9 май бүген!
план-конспект занятия (3 класс) по теме

Муллаярова Сумая Талгатовна

Иң зур бәйрәм ул Җиңү көне.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_may_bugen.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Батырларның

         даны

               мәңгелек

                                 

                                Муллаярова Сөмәя Тәлгать кызы

                                1 категорияле башлангыч класс

                                укытучысы

       

                       

“Җиңү көне” җыры

9 Май бүген

Бар дөньяны нурларга, гөлләргә күмеп

... нчы тынычлык язы килде.

Туган ил шатлыкка күмелде.

Куана халык, күңелләр шат

9 Май бүген-

Дошманны җиңгән көн.

Медальләрен тага бөтен ирләр

Яңаралар хәтерләрдә

Кан коелган бөтен җирләр.

Хөрмәтле ветераннар!

Бу җиңү зур корбаннар аша килде, һәм менә ... ел илебез халкы бәхетле тормыш белән яши.Ләкин шу-шы тарих күзлеге белән караганда, 4 ел эчендә иле-без халкы тудырган зур батырлыклар, халкыбыз таты

ган зур газаплар ... ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел.

1941 елның җәй иртәсе.Дошман гаскәрләре Баренц диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр булган җирләре-безгә бәреп керделәр. Германия фашизмы безнең илебезнең байлыгын таларга, халкыбызны юк итәргә, коллыкка төшерергә исәп тоткан иде.

Көндезге сәг 12. Илебезнең барлык радио станцияләре фашистлар Германиясенең безнең  илебезгә хыянәт-чел рәвештә һөҗүм итүе турында белдерү тапшырды.

“Изге сугыш” көе яңгырый.

Явыз дошман килә ил өстенә

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.

Кара көчләр килә ил өстенә

Шәһәр , авылларны яндырып.

Газиз аналарны дарга асып

Балаларны ятим калдырып.

Туган авылым зур түгел

Илем картасында бер төртке.

Шул картадан ватан сугышына

Күпме егет, күпме ир китте.

Бөек ватан сугышына районыбыздан 9891 кеше китте. Шуларның 6955 кеше кире әйләнеп кайтмады.

“Солдатлар” җыры.  

Авылыбыздан ...  кеше китте. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз” диеп җырлап китсәләр дә ... кеше туган туфрагына кире әйләнеп кайта алмады.

Хөрмәтле ветераннар, кунаклар! Безнең якты киләчә-гебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашлшрыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Ватан азатлыгы өчен  һәлак булганнарга мәңгелек дан! Әйдәгез 1 минут тынлык белән искә

Алыйк аларны.

Бабайлар сугышка киткәннәр

Бабайлар авыр юл үткәннәр.

Оныклар бәхетле булсын дип,

күгебез гел аяз торсын дип,

каһарман бабайлар үлгәннәр.

Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

“Яраннар чәчәк ата” җыры.

Һәрбер авыл ул чак фронт иде

Без солдатка түгел, солдатлар.

Көнне төнгә ялгап иген иктек

Ач булмасын диеп ир-атлар.

Ил хәсрәте безгә көч өстәде

Улларыбыз иртә өлгерде.

Белә торып бәлки кайтмасын да

Һәрбер ана ничә ул бирде.

Кара конверт китереп биргәндә дә

Яшь калмаган иде еларга.

Җимерелмәс хәтер күпере кирәк

Бүгенгедәй данлы көннәргә.  

“Ана” җыры.

Ана:

Кайтмый калганнарны көтәбез

Авыл уртасындагы һәйкәлгә

Чал башыбызны иеп китәбез.

... ел инде...

Кайтмый калганнарны көтәбез    

Күпләрегез инде хыялларда гына

Төштә генә кире кайтасыз.

Кайда соң сез?!

Солдат:

Эзләмәгез безнең каберләрне

Ил туфрагы белән кушылган

Авылыбызның ... улы

Сезнең йөрәкләргә уелган.

Каберләребез бөтен Европада

Исемнәребез монда куелган.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан.

Миллионнарның хакы сеңгән туфрак

Гөлләр белән генә каплансын.

Корбаннарга сез кабызган мәңгелек  ут

Килер буыннарга саклансын.

Калды безгә сездән изге мирас

Азат Ватан , якты туар таң.

Күпме гомер бөре хәлдә утта көйде.

Кабатланмас болар яңадан.

Ил- әңкәбез батырларны барлый

Бер улын да бирми үлемгә.

Зур бәйрәмне- данлы Җиңү көнен

Бәйрәм итә алар ил белән.

Туган авылым нәни нокта гына

Ватан кочагында.

 Кайнар йөрәк, горур йөрәк биргән

Ул күпме лачынга.

“Совет солдаты” җыры.

Якташларыбызның  сугыш кырындагы дошманнан аяусыз үч алулары турында авылдашлары , туганнары хатлар аша, газета битләре аша укып белеп бардылар.

Ай , ул кош теле кебек кенә солдат хатлары... Күпме кеше тилмереп көтә аны. Ирләреннән, улларыннан хат алган өй иң бәхетле өй була. Ул гаиләгә килгән шатлыкны да, кайгыны да авылдашлшрыбыз бергә кичерә.(Әкрен генә көй уйный)

Кечкенә генә Актанышбаш авылына да төрле фронт-лардан хатлар өзелми. Хатларда туган авылдга исән- имин әйләнеп кайтуга тулы өмет,дошманга чиксез нәфрәт, Җиңүгә тирән ышаныч чагыла иде.

Фашизмның өне тузар көнен

4 ел буе көттек.

Европаны азат итә- итә

Герман җиренә җиттек.

“Герман” көе.

Рәхмәт Сезгә, рәхмәт ветераннар !

Май гөлләре чәчәкләнгән чакта

Соңгы фашист илдән куылган.

Дошманнар өчен ил капкасын

Мәңге ачылмаска яптыгыз.

Сүнмәс нинди хәтәр җилләрдә дә,

Сезнең гөлләр, сезнең яктыгыз.

Онытылмыйлар корбан булганнар,

Безнең өчен чын батырлар- залдагылар,

Җиңеп исән кайтканнар.

Ветераннар исеме  әйтелә.

45 нең якты таңында

Кояш булып җиңү балкыган.

... ел җирне сөендереп

Нурын сибә дөнья халкына.

Күпме утлар, күпме сулар аша

Мең үлемгә үчле күз атып

Европаны азат итә- итә

Килде монда совет солдаты.

Ятимнәргә назлы ата булып

Нәни кызны кысып куенына

Күтәрелде гранит пьедестальга

Сугышларга киртә куйды да.

Тора басып уяу сакчы сыман

Еракларны иңли карашы

Җир устендә якты өмет булып

Нурлар сирпи Җиңү кояшы.

Бабайлар, әтиләр алдында

Бурычлы булып без калмабыз.

Сугышны җирдә юк итәрбез.

Без тыныч үрләрне яуларбыз.

“Матур илем” җыры.

Хезмәт халкы өчен җирдә

Тынычлык кирәк.

Бу минем дә һәм синең дә

Иң  изге теләк.

Тынычлык кирәк ватанга

Бөек илебезгә.

Безнең күңелләр бирелгән

Иҗатка, эшкә.

Сабыйлар тыныч йокласын

Кан түгелмәсен.

Безнең аналар яңадан

Хәсрәт күрмәсен.

Бөек Ватан сугышында җиңгән халкым тыныч тор-мыш вакытында улларын интернациональ бурычларын үтәргә җибәрделшәр.Әфганстан сугышына киткән егетләребезнең 6 сы кире кайта алмады.

Ил буенча күпме һәлак булды

Әфган өчен күпме егетләр.

Исемнәрегезне җырга салып

Халкым җырлый сагынып егетләр.

Авылыбыздан 2 егетебез:Кәшбразиев Зөфәр, Харисов Наил бу сугышта булып кайттылар.Ә илебез эчендә барган Чечен сугышында авылыбыздан 1 егет:Лот-фуллин Илшат үз бурычын үтәп кайтты.

Бар халык бәхетле булсын диеп

Күгебез гел аяз торсын диеп,

Без сакта торабыз гел уяу.

Дан юлларын барлап

Батырларны данлап

Исемнәрен һәйкәл итәбез.

Җиңүчеләр калка һәйкәл булып.

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар үлми 2 тапкыр

Алар җирдә мәңге балкырлар.

Районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан 5 Советлар Союзы Герое бар.Аларның исемнәре һәйкәлләргә уелып язылды.

... ел инде күгебез аяз, һәр көн елмаеп кояш чыга,иле-без өчен нурларын сибә. Без моның өчен Сезгә мең-мең тапкыр рәхмәт әйтәбез.

Картаймагыз , әле, ветераннар,

Европаны саклап аклган ирләр.

Хәтерлиләр Сезне данлы юллар,

Хәтерлиләр Сезне азат илләр.

Илләр җырлый бәйрәм көннәрендә

Сезнең яшьлек- Җиңү көннәрендә.

Сез аларга ирек китердегез

Шатлык китердегез өйләргә.

Какртаймагыз, әле, ветераннар,

Илгә дан китергән тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

 Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

“Тынычлык күгәрчене” җыры.