Бар җырымны илгә багышладым...
методическая разработка (4 класс)

Идрисова Гульназ Файрузовна

Внеклассное мероприятие, посвященное Дню рождения Мусы Джалиля

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Внеклассное мероприятие10.42 КБ

Предварительный просмотр:

 

Бар җырымны илгә багышладым...

Ә.Фаттах көе, С.Хәким сүзләренә язылган “Татарлар елмаеп үлделәр”җыры яңгырый.

1нче алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар  һәм  кунаклар! Бүгенге кичәбез халкыбызның күренекле  шагыйре, бүгенге көндә дә шигърият күгендә  балкып  янган  якты  йолдызларның  берсе -  Муса Җәлилнең туган көненә багышлана .

2 нче алып баручы: Муса Җәлил - бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.

1нче алып баручы: Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын  аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

Башлангыч сыйныф укучылары:

Һәйкәл булып басып тора

Мәйданда Муса Җәлил!

Татарның батырлыгына

Менә ул кайда дәлил!

Әлифбадан укып беләм

Муса Җәлил турында.

Фашистлар белән көрәшкән

Дошманның үз тылында.      

   

Җырлар язган Муса Җәлил,

Каләм булган коралы.

Дошман килгәч, автоматка

Алмаштырган ул аны.

Туган илгә биргән антын

Тап төшерми саклаган.

Палач башын кискәндә дә

Туган илен сатмаган.

Муса Җәлил, Муса Җәлил

Халкыбыз каһарманы.

Үлемсез аның исеме,

Мәңгелек аның даны.

2 нче алып баручы:  Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

                   “Сугыш балалары”җыры яңгырый.

1нче алып баручы:

 Утны, суны кичеп кешелеккә

Яулар алдык бөек чынлыкны,

Безнең яшьлек менә шулай үтте,

Корыч менә шулай чыныкты.

          “Күршеләр” шигыре яңгырый.

2нче алып баручы:

Тик кызганам, җирнең матурлыгын

Бик аз күрдем, бик аз яшәдем;

Бик аз яздым, бик аз ялкынландым,

Илем өчен бик аз яшәдем.

          “Маэмай”шигыре башкарыла.

1нче алып баручы:

Без тормышны чиксез яратабыз

Һәм телибез озак яшәргә;

Озак яшәп, күбрәк ялкынланып,

Илебез өчен күбрәк эшләргә.

           “Иртән”шигыре яңгырый.

2нче алып баручы:

Кайвакыт исним дә
Чәчәкле җил исен,
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Чәчәкләр үсәләр,
Көн саен тормышта.
Сез кирәк, торыгыз,
Торыгыз, Мусалар.

“Кызыл ромашка”шигыре башкарыла.

6 сыйныф укучылары:

Талаучылар килде ил чигенә
Бәхетебезне тартып алырга.
Күтәрел, ил, дошман өеренә
Соңгы көрәш, соңгы давылга

Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса
Әкрен генә поезд кузгалды.
Калды Казан, киттең син сугышка,
Ерак иде солдат юллары.

 Сынау көне килде безгә, Муса, 
Турылыкка Ватан анага
Мәхәббәтне саклап якын дуска,
Син әзерме утта янарга?

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.

Изсәләр дә таптап шагыйрь җанын,
Атсалар да төбәп йөрәккә.
Ул җыр , илче булып, ирек нурын
Тузан аша илтә еракка.

Муса  Җәлил җирдә аз яшәде, 
Күпме күрде, күпме кичерде.
Үз гомерен сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде.

Әйткәнеңчә, синең җырлар Муса.
Ил кырында чәчәк аттылар.
Үз илендә алар көч һәм ялкын
Мәңге сүнмәс ялкын таптылар.

1нче алып баручы:

Рәхмәт, шагыйрь!

Соңгы сулышта да

Тугры булдың изге антыңа;

Үлемең белән үлемсезлек яулап,

Кайттың, шагыйрь, илгә, халкыңа.

2нче алып баручы:

Батырларның батыры син, Җәлил,

Исемеңне данлый Туган ил!                                                                            

С.Сәйдәшевның М.Җәлил сүзләренә язган “Җырларым” җыры башкарыла.