1нче сыйныфта технология дәресе
презентация к уроку (технология, 1 класс) по теме

Галиева Гульнара Анасовна

1нче сыйныфта технология дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1nche_syynyfta_tehnologiyadn_dres.doc278.5 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче сыйныфта технологиядән дәрес эшкәртмәсе

Дәрес эшкәртмәсен төзүче:  I кв категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

             Галиева Гөлнара Әнәс кызы

                           

Тема:  Кәгазьдән чеби  конструкторлаштыру .

Максат: 1) Табигать объектларын  кәгазьдән конструкторлаштыру  күнекмәләрен

 формалаштыру.

   2)Игътибарлылык, күзәтүчәнлек, логик фикерләү,  иҗади сәләтләрен үстерү.

   3)Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешеп, төгәллек,    түземлелек, мәрхәмәтлелек, пөхтәлек, шәфкатьлелек  кебек күркәм сыйфатлар; авыл хуҗалыгы һөнәр ияләренә хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

   Җиһаз: терлекчелек, кошчылык, авыл хуҗалыгы һөнәр ияләре турында рәсемнәр; конструкторлаштырылган тавык һәм өй.

   Материал һәм инструментлар: төсле кәгазь, кайчы, клей, кисточкалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру

Хәерле көн, балалар.

    Хәерле булсын безнең дәресебез.

    Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

    Елмай әле, син елмайсаң,

    Яратыр олы-кече.

    Дөньяда иң матур кеше

    Елмайган көлгән кеше.

Бер-беребезгә карап, шат-күңел белән исәнләшик тә дәресебезне башлыйк.

II. Яңа темага әзерлек.

1.Йорт хайваннары, кошлар турында табышмаклар

Табышмак әйтәм мин сезгә,

     Йон бирә нәрсә безгә? (сарык)

Калын арка,

     Тарта да тарта,

     Ул тарткан саен табыш арта. (ат)

Үлән ашый, май ташый. (сыер)

Соскы борын-бакылдык,

     Күп сөйләшә-такылдык. (үрдәк)

Канаты бар, аягы бар,

     Үзе йөзә алмый. (тавык)

2. Йорт хайваннары һәм кошларын тәрбиләп үстерү, авыл хуҗалыгы тармагындагы һөнәр ияләре турында әңгәмә.

-Бу хайваннар кайда яши ?

-Аларны кемнәр карап үстерә?

-Сез йорт хайваннарын тәрбияләүдә катнашасызмы?

- Безнең колхозда нинди хайваннар үрчетәләр? Аларны кемнәр тәрбияли?

- Кемнәрнең әти-әниләре фермада эшли?

Терлекчелек, кошчылык терминнары белән таныштыру һәм аңлату. (рәсемнәр күрсәтү)

- Хайваннарның һәм кошларның сау-сәламәт булып үсүләрен  кемнәр кайгырта микән? Ветврачлар турында ишеткәнегез бармы? ( ветврачларның хезмәте турында мәгълүмат бирү)

- Хайваннарга нинди азыклар ашатасыз? Бу азыкларны кайдан аласыз? Бөртекле культураларны кайда үстерәләр? Иген үстерүчеләрне кем дип атыйлар?

Игенчеләр, механизаторлар, агрономнар турында мәгълүмат бирү.

-Йорт хайваннарын һәм кошларын үстерүнең кешеләргә нинди әһәмияте бар?

- Авыл хуҗалыгы тармагыннан тыш безнең авылда тагын нинди һөнәр ияләре бар?

Укытучы, сатучы, табиб, пешекче, тәрбияче, төзүче, янгын сүндерүче һөнәрләре турында әңгәмә.

Һөнәрләр- бик күпләр,

Бар да яхшы кебекләр.

Балалар, ничек уйлыйсыз, кемнең хезмәте иң кирәкле?

Әйе, бар һөнәр дә бик кирәкле. Нинди дә булса һөнәр иясе булу өчен иң беренче  тирәнтен белем алырга кирәк.

III. Уку  мәсьәләсен кую һәм чишү.

1.Йорт хайваннарының балалары ничек атала?

«Баласын тап» уены:

Ат                      Бозау

Сарык                Көчек  

Эт                       Колын  

 Сыер                  Бәрән

Тавык                 ?

Нәрсәнең баласы булмады ? Ул ничек атала? Чеби турында нинди табышмак беләсез?

- Йомры, йомшак сары йомгак

  Йөгереп йөри чирәмдә.

-Бүген без сезнең белән тавыкка чебиләрен табышырбыз.

- Ничек табып була? Кәгазьдән чеби конструкторлаштырырбыз.

-Чеби нинди  төстә? Гәүдәсе, башы нинди формада, томшыгы нинди фигурага охшаган, күзләре нинди формада  була?

Физминутка

Нәни чебиләр барсы да        

Сары майка кигәннәр

Зарядка ясарга диеп,

Бер урынга килгәннәр. 

Корт, корт, корт

 Бер урынга килгәннәр.

2.Кәгазь белән эш. Чеби конструкторлаштыру алымнарын аңлату:

3.Кайчы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерү.

4.Практик эш. Һәрбер балага  шәхси якын килеп эшләү.

         5. “Өй алдында чебиләр” җырын җырлап,  балаларның эшләрен-чебиләрне тавыкка тапшыру.

IV . Йомгаклау.

- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?

- Үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз һәм нәрсәгә өйрәндегез?

          - Иртәгә, без сезнең  белән,  чеби турында әкият иҗат итәрбез, җырлар  өйрәнербез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныфта (ФГОС) ПНШ буенча татар теле дәресләре өчен тематик план үрнәге

Перспективалы башлангыч мәктәп  1нче сыйныф өчен татар теле дәресләре( атнага 2 дәрес) календарь- тематик план...

1нче сыйныфта "1санын алу" темасына дәрескә презентация

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин...

1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин; УМК "Перспективная начальная школа"...

1нче сыйныфта тәрбия сәгате

Телдән журнал "Әдәплелек илендә"...

1нче сыйныфта тартык[б],[җ] авазларын Бб,Җҗ хәрефләрен өйрәнү

1нче сыйныфта тартык [б],[ җ] авазларынөйрәнгәндә куллану өчен презентация...