Праздник "Здравствуй, Новый Год!" ( Хуш киләсен, Яна ел!")
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс)

Султанова Рушания Фаритовна

Сценарий праздника встречи Нового года для начальной школы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_kilsen_yana_2015_el.docx40.11 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш килэсен, Яна 2015 ел!

А.б. 1. Исәнмесез дуслар! Исәниесез барыгыз да, олыгыз, кечгез, яшегез, картыгыз! Туган илебезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.  

А.б. 2. Сезне барыгызны да якынлашып килүче  Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөрьялар имин, өстәлләр мул булсын!

А.б. 1. Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ап-ак бүздәй йомшак кары белән,

Җирне калын юрганга төрде.

А.б. 2. Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм?-дип сорасагыз,

Балалар (бергә) Бездә бүген чыршы бәйрәме.

1-укучы.  Бүген бездә зур бәйрәм!

                 Бүген Яңа ел килә!

                 Безнең күңелләр җырга

                 Һәм биюгә җилкенә.

2-укучы.   Бераз гына моңсу да,

                 Ник икәнен мин беләм.

                 Хушлашабыз чөнки без,

                  Бүген иске ел белән.

3-укучы.    Күрегез бу чыршыны!

                  Чыршының да чып-чыны

                  Нинди төз, матур,биек-

                  Тора түшәмгә тиеп.

4- укучы.  Эту ёлку вам принёс

                   Добрый Дедушка Мороз.

                   Так стройна и величава,

                   Посмотрите: справа,слева-

                    Все подарки для детей,

                    И её лесных зверей.

                    На верхушке как всегда

                    Величавая звезда.

5-укучы.     Кунак булып яшел чыршы

                   Килгән безгә.

                   Ул ямь өстәп тора

                   Безнең бүлмәбезгә.

6-укучы.   Көтеп тора безнең биеп

                   Җырлаганны,

                   Тирәсендә әйлән-бәйлән

                   Уйнаганны.

7-укучы.  Бүлмәдә чыршы агачы,

                 Ул яшелдән киенгән.

                 Чыршы да урманнан безгә,

                 Бәйрәм итәргә килгән.

 Вот она, елочка наша,

В блеске лучистых огней!

Кажется всех она краше,

Всех зеленей и пышней.

Вот она, елочка наша,

В блеске лучистых огней!

Все мы от радости пляшем

В день новогодний под ней!

8-укучы.  Җырлыйбыз да биибез,

                 Зурлыйбыз Яңа елны.

                 Яңа елда- яңа утлар,

                 Яктыртсын Яңа елны!

9-укучы.  Без бүген чыршы янында

                 Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

                 Кыш бабайны каршыларбыз,

                 Яңа җырлар җырларбыз.

10- укучы. Нинди матур безнең чыршы

                    Җем-җем килеп яна ул

                    Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                    Котлы булсын Яңа ел!

11- укучы.Исәнме чыршы, исәнме!

                   Яңа ел килеп җитте.

                   Күңелле чыршы бәйрәмен

                   Балалар күптән көтте.

12- укучы.Сыгынып көттек без сине,

                 Көннәрне санап көттек

                 Календарь битләренә  һәм

                 Сәгатькә карап көттек.

13-укучы. Сиң килдең бүген киенеп

                  Бизәнеп, матурланып,

                  Безгә, нәни дусларыңа,

                  Күңелле җырлар алып.

14-укучы.Кулны-кулга тотынып

                 Җырлыйбыз да биибез

                 Яңа елда һәркемгә

                 Бәхет-шатлык телибез!

А.б. 1. Котлау өчен сүзне кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм, әти-әниләр, килгән кунаклар мәктәп директоры Башкортостан Республикасының мәгариф алдынгысы Сафина Гөлфирә Абдулла кызына бирәбез.(директор чыгышы)

А.б. 2. Рәхмәт сезгә.

А.б. 1. Ашкынып килә яңа ел

Безнең илне күрергә

   Безнең илнең, безнең җирнең

Тарихына керергә.

А.б. 2.  Җырлап, уйнап, бергәләшеп

Яныңнан узган чакта,

Торсын шаулап үткен ылыслар

Һәрбер ботакларыңда.

А.б. 1. Яшел чыршы, басып торчы

Зал уртасында.

  Җырлап үтик, бәйрәм итик

  Синең яныңда.

А.б. 1. Әйдәгез, балалар, бер җырлап алыйк чыршы янында. Җыр “”

А.б. 1.Биеп тә алыйк инде.

Алып баручы. Балалар, бәйрәм күңелле үтсен өчен, әйдәгез, Кыш бабайны һәм аның кызы Карсөярне чакырыйк.

Балалар. Чакырыйк, чакырыйк! (Төрле якка карап кычкыралар). Кыш бабай һәм Карсөяр, кайда йөрисез, монда килегез!

Алып баручы. Я, әйтегез, балалар, сезнең арагызда иң җитезе кайсыгыз?

Шаян (алга чыгып). Иң җитезе – ул мин! Миннән дә шәп йөгерүче,сикерүче таба алмассыз. Мине җибәрегез. Мин Кыш бабай һәм Карсөярне алып киләм.

Алып баручы. Шаянны җибәрәбезме?

Тавышлар. Барсын, барсын! Тик тизрәк! Кыш бабай гына соңармасын!

Шаян. Һи, минут эчендә эзләп табам мин аны! (Китә )

12 ай килеп керәләр һәм Шаянның юлын бүләләр.

Шаян (сискәнеп китә) Әй, сез кемнәр?

12 ай бергә. Без шушы елның 12 ае булабыз. Ә син үзең кем? Анда нишләп йөрисең?

Шаян.

Ерак түгел, якыннан,

Биек таулар артыннан

Хәбәр килде Кыш бабай

Адашуы хакында.

Алга барса – зур таулар,

Артка китсә – упкыннар,

Уңда-сулда – чытырман.

Китә алмый тоткыннан.

Кыш бабайны тапмасак,

Без барып коткармасак,

Хәле бетеп арачак,

Мәңге шунда калачак!

Ә без аны көтәбез,

Ансыз булмый кичәбез.

Табарга Кыш бабайны,

Коткарырга дип аны

Мин киттем... мин арада

Чабышта бер балага

Беренчелекне бирмим.

Иң җитез, иң өлгер мин!

Я, белдегезме минем кем икәнне? Юл бирегез миңа. Мин Кыш бабай янына ашыгам!

12 ай бер-берсенә карап көлеп куялар.

Декабрь. Тукта әле, тәти малай, бик ашыкма. Көндәлекләребезне карап карыйк әле. Анда ниләр язылган икән? (Дәфтәрен култык астыннан алып карый башлый. Башка айлар да көндәлекләрен актаралар) Оһо! Менә кем икән ул Шаян! "Математика дөресе беткәч, тәнәфес вакытында тузан кубарган, өч парта аша сикергән..." О, җитез икәнсең, Шаян! Тагын...укытучылардан – дүрт шелтә.

Апрель. Карагыз әле, карагыз! Минем көндәлектә нәрсә язылган. "Бишенче апрель көнне Шаян, мәктәптән кайтканда, ташуны "эһ" тә итмичә сикереп чыккан. Ә янында басып торучы кызның чыга алмый торуын күрмәгән. Уникенче апрель көнне ялган чокырлар ясаган. Асия исемле кыз, батып, аягына салкын тидергән. Беренче апрель көнне, бүген "алдау" көне дип, күршедәге әбине салкын мунчага җибәргән.

Менә кем икәнсең син, Шаян! Син җитез генә түгел, алдакчы да икәнсең әле.

Май. Ә менә минем көндәлектә шомырт агачының зары теркәлгән. Тыңлагыз. "Мин шау чәчәктә идем. Миңа кешеләр сокланып үтәләр иде. Ә бер көнне Шаян исемле малайның явыз кулы минем чәчәкләремне өзде, ботакларымны сындырды".

12 ай бергә. Менә син нинди малай икәнсең, Шаян. Тәртипсез, мәрхәмәтсез, алдакчы, агачларны рәнҗетүче. Ә без андыйларга юл бирмибез. Син алга таба үтә алмассың, үтә алмассың!

Шаян. Абыйлар, апалар! Мин бик ашыгам. Зинһар, миңа ярдәм итегез: мине үткәрегез. Кыш бабайга юл күрсәтегез.

Шаян ишеккә омтыла, ләкин 12 ай, кулга-кул тотынып, аның юлын бүләләр. Шаян чигенә.

Алып баручы. Я, балалар, хәзер кайсыгыз бара? Шаян булдыра алмады. Җитез булу гына җитми икән шул. (Сәгатенә кары.) О, инде вакыт! Тизрәк, тизрәк коткарырга кирәк Кыш бабайны. Кемне җибәрәбез?

Сизгер (алга чыгып). Мин барам. Мине җибәрегез. Мин иң сизгере, иң үткене монда. Минем колакларым –радиолокатор, ө күзләр – телескоп пыяласы. Мин әллә нинди ераклыктагы чебенне дә күрәм, әллә ничә чакрымнар ерактагы кыштырдауны да ишетәм. Ышаныгыз. Кыш бабайны бары тик үткер күзле, сизгер колаклы кеше генә коткара ала. (Алып баручының янына ук килеп) Җибәрегез мине, җибәрегез!

Тавышлар. Барсын, барсын! Кыш бабайның хәле авырдыр . Тик тизрәк барсын.

Сизгер. Мин киттем. Күз ачып йомганчы, Кыш бабай монда булыр.

Сизгер башта чыршы тирәсендә өйләнеп йөри. Башын алгарак сузып, адым саен кулын колагына куя да тыңлый. Әле бер якка, әле икенче якка йөгерә. Чыгыйм дигәндә генә, каршысына 12 ай килеп баса.

Декабрь. Кая юл тотасың? Кем син?

Сизгер.

Ерак түгел, якыннан,

Биек таулар артыннан

Хәбәр бирде Кыш бабай

Адашу хакында.

Алга барса – зур таулар.

Артка китсә – упкыннар.

Уңда-сулда – чытырман.

Китә алмый тоткыннан.

Кыш бабайны тапмасак,

Без барып коткармасак.

Хәле бетеп арачак,

Мәңге шунда калачак.

Шаян эзләп карады –

Эзен дә табалмады.

Хәзер чыктым менә мин.

Бик ерактан ишетәм,

Әллә каян күрәм мин.

Әле генә колакка

Ишетелде бер тавыш

Тик куркам: дөрес юлмы,

Әллә бараммы ялгыш?

Әй, сез, абый-апалар,

Юл күрсәтегез миңа.

Ничек итеп кыска юлдан

Барырга Кыш бабайга?

Декабрь. Ягез, туганнар, карыйк әле көндәлекләрне. Сизгер турында ниләр теркәлгән икән?

Сизгер. Минем вакытым юк. Сезнең көндәлекләр миңа кирәкми. Миңа юл гына күрсәтегез.

Декабрь. "Беренче декабрь көнне Сизгер "4"ле һәм "5"ле билгеләре алды. Ләкин үзенең бер хезмәте кермәде. Мәсьәләне Гамилдән, диктантны Камилдән күчергән иде".

Гыйнвар. "Кышкы каникул вакытында тау шуганда, бер кечкенә малайның чаңгысын сындырды, кызчыкны чанадан екты".

Февраль. "Минем дүртенче көнемдә математикадан "5" ле алды. Ләкин ул мәсьәләне башы белән түгел, колагы белән чиште. Сәлим әйтеп торды, Сизгер яза торды".

Апрель. "Түбәдән тамчы тамганын карап, дәресең тыңламады".

Май. "Металл ватыкларын җыям дигән булып, лесолхоз культиваторын ватты".

Июнь. "Мин Сизгер дип мактанды. Ләкин мәктәп бакчасында эшләгәндә, билчән белән чөгендер яфрагын аера алмады. Чөгендерен утады, билчәне утырып калды"...

Декабрь. Җитте, җитте! Барысы да аңлашылды.

Сизгер. Абыйлар, боларның берсен дә яңадан кабатламам. Тик, зинһар, миңа юл күрсәтегез. Кайсы якка барырга?

12 ай бергә. Ә-ә-әнө теге якка бар... (Төрле якка күрсәтәләр.Сизгер аптырап кала. Кая барырга белмичә, чыршы тирәли өйләнә).

Алып баручы. Балалар, дуслар! Безнең Сизгеребез үзе адашты. Ә яңа ел килеп җитәргә санаулы минутлар гына калып бара. Я, уйлашыгыз. Кемне җибәрәбез? Минемчә, Кыш бабайны эзләргә иң тырыш, иң тәртипле укучы барырга тиеш.

Тавышлар. Дөрес, дөрес! Тырыш барсын. Ул, һичшиксез, Кыш бабайны эзләп табачак.

Алып баручы. Тәкъдимегезгә мин дә кушылам. Я, кил бире, Тырыш. (Пөхтә киенгән малай алга чыга) Без сине Кыш бабайны эзләргә җибәрәбез.

Тырыш. Рәхмәт! Табарга тырышырмын. (Китә)

Тавышлар. Хәерле юл, тизрәк өйләнеп кайт!

Тырыш (тирә-якка кычкыра). Кыш бабай! Кайда син? Мин сине алырга килдем.

Тырыш ишеккә таба юнәлә.Каршысына баягы 12 ай килеп керә. Тырыш сискәнеп китә.

12 ай бергә. Тукта, егетем, кая юл тоттың?

Тырыш.

Ерак түгел, якыннан,

Биек таулар артыннан

Хәбәр бирде Кыш бабай

Адашуы хакында.

Алга барса – зур таулар.

Артка китсә – упкыннар.

Уңда-сулда – чытырман.

Китә алмый тоткыннан.

Кыш бабайны тапмасак.

Без барып коткармасак,

Хәле бетеп арачак,

Мәңге шунда калачак.

Шаяныбыз очратмады.

Сизгеребез тапмады.

Бу юлы миңа әйттеләр,

– Бар, – дип, – алып кайт аны.

Декабрь. Хәтерлибез без ул Шаян, Сизгерләрне. Без, энем, Кыш бабабыз янына тәртипсезләрне, ялкауларны, күчерергә яратучыларны, алдакчыларны, классында утырып калучыларны үткәрә алмыйбыз. Бәлки, син дә шулар сыңарысын.

Айлар һәрберсе көндәлекләрен карыйлар.

Февраль (сөенеп). Бу малай турында минем көндәлеккә гел әйбәт сүзләр генә язылган. "Тырыш шимбә көнне ялгыз әбигә утын ярышкан, су китергән".

Апрель. Ә минем көндәлектә сыерчык сайраганы турында язылган. Анда Тырыш турында да сүзләр бар.Ягез, тыңлыйк әле. "Оям шундый иркен, шундый җылы, басып сайрарга чыбык та куелган. Зур рәхмәт сиңа, Тырыш Кошлар көненә шундый оя ясавың өчен! Син мәктәпкә киткәндә сайрап озатып калырмын, сайрап каршы алырмын.

Май. Ә минем көндәлектә педагогик киңәшмә утырышының беркетмәсе теркәлгән."6 нчы сыйныф укучысы Тырышны бик яхшы укуы, үрнәк тәртибе өчен Мактау кәгазе белән бүләкләргә"...

Октябрь. "Бер ай буе авыру иптәше янына йөргән, дөресләр аңлаткан. Мәсьәләләр чишүдә ярдәм иткән".

Ноябрь. "Концертта бик оста итеп шигырь сөйләнгән" .

Декабрь. Я, туганнар,Тырышны Кыш бабай янына җибәрәбезме?

12 ай бергә. Бик теләп, бик теләп.

Декабрь. Кузгалдык алайса. Әйдә, Тырыш, безнең арттан.

12 ай һәм Тырыш ишектән чыгып китәләр.

Алып баручы. Балалар, Кыш бабай килгәнче, чыршы тирәсендә җырлап өйләник.

"Чыршы янында". (И.Шөмсетдинов музыкасы, С.Урайский шигыре.)

Алып баручы. 

Елка тирәсендә өйләнеп

Каршылыйбыз Яңа ел бәйрәмен.

Без көтәбез Кыш бабай килгәнен,

Яратабыз бүләкләр биргәнен.

Кинәт кыңгырау шалтырый, ишектән Кыш бабай, Кар-сөяр, Тырыш килеп керәләр. Балалар шатланышып,шаулашып кычкыралар.

Тавышлар. Кыш бабай!Кыш бабай килә! Ура! Тәки тапкан бит. "Тырышкан табар", – диләр шул.

5 нче укучы.

Әйдә, Кыш бабай,

Әйдә, Кыш бабай,

Хуш килдең, өйдә!

Сине күптән без

Сагынып көтәбез.

Кыш бабай (Карсөяргө карап).

Якты йөз белән каршы алалар,

Нинди әйбәтләр монда балалар.

(Балаларга карап) – Исөмесез! Мин бик күп җирләрдә булдым, сезгә, мәктәп балаларына, сәлам китердем.

Балалар. Рәхмәт, рәхмәт, бабакай, яхшы сүзеңә.

Кыш бабай (чыршыга карап). Ай-яй, сезнең чыршы бик матур икән! Мин бик күп җирләрдә булдым. Сезнеке кебек чыршы күрмәдем.(Карсөяргө күрсәтеп) Таныш булыгыз, бусы минем кызым Карсөяр.

Карсөяр. Әйе, мин Карсөяр.

Укуда зур уңышлар

Мин телим сезгә, дуслар.

6 нчы укучы.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире;

Шатланышып, җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

7 нче укучы. 

Ак таягың кулыңда,

Ап-ак туның кигәнсең;

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең.

8 нче укучы.

Бәйрәмебез, син килгәч

Матурланды тагын"да;

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

9 нчы укучы.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син;

Ямьле үтсен кичәбез.

Безне көлдер, уйнат син.

Карсөяр. Дуслар, бәйрәм күңелле үтсен өчен, әйдәгез чыршыны кабызыйк!

Балалар. 

Чыршы, чыршы, кабын син,

Нурларыңны балкыт син!

Чыршы кабынмый.

10 нчы укучы. Ә мин чыршының ник кабынмавын беләм. Ул Кыш бабайның рөхсәтен көтә.

Карсөяр. Кыш бабай, чыршы нигә кабынмый?

Кыш бабай. Чыршыны укучылар үзләре генә кабыза алалар. Ә кабызыр өчен, барысы бергә ике мәртәбә әйтергә тиешләр.

Карсөяр. Әйдәгез, әйтеп карыйк.

Балалар (бергә).

Чыршы, чыршы, кабын син,

Нурларыңны балкыт син!

Чыршы, чыршы, кабын син,

Нурларыңны балкыт син!

Чыршыда утлар кабына.

Карсөяр.

Ай-ай матур чыршыгыз,

Утлары нинди якты!

М.Мозаффаровның "Чыршы" җыры башкарыла. .(Ә. Ерикәй шигыре).

Кыш бабай. Балалар,

Карсөяр кызым

Иелеп колагыма

 Сорады, болар ни белән Килә? - дип,- Яңа елга?"

11        нче укучы. 

Узган ел – бабай! Синдә без

Бер яшькә тагын үстек.

Булмады утырып калучы.

Сыйныфтан – сыйныфка күчтек.

12         нче укучы.

Укыдык "4" белән "5" легө,

Бик әйбәт эшлибез эшне дә.

Бакчада, фермада, кырларда –

Һәркайда булыштык зурларга.

Кыш бабай.

Их, бәйрәм күңелле,

Биим әле җилкенеп!

Кыш бабай бии, балалар, бергәләп такмак әйтеп, кул чабып торалар.

Балалар. 

Бас, бас, бас өйдә,

Идәннәре сыгылсын.

Кыш бабай.

Җитте китәр чакларым,

Бу биюем соңгысы.

Балалар.

Бас, бас, Кыш бабай.

Яшьләр кебек җилкенеп.

Кыш бабай.

Сезгә карап сокланам –

Барыгыз да гөл кебек.

Балалар.

Бас, бас, бабакай,

Сындыр идән тактасын.

Кыш бабай.

Сынатмагыз укуда,

Халык сезне мактасын.

Балалар.

Бас, бас. Кыш бабай,

Идәннәре бөгелсен.

Кыш бабай.

Һөнәр белеп үсегез,

Ил-әнкәгез сөенсен!

Балалар.

Бас, бас, Кыш бабай,

Басуларың күңелле.

Кыш бабай.

Инде миңа китәргә

Вакыт җитте түгелме?

Ал.б.    Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

            Йөгрә-йөгрә килә Яңа ел!

Яңа ел керә.

А.б.   Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа ел!

Яңа бәхет, яңа нур белән!

Сагынып көттек,

Каршы алабыз

Кайнар хисләр тулы жыр белән.

Яңа ел.        Мине каршы алыгыз,

                    Һәм танышып калыгыз

                   Исемем минем -Яңа ел,

                   Мин –бәхет таратучы,

                  Җир йөзендә бар нәрсәне

                   Өзелеп яратучы.

Үз телемдә, үз җиремдә,

Бәйрәм белән котлыйм сезне

2015 нчы елның

Имин булсын һәрбер көне!

Ә хәзер бергәләп Яңа ел турында җыр җырлап алыйк.

Кыш бабай балаларга эндәшә.

Сау булыгыз, улларым!

Сау булыгыз, кызларым!

Зур бәхет телим сезгә.

Сез – минем күз нурларым!

К.б.   Көтеп алган очрашулар

          Тиз генә үтеп китте

         Инде хәзер саубуллашып

         Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы.        Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

                         Һәрбер өйгә киләчәк

                         Яхшы булсын, имин булсын

                          Матур булсын киләчәк.

К.Б.Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

       Матур бәйрәме өчен.

.     Рәхмәт әйтик кунакларга

       Килеп караган өчен.

       Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий новогоднего праздника "Здравствуй, Новый год"

Представление по типу "новогодней ёлки"....

Сценарий новогоднего праздника Здравствуй, Новый год!

Сценарий новогоднего праздника для учащихся 1-4 классов...

Сценарий праздника "Здравствуй, Новый год!"

Литературно-музыкальная композиция на тему Нового года....

Новогодний праздник "Здравствуй, Новый год!"

Данный сценарий новогоднего утренника рассчитан на учащихся 1 - 4 классов....

Праздник «Здравствуй, Новый год!»

Праздник был составлен и проведен в 3 классе....

Сценарий праздника "Здравствуй, новый учебный год"

Данный материал поможет учителям в проведении праздника  Дня Знаний. В программу кроме традиционных элементов для линейки, как стихи и выступления, включен игровой момент, что учитывает возрастны...

Сценарий новогоднего праздника "Здравствуй, Новый год!"

Данный сценарий окажет помощь педагогу в проведении новогоднего праздника для учащихся начальной школы....