Кыш бабайда сер бар
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Гараева Флюса Сабитовна

Кыш бабайда сер бар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kysh_babayda_ser_bar.doc131.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кыш бабайда сер бар

(3 күренештән торган әкият-тамаша)

Катнашалар: Кыш бабай, Бүре, Куян, Төлке, Тиен, Кәҗә, Сарык, Үрдәк.

Вакыйга кышкы урманда бара.

I күренеш

Кыш. Чыршы урманы. Каршыда – ачык алан. Алан уртасында ялгыз чыршы үсеп утыра. Бер читтәрәк, мәһабәт чыршы астында, читән алачык күренеп тора. Ишегенә «Куян» дип язылган. Ерактарак – алан әйләнәсендә – тагын берничә алачык шәйләнә. Һәр җирдә кар, кар, кар... Тирән көртне аралап, һәр якка сукмаклар киткән.

Вакыйга Яңа ел алды көнендә бара. Һаркайда бәйрәм рухы сизелеп тора: чыршыларга уенчыклар, төсле чылбырлар шенгән, алачык та матур кар бөртекләре белән бизәлгән.

Пәрдә ачылганда сәхнәдә беркем дә юк. Салмак кына Яңа ел көе яңгырый. Алачык эченнән җыр ишетелә:

Яңа ел килә дип,                Җир өсте аклана,

Бар дөнья шатлана,                Күңелләр пакьләнә.

Шунда алачыкның ишеге ачылып китә һәм аннан җыр җырлый-җырлый Куян килеп чыга. Ул алачык алдын, сук-угак буйларын себереп йөри.

Куян (җырлый).

Яңа ел килә дип,                Чыршылар, усаклар

Урман-кыр куана.                Ак карга коена.

(Кинәт, җырлаудан туктап, сагаеп кала, колагын урман ягына сузып, тыңлап тора. Аннары, тамашачыларның тынычлануын сорап, бармагын ирененә якын китерә). Тс-с-с! (Тыңлый. Микрофон аша көчәйтелеп кар шыгырдаган тавышлар ишетелә.) Бүре йөри!.. Әнә, әнә... Әллә бу таба килә инде? (Кар шыгырдаган тавыш көчәя. Әмма бераздан басыла, ерагая.) Уф!.. Котым койрык очына төште... Йөрәгем шартлый дип торам. (Кулын күкрәгенә куя. Микрофонда көчәйтелеп йөрәк тибеше ишетелә: «дөп-дөп, дөп-дөп...») Ишетәсезме?.. Ә сез ышанмаган буласыз... Ярый китте әле... Яңа ел кичендә дә тынгы бирмәс иде бугай, явыз! (Айнып киткәндәй.) Тукта! Нишләп торам соң әле мин?! Кунаклар җыелышырга да күп калмагандыр, ә эшнең бетәсе юк... Керим әле... (Кереп китәм дигәндә генә тагын баскычтан төшә, халык алдына килеп.) Ни... Бу тирәдә Бүре-мазар күренсә, сызгырырга онытмагыз, яме... (Кереп китә. Алачык эченнән Куян җыры ишетелә.)

Яңа ел килә дип,                Яңа ел, Яңа ел,

Җәнлекләр сөенә.                Рәхим ит өемә!

Пауза. Җыр яңгыраган арада, кич җитүен белдереп, ут тоныклана. Урман аланындагы бер сукмактан Төлке килеп чыга. Кулында – сумка.

Төлке (җырлый-җырлый).

Матур диләр, күркәм, диләр,                Төлке Куянга кунакка

Әй син, Төлкебикә...                        Килә, көлке бит, ә?

(Сумкасыннан көзге алып, йөзен-битен сыпыра, бизәнгәндәй итә. Җырлавын дәвам итә.)

Акыл миндә, зиһен миндә,                Ит ашамый тора алам,

Хәйлә миндә генә.                                Бәйрәм көндә генә...

(Тамашачыларга карап.) Төлке башың белән Куянга кунакка йөр инде, ә? Менә нинди көнгә калды бит Төлкебикә апагыз. Көлмәгез, көлмә! Бүген генә ул шулай. Бүген бит – Яңа ел керә! Ә Яңа елда – һәрнәрсә дә изге, илаһи!.. Хәтта Төлке өчен дә! (Бик мәгънәле итеп бармагын өскә күтәрә. Аннары тиз-тиз генә «Куян» алачыгына кереп китә.)

Бераз паузадан соң Тиен күренә. Агачлар арасына посып кына, бер агач яныннан икенчесенә сикеренә-сикеренә, «Куян» дип язылган ишек төбенә килә.

Тиен (сагаеп). Куянны шушында тора дигәннәрне, дөрес килдем микән? (Залга карап.) Дөресме? (Ишектәге язуны укый.) «Ку-у-я-ян». Әһә! Тап өстенә килеп чыкканмын икән. (Кулындагы төенчеген барлап.) Чикләвекләрем төшеп калмасын тагын. Куянның чикләвек яратканын беләм мин. И сөенер инде... (Тамашачыларга карап.) Беләсезме мин үзем нинди бүләк яратам? Юк-юк, белмәдегез... Әйтимме?.. (Шул вакытта тагын кар шыгырдаган тавыш көчәя. Тиен сагая.) Кемдер килә... Бәласеннән баш-аяк, керим әле тизрәк. (Кереп, ишекне япкач, кире ачып, башын тыгып кына.) Мин сагыз яратам. Жевачка! Белдегезме?! (Ишек кабат ябыла.)

Кар шыгырдаган тавыш көчәя. Бераздан агачлар арасыннан Бүре килеп чыга. Акрын гына, эре-эре атлап, як-ягына карана-карана Куян алачыгына якынлаша.

Бүре (иснәнеп). У-һу! Таныш тәмле исләр... Әле генә Тиен булган монда... (Тагын иснәнә.) Менә бит ул тәмлекәем минем!.. Ә менә монысы?.. Фу-у! Төлке исе... Нишләп йөри ул монда, Хәйләбикә, ә? Әллә миңа дигән тәмле калҗалардан авыз итеп тә өлгергәнме? (Кинәт иснәнеп.) Әһә! Менә монысы иң тәмле ис! Куян исе... (Хыялланып, башы әйләнеп, ишек каршындагы төпкә утыра.) Ничек кенә алдап чыгарасы икән өеннән ул Кылыйны, ә? Корсагымның куян ите күрмәгәненә биш былтыр бит... (Корсагын сыйпап.) Их, корсагым, корсагым... (Җырлый.)

Эчем эчкә береккән,                        Корсагым эчендә

Кайда соң бу Кылый?                Ач бүреләр улый...

(Шунда гына ул агачларга, алачык ишекләренә эленгән, уралган уенчыкларны, чылбырларны күреп ала.) Бүген берәр бәйрәмме әллә? (Кинәт аңышып.) Ачлыктан хәтер бетә дигәннәр иде, дөрес икән. Һай, бүген Яңа ел бәйрәме бит! Әһә! Димәк, Куян ашка җыя? Бәйрәм табынына... (Ишеккә якын ук барып, колагын куеп тыңлый.) Куян... Төлке... Тиен... Барысы да монда! (Учын-учка ышкып.) Әйбәт! Бүген тамагым тәгаен туячак икән...

Шулчак ерактарак Кәҗә, Сарык тавышлары ишетелеп китә.

Бүре сагая. Тавышлар көчәя башлагач, агачлар ешлыгына ук кереп кача.

Бүре (башын чыгарып). Шул, шул! Кәҗә белән Сарык килә! Тагын шулар юлыма аркылы төшәме әллә? Теге юлы да чак качып котылган идем. Адәм тәганәсе бит: бер капчык бүре башы тутырып килгәннәр! Канэчкеч явызлар! Ну мин аларны!.. (Тамашачыларга.) Шулай да сак булырга кирәк. Минем хакта – ләм-мим, ишетсен колагыгыз! Юкса... башыгызны кимерермен. Ярабби тәңрем Бүрехан! (Күккә багып тора.) Коткар мине бу явызлардан... (Кача.)

Сөйләшә-сөйләшә, бер-бер артлы Кәҗә белән Сарык килеп керә. Юлдан талчыгулары сизелә. Ах-ух килеп, әле генә Бүре торып киткән төпкә барып утыралар. Аркаларына аскан капчыкларын җиргә ташлыйлар.

Сарык (аякларын сузып, буыннарын яза-яза). Хәлдән тайдым... Бер бүре башы өзәрлек тә хәлем калмады... (Качып торган Бүре башын калкытып ала. Аның куркудан дер калтырап утыруы шәпләнә.)

Кәҗә (шулай ук кәефсез генә). Йә җитәр инде, Сарык дус, җанны үртәмә әле. Бүре башы түгел, үлән кыягы өзәрлек тә хәлем калмады, диген...

Алачык эчендә музыка, җыр ишетелеп кала.

Сарык (сагаеп). Нинди көй бу? Нинди бәйрәм монда?

Кәҗә. Син хаклы, Сарык дус, ниндидер бәйрәм бар монда. Әнә бит – бөтен дөньясы бизәлгән...

Сарык (моңсу гына). Их... Башкалар бәйрәм итә әнә... Ә без синең белән һаман хәер эстәп йөрибез... Беркемгә дә кирәгебез юк шул безнең...

Кәҗә. Мин гел шулай уйлыйм, Сарык дус; без ник урманда тумадык икән, дим. Бүре булып, ягъни мәсәлән... Бер дә булмаса, Куян булып туарга иде. Аның да үз өе бар... Әнә бит, язып та куелган: «Ку-ян» дигән.

Сарык (уфтанып). Юк, булмады инде, Кәҗәкәй. Табылдык бүре башы белән бүреләр өркетеп йөрергә калдык бит... Бу хакта үзләре белеп алса, безгә көн бетәчәк тә бетәчәк инде...

Кәҗә. Йә, ярый, телеңә күп салынма. Бераз хәл җыйыйк та кузгалыйк...

Пауза. Бераздан Кәҗә җыр башлый. Аңа Сарык кушыла.

Кәҗә (моңсу итеп).

Гомеребез зая үтә,                        Арып беттек, алҗып беттек,

Алда безне ниләр көтә?..         Юл йомгагын сүтә-сүтә...

Шул вакыт микрофонда көчәйтелгән Үрдәк тавышы яңгырый башлый: «Бак-бак, ба-а-к...» Тавыш һаман якыная.

Кәҗә (сискәнеп, сагаеп). Сарык дус, ишетәсеңме? Кем булыр бу?

Сарык. Бака дисәң инде...

Кәҗә. Нинди бака булсын мондый кыш көнендә! Үрдәк бу! Менә әкәмәт: нишләп йөри соң ул урман буенда?

Үрдәк килеп чыга.

Үрдәк (гамьсез генә). Бак-бак, бак-бак... Кая бакма – ак-ак... Кая басма – как-как... Тишелеп бетте башмак... (Кәҗә белән Сарыкны күрми.)

Кәҗә, Сарык (берьюлы). Әй, Сертотмас, кая китеп барышың төнгә каршы? Төлке-мазардан да курыкмыйсың икән...

Үрдәк. Ә? Сез кемнәр? (Танып.) Кәҗә? Сарык? Караңгы төшкәч күзләрем начар күрә шул минем. Кая дип инде... Хуҗабызны эзләп барышым иде... Абдулла Алиш әкиятеннән мин...

Сарык. Таныш булыйк, алайса, Без – Габдулла Тукай әкиятеннән.

Кәҗә. И-и, Сертотмас җан, бер дә курыкмыйсың икән үзең дә. Хуҗаң хакында бөтен серне очраган бер җан иясенә сөйләп йөрисең ләбаса. Ярамый болай. Йортта яшәүче җан ияләре хакында «аңгыра, беркатлы» дип уйлаулары бар. Йөрмә болай дөнья көлдереп, бар, кайтып кит авылга...

Үрдәк. Кая кайтыйм инде мин бу вакытта. Аю таптап китсә дә берни күрмим бит мин... Рөхсәт итсәгез, сезнең янда гына кунып китим әле, ә.

Сарык. Без үзебез дә кеше ишек төбендә хәл җыеп утырабыз шул, дускай.

Үрдәк. Ә? Кемнең ишеге соң бу? (Ишеккә якын бара. Тыңлый.) Рәхәт тә яшәгән җаннар бар икән бу дөньяда.

Кәҗә. Бәйрәм анда, беләсең килсә...

Үрдәк. Нинди бәйрәм булсын ди кыш уртасында.

Сарык. Нинди-нинди!.. Яңа ел бәйрәме, аңгыра сарык!

Үрдәк. Ә! Шулай бит әле. (Кинәт кабынып, дәртләнеп.) Әйдәгез, без дә керәбез!

Сарык (сөенеп). Ә, Кәҗә? Чынлап та, әйдә керәбез. Хет бер җылынып, тамак туйдырып чыгарбыз...

Үрдәк (ялынып). Әйдә инде, Кәҗәкә-ә-й...

Кәҗә (уйланып). Куяннан безгә зыян юк инде анысы... (Үрдәккә борылып.) Ә анда Төлке булса? Шунда ук авызына эләгәчәксең бит...

Үрдәк. Синең мөгезең ни өчен соң?! Миңа килә башласа, сөзәрсең дә үтерерсең. Син мине якларга тиеш – без якташлар бит әле...

Сарык. Минем тояклар да эшкә ярар...

Кәҗә. Ярый, алайса, кереп карыйк. Бер-бер хәл булса, миңа үпкәләмәгез түлке.

Ишек шакыйлар. Эчке якта келә ачыла. Куянның «Керегез!» дигән тавышы ишетелә. Үрдәк, Сарык, Кәҗә мыштым гына эчкә кереп китәләр. Эчтә «челтер» итеп ишек келәсе кабат төшә. Яшеренгән урыныннан Бүре чыга.

Бүре (тик утырудан туңган, калтыранып, өзек-өзек сөйләнә). У-у-у... Ту-у-ңып, ү-ү-ләм дип то-о-рам... Менә сиңа мә! Менә сиңа Кәҗә белән Сарык! Хәйләкәрләр!.. Бүреләргә кайтып сөйләсәм, ачуларыннан ботарлап ташларлар, билләһи... (Бераз тынычланып, ишек янына килә. Эчтән уен-көлке ишетелеп тора.) Озакка бармас бәйрәмегез, бүре көтүендә дә бәйрәм булыр әле. Бер җаен гына табыйм... Авыл ризыгы да тансык миңа. Ах, үрдәге дә үрдәге!.. Тик, ничек керергә соң әле өй эченә? (Эзләнә, иснәнә, такта-чыбыкларны каерып карый.) Куян гына булса да, йортын нык төзегән, Кылый күз! Тукта, көч белән алып булмаса, хәйлә белән алырга кирәк үзләрен. Яңа ел бәйрәмендә һәр өйнең ишеген ачтыра торган бер хәйлә бар-барын... (Тамашачыларга карап.) Беләсезме нинди хәйлә икәнен? Юкмы? Беләсез-беләсез... Белмәсәгез – белерсез!.. (Йөгереп чыгып китә.)

Пәрдә.

II күренеш

Куян алачыгының эчке ягы. Сәхнә читендә ишек алды күренә. Бүлмәдә бәйрәм рухы. Өй эче бизәлгән. Стенада – сәгать. Унике тулып килә. Түрдә – өстәл. Табында – сыйлар, ашлар: кишер-чөгендер, кәбестә, гөмбә, җимеш, җиләк, чикләвек ише табигать ризыклары... Пәрдә ачылганда Куян, өстәлгә капланып, саный.

Куян. Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун... Бәхет, җилкәмә кун! (Башын калкытып тирә-ягына карана. Качып торган җәнлек-хайваннарны эзли башлый. Үзе такмаклый.)

Кәҗә, кәҗә, син кайда?                 Үрдәк, үрдәк, син кайда

Кәбестә бакчасында.                        Аһ, Төлке букчасында...

Һоп! (Куян ишек чыбылдыгы артында торган Кәҗәнең мөгезеннән тотып ала. Аннары өстәлгә сугарга йөгерә. Тагын эзләнә башлый, такмаклый.)

Тиен, тиен, син кайда?                        Үрдәк, үрдәк син кайда?

Биек агач башында.                        Төлкебикә ашында...

Яшеренгән урыныннан Төлке чыга. Башкалар да качкан җирләреннән чыга башлыйлар. Уен өзелә.

Төлке (үпкәләп). Юк, мин уйнамыйм бу уенны! Гел мине мыскыл итәсез. «Төлке букчасында» имеш... «Төлке ашында» имеш!.. Бер күралмаганыгыз мин булдым инде. (Кызып.) Менә бер кич буе бәйрәм итәбез – берәрегезгә кагылдыммы? Ә бит миңа рәхәт түгел... түзәм бит... Ник мине рәнҗетәсез?.. (Тәпиләре белән йөзен каплап елый.)

Куян. Ярый инде... Төлке апа... Башка бер дә, бер дә мыскыл итмәбез.

Үрдәк (кысылып). Әйе шул, башка бер дә рәнҗетмәбез...

Кәҗә (Үрдәккә үртәлеп). Әй, син дә кысылган буласың тагын... «Рәнҗетмәбез» имеш. (Төлкегә борылып.) Әй, Төлке дус, күрәсеңме менә бу мөгезне? (Төлке башын күтәреп селки.) Берәрсе сиңа кагылса, ак сакалым белән ант итәм, сөзәм дә үтерәм! Билләһи газыйм!

Төлке (тынычланып). Рәхмәт, дусларым... Мине гел мыскыл итсәләр дә, хәйләкәр, явыз дисәләр дә, мин алай ук начар түгел... Кайчакта гына... начар... (Сулкылдап сөйләшә.)

Шул вакыт сәгать суга башлый. Барысы да стенадагы сәгатькә күтәрелеп карыйлар. Ул уникене суга.

Куян. Ай, хараплар гына булдык!.. Яңа ел сәгате суга ласа!.. Кыш бабай килергә дә вакыт җиткән икән!

Сарык. Юлда явыз Бүрегә генә юлыкмаса ярар иде...

Кәҗә. Әйе шул, әллә каршы алырга чыгыйк микән?

Тиен. Агач башына менеп карыйммы соң?

Үрдәк. Ә мин оча беләм!

Сарык. Беләсең пычагым! Әнә бит бүксәңә күпме ботка тутыргансың...

Үрдәк (кызып). Ышанмыйсыңмы? Очып күрсәтимме? (Очмакчы булып кулларын җәя.)

Кинәт дөбердәтеп ишек шакыйлар. Барысы да сагаеп кала. Бераздан дөбердәтү кабатлана. Әмма беркем дә ишеккә якын барырга кыймый. Тышкы якта Кыш бабай киеме кигән Бүре басып тора.

Куян (калтыранган тавыш белән). К-е-м б-а-р а-анда?

Кыш бабай (Бүре). Мин бу – Кыш бабагыз. Сезне Яңа ел белән котларга килдем. Ачыгыз тизрәк! (Дөбердәтә.)

Тиен (куркып Кәҗә артына поса). Әбәү! Тавышы бигрәк куркыныч... Мин курка-а-м...

Төлке. Ниндидер таныш тавыш бу... (Уйлана.)

Кәҗә. Күргән-ниткән кешем түгел. Шулай да, тикшереп карарга кирәк... (Ишеккә якын ук барып ярыктан күзәтә.) Киемнәре Кыш бабайныкы... Сакалы да... Таягы да...

Төлке. Карале, кара. Капчыгы бармы? Капчыгы булса, шул инде – Кыш бабай!

Кәҗә. Бар-бар...

Җәнлекләр: «Кыш бабай! Кыш бабай!» – дип, сөенеп сикерешәләр. Кәҗә ишекне ача. Аннан Кыш бабай (Бүре) килеп керә.

Кыш бабай (Бүре) (тантаналы рәвештә сөйләргә тырышып). Исәнмесез, кадерле җәнлекләрем минем! Бәйрәмнәр... (Ничек әйтергә дип уйлап тора.) Мөбарәк булсын! Яңа ел белән котлыйм сезне! Исән-сау гына тордыгызмы? Бүре тырнагына эләкмәдегезме?

Куян (алгарак чыгып). Рәхим ит, түрдән уз, Кыш бабай. Төкле аягың белән киләсең...

Кәҗә белән Сарык (бергә). Хуш киләсең!

Тиен. Түрдән уз, бабакай!

Төлке (көязләнеп). Яңа ел сыена рәхим итегез... (Ялагайланып баш ия. Кинәт иснәнә башлый). Ниндидер бүре исе сизәм. Юлыңда бүре очрамагандыр бит, Кыш бабай?

Кыш бабай (Бүре) (каушабрак). Юк-юк, алай очрамады... (Гаҗәпләнгән булып). Һи-и. Күпме кунак җыелган Куян янына. Төлке дә монда, Тиен дә... Авылдан да кунаклар бар икән... Кәҗә белән Сарык һаман да капчыкларында бүре башы күтәреп йөриләрме? Сертотмас Үрдәк хуҗасын эзләп чыккандыр инде? Төлкедән читтәрәк йөр, кабып йотарга күп сорамас ул... (Чынлап та, бу вакытта Үрдәк Төлкенең куенына кереп беткән була. Үрдәк Кыш бабай сүзләреннән соң, куркып читкә тайпыла, аннары кабат Төлкегә сыена.)

Үрдәк. Юк ла, бабакай, Төлкебикә апа бик әйбәт, мине бервакытта да рәнҗетмәячәк, өенә кунакка да чакырды әле...

Кыш бабай (Бүре) (юри кыланып). Ничек, явыз Бүре бик борчымыймы үзегезне?

Куян. Борчымый дип... Курыккан булабыз шунда. Ата-бабалар курыккан, менә без дә куркабыз. Дөрестерме-юктырмы – куян ите ашый диләр бит аны.

Тиен. Тиен итен дә ярата, диләр.

Сарык. Авылга да тынгылык бирмәде инде шул мәлгунь.

Кәҗә. Минем мөгез очын татып караса, йөрмәс иде дә...

Үрдәк. Ә мин аннан курыкмыйм!

Тиен. Ничек инде?

Үрдәк. Курыкмыйм, и вәссәлам!

Төлке. Курыкмассың ди. Төлке башым белән мин үзем дә шүрлим әле аңардан...

Кыш бабай (Бүре). Син дәме?

Төлке. Хәйләләбрәк яшәмәсәм, мине күптән олактырган булыр иде ул тамак төбенә.

Куян. Юкны сөйләмәгез лә. Ничек кенә әйтсәләр дә, Бүре ул кадәр үк явыз түгелдер ул...

Кәҗә. Әйе шул. Менә һәрберебез аны хурлап утырган булабыз, ә беребезгә дә аның зыяны тигәне юк әле.

Кыш бабай (Бүре) (залга карап). Оятыма каршы, шулай булып чыга икән шул... Ач йөрүем дә шуннан килә...

Тиен. Мин дә начар дип әйтмим бит, куркам гына, дим...

Үрдәк (үзсүзлеләнеп). Ә мин курыкмыйм!

Сарык (Үрдәккә аяк тибеп куя). Тик тор әле, мактанчык нәрсә! (Башкаларга карап.) Алай зыяны да тимәгәч, нигә бәйрәмгә чакырмадыгыз соң аны? Әнә Төлкене чакыргансыз бит...

Төлке (кызып). Миңа нәрсә булган? Миннән кемгә зыян тигән? Берәрегезгә кагылганым бармы? Үрдәк, йә, син әйт әле! Тигәнем бармы сиңа?

Үрдәк (дәшми, Кәҗә артына поса). Бак-бак...

Куян. Йәгез инде, җитәр. Үзара тарткалашып, Кыш бабаебызны онытып җибәрә язганбыз бит... (Кыш бабайга мөрәҗәгать итеп.) Бабакай, зинһар, кичерегез безне. Башка алай кыланмаска сүз бирәбез...

Кәҗә. Әйе шул, елны ничек каршы алсаң, ел буе шулай була, әйдәгез, тарткалашмыйк бүтән.

Кыш бабай (Бүре) (исенә килеп). И-и, онытып та торам икән әле, мин бит сезгә Яңа ел күчтәнәчләре алып килгән идем... Әйдәгез, хәзер шуларны карыйк... Барысы да түргә узалар. Кыш бабай, капчыгын чишеп, аннан Яңа ел бүләкләре чыгара. Такмаклап өләшә. Җәнлекләр: «Бүләк! Бүләк!» – дип куанышалар.

Кыш бабай (Бүре). Монысы өй иясенә, салкында киясенә... (Куянга ак тун чыгарып бирә.)

Куян. Һай нинди матур тун! Рәхмәт, бабакай! (Барып үбеп ала, башын Бүренең түшенә куеп иркәләнә.)

Кыш бабай (Бүре) (халыкка карап). Үпсәләр шундый рәхәт икән... (Иләс-миләс тора.)

Үрдәк. Тагын, тагын бүләк бармы?

Кәҗә. Тс-с-с... Тик тор диләр сиңа! Бүләкне сорап алмыйлар аны.

Кыш бабай (исенә-аңына килеп). Бар, бар, булмаган кая... (Капчыгына кулын тыга). Ә менә монысы... (Йон бияләйләр тартып чыгара.)

Тиен дигән улыма,

Җылы булсын кулына...

(Тиенгә бүләкне суза.)

Тиен (баш иеп ала да киеп куя). И бабакай, агач ботакларына ябышып йөргәндә кулларым өшегәнен каян белдең? Мең-мең рәхмәт сиңа! (Барып, Бүрене кочаклап ала, үбә...)

Кыш бабай (Бүре) (каршылыклы хис кичерә, Тиенне корбанын иснәгән кебек иснәп чыга, әмма үзенә бик тә, бик тә рәхәт булуын да яшерми). Һи-и, балакай, рәхмәтеңә рәхмәт инде. (Сөя.)

Үрдәк. Ә хәзер миңа чират!

Сарык. Тс-с-с!.. Тик тор диләр сиңа!

Кыш бабай (Бүре) (капчыгын алып). Бу бүләкнең кемгә булуын шунда ук беләчәксез. (Көмеш тарак чыгара.) Йә, кемгә бу тарак!

Төлке (исе китмичә генә). Кемгә булсын, шул Кәҗәгәдер инде. Аның сакалын нәрсә беләндер тарарга кирәк бит инде...

Сарык. Әйе шул. Кәҗәгәдер ул...

Кыш бабай (Бүре). Нәкъ шулай! Мә, Кәҗә, сакалыңны матурлап тарап тор!

Кәҗә. Ай рәхмәт. (Таракны алып, сакалын тарый. Кыш бабайның кулын кыса.)

Кыш бабай (Бүре). Ә Сарыкка... Сарыкка, тәпиләре өшемәсен өченгә, киез итек! (Капчыгыннан киез итек алып бирә. Бу вакытта Үрдәк үпкәләп читтә тора). Ә менә монысы... (Кулын капчыкка тыккан килеш як-ягына карана. Баштарак Үрдәкне күрми.) Кая соң безнең Үрдәгебез?

Барысы да. Ә?..

Төлке. Әнә бит ул, исеннән сизеп торам мин аны! (Барып Үрдәкне алып килә.)

Кыш бабай (Бүре). Әллә үпкәләгән дә инде? Бүләге, дә бүләге нинди бит аның! (Капчыктан бинокль чыгара.) Менә сиңа ерактан күрсәтә торган җайланма. Дошманнарыңны ерактан күр, өеңә исән-сау кайтып җит! (Залга карап, акрын гына.) Нәрсә сөйлим мин, тиле! Бөтенләй явызлыгымны, усаллыгымны алдылар бит болар, ә. Гел әйбәтлек эшлисе, матур сүзләр сөйлисе генә килеп тора, менә әкәмәт...

Үрдәк (бүләкне карап, елмаеп җибәрә, хәтта сикеренә башлый). Миңа бүләкнең иң затлысы, иң шәбе эләкте! (Башкаларга күрсәтеп мактана.) Белдегезме, белдегезме, минем бүләк иң әйбәте! Рәхмәт, бабакай! Мин сине гел-гел яратырмын, яме... (Кыш бабайның алдына ук менеп утыра, үбә.)

Кыш бабай (Бүре) (залга карап). Их, исләре дә исләре! (Исни.) Ну тәмле дә калҗа булыр иде бу үрдәк! (Күзләрен йомып, борынын өскә күтәреп, исләсләнеп тора.)

Төлке (корырак кына.) Әй, бабай, нәрсә син Бүре кебек иснәнеп торасың анда? Миңа дигән бүләгеңне чыгар инде! Күпме көтәргә була! Берәр тавык чыгарып бир әле дим!..

Кыш бабай (Бүре) (усал итеп). Нәрсә-ә-ә? Мин хәзер үзеңне тавык боты кебек чәйним!.. (Бүре үзенең Кыш бабай икәнен онытып җибәрә. Ике кулын өскә күтәреп, Төлкегә ташланам дип торганда, исенә килеп, кабат Кыш бабай халәтенә кайта. Уңайсызланыбрак сөйли.) Бүре менә нинди була?! Ә мин – чын Кыш бабай, күреп торасыз бит. (Куркыша башлаган җәнлекләр тынычланалар.) Төлкегә асубый бүләк – көзге! Ай-һай көяз булырга, киенеп-ясанып йөрергә ярата бит ул... (Чыгара.)

Төлке (сер бирмичә генә алып). Һы, миндә мондый көзгеләр – өй тулы! (Карана, ясана.)

Кыш бабай (Бүре). Юктыр, мондые юктыр. Бу бит тылсымлы көзге... Бу көзге кеше йөзен гел күркәм итеп, нурлы итеп кенә күрсәтә, ди. Кара әле, кара...

Төлке. Шулай дисәң генә инде... (Горур гына.) Ярый инде... Рәхмәт... (Көзгегә карап бизәнүен дәвам итә. Башкалар да килеп өеләләр.)

Кыш бабай (Бүре). Менә бүләкләр дә өләшенеп бетте. Ә хәзер мин үзегездән бүләкләр көтәм.

Җәнлекләр гаҗәпләнебрәк, кыенсыныбрак торалар.

Кыш бабай (Бүре) (үзе дә каушабрак). Сез миңа бүләккә җыр-биюләр хәзерләп куймадыгызмыни?

Җәнлекләр арасында җанлану.

Кыш бабай (Бүре). Йә, кем беренче? Иң нәниләрдән башлыйк булмаса. Яле, Үрдәк, нинди һөнәрең бар?

Үрдәк (каушабрак). Нинди дип ни... Җырлап карыйммы соң?

Төлке. Белмим шул, җырлый алырсың микән...

Җиңелчә генә көй уйнала. Үрдәк уртага керә.

Үрдәк (җырлый, җыры бик кызык, мәзәк килеп чыга.)

Ау-лы-быз-ның бак-ча-сы                Бу-а-быз-ның ба-ка-сы

Ка-рур-ман-нан ямь-ле-рәк;                Куз-га-лак-тан тәм-ле-рәк.

Куян (Үрдәк каршына килеп). Ай-һай матур җырлыйсың икән син, Үрдәк дус!

Тиен (мәктәп укучысы кебек, уң кулын күтәреп килә). Мин дә җырлыйм әле, ә, Кыш бабай?

Кыш бабай (Бүре). Дусларым, тынычлык! Тиен үз һөнәрен күрсәтә хәзер!

Тиен (җырлый).

Дуслар белән табыштыра                Дошман белән кавыштыра

Яңа ел киче.                                Яңа ел киче...

Җырга башкалар да кушыла. Тиен, Кыш бабай. Куян белән кулга-кул тотынышып, кечкенә түгәрәк ясап бии. Башкалар да шундый боҗраларга берләшеп бииләр.

Истәлекле бәйрәм бүген                        Бүре дә дус, Куян да дус

Һәркем өчең дә,                                Бәйрәм кичендә...

Ишек дөбердәтәләр. Барысы да шомланып, туктап калалар. Бер-берсенә карашып торалар. Ишек артында тагын бер Кыш бабай басып тора. Капчыгы, таягы юк.

Куян. Башка беркем дә килергә тиеш түгел иде. Кунакларымның барысы да монда.

Тиен (Кәҗә артына посып). Бүре йөриме әллә?

Төлке. Булыр, булыр... Безнең тавышны ишетеп килгәндер...

Сарык. Мин куркам, Кәҗә дус, син кыюрак бит, ишеккә якынрак барып кара әле...

Ишек дөбердәтәләр.

Үрдәк. Әбәү!.. (Өстәл астына кереп кача.)

Тиен белән Куян бер-берсенә сыенышалар. Төлке белән Кәҗә ишек катына баралар.

Кәҗә (кычкырып). Кем бар анда?

Кыш бабай. Мин бу – Кыш бабагыз...

Барысы да. Ә? (Бер-берсенә карашып, гаҗәпләнеп торалар.)

Кыш бабай (Бүре) идән уртасында нишләргә дә белми тора.

Төлке. Кем булсаң да, килгән юлыңа кит, бездә Кыш бабай бар инде!..

Кыш бабай. Мин ул сезнең Кыш бабагыз. Сездәге Кыш бабай ялганчы гына...

Күмәкләп. Ә? (Барысы да өйдәге Кыш бабайга (Бүрегә) борылалар.) Ялганчы?

Кыш бабай (Бүре) (нишләргә дә белми, нык уңайсызланып.) Ни... Ни бит... Алдый бит ул... Кыш бабай киеме киеп Бүре килгәндер әле...

Барысы да (тагын да аптырап, шаулашып). Ә? Бүре?

Төлке. Әйтәм бит, Бүре хәйләләп йөридер әле. Үрдәк исен сизеп килгәндер.

Үрдәк (өстәл астында калтыранып, елый язып). Ә-ә-ә, бак-бак-бак... (Өстәл калтырап тора.)

Сарык. Карагыз әле, таягы, капчыгы бармы соң аның? Булмаса – Кыш бабай түгел дә түгел инде...

Кәҗә (карый). Юк, таягы да, капчыгы да юк...

Сарык. Димәк, Бүре?

Куян (ишеккә карап.) Әй син, Бүре абзый, ник безне алдалап, борчып йөрисең? Бар, өеңә кайтып кит, үзеңдә бәйрәм ит!

Кыш бабай. Нинди Бүре булыйм ди мин. Чын Бүре сезнең өегездә ул! Шул мәлгунь юлыма аркылы төште, капчыгымны, таягымны тартып алды, үземне агачка бәйләп китте. Ябалак килеп чишмәсә, туңып үлә идем... У-у-у, өшедем, туңдым, кертегез тизрәк!

Төлке. Ышандылар ди сиңа! Кыш бабайны танымаска, безне кем дип уйлыйсың...

Куян. Беләсең килсә, ул безгә бүләкләр өләште, Бүре булса, каян алыр иде ул Яңа ел бүләкләрен.

Кыш бабай. Һи-и, беркатлы дусларым минем. Минем бүләкләр бит алар! Минем капчык бит ул... Куянга дигән тун да, аннары киез итек, бияләйләр дә, тарак-көзге дә – барысы да минем капчыкта иде...

Төлке (шикләнеп, уйланып). Дөрес әйтә бит бу...

Кәҗә. Әллә инде?..

Сарык. Ә?

Барысы да сагаеп кына, акрын гына идән уртасында басып торган Кыш бабайга – Бүрегә борылып карыйлар. Бүре, кая керергә урын тапмагандай, бер урында таптана. Кулындагы капчыкны әвәли. Бераздан ул җәнлекләр алдында сыгылып төшә, идәнгә тезләнә...

Җәнлекләр (бер урынга тупланып, сыенышып, берсен-берсе бүлеп). Син – Бүре? Бүре?..

Бүре белән җәнлекләр киеренке рәвештә карашып торалар.

Пәрдә.

III күренеш

Беренче пәрдәдәге күренеш. Уртада – Кыш бабай. Кулына таягын тоткан, аркасына капчыгын аскан. Җәнлекләр Кыш бабай тирәсенә җыелганнар. Читтәрәк, таныш төп өстендә, аяклары-куллары бәйләнгән Бүре утыра (ул инде үз рәвешен алган). Аның башы салынып төшкән. Кулына таяк тоткан Сарык сакта тора.

Кыш бабай (башыннан кичкәнен сөйли). Шуннан соң ул каршыма килә башлады. Мин адымымны тизләттем. Ул да кызулады. Мин барам, ул бара, мин йөгерәм, ул чаба... Тирән көрттә бик тиз хәлем бетте, ә аңа нәрсә, урман заты бит ул... Арткы тун чабуымнан эләктерде дә алды... Мин көрткә капланып барып төштем. Шунда бу Бүре заты капчыгымны, таягымны тартып алды, аннары бер агач кәүсәсенә бәйләп калдырды...

Куян (Бүре янына килеп). У-у-у. Явыз!.. Кыш бабай булып йөргән бит, кеше ышандырып... (Китереп типкән була.)

Үрдәк (Куяннан күреп, йөгереп килеп тибә.) Менә сиңа, менә сиңа... (Куян аны көчкә генә сөйрәп алып китә.)

Кыш бабай (моны күреп калып). И, болай ярамый, дусларым, ул да җан иясе бит. Ул да, сезнең кебек, урман заты, табигать баласы...

Тиен. Табигать баласы имеш. Әйт әле, Кыш бабай, бер табигать баласы икенчесенә начарлык кылырга тиешме?

Кыш бабай. Тиеш түгел.

Тиен. Шулай булгач... Ә менә Бүре явызлык кылып йөри.

Кыш бабай. Шулай да, ниндидер сер бар монда. Әйдәгез әле, Бүренең үзеннән сорыйк, ник шулай кыланды икән ул?

Җәнлекләр: «Әйдәгез, сорыйбыз», – диешәләр. Җыелышып Бүре янына киләләр. Төлке көлемсерәп читтәрәк йөри. Бүре башын тагын да аскарак төшерә.

Кыш бабай (Бүрегә якын ук килеп). И мескен җан, кара инде, үзеңне нинди түбәнлеккә төшергәнсең.

Бүре дәшми. Башын читкә ала.

Төлке. Бик шәпләп акылга утыртырга иде аны. Урманнан ук сөреп җибәрергә кирәк...

Куян. Туктале, Төлкебикә апа, бәлки, ул кылган явызлыкларына тәүбә иткәндер. Төзәлгәндер...

Төлке. Төзәлде ди! Кайда күргәнең бар соры бүренең акылга утырганын...

Кыш бабай. Йә җитәр сезгә, битәрләшмәгез. Болай килешмәс. Кулларын булса да чишегез. Без үзебез дә начарлыкка каршы начарлык белән җавап бирәбез түгелме соң? Чишегез кулларын, ул безнең белән тигез җан иясе булып сөйләшергә тиеш...

Сарык. Кыш бабай тикле Кыш бабайны бәйләп киткәндә бер дә тигезлек хакында уйламаган бит, котсыз! (Бүренең кул-аякларын бушата, кулларын бәйләгән бауны алып ташлый).

Тиен. Шулай да, миңа бу Бүре бик кызганыч. Мин аны инде ярата башлаган идем. Шундый матур бүләкләр бирде бит ул, нинди матур сүзләр сөйләде...

Кәҗә. Үз күзем белән күрмәсәм, ышанмас та идем. Ак сакалымны тотып әйтәм мәгәр...

Кыш бабай. Шулай булгач... Бу начарлыкны ул яхшылык кылырга теләп эшләгән булып чыга бит...

Төлке (төрттереп). Үзеннән сорап карагыз, үзеннән...

Кыш бабай (Бүре янына килеп). Әй, Бүреҗан, әйт әле, син Кыш бабай булып йөрү өчен дип миңа һөҗүм иттеңме?

Бүре (бик авырлык белән сөйләшә). Мин... Мин... Кыш бабай киеме киеп кереп, җәнлекләрне ашамакчы булдым...

Төлке. Менә әйттемме?!

Кәҗә. Нәрсә әйттең?! Ләкин ул, нинди генә начар ният белән керсә дә, беребезгә дә бәла китермәгән бит... Димәк, аның явызлыгы да уйдырма гына, хыял гына... Бүре булып кәпрәергә теләгән ул, шулаймы, Бүре?

Бүре (ялганлый алмыйча). Юк... Мин... берәрегезне тотып ашамакчы булып кердем...

Кыш бабай. Ник, алайса, беркемгә дә явызлык кылмадың соң?

Бүре. Мин... Мин... аларны кызгандым... (Шыңшып елый). Мин... аларны... ярата башладым.

Төлке. «Яратам» диме? Алдый ул, алдый, валлаһи дим, тагын хәйләләргә уйлый, мөртәт!..

Кәҗә. Ихлас әйткән кебек лә ул.

Куян. Әйбәт җан иясе генә дөресен сөйли. Ә Бүре алдамый сөйли!..

Сарык. Мин дә ышанам аңа.

Тиен. Елый да бит, мескен...

Үрдәк. Минем дә елыйсым килә-ә-ә...

Кыш бабай. Алайса, әйдәгез, киңәш корып алыйк. Бер сүзгә килик, аннары Бүре белән нишләргә икәнен карарбыз.

Җәнлекләр төркем булып Кыш бабай артыннан сәхнә читенә юнәләләр. Бүре кала. Аның янында көяз генә басып Төлке йөри.

Төлке (мыскыллабрак). Нихәл, урман хуҗасы? Эләктеңме? Шулай була ул бер тамагыңа ия була алмагач...

Бүре. Әй, син дә эч пошырып йөрмә әле. Иң яхшысы, әйт – ничек чыгарга бу хәлдән?

Төлке (хәйләле генә). Телисеңме, мин сине качырам?.. Менә хәзер үк азат итәм. Күрделәр ди койрык очыңны!..

Бүре (кискен генә). Юк инде, кирәкми, Төлке. Мин бит урманнан качарлык явызлык эшләмәдем...

Төлке. Үзеңә үпкәлә. Качмасаң, сине койрыгыңнан агачка асып куячаклар.

Бүре. Ассалар да, киссәләр дә калам. Ә беләсеңме, аларның күңелләре әйбәт. Синең белән минем кебек түгелләр инде. Без бит гомер буе кемне ничек каптыру турында гына уйлап йөрибез...

Төлке. Анысы дөрес, әмма мине түгел, сине бәйләп ташлаганнар бит әле...

Бүре. Бар, йөрмә монда күңелне тырнап... Юкса... (Усал итеп карый. Төлке өркеп читкә тайпыла.)

Сәхнә түрендәге җыен берьюлы Бүре янына килә башлый. Алда – таяк тоткан Кыш бабай.

Кыш бабай (Бүре каршына килеп басып). Бүреҗан, бас! Мә таякны!

Бүре янына баса. Бераз шикләнеп торганнан соң, Кыш бабайдан таякны ала. Бүре, башын аска иеп, мескен кыяфәттә тора.

Кыш бабай. Бүреҗан, без шулай карар кылдык. Әгәр күңелеңдә явызлык бар икән, менә шушы таяк әйтеп бирәчәк. Чөнки бу – тылсымлы таяк, Яңа ел тылсымы бар анда. Бу таяк белән өч тапкыр җиргә бәрүгә бөтен чыршыларда Яңа ел уты кабынырга тиеш. Әлбәттә, моның өчен таяк тоткан җан иясе әйбәт күңелле зат булырга тиеш. Әйдә, бәр таягыңны җиргә!

Куян. Әйдә, бәр, Бүре абзый.

Кәҗә, Сарык (бергә). Бәр! Бәр!

Бүре таяк тоткан килеш аптырабрак кала. Чынлыкта ул таяк белән җиргә сугарга курка.

Тиен (ягымлы итеп). Әйдә инде, Бүре абзый, бәр инде, барысы да әйбәт булыр...

Үрдәк. Һи, курка ла ул...

Төлке (Бүре янына ук килеп, пышылдап кына әйтеп китә). Бәрмә, Бүре, харап буласың...

Куян. Бәр, Бүре абзый, бәр, без бит сиңа начарлык теләмибез.

Бүре, бер Төлкегә, бер Куянга карап тора да, таягын идәнгә өч тапкыр ора. Шул вакыт агачларга эленгән гирляндаларда гөлт итеп ут кабынып китә... Бөтен җәнлекләр берьюлы кычкырып җибәрәләр, шаулашалар, шатланышалар. Бүре үзе дә елмаеп-көлеп җибәрә.

Бүре. Янды бит, янды! (Шатланып, иңрәп кычкыра.)

Куян. Әйттем бит Бүренең күңелендә бер явызлык та юк дип...

Бүре (Куянны кочаклап ук ала). Беләсеңме, Кылый... Әй лә... Куянкаем, мин яндыра алырмын дип уйламаган идем. Мин бит... Мин бит... Начар уйлар белән килгән идем... (Еламакчы була...)

Куян. Йә, Бүре абзый тынычлан: димәк синең күңелең шушы бер кичтә әйбәтләнгән дә куйган...

Кәҗә (Сарыкка). Нишләп торасың, чиш тизрәк аякларын, ташла таягыңны!

Сарык йөгереп килеп, Бүре аягына чорналган бауларны сүтеп ташлый. Кулындагы таяк кисәген дә бер читкә ыргыта.

Сарык (баш иеп, кулларын җәнлекләргә табан ишарәләп). Рәхим ит безнең арага, төкле аягың белән, Бүреҗан!

Куян. Әйдә безнең бәйрәмгә, Бүре абзый. (Килеп, Бүрене кулыннан җитәкләп, башкалар янына алып бара.)

Кыш бабай (авыр сулап куя да). Менә, кадерлеләрем, барысы да әйбәт тәмамланды. Бүгенге бәйрәм барыбыз өчен дә бик истәлекле булды. Зур сынау үттек без бу Яңа ел кичендә, дусларым. Бигрәк тә Бүре өчен авыр сынау булды. Ул явызлык белән яхшылык чиген үтеп, яхшылык ягына чыкты. Бүген аның күңеле сафланды, бүген ул якын дуслар тапты. Сез дә, җәнлекләрем, олы сынау үттегез. Күңелегезнең яхшы булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәттегез. Мин дә сынау уздым бүген. Әйе-әйе, Кыш бабайлар да еш кына авыр сынау каршында калалар. Алар бит җирдәге җан ияләрен яхшылыкны явызлыктан аерырга өйрәтәләр. Бер ялгышу да күп бәлаләр китерергә мөмкин. Бу юлы мин ялгышмадым дип уйлыйм. Шулай бит?

Җәнлекләр (берсен-берсе бүлеп). Шулай! Шулай!..

Кыш бабай. Ә хәзер, әйдәгез, Яңа елны котлап җыр җырлыйбыз. Әнә бит – урман безгә алан уртасында чыршы да үстереп куйган.

Кулга-кул тотынышып, алан уртасындагы чыршы тирәсендә йөреп, җыр җырлыйлар.

Күмәкләп:

Яңа ел килде дип,                        Җир өсте аклана,

Бар дөнья шатлана,                 Күңелләр пакьләнә...

Төркемнән аерылып, Куян сәхнә алдына килә. Тамашачыларга мөрәҗәгать итеп сөйли. Башка җәнлекләр, тавышларын басыбрак, җырның беренче куплетын кабатлап җырлыйлар.

Куян. Менә, дусларым, күңелле дә, гыйбрәтле дә Яңа ел кичәбез тәмамланып килә. Сезгә әйтер сүзем шул: дөньяда явыз зат, начар күңелле җан иясе юк. Алай булгач, явыз, начар җан ияләре каян килә, дисезме? Без аларны үзебез тудырабыз. Юктан да бер-беребезнең күңелен катырабыз, рәнҗетәбез, түбәнсетәбез, иң мөһиме, без бер-беребезгә ышанмыйбыз. Ташлыйк без бу гадәтләрне. Әйдәгез бер-беребезгә яхшы, игелекле, дустанә мөгамәләдә булыйк. (Төркемгә китеп кушыла.)

Барысы бергә.

Яңа ел килде дип,                        Чыршылар, усаклар

Урман-кыр куана.                        Ак карга коена...

Җыр барышында төркемнән Бүре аерылып чыга. Сәхнә алдына килеп сөйли.

Бүре. Дусларым, мин бүген бик бәхетле Бүре! Җир йөзендә иң бәхетле Бүредер, мөгаен. Сезне алдарга теләмим: әле генә мин бик явыз Бүре идем. Монда керүем дә Үрдәк, Куян итенә ымсынып кына булды. Әмма мин һич уйламаганда яхшылык белән очраштым. Һәм аңладым: начар, явыз булып йөрүгә караганда, яхшы, дус булып йөрү рәхәтрәк икән. Сез моны бервакытта да онытмагыз. Кем әйтте, дисәләр, Бүре әйтте, диегез. Бүре! Ыр-р-р! (Юри тешләрен ыржайта, аннан көлеп җибәрә. Арты белән китеп, төркемгә кушыла).

Барысы бергә.

Яңа ел килде дип,                Яңа ел, Яңа ел

Җәнлекләр сөенә,                Рәхим ит өемә!..

Җыр барышында төркемнән Кыш бабай аерылып чыга, сәхнә алдына килеп, тамашачыларга карап сөйли.

Кыш бабай. Хушлашырга да вакыт җитте, балалар. Мин юкта сынатмагыз, дуслык, бер-береңә игелеклелек, игътибарлылык, тугрылык кебек сыйфатларны югалтмагыз, саф-пакь күңелегезгә тап төшермәгез. (Кинәт таягына күзе төшә.) Сизеп торам, сезнең таягымдагы тылсым хакында беләсегез килә инде. Тылсым юк ул. Дөресрәге, ул безнең күңелләрдә. Дуслык, татулык, иман – менә ул тылсым. Ә бу таяк... Бер агач ботагы гына... Сер итеп кенә әйтәм (тирә-ягына карана, беркем дә күрмиме, янәсе...). Яңа ел кичендә бу таяк белән кем генә җиргә бәрсә дә – һәр җирдә ут кабыначак. Тс-с-с! Бу хакта – ләм-мим! Монысы сер булып калсын. Серле, тылсымлы булмаса, нинди Яңа ел киче инде ул! Шулай бит?.. Яңа ел белән котлыйм сезне, дусларым! Яңа дуслар, яңа шатлыклар, яңа очрашулар насыйп булсын! Бәхетле булыгыз!

Җәнлекләр төркеме, җырлый-җырлый, Кыш бабай янына килә. Җырның соңгы юлларын күмәкләп җырлыйлар.

Пәрдә.

Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Тамаша үрнәкләре. Сәмига Сәүбанова туплавында. Казан, "Раннур" нәшрияты, 1999.