Монтаж(Муса Жэлил)
материал на тему
Патриот шагыйрь Муса Жэлилгэ багышлан эдэби кичэ
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 23.66 КБ |
Предварительный просмотр:
Тын зал. Әкрен генә “.Сагыну” көе яңгырый. (М.Җәлил сүзләре,З.Хәбибуллин музыкасы). Салмак кына пәрдә күтәрелә. Иң уртада шагыйрь портреты. Зур эчтәлек белән эшләнгән плакат кичәнең темасын белдерә:
Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк,
Үлгәннән соң да үлмәслек булсын. (М.Җәлил)
1 нче укучы. Муса Җәлил җирдә аз яшәде,
Күпме күрде, күпме кичерде!
Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде.
2 нче укучы. Унөч яшьтә комсомолда иде.
Ә егерме яше тулганда
Партиядә иде. Инде бүген,
Иң дәһшәтле минут туганда,
Солдат булды сугыш кырында.
Уйлый Муса: фронт һәркемнең
Намусына килеп тоташа.
Шагыйрьме ул, әгәр йөрәген
Үткәрмәсә давыл, ут аша?!
3 нче укучы. Сугыш кызды таңда яңадан;
Ут шәүләсе Волхов өстендә.
Тирә-яктан дошман камаган,
Безнекеләр боҗра эчендә.
- Дусларым, - ди Муса, - туганнарым,
Без җиңәргә тиеш ничек тә.
Нәрсә өчен соң без коммунистлар?
Бу хакыйкать җитсен меңнәргә:
Хор белән. Юл бер генә безнең, якын дуслар,
Яки ирек, яки үләргә.
4 нче укучы. Без тормышны чиксез яратабыз
Һәм телибез озак яшәргә;
Озак яшәп, күбрәк ялкынланып,
Илебез өчен күбрәк эшләргә.
5 нче укучы. Туганнарым, хезмәт кешеләре,
Күңелегездән җыр һәм көч алдым.
Бөтен дәрте белән яшәвемнең
Сөйдем Сезне,
Сезгә ышандым. (Г.Хуҗиев)
Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде
Үләм, диеп, туган ил өчен!
6 нчы укучы. Сугыш – сугыш инде,
Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төне буе улашып якында,
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр,
Аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.
7 нче укучы. Авыл яна... Шәфәкъ нуры булып
Уйный күктә янгын шәүләсе.
Күмерләнгән өйнең тупсасында
Аунап ята ана гәүдәсе.
Алар... Алар җыйнап аналарны,
Балаларны кырга кудылар.
Казыттылар чокыр, ә үзләре
Читтән көлеп карап тордылар.
8 нче укучы. Үзем күрдем, үз күзләрем белән,
Үкереп акты ничек елгалар;
Балалар күк ничек үкси-үкси
Яшен түкте ярсып җир-ана.
Үзем күрдем, ничек моңлы кояш
Болыт аша җиргә сузылып,
Үксеп үпте үксез балаларын
Соңгы кабат кысып, суырып.
9 нчы укучы. Әйт син миңа, миллион елла яшәп,
Син бакчалы, күлле,чәчәкле,
Күрдеңме тик бер кат үз гомереңдә
Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!
Күтәр, илем, хаклык байрагыңны,
Буяп җирнең канлы яшенә,
Үлем булсын нуры ана канын,
Бала канын эчкән вәхшигә!
10 нчы укучы. Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле
Яуганда да туплар,ядрәләр,
Каушамадым кан һәм үлек белән Тулганда да тирә-әйләнәм.
Мин теләдем көрәш давылында
Колач җәеп батыр йөзәргә,
Тик чикләнде гомрем коллык белән,
Бу хурлыкка ничек түзәргә? (М.Җәлил)
5 нче укучы. Моабит. Салкын камера.
Таш табут кебек тар-кысан.
Таш идән, сәке, диварга,
Ишеккә оешып катты кан.
Чокылган сукыр тәрәзә,
Ничә кат тимер рәшәткә.
8 нче укучы. Оч син, кошчык, көчле җырым булып,
Шушы сиңа соңгы теләгем.
Тәнем калсын монда,
(Нәрсә ул тән?)
Барсын илгә минем йөрәгем. (М.Җәлил)
1 нче укучы. Мусаның җырын саклаган
Бельгия улы – партизан:
- Юк, - дигән, - андый яхшы дус,
Аның күк гүзәл, затлы җан! (Җ. Молдагалиев)
3 нче укучы. Ә син, илем, мине кеше иттең,
Илһам бирдең, шагыйрь иттең син;
Сулар сулышым булып әверелдең
Һәм йөрәгем булып типтең син! (Г.Хуҗиев)
6 нчы укучы. Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне,
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?
Юк, кайгырам, дускай, безнең гомер
Ил гомренең тик бер чаткысы,
Бер сүнсәк тә, безнең кыюлыктан
Арта бара аның яктысы.
Батырлык һәм илгә тугрылыкны
Шушы үлем белән белдерик.
Безнең яшьлек шушы хисләр белән
Данлы иде, көчле иде бит!!
Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә диеп уйлама!
Хор белән. Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда.
2 нче укучы. Утны, суны кичеп кешелеккә
Яулап алдык бөек чынлыкны,
Безнең яшьлек менә шулай үтте,
Корыч менә шулай чыныкты. (М.Җәлил)
7 нче укучы.Тик кызганам, җирнең матурлыгын
Бик аз күрдем, бик аз яшәдем;
Бик аз яздым, бик аз ялкынландым,
Илем өчен бик аз эшләдем.
3 нче укучы.Гомере чикле; кеше үлем көтә,
Торган килеш кабер ырында;
Ә ул җырлый яшьлек һәм мәхәббәт,
Турылык һәм дуслык турында. (Г.Хуҗиев)
5 нче укучы. Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә. (М.Җәлил)
Бел син, катыйль ,
Минем арсеналым
Сезнекеннән бик күп көчлерәк;
Арсеналым минем – намусым,
Ул – хакыйкать кебек саф йөрәк. (Г.Хуҗиев)
10 нчы укучы. Килешсә дә кылыч билеңә,
Көтмә бүген ярдәм корычтан!
Кылыч белән кердең илемә,
Үлемең булыр шушы кылычтан.
Килер ул көн, халык хөкем итәр,
Карар булыр кискен һәм кыска.
Каным белән язган соңгы җырым –
Бу гаепләү акты фашистка. (М.Җәлил)
9 нчы укучы. Тыныч иде ләкин шагыйрьйөзе:
- Карамагыз дошман сүзенә;
Буйсындыра алмас безне һични:
Ут та,
Штык та,
Үлем үзе дә. (Г.Хуҗиев)
8 нче укучы. Әйтче, Муса, шундый батырлыкны
Кай җиреңдә саклап йөреттең?
Кемнән алдың мондый горурлыкны,
Нинди ялкыннарда чыныктың?
Җиңәр өчен шундый дошманнарны
Корычтан булгандыр беләгең.
Сөйләр өчен палач битенә төкереп,
Куш булгандыр синең йөрәгең... (С.Кудаш)
1 нче укучы. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Ул егылгаг арып”, - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. (М.Җәлил)
6 нчы укучы. Арабыздан үзе югалса да,
Юк, суытмас һични бу эзне.
Көрәштәге Муса,
Солдат Муса,
Йөрәктәге Муса ул безнең. (Г.Хуҗиев)
4 нче укучы. Мин югалдым дуслар арасыннан,
Оныттымы инде күбәүләр.
Юк,юк,
Мине сөя, сагына, көтә торган
Йөрәкләр бар... алар меңәүләр.
Йөз меңәүләр алар... Шушы тойгы
Хәтерләрдә күпне яңарта.
Укучылар алар... Һәркайсының
Йөрәгендә миңа карата
Очкын кадәр сөю сакланса да,
Мин тормышта калмам югалып.
Һәм аларның күңеле уртасыннан
Узар җырым үзенә юл салып. (Г.Хуҗиев)
4 нче укучы. Син күрсәттең, Муса, үзең теләп,
Матурлыкның ничек туганын.
Син күрсәттең безгә үзең эшләп,
Батырлыкның ничек булганын... (С.Кудаш)
Хор белән. Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.
9 нчы укучы. Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Хор белән. Үзе үлсә эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
10 нчы укучы. Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Хор белән. Көчлелегең белән горурланма,
Кешелегең белән горурлан!
6 нчы укучы. Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Хор белән. Янып калсын гомрең маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.
5 нче укучы. Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Хор белән. Исмең калсын үзең үлсәң дә.
Тарихларда укып ятларлык. (М.Җәлил)
3 нче укучы. Кыен чакта өметләрем киселеп,
Тормышымнан күңел суынса,
“Көрәш, дускай, көрәш, туктама”, - дип
Эндәшәсең кебек син, Муса.
Каның белән язган шигырьләрең
Тетрәп укый синең бөтен җир,
Буыннардан буыннарга килер,
Мәңге үлмәс, Муса , синең җыр!
2 нче укучы. Зур киләчәк якты булсын өчен
Йөршген ул
Сүнмәс факел итеп яндырган,
Яндырган да
Тынган,
Ә йөрәген
Җырларына биреп калдырган.
Җыры яшәр күңелләрдә,
Күкрәкләрдә яшәр сулышы.
Барыр юлларыңда
Үрнәк булып
Янып торсын Муса тормышы. (И.Юзеев)
1 нче укучы. Муса белде безнең буыннарга
Җырларының кирәк буласын,
Авыруга дәва булачагын,
Көрәшләргә терәк буласын.
4 нче укучы. Көрәшкә бир бөтен гомереңне,
Әгәр күңлең яшәү теләсә;
Син яшәрсең, әгәр ил яшәсә,
Син үлмәссең, халкың үлмәсә.
10 нчы укучы. Өстәлемдә синең китапларың,
Һәрберсенең бите ачылган.
Һәр битендә Туган илем, халкым өчен
Булган мәхәббәтең чагылган.
Актарам мин китап битләрен.
Ничә еллар үтеп киткәннәр.
Горурланам! Туган җиремдә
Тимер рухлы кешеләр үскәннәр.
2 нче укучы. Рәхмәт шагыйрь!
Соңгы сулышта да
Тугры булдың изге антыңа;
Үлемең белән үлемсезлек яулап,
Кайттың, шагыйрь Илгә, халкыңа.
5 нче укучы. Урал кыясыдай горур булдың,
Чыдамлыкта – каты корычтай,
Ә шигырең палач йөрәгенә
Кадалды нәкъ үткен кылычтай!
Батырларның батыры син, Җәлил,
Исемеңне данлый Туган ил! (А.Игебаев)
