А. Алиш "Куян кызы" әкияте
план-конспект занятия (1 класс) по теме

Мустафина Тансылу Ильхамовна

Бик кадерле безгә әни, бик нык яратабыз без аны! Балалар белән А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштердек. Балалар белән бик озак әзерләндек, әти-әниләргә бик ошады. Әниләребез, сезгә сәламәтлек, исәнлек телибез, сезне яратып балаларыгыз. Сценарийны Исламның әнисе - Ландыш Садиковна белән бергә әзерләдек. Әти-әниләр исеменнән аңачиксез  рәхмәтебезне белдерәбез. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максат:

1. Балаларны әкиятнең төп идеясен аңларга өйрәтү, диалогларны эмоциональ җиткерергә ирешү,интонация,гәүдә позциясенә игътибар итү.

2. Әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә, әкиятнең эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә өйрәтү, сөйләмдә әсәрнең ачык чагылышы, тәэсирле алымнарын куллану.

3. А.Алиш әсәрләренә кызыксыну уяту,бердәмлек һәм дуслык сыйфатлары тәрбияләү.


Алып баручылар:

Доктор – Илсаф

Куян кызы – Наргиза

Әни куян – Самира

Сатучы – Азалия Г

Тиен - Камиля

Төлке – Азалия С

керпе - Ильмир

Музыка яңгырый. Урманда кошлар тавышы.

Куян жыры (бергэ)

Алып баручы:

Куе яшел урманда,

Җиләкләр үсә анда,

Күбәләкләр дә куна.

Яшәгән ди бер куян,

Зур куян, матур куян,

Соры һәм куркак куян.

Бу куянның зур колаклы

Булган ди иркә кызы.

Сказка начинается

Әни куян: Кызым, урамда салкын, мәктәпкә ничек барырсың икән? Хәзер мин базарга барам, сиңа киез итекләр алып кайтам, ишекне беркемгә дә ачасы булма, урманда соры бүреләр күп йөри.

Куян кызы: Ярый әнием. Синең сүзеңне тыңлармын, санармын, укырмын, рәсем ясармын. Саубул. Әни китте, мин берүзем калдым, китап укыйм.

(Әнисе итек сатучыга бара.)

Поставить вещи на прилавок

Сатучы: Исәнмесез!

Әни куян: Исәнмесез!

Сатучы: Сезгә нәрсә кирәк? Минем матуры шапкалар, бияләйләр барнинди?

Әни куян:-Миңем кызыма кечкенә, җылы итек кирәк

Сатучы: Мәгез кечкенә, кара, җылы итек.

Әни куян:  Рәхмәт.Саубулыгыз!

Әни куян:Тук-тук!! Кызым, ач ишекне мин кайттым. Мин сиңа базардан киез итекләр алып кайттым. Мәктәпкә барганда, урамда уйнаганда аякларың беркайчан да туңмасын, сызламасын!

Куян кызы: Рәхмәт әнием, алар шундый матур, йомшак.

Әни куян: Әй, кызым! Өйне җыештырырга кирәк.

Куян кызы: Хәзер әнием. (Әни куян идән себерә, шул арада) Әй, бу итекләр кычыттыра, кыздыра, салып ташлыйм эле.

Әни куян: Кызым, син итекләреңне салдың мәллә? Ки, тиз бул, салма, аякларың туңмасын. (итекләрен кигезә)

Әни куян: Итекләреңне бөтенләй салмаска өйрән, миңа эшкэ барырга вакыт җитте.

Куян кызы: Ярый, әнием (Әнисе эшкә китә)

Булмый болай, уңайсыз,

Бу итекләр бик җайсыз.

Атып бәрим мин боларны,

Ятсыннар шунда парсыз.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

Рәхәтләнеп карлар атып,

Бозда шуыйм, ичмаса.

Балалар (җәнлекләр) чыгалар, куянны уйнарга чакыралар.

Җәнлекләр: Әйдә, куян, бергә уйныйбыз!

1. Музыка, кар оргытып уйныйбыз.

2. музыка уйный, туктаганда кемдә туп кала шул берәр сәләтен күрсәтә.

Алып баручы: Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән Куян кызы. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.

Әни куян: Кызым, мәктәпкә җыен, дәфтәрләреңне алдыңмы?

Куян кызы: Әни, әни, әнием. Минем аякларым бик авырта бит.

Әни куян: Кызым, алтыным, синең аякларың шешкән бит.

Инде нишләргә!

Ничек дәваларга?

Алып баручы: Шул арада тиен-курше керде.

Тиен: Нәрсә булды?

Әни куян: Кызымның аягы шеште

Тиен: Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була, моның өчен Доктор «Айболит»ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк, әйдәгез мин сезгә юлны күрсәтәм.

Алып баручы: Юлда төлке очрады.

Төлке: Нәрсә булды? Ник елыйсыз?

Әни куян: Кызымның аягы шеште, доктор Айболитка барабыз

Төлке: Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын Доктор «Айболит» бик тиз төзәтер

Больницага килеп җиттеләр

Аю, Тиен, Төлке, Бүре, керпе: Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын Доктор «Айболит» бик тиз төзәтер

Доктор Айболит: Кем елый монда?

Аю, Тиен, Төлке, Бүре, керпе: Куян бит ярдәм сорый.

Доктор Айболит:

Чират көтеп тормагыз,

Сезгә керергә ярый!

Ни булды, тиз сөйләп бирегез.

Куян кызы:  Әни алган итекләрне,

Салып кына ташладым.

Судан, боздан яланаяк

Шудым, чаптым, атладым.

(Доктор Айболит карый, дару сөртә, бәйли)

Доктор Айболит: Җылы, йомшак итекләрне,

Салма, сүзне тыңла син!

Әйткәннең киресен эшләп,

Начар хәлгә калма син!

Әни куян: Дуслар, рәхмәт сезгә, больницага юл күрсәттегез. Доктор Айболит, рәхмәт сезгә! Кызыма ярдәм иттегез.

Дуслык җыры.

Алып баручы: Доктор Айболитка бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә куян баласының аяклары төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый, киеп йөри икән.

Куян кызы: Ура, Ура, аягым авыртмый, хәзер мәктәпкә укырга барам, анда шундым кызык.

Дуслары килеп чыга (кулларныда сумкалар): Исәнме куян, авыртмыйсынмы инде? Мәктәпкә барасынма?

Куян кызы: Мәктәпне бик сагындым, барам, барам бүген.

Мәктәп җыры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" әкияте

"Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү...