1 апрель
методическая разработка (4 класс) на тему

Самигуллина Альбина Харисовна

Музыка уйный.

1-вед.: Исәнмесез, кадерле балалар, апайлар, абыйлар, килгән кунаклар. Килмәгән кунаклар!!! Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Безнең илдә дә бу көн шаярту, кызык хәлләр һәм күңелле уеннар белән билгеләп үтелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_aprelya_2015.docx29.24 КБ

Предварительный просмотр:

Государственное бюджетное специальное (коррекционное) общеобразовательное учреждение для обучающихся воспитанников с ограниченными возможностями здоровья Ново-Кинерская специальная (коррекционная) общеобразовательная                                      школа-интернат VІІІ вида              

1 АПРЕЛЬ

Самигуллина А.Х.

Музыка уйный.

1-вед.: Исәнмесез, кадерле балалар, апайлар, абыйлар, килгән кунаклар. Килмәгән кунаклар!!! Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Безнең илдә дә бу көн шаярту, кызык хәлләр һәм күңелле уеннар белән билгеләп үтелә.

2-вед.:  Мы праздник сегодня откроем.

            Нам ветер и дождь не помеха!

            Ведь долго мы ждали, не скроем,

            Наш всенародный день смеха.

             На праздник, на общее веселье 
                Мы пригласили в гости Смех, 
                Забаву, Веселье и Развлеченье, 
                 Шутку и Юмор для потех! 

1-вед.:  Сезне көлке һәм мәзәкләр көне белән котлыйбыз!

2-вед.:  Ну-ка безне алкышлар белән сәламләгез әле! Менә шулай.

Зал көлдерүчеләрне сәламли.

1-вед.: Көлкесез тормыш, тормышмыни. Ул безгә һәр кайчан һәм һәр җирдә кирәк.

2-вед.: Кәефне күтәрү өчен, ярдәмгә чакырабыз...

Бергә:  Безнең интернатыбызның иң оста атказанган, сыерказанган пародия остасы Стапанов Владик. О-о-о.

Пародия 4 группы.

1-вед.:  Без һәрберебез дә беләбез, юмор тормышның тискәре якларын, кешеләрнең кимчелекләрен күрсәтергә ярдәм итә. Ләкин төрле көше юморны төрлечә кабул итә. Аңламаган кешеләр дә бар.

2-вед.:  Әйдә без моңа игътибар итмик, көлке турында сөйләшүебезне дәвам итик. Бүгенге бәйрәмебезне күңелле хәлләр, чын күңелдән көлүләр, елмаюлар белән дәвам итик.

2-вед.:   Игра «Музыкальные шляпы» (музыкаль эшләпәләр).

1 группа чыгышы.

1-вед.:  Зур алкышлар белән каршы алыгыз. Күп кенә җырлар авторы, бөек композитор Булат Назиповввв. Әле генә иҗат иткән өфер яңа җыр “Эх, сез матур кызлар”

1-вед.: Җә, әзрәк йомшадыгызмы? Көлдегезме?

Караучыларның җаваплары.

 2-вед.:  Ә хәзер уйнап алыйк.

1-вед.:   Игра “Накорми соседа” (күршеңне ашат)

2 группа чыгышы.

2-вед.:  Тараканнар таптый җиребезне

             Ватан сугышына мин китәм.

             Әй, китмим әле,

  Лучше бер җыр тәкъдим итәм. Безнең иң яшь талантларыбыз, булачак сәхнә йолдызлары. Каршы алыгыз. О-о-о. “Тараканнар кар көри” җыры белән.

 1-вед.:   Игра “Кто быстрее отгадает” (кем тизрәк җавап бирә)

  1. Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)
  2. Күлмәк урталай кискәч нәрсә була? (күл һәм мәк)
  3. Ике туган су коенырга киттеләр. (чиләкләр)
  4. Бер эшләпә астында дүрт малай. (өстәл)
  5. Гомер буе эшләп тора бертуктамый,

Көне-төне сакта тора һич йокламый

Бер туктаса, бер йокласа, уятырга

Беркемнең дә көче җитми ул батырга. (йөрәк)

  1. Казан уртасында нәрсә бар? (“з” хәрефе)
  2. Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (күләгә)
  3. Вак кынадыр үзләре

Ялтырыйдыр күзләре.

Бу ни була – эзләле! (йолдызлар)

  1. Бер иҗеге йорт хайваны

Икенчесе аны куа

Ә икесен бергә кушсаң

7 көн үткәч туа. (атна)

  1.  Көндез йоклый, төнлә эшли,

 Үзе күктән бер дә төшми. (ай)

  1.  Берсе куша кабарга,

 Икенчесе качарга.

 Кушылсалар икесе бергә

 Тоткычы бар ачарга. (капкач)

  1.  Үзеннән зур йөк ташый,

 Биек итеп өй ясый. (кырмыска)

  1.  Исе юк, төсе юк

 Аннан башка тормыш юк. (су)

  1.  Аягын-башын яшерә.

 Таш күлмәге эченә. (ташбака)

1-вед.:  Ә хәзер сезнең игътибарга, иң оста шигырь сөйләүчебез, Файзрахманов Нияз үзе белән булган чып-чын хәлне сөйләп китә.

Би-и-ик ны-ы-ык уйлап, план коргач,

Беркөнне таң алдыннан,

Караватыма утырып,

Айга очтым балконнан!

Болытларга менеп җиткәч,

Туктап ял итеп алдым.

Кайтканда йолдызлар чүпләп

Тутырдым кесәләргә.

Күрсәтергә кирәк булыр,

“Ялга-а-а-ан” диючеләргә.

Ялганламадым дусларым,

Нишләп ялганлыйм сезне!

Барысы да чын, чөнки бу хәл

Төшемә минем керде.

7 группа чыгышы.

2-вед.:  Өздерә бит үзәкләрне

            Эх, бер җырлыйсы килә.

             Җырлау егет эшемени

             Эх, бер биисе килә.

Сәхнәбез түрендә супер-пупер биючеләребез, әле генә Себер якларыннан гастрольләрдән кайттылар. Шушы биюләре белән бик зур уңышларга ирешкәннәр. Лауреат ияләре “Әбиләр бию”е белән. Каршы алыгыз. О-о-о.

2-вед.:  Шигырь сөйләү буенча Платонова Наташага тиңнәр юк. Күз тимәсен аңа. Тфу-тфу.

Доброй и веселой шуткой 
Начинайте день, друзья! 
Шуткой мудрой, шуткой чуткой, 
Без которой жить нельзя! 
Смех полезней человеку, 
Чем хороший препарат. 
Кто смеется, тот в аптеку 
Ходит реже, говорят. 
Шутка ценится недаром, 
А хорошая - вдвойне. 
Больше, больше с каждым годом 
Смеха, шуток в каждом дне. 

 1-вед.:  Игра «Улитка-чемпион» (чемпион-ташбака)

2-вед.:  Игра «Талантливый художник» (оста рәссам)

6 группа чыгышы.

1-вед.:  2000-2001 нче елдан бирле үзләренең моңлы, аһәңле тавышларын югалтмыйча, бүгенге көнгә кадәр саклап килгән искиткеч җырлары белән чыгыш ясый, бөек җырчыларыбыз “Мокамай премиясе” лауреатлары. “Молодая лошадь”.

2-вед.:  Инсценировка «В школе» 5 группа.  (Мәктәптә)

Дәрескә звонок шалтырый. Укытучы керә.

-Исәнмесез, балалар. Утырыгыз.

Бер бала читтәрәк басып тора.

Укытучы: Нияз, син нишләп дәрестә түгел?

Нияз:  Вообще то, мин дәрес кырыенда!

Укытучы: Акыллы булып басып торма. Утыр урныңа.   Мин сезнең “Чыршы бәйрәмендә” дигән иншаларыгызны тикшердем. Менә Ниязның иншасыннан бер өзек укып китәсем килә: “Залда зур чыршы тора, ә аның өстендә Кыш бабай йөри һәм бүләкләр сата....”

Укытучы:  Яра-а-ар, дәресне дәвам итик. Бүгенге занятиебезнең темасы “Яңа ел бүләкләре”. Карандашларны алыйк та эшкә тотыныйк. Бүләккә сез ни телисез, шуны ясыйбыз.

Укытучы: Адель, син нишләп ясамыйсың?

Адель: Ясадым инде мин. – рәсемен күрсәтә. Бөтен кәгазь битенә зур капчык ясалган һәм зур итеп “Бүләкләр” дип язылган.

Укытучы: Такта янына чыкта, үзеңнен рәсемең турында сөйлә әле.

Адель такта янына чыга. Эндәшми.

Укытучы: Мин сине тыңлыйм.

Адель:  Ничек инде? Мин бит бер сүздә әйтмим!

Тәнәфескә чыгарга звонок шалтырый. “Ура!” кычкырып балалар чыгып йөгерәләр.

8 группа чыгышы.

2-вед.:  Специально безнең бәйрәмгә дип бүген бразилиядән кунаклар килде. Игътибар белән карагыз. Алар татарча бер авыз сүздә белмиләр. Ахырдан безгә бер-ике бразильский сүз өйрәтергә обещать иттеләр.

1-вед.:  Игра «Не смейся» (көлмә)

2-вед.:  Игра «Умение и терпение» (җитезлек һәм сабырлык)

3 группа чыгышы.

1-вед.:  Мондый моңлы балаларны сезнең әле бер кайда да ишеткәнегез юктыр. Үзләре шундый матурлар, шундый ягымлылар. Ул тавышлары, ул...менә әйтеп бетерә торган түгел инде. Алкышлар белән каршы алыйк әле. Такмаклар.

1-вед.:  Кадерле дуслар, шуның белән безнең  көлке бәйрәме тәмам. Йөзегездә елмаю беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен. Елмаеп, көлеп яшик!

2-вед.:  В мире живете вы, горя не зная

             Пусть все завидуют, глядя на вас

             Будьте веселыми, будьте вы... счастливы! 
                Тысячу, тысячу, тысячу раз! 

             Ищите улыбку, цените улыбку, 
                Дарите улыбку друзьям. 
                Любите улыбку, храните улыбку - 
                Нам жить без улыбки нельзя! 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения 1 класс "Апрель, апрель! Звенит капель."

Урок литературного чтения в 1 классе с применением ИКТ. Встреча с тетушкой Совой дарит детям радость получения новых знаний, а проявление творчества - украшение любого урока.http://narod.ru/disk/59809...

Урок чтения 1 класс Тема урока: Обобщение по разделу : «Апрель, апрель! Звенит капель…»

Здоровье детей в современном обществе является актуальной проблемой. Один из самых важных на сегодняшний день это вопрос о правильном, рациональном питании детей и подростков, соблюдение правил приёма...

Литературное чтение 1 класс тема: " Апрель, апрель. Звенит капель..."

Обобщающий урок по литерному чтению в 1 классе  по теме "Апрель, апрель. Звенит капель..." по программе "Школа России"...

Классный час на тему: «Апрель, апрель-на дворе звенит капель».

Апрель, апрель!На дворе звенит капель.По полям бегут ручьи,На дорогах лужи....

тест по литературному чтению 1 класс Школа России по теме "Апрель, апрель..."

тест по литературному чтению 1 класс Школа Росии по теме "Апрель, апрель..."  один вариант...