Җирдә миңа ни кирәк?
материал на тему

Башлангыч сыйныф укучыларының отчет концерт программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhird_mina_ni_kirk.docx24.17 КБ

Предварительный просмотр:

               МБГБУ “Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

             Җирдә миңа ни кирәк?

                                                 (Әти-әниләр өчен отчет концерты)

1.а.б   -Исәнмесез,хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!

2.а.б   Сезнең җылы  карашлардан

           Залыбызга иңсен нурлар!

          Берләштерсен күнелләрне

         Таныш моңнар, яңа җырлар!

1.а.б   Истә калсын бу очрашу,

           Бер күрешү – бер гомердер.

         Тагын бер кат сәлам сезгә!

          Күңелле ял! Хәерле кич!

2.а.б   Хөрмәтле тамашачылар! Сезнең игътибарга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан  туган телебезгә багышлап  укучылар көче белән әзерләнгән    концерт программасын тәкъдим итәбез

 Рәхим итеп карагыз.

1.а.б   Халкым бер тумыш көнендә дә

         Тукаен онытмады.

         Без – “ Туган тел” дән туганнар,

         Без – Тукай оныклары

Туган тел җыры

2 а.б. Син исән булсан,

Халкым да яшәр.

И туган телем,

Үс һаман, яшәр.

1 .а.б.Татар дөньясы быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерләнә. Әйе, халкыбыз яшәгәндә, телебез дә, Тукаебыз да яшәр.Без милләтебезнең юкка чыкмавын, тирә-якта татар теленең, милли көйләребезнең яңгырап торуын телибез.

Илгиз-җыр

 1.а.б  Без бер илнең  балалары,

           Барыбыз да дуслар без.

          Татарлар, чуваш, марилар

           Башкортлар һәм руслар – без!

2. а.б.Хөрмәтле тамашачылар! Сезнең игътибарыгызга рус биюен тәкъдим итәбез.

Рус биюе

1 а.б   Якты исем килә дастаннардан,

           Милли моңнар килә үткәннән.

           Без тумыштан “Туган тел”гә гашыйк,

           Туган җиргә гашыйк күптәннән.

2.а.б        Габдрахманов Ислам башкаруында җыр “Матур булсын”

Ислам-җыр

1.а.б   Сәхнә артында кемнәр шау – гөр килә анда?

2 а.б 2 класс укучылары биеп күрсәтәбез дип ашкынып йөриләр иде.

 1 а.б Эх матур итеп биючелэрне күрсәм, үзеннэн – үзе биюгә кушылып биеп китәсе килә. Әйдә, тизрәк сәхнәгә чакырыйк әле үзләрен    

2а.б    2 сыйныф  укучылары  шаян бию  тәкъдим итәләр

 “Спортивный”- 2 класс

1.а.б       Куллар тисә туфрак алтын була,

             Тирләр тамса шыта гөл булып.

               Бүләк итеп сезгә җыр бирәбез,

              Күңелегездә калсын моң булып.

2.а.б.    Җырлый Фаткырахманова Раилә     “Кыр казы ”

Раилә-җыр “Чишмә”

1 а.б Кызларыбыз җыр – биюгә бик оста. Кирәк икән өздереп җырлыйлар, кирәк булса йөрәкләрне җилкендереп бииләр.

2 а.б Һәр кешенен күңелен биеп уят,

Биюеңнән бар дөньяга шатлык тарат.

Шат музыка яңгырасын бөтен җиргә

Тартынмыйча чык уртага, бие әйдә.

1.а.б.

Үзбәк биюе

1.Сездә тула басалармы?

Бездә тула басалар.

2.Сездә ничек, бездә шулай-

Җырлап күңел ачалар.

 1а.б..Динә һәм Алисә Галиәхмәтовалар  җырлый. “Тылсымлы сүзләр”Зөлфия Минһаҗева сүзләре һәм көе

 Динә, Алисә- җыр

   1.а.б            , быелгы 1 сыйныфлар безне уздырырлар ахырысы.

2.а.б     Кит әле,булмаганны, каян сезгә җитә алсыннар инде алар

1.а.б      Алай димә, беркөнне бию өйрәнә башлаган идек , без дә биибез дип чат ябыштылар.

2.а.б       Шуннан нишләдегез инде ?

1.а.б          Нишлик инде, бергәләп биергә туры килде инде

2.а.б           1 һәм 2 нче  сыйныф малайлары  башкаруында Бөркетләр биюе.

Бию-“Бөркетләр”

1.а.б        , ни арада барысыны да өлгерә бу  Илгиз? 5 кә генә укый, бии дә, җырлый да, телгә дә төшеп калганнардан түгел.

2.а.б         Шулай , бер булганнан барысы да була шул. Әле ул курайда да уйный

1.а.б һәм 2.а.б   Рәхим итеп тыңлагыз!          

 Илгиз      Курай

а.б.-Әле концерт башланды гына инде берсеннән-берсе матур номерлар күренә башлады.

а.б.-Әй, сәләтнең чиге юк диләр бит. Дөрес икән.

а.б.-Карале,                        син үзең я җырлый, я бии беләсеңме соң?

а.б -Нишләп белмәскә, эчемнән генә җырлыйм ,  кеше күрмәгәндә генә биим дә мин    

 а.б -Әй, ярар инде, сине башка вакытта биетербез. Ә хәзер кызлар биесен  әле.  Рәхим итегез, кызлар!

Сәхнәдә “Самбо” биюе

 “Самбо”-бию

1.а.б     Туган  җирдә  әти-әни янәшәсендә яшәүдән дә олы бәхет бармы икән ул? Иртән йокыдан торуга, якты кояштай  назлы  карашлы  әниең каршыңда елмаеп торса, авыр чакларда корыч куллы әтиең ярдәмгә ашыкса, шуннан да зур бәхетнең  булуы мөмкин түгел.

1а.б Нищләп әле әти-әниләр турында сөйли башладың? .Әллә әниеңне сагындыңмы?

2 а.б.. Без аларга һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тиеш. Ралинә хәзер әтиләр турында җыр җырлаячак.

1.а.б һәм 2 а.б Рәхим ит, Ралинә!

Ралинә-җыр “Әтием”

  1.а.б                  , синеңчә чын ир-егетләр ягъни  дженльменнар нинди булырга тиеш?

2.а.  б  Ой, ...................., син мине бик уңайсыз хәлдә калдырдың бит әле. Минемчә, чын ир-егет кеше һәрвакыт хатын-кызга карата ягымлы, әдәпле булырга тиеш. Комплемент ясый белергә дә тиеш дип уйлыйм мин.

  1.а.б           , әйдә залда утырган апалардан сорыйбыз!?

 2.а.б.  Сорап тормыйк, күпме хатын-кыз, шул хәтле жавап булачак. Ә синеңчә кемнәр алар - дженльменнар?

  -Алармы? Алар хәзер сәхнәгә чыгачак егетләр. Алкышлар белән каршы алыгыз.

Дженльменнар ” бию

1.а.б     Җәйгә дә күп калмады инде, тиздән каникуллар да җитәр.

2.а.б . Без генә түгел, Азалия дә сагынган җәйне. Җыры да шул турыда.

1. а.б  Җырлый Мусина Азалия. “Җәйнең матур аяз таңнарында”

Азалия-җыр “Җәйнең матур аяз таңнарында”

1.а.б Мин миләтемнең моңлы җырларына,дәртле биюләренә гашыйк.. Дәртле бию көе яңгыраса,аяклар үзләреннән үзләре тыпырдый башлый.

2.а.б. Ә ник тыелып торырга әле?! Әйдә,  биибез.

Бию “ Ой, Вася, Василек”

  Данил   шигырь

1.а.б  Ал да булыр чагыбыз

          Гөл дә булыр чагыбыз

         Без биеми кем биесен-

          Безнең шундый чагыбыз.

2.а.б   Удмурт халык биюе  “Ике читек- бер кием”

Бию “ Два сапога-пара”

Илгиз. Җырла, җырла, дип әйтәсез

          Сезгә нинди җыр кирәк?

2. а.б       Әллә үзең җырлыйсыңмы, Илгиз?

Илгиз  Юк ла! Мин җырладым бит инде

2 а. б. Әйдә алайса,  Раилә белән Ралинәне җырлатыйк.

Илгиз  Шәп  фикер. Азат абый аларга ике тавышка җыр өйрәтте. Шуны җырласыннар әле.

2.а.б    Әхмәт Фәйзи сүзләре, татар халык көе  “Умырзая”

Раилә, Ралинә – җыр “Умырзая”

1.а.б   Үскәч безнең егетләр

           Кыю солдат булырлар

2.а.б   Солдат булып,моряк  булып

            Диңгезләрдә йөзәрләр.

1.а.б     Чын солдатка охшаганнар

            Куанып туймый күңел

2.а.б      Атлыйлар алар – тип- тигез

             Сокланмый мөмкин түгел

1.а.б   Сәхнәдә- булачак солдатларыбыз.  

Моряк биюе

1.а.б   Сеңлем булгач, әй сөендем мин

           Бүгенгедәй  әле исемдә  дип кем җырлый беләсеңме?

2.а.б    Булат белән Дилә Нигматуллиннар җырлый бит  аны.

1а.б      Әйе шул.Әллә үзләре дә килгәннәрме?

2.а.б      Юк,үзебезнекеләр дә алардан  ким җырламый.Беләсегез киләме кемнәр икәнен?

1.а.б     Ринат һәм Ландыш Сәләхетдиновларны сәхнәгә чакырабыз.

Ландыш, Ринат – Җыр “Елмаю”

1.а.б    Без күп милләтле Татарстан җирендә яшибез. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Ләкин , башка халыкларның гореф-гадәтләре, бию- җырлары безгә ят түгел, киресенчә, без аларны бик рәхәтләнеп өйрәнәбез, һәм матур итеп биибез.

Бию “Молдаван”

1.а.б  Зур мәктәпләрдәге кебек музыка түгәрәкләре булмаса да, кайбер уен коралларында да уйнарга өйрәнергә тырышабыз.

2 а.б.. Шулай булмыйча, без кемнән ким. Әле ярый өйрәтергә Азат абый бар.

1.а.б .Хәзер сезнең алда кашыкчылар чыгыш ясый,

 (Кашыкчылар чыгышы)

Кашыклар

 1.а.б   Эх, дуслар, күрсәгез икән сәхнә артындагы тамашаны, үзе бер концерт...... Кем сүзләремне онытмасам гына ярар иде дип тырыша -тырыша җыр кабатлый, кем хәрәкәтләр эшли...

2.а.б Кыскасы, алар хәзер чыгыш ясарга әзерләнәләр. Әйдәгез эле алкышлап каршы алыйк узләрен. Дуслар,сәхнәдә “Джайв»биюе

Бию “ Джайв»

1.а Бөрлегән ул бөрлегән

       Бөрлегән генә булса да...

2а.б.Кем турында әйтмәкче буласың син.

1а.б. 1 класс Ислам турында. Үзе кечкенә генә булса да бар нәрсәне булдыра.Җырлап күрсәтте, шәп бии, әле шигырь сөйләгәнен ишетсәң...

Ислам шигырь

“Татар егетләре” биюе

1 а.б Хөрмәтле тамашачылар!Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын белсәгез, кычкырып әйтерсез.

Күңелегезгә - юаныч,

Күңелегезгә - куаныч,

Нәрсә ул?

Әйе, дөрес, җыр.

2 а.б Сандугачлы аяз таң атканда,

Кояш сибә алсу таңнарын.

Күңелгә дәрт, йөрәккә ямь бирә

Тыңласак без татар җырларын.

1.а.б  Фаткырахманова Раилә, һәм Мусина Азалия  башкаруында –җыр “ Чишмә

 Раилә, Азалия –җыр “ Чишмә”

1.а.б   Яратабыз  без милләтебезне, туган җиребезне, аның дәртле биюләрен, моңлы җырларын, Сабантуй, Нәүрүзләрен... Яратмасак, милли биюләребезне өйрәнмәс идек..

2.а.б  Күр син, ничек булдырып бииләр безнең кызлар...

Лирик татар биюе

Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Белем йорты-иҗатчылар иле

Без илһамлы халык мәңгегә

 3 бала җыр

Сизелмичә концерт үтте, 
Барыбыз да бик канәгать. 
Саубуллашыр вакыт җитте, 
Моңсуланмыйк без, җәмәгать.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас, язган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Юлларыгыз якты булсын, .
Эшләрегез бары уңсын.
Шыгрым тулы клубларда 
Кабат очрашырга язсын!