8март-Хатын-кызлар көне белән.
материал

Фидалия Басирова Агелиевна

Әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котлыйбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart.docx17.67 КБ

Предварительный просмотр:

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган сценарий

“Иң кадерле кеше – әни”

Максат: Әниләргә хөрмәт, балаларга ярату, гаиләдә җылылыкны ныгыту.

Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлгән, анда укучыларның рәсемнәре һәм әниләр турында матур сүзләр эленгән. Залның өч урынында махсус әзерләнгән өстәлләр.

Сәхнә өй рәвешендә әзерләнгән, талгын көй ишетелә. Сәхнәгә җырлый-җырлый бер кыз чәчәкләр тотып чыгып, вазага утырта, тузаннарны сөртә, җыештыра.

Кыз. Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин

Әнием сиңа.

Ике яктан икешәрләп балалар чыга һәм шигырьләр сөйлиләр.

1 бала. Иртүк торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

2 бала. Уятмаган, үзе торган –

Бүген әни бәйрәме!

3 бала. Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын –

Бүген әни бәйрәме.

4 бала. Өстәл өстен кат-кат сөртте

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме

Барысы да чыгып бетә.

5 бала. Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Хор белән: Котлы булсын!

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!  

Җыр      ________________________________

Бер малай белән бер кыз  чыга, калганнар читкә китә.

Малай. Кара әле, Алисә, син язны яратасыңмы?

Кыз. Нигә сорыйсың әле Радик? Әлбәттә, яратам.

Малай. Ни өчен яратасың?

Кыз. Яз көне көн җылына, кояш матур елмая, тамчылар тама.

Малай. Син иң кирәген әйтмисең әле.

Кыз. Әйе, әйе. Яз көне 8 Март бәйрәме була. Бу көнне кызларны, апаларны, әбиләрне, әниләрне котлыйлар.

Малай. Дөньяның бөтен матурлыгы  хатын-кызда. Бүген без Әниләрне, әбиләрне,апа-сеңелләрне  зурлыйбыз.

 Бергә: Котлыйбыз!

 

6. Әни диеп язып куйдым

Йөрәгемнең түренә,

Әни бит ул бер генә,

Белик кадерен генә.

7. Кояш көлә, мин елмаям

8 нче Март бүген

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

 

8. Котлыйбыз сезне, әниләр,

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар,

8-нче Март белән!

9. Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

10.Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

«Әннә» дип ачылган бит.

11. Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Муенга атландырганда

Әти дә аз-маз кирәк.

12.Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.

Рәхәтләнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

13.Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

14. Йоклатканда да кирәк

 Юатканда да кирәк.

 Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

15 . Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Барысы бергә :Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

16. Бәйрәм бүләксез булмый ул,

 Барыгыз да беләсез,

Безнең ничек тырышканны

Хәзер инде күрерсез.

17. Нәни кулларыбыз белән

Тик сезгә диеп кенә

Әзерләдек бүләкләрне

Бик зур көч куеп менә.

 һәр бала үз әнисе янына барып, чәчәкләрен бүләк итә.

 

18. Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

19.  Тагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр!Әбиләр, апалар!

Сәламәтлек,  кояш  гомере

Телибез бүген сезгә!

Җыр :  “Бер кыз бала җыр чыгарган “