Әтиләр бәйрәме.
методическая разработка (3 класс) на тему
Башлангыч сыйныфта үткәрү өчен әтиләр бәйрәменә сценарий.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 26.94 КБ |
Предварительный просмотр:
Әтиләргә багышланган музыкаль кичә.
Бүлмә матур итеп бизәлгән. Тактада “Ул җирдә иң шәп кеше” дигән язу. Әтиләр турында татар халык мәкальләре язылган плакат.
Укытучы:
Хөрмәтле әтиләр!
Балагызның берәве сез,
Гаиләгезнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең дә кирәге сез.
Сез чаялар,сез батырлар,
Сез дөньяда иң тапкырлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамле.
1 укучы.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген әтиләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Кояш шуңа шатлана.
Әтиләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әтиләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
2 укучы.
Бер бәйрәм бар февралдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме,
Аны һәр кеше белә-
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул солдатлар бәйрәме
Без котлыйбыз аларны-
Әтиләрне, абыйларны
Һәм бөтен солдатларны.
Балалар башкаруында “Солдатлар” биюе.
3 укучы.
Ул җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Сабантуйларда әле җиңгәне булмаса да,
Ул иң-иң көчле кеше,
Баһадир төсле кеше.
Ул зирәк тә, шаян да,
Акыллы да, әйбәт тә.
Кем дисезме? Ул кеше
Минем әти, әлбәттә.
4 укучы.
Җырлыйбыз әтиләр хакында,
Үсәбез аларның кулында,
Әтиләр кул куйса иңбашка,
Яктырак елмая кояш та.
Кадерле әтиләребезне
Хөрмәтлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
5 укучы.
Философ булмаган әти,
Ә минем кирәкне белеп
Өйләнгән минем әти.
Галим дә булмаган әти,
Ә миңа җылы кирәккәч
Утын яруның рәтенә
Өйрәнгән минем әти.
Җырчы да булмаган әти,
Ә миңа кирәк булгач
Аптырап һич тормаган,
Өйрәнгән минем әти.
Тәрбияче түгел әти,
Ә кирәге чыгар диеп
Каешын элгән әти.
Вәт нинди минем әти!
6 укучы.
Минем әти дә күптән
Солдатта хезмәт иткән.
Әле егет чагынд
Торган Ватан сагында.
Турникта ул атынган,
Канатта ул тартылган,
Һәм күтәргән гер дә ул
Көчле шуңа күрә ул.
7 укучы.
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң-иң батыр кешеләр.
Иң булдыклы, иң-иң уңган
Алар безнең әтиләр.
Иң-иң әйбәт балаң булып Яшәсәм ярар иде
Әтиемнең ышынычын
Акласам ярар иде.
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әтиләр.
Әтиләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.
8 укучы.
Әти янымда булганда,
Бернәрсәдән курыкмыйм мин.
Аның сүзе миңа закон,
Әтиемне тыңлыйм мин.
Әти безнең терәгебез,
Әти безнең яклаучы,
Авырлыклар китермичә
Давыллардан саклаучы.
Әти булса өйдә ешрак,
Өебез балкып тора.
Әнинең дә йөзе якты
Елмаеп кына тора.
9 укучы.
Әти киткәч Мәскәүгә
Күңелләрем боега.
Әнием дә моңсуланып Йөри кебек тоела.
Исән-сау йөреп кайтсын дип,
Аңа теләк телибез,
Ә ул кайткач, кош тоткандай,
Куанышып йөрибез.
Әти дә шулай сагынып, Шатланып кайтып керә,
Дус-тату гаиләдә яшәү -
Шатлык инде ул менә!
10 укучы.
Әтиемне яратам мин
Көчле, уңган ул, тырыш.
Кирәк чакта йомшак була,
Кирәк чакта – бик кырыс.
Әнигә дә булыша ул,
Безгә дә вакыт таба.
“5”ле алсам, “һай кызым”-дип
Сөеп аркамнан кага.
11 укучы.
Тыңларга тырышам әнине,
Хөрмәтлим бабамны, әбине.
Инде күп, күп еллар үтсә дә,
Һаман да юксынам әтине.
Кайчандыр әти дә минем күк
Мәктәптә бишлегә укыган,
Шат йөзе, мәрхәмәт, наз белән
Дөняны ак нурга тутырган.
Дога булып барсын әтиемә
Мин укыган шигыр юллары.
Ятимлекне бүтән тоймасын
Беркемнең дә кыз һәм уллары.
Рәхмәт сиңа, бабам,
Бик зур рәхмәт.
Һәрчак ярдәм кулы сузасың.
Үсендереп күңелемне, шатландырып,
“Молодец”-дип мактап куясың.
Ярдәм иттең хәреф таныгында,
Мәсьәләләр чиштек икәүләп.
Озын гомер, саулык бирсен Ходай,
Рәхмәт сиңа, бабам, мең рәхмәт.
Әниемә дә рәхмәт,
Изге, әнием, йөрәгең,
Үсеп җиткәч һәрвакытта
Булырмын мин терәгең.
12 укучы.
Бер ягымда - әнием,
Бер ягымда -әтием.
Уңымда да, сулымда да
Таянычым бар минем.
Пар атлар кирәк түгел,
Канатлар кирәк түгел.
Аякларым җиргә тими-
Очар кош минем күңел.
Сабый әле димәгез,
Сүзләремнән көлмәгез.
Күз яшенә, кайгыларга Берүк мине бирмәгез.
Бер ягымда - әтием,
Бер ягымда - әнием.
Уңымда да, сулымда да
Яклар кешем бар минем.
13 укучы.
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт-
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк.
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк,
Күз яшләрен сөртә-сөртә
Юатырга сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк-
Сез кирәк әти-әниләр,
Безгә һәрчак сез кирәк.
14 укучы.
Әниләр-җимеш агачы,
Тамыры әти кеше,
Дөньяны яклау-саклау да
Газиз әткәйләр эше.
Әти канаты астында
Барчабыз да бала без,
Бәйрәм белән котлап сезне,
Саулык теләп калабыз.
Әтиләр, сез булганда без бәхетле,
Сез булганда – без көчле.
Сездән алып яшибез без
Гөрләп яшәрлек көчне.