уку елы бик тиз үтеп китте. Сезнең белән аерылышыр вакытлар да җитте. Әйдәгез әле сүзне сезгә бирик. 4 ел элек булган хәлләрне, беренче сыйныфка килгән көннәрегезне  бергәләшеп искә алыйк.

 3.  Давлетов Руслан     Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек .  Күлмәк , костюмнарыбызны әллә ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне беренче укытучыбыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.

  4 . Хатмуллин Алмаз   Әйе,  хәтердә ул көн . 201о нче елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең  , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап  ике катлы   мәктәп безнең икенче туган йортыбызга әйләнде.  Ә быел без Тучыбай урта мәктәбенә укырга килдек .Бу мәктәптә безне яхшы каршы алдылар, үз иттеләр. Монда да  без  теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .

  Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !                  - бергә

           5.      Бүгенгедәй күз алдымда тора         Султанов   Алмаз

                 Очар коштай йөргән чакларым ,

                Сумка тотып белем алырга дип ,

                 Борма сукмак буйлап атлавым .

            6.   Чәчәкләр тотып кулга ,                        Шартдинова  Ләйсән

                 Без чыктык матур юлга

                 Һәркем белә әлбәттә ,

                 Без барабыз мәктәпкә !

                 Өйрәтәләр әниләр

                 Әйбәт булыгыз , диләр

                 Дәү әти , дәү әниләр :

                 - Хәерле юл , хуш ! – диләр.

          7.    Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,              Айнур

                   Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә

                   Син инде  уйнарга бармыйсың ,

                    Кыңгырау чакыра мәктәпкә....

             8.  Беренчегә килгән чагым истә                 Назгөл

                Бөтерчектәй нәни бер кызны

                Каршы алды серле белем йорты ,

                Дулкынланып түргә уздырды....

Жыр “Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.”

9.   Давлетов       Руслан     Әйдәгез әле дусларым , кунаклар , шул елларның ничек узуын хәтергә төшереп китик .

Укытучы : Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомерегез  заяга узмаган . Кадерле укучыларым !  Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә  ныклы нигез ,  гүзәл башлангычлар   булса иде дигән теләктә калам . Ә хәзер әйтегез әле укучылар , 4 ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?

10.  Хатмуллин Алмаз  : Шушы еллар эчендә мин уку , рус теле, математика, табигать белеме  фәннәрен  бик теләп укыдым .

                Рус телендә аралашу

                Миңа җиңел бирелә ,

                Ана телен дә яратам

                Ул бит безгә бер генә .

11.  АЙГИЗ  : Ә минем өчен  физкультура, хезмэт  яраткан фәннәрем булды .

12.   РУСЛАН :  Рәсем ясыйм  матур итеп ,

                  Канатка оста менәм ,

                  Рус телен , әдәбиятын

                  Мин әле якын күрәм

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә “ җыры .

13. Уку елы тәмам булды,     АЙГИЗ

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә.

14. Нигә бүген куанмаска,        Х. АЛМАЗ

Без бит инде зур үстек.

Башлангычны тәмамлап,

5нче класска күчтек.

16.Тик елыйсы килә ми нем,         К. ВАДИМ

Инде ни хәл итәсе.?-

Башлангычтан  - балачактан

Бер дә килми китәсе.

17.Гел карап торырбыз инде           НАЗГУЛЬ

Кечкенәләр ягына.

Нигә укытмыйлар икән,

Гел башлангычта гына.

18.Тик нишлисең яшең тулгач,        С.АЛМАЗ

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Үсмерчак белән тоташа.

19.Инде менә үсеп җиттек,            АЙНУР

Сау бул балачак иле.

Юлларыбыз хәерле

Сәгатътә булсын иде.

20.Бик моңсу булса да бүген                   РУСЛАН

Ярамый боегырга.

Дәвам итсэк иде  укуны

Шушы ук мәктәптә.

МӘКТӘП, МӘКТӘП, СИНДӘ УКЫП   ҮСКӘЧ  ...     жыры

АРТТА    КЫҢГЫРАУ ЧЫҢЫ ИШЕТЕЛӘ

21. Шулкадәр ягымлы,                          Ш. ЛӘЙСӘН

Тансык, бу нинди тавыш?

Яле, яле әйтеп кара

Уйлап тап инде тырыш.

Белмисезме ?Көмеш тавыш –

Ул кыңгырау тавышы.

Утырып тәмам туйгач

Шуннан яхшы бармы  соң?

22. Дәрес беткәнен белдереп,                      Х. АЛМАЗ

Чыңлавын кыңгырауның

Тиз ишетеп алабыз,

Шундук чыгып чабабыз.

Тик дәрескә керергә дип

Чакырганда кыңгырау,

Бик ишетеп бетермибез,

Шуңа күрә еш кына

 Соңга калып керәбез.

Сүзне   өченче класс укычылырына бирәбез.

23. Кынгырау бүген никтер монсу,                         С. АЛМАЗ

Салмак кына суза тауышын.

Ул да шулай авыр кичерәдер

Дусларның китү сагышын.

24. Жиз кыңгырау чыңнарында                              НАЗГӨЛ

Сагышлы көй яңгырый.

Дүртенчеләр безнең белән

Хушлашу жырын жырлый.

25-Ак юл сезгә, дүртенчеләр                                     ВАДИМ

Телиләр өчләр.

Авырлыкларны жиңү очен

Табыгыз көчләр.

26. Жиз кыңгырау чыңы сезне                             МИЛӘҮШӘ

Илтә бишенче класска

Зур уңышлар  юлдаш булсын

Сезнең  барыр  юлларда.

27. Җитте хушлашу сәгате,                             РУСЛАН

Сау бул, башлангычыбыз

Һәм мондагы бик кадерле,

Беренче укытучыбыз.

28.Саубуллашу бигрәк моңсу икән,                   Х.АЛМАЗ

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек укытучыбыз,

Кырыс йөзегезне күрмәдек.

29.Баш иябез бүген сезнең алда,                              АЙГИЗ

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез!-дип шулай гел бергә.

30. Чәчәкләрдән җем-җем итеп,                               РУСЛАН

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга

Рәхмәт әйтәсебез килә:

  • Безгә белем биргән өчен,                        Х.    АЛМАЗ

  • Кадерләп үстергән өчен,                            РУСЛАН

  • Назлы карашыгыз өчен,                             АЙГИЗ

  • Дөрес тәрбиягез өчен,                               Х.АЛМАЗ

  • Барысы, барысы,барысы өчен,
  • Рәхмәт ,сезгә,укытучым.

Чэчэклэр тапшыру                                                            Җыр:  “Укытучым ”                      

Минем укучыларым.                  УКЫТУЧЫНЫҢ ЧЫГЫШЫ

5нче класска җиттегез,

Кадерле укучыларым.

Ә бит сез минем күптәнге

КЕЧКЕНӘ  ДУСЛАРЫМ .

Зур өметләр баглап озатам

Сезне бүген 5нче класска.

Туры килсен иде сезнең хакта

Мактау сүзе генә ишетергә.

Бер баскычка бүген күтәреләсез,

Алда әле юлның озыны.

Начар гадәтләргә иярмичә

Сезнең юлыгыз булсын гел туры.

Укытучы  : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык- куанычлары белән  уку елы сизелми дә үтеп киткән. Шушы уку елы эчендэ укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин  үземне бик бәхетле итеп тойдым. Чәнки минем Русланымдай   җитез , тапкыр , игътибарлы укучы тагын бар микән ?. Ә  Айгиз  кебек  спортка гашыйк , үтә тыйнак укучыны да ишеткәнем юк . Алмаз кебек бар яктан да килгән үзе тырыш , үзе игътибарлы  , укуда да , класстан тыш эшләрдә дә  үрнәк булган укучылар да юк кебек .

       Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни ? – дисәләр ,

Сөенечем – таңнан торып ,

 Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? – дисәләр ,

      Шушы мәктәп сукмаклары

       Шатлыгыма илтәләр .

       Миңа сорау бирсәләр :

-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

        КАДЕРЛЕ УКУЧЫЛАРЫМ!  СЕЗНЕ БҮГЕНГЕ БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН ЧЫН КҮҢЕЛДӘН КОТЛЫЙМ.  БИШЕНЧЕ КЛАССТА ДА СЫНАТМАССЫЗ, ТЫРЫШ, ТЫҢЛАУЧАН, МАКСАТЧАН УКЫЧЫЛАР БУЛЫРСЫЗ  ДИП ЫШАНАМ.  НИНДИ ГЕНӘ КАРШЫЛЫКЛАР ОЧРАСА  ДА, ЮГАЛЫП КАЛМАССЫЗ ДИП УЙЛЫЙМ. АКЫЛЛЫ, ТӘРБИӘЛЕ, ЧЫН КЕШЕЛӘР БУЛЫУГЫЗНЫ ТЕЛИМ! АК ЮЛ СЕЗГӘ. БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘПНЕ ТӘМАМЛАУ ТУРЫНДА ТАНЫКЛЫК ҺӘМ БҮЛӘКЛӘРЕМНЕ ТАПШЫРАМ.

Ә  хәзер сүз мәктәп директоры  Гөлфирә Абдулла кызына бирелә.

Котлау, грамоталар тапшырыу.

33. Башлангыч сыйныфларда                     МИЛӘҮШӘ

Дуслар булып яшәдек,

Бик күп нәрсәләр белдек,

 Бик күп җырлар өйрәндек.

34.  Инде менә үсеп җиттек,                      Ш. ЛӘЙСӘН

Сау бул, башлангыч, - дибез.

Китап – дәфтәрләрне җыеп ,

Ял итәргә китәбез.

35.  Бүгенгә күңелсезләнмик,                     Х. АЛМАЗ

Бергәләп бәйрәм итик.

Укытучы апабызга

Рәхмәтебезне әйтик.

Әти-әниләргә      дә

Баш иеп “рәхмәт” диик.    

Син әйткәнсең, әни , күз нурым дип            Назгөл

Хәтеремдә калыр бу сүзең.

Гомер буе якты маяк булып

Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

Әткәй – әнкәй минем пар канатым                           РУСЛАН

Сез булганга дөнъям түгәрәк.

Иңне- иңгә, жанны- жанга куеп

Яшик әле, яшик бергәләп.

Акыллы сүзең, алтын киңәш белән                     Х.    АЛМАЗ

Авыр чакта ярдәм  итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе- ул сез икәнсез!

Сезгә саулык телим  һәр адымда,                      С.Алмаз

Тигез  бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән

Карыйм сезгә сөеп, яратып!

РӘХМӘТ, СЕЗГӘ, ӘТИ-ӘНИЛӘР!                    ЧӘЧӘКЛӘР БИРҮ

Жыр  Әтинең  учлары, әнинең кочагы.  

Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти- әниләргә бирик .

36. Яңа класста гел яңача                        РУСЛАН

Булыр инде фәннәр дә.

Төшендереп торыр безне

Илдәге уй гамьнәргә.

37. Яңача фикерләү белән                       С. АЛМАЗ

Иске чорларга карыйк.

Бабамнарның чын язмышын

Ач әле, безгә Тарих.

38.Спорт белән дуслашырбыз,                     ВАДИМ

Көчле, таза булырга.

Бар фәнне алыштырабыз,

Булсын тик физкультура!

39.Химияне яратырбыз,                                  НАЗГӨЛ

Хет бишенче чирек бир.

Физиканы да үз итәрбез,

Яхшы белгеч кенә бир

40.Каршы алыр яңа укытучы                       МИЛӘҮШӘ

Каршылар яңа дуслар.

Көмеш авазлы кыңгырау

Тәүге дәресне башлар.

41 Яратабыз алгебраны                                      РУСЛАН

Ул акылга өйрәтә.

Һәм аны “Фәннәр патшасы”, -

Дип Гаусс дөрес әйтә.

42. “Безгә АЭС кирәкми!”-                                   АЙНУР

Дип торганда һәр тараф.

География апа да

Булмастыр бит битараф

43. Укулар бик читен булыр,                            Х. АЛМАЗ

Сабырлык бир, Ходаем.

Укытучылыр һәрвакыт

Булса иде мөлаем.

Дүртенче класс укучылырына алмашка  безнең класска  ун укучы килә. Әйдәгез аларны бирегә  чакырыйк  һәм танышыйк!  

   Кадерле булачак беренчеләр, сезне мәктәп бусагасын атлап кереп, киләчәктә укучылар булуыгыз белән котлыйм. Абый –апаларыгыз кебек  тырыш, акыллы, максатчан, житез, белемгә омтылучан булырсыз дип уйлыйм, һәм сезгә үземнең кечкенә бүләкләремне бирәм. Жәй вакытларында матур итеп буярсызһәм язырсыз.

Булачак беренче класс укучылыры өчен, һәм дүртенчеләр өчен концерт номерлары тәкъдим итәбез.

1 нче класс укучылары  Гараева Р. һәм Шаяхметов Нияз башкаруында жыр.

Гараева Р. Һәм Гафурова И. Башкаруында  бию

Гараева Р. башкаруында жыр  “Нәни музыкант”

Хуш башлангыч, сагынып сиңа килгәч,                        МИЛӘҮШӘ

Безнең күңел янә сафланыр.

Һәр бүлмәңдә бер истәлек булып,

Эзләребез мәңге сакланыр!

ХУШ, башлангыч! Бәлки әле, безне                                       ЛӘЙСӘН

Онытмыйча искә алырсың.

Ә син безнең йөрәк түребездә

Гүзәл мизгел булып калырсың!

Ә   хәзер  дүртенчеләр өчен башлангыч сыйныфта  соңгы кыңгырау чыңлаячак.

Руслан белән Алмаз кыңгырау чыңлата.

44.             Мәктәбемә озын гомер телим ,                                Руслан

                 Чылтырасын мәңге кыңгырау

                  Шул тавышка кушылсын тик бары

                  Шат тавышлар , серле яңгырау .  

45.          Инде менә 4 ел вакыт узган                                     Х.АЛМАЗ

                Бусагаңны синең атлауга.

                Хәзер инде без бурычлы сине

                Күз карасы кебек сакларга .

 Укытучы:  Әйе , без мәктәбебезгә , белем биргән укытучыларыбызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта  иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез . Балачагыгыз бәхетле булсын, күгебез һәрвакыт  болытсыз, аяз  булсын, туган илебездә, жиребездә һәрвакыт тынычлык булсын! Шулай булса гына, без бәхетле!

 “һәрвакыт булсын кояш” җыры.

Ә хәзер укучылар башкаруында мәктәп вальсы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

праздник "Прощание с начальной школой" 4 класс

сценарий праздника, посвященный прощанию с начальной школой...

Праздник «Прощание с начальной школой», 4 класс

Праздник, который проводился в 4 классе. Материал подобран таким образом, чтобы были задействованы все ребята. В сценарии много стихотворений, песен - переделок.Цель: подвести итоги 4-х лет обучения, ...

СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "ПРОЩАНИЕ С НАЧАЛЬНОЙ ШКОЛОЙ", 4 КЛАСС

СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА ВКЛЮЧАЕТ СТИХИ, СЦЕНКИ, МУЗЫКАЛЬНЫЕ НОМЕРА....

Сценарий праздника "Прощание с начальной школой" (4-б класс, 2010г.)

Данный сценарий разработан учителем вместе с творческой группой учеников. Праздник прошёл великолепно. Родители, дети, учителя остались довольны и получили массу положительных...

Сценарий праздника "Прощание с начальной школой" для 4 класса

Данный материал позволит учителю начальной школы провести Праздник прощания с начальной школой в 4 классе....

Сценарий праздника "Прощание с начальной школой" в 4 классе

Целью данного мероприятия является:Подвести итоги работы учеников, учителей , родителей. содействовать укреплению отношений " школа-семья"....

Сценарий праздника прощания с начальной школой "Прощание с начальной школой»

Прощание с начальной школой»Цели: Донести до сознания детей, что окончание начальной школы и перехода в            среднее звено – со...