КЫШ БАБАЙ ОСТАХАНӘСЕ “ЯҢА ЕЛ УЕНЧЫКЛАРЫ”
план-конспект занятия по технологии (3 класс)

 

Чыршыны яңа ел уенчыклары белән бизәү:

1.      -Яңа ел уенчыклары тарихы белән таныштыру;

-–Укуыларны чыршы уенчыклары, гирляндалар ясарга өйрәтү.

    2.  – Төгәл кисү, бөкләү, шаблон белән эшләү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен  фикерләүләрен, танып – белү эшчәнлеген үстерү;

         - Укучыларның кул чуклары моторикасын, хәрәкәт җитезлеген, чамалау хисен үстерү,

         - Укучыларның сәламәтлеген саклаучы алымнар куллану (физкультминут лар, эш төрләрен алыштыру).

    3. – Укучыларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек, сабырлык, чисталык - пөхтәлек,  бер – берсенә дустанә  мөнәсәбәт , ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү, коллективта бергә эшли белүләренә ирешү;

        - Табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx_yana_el_uenchyklary_-_achyk_zanyatie.docx28.82 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Тема:  КЫШ  БАБАЙ  ОСТАХАНӘСЕ
                                                   “ЯҢА  ЕЛ УЕНЧЫКЛАРЫ”

Максат: Чыршыны яңа ел уенчыклары белән бизәү:

  1.  -Яңа ел уенчыклары тарихы белән таныштыру;

-–Укуыларны чыршы уенчыклары, гирляндалар ясарга өйрәтү.

    2.  – Төгәл кисү, бөкләү, шаблон белән эшләү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен  фикерләүләрен, танып – белү эшчәнлеген үстерү;

         - Укучыларның кул чуклары моторикасын, хәрәкәт җитезлеген, чамалау хисен үстерү,

         - Укучыларның сәламәтлеген саклаучы алымнар куллану (физкультминут лар, эш төрләрен алыштыру).

    3. – Укучыларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек, сабырлык, чисталык - пөхтәлек,  бер – берсенә дустанә  мөнәсәбәт , ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү, коллективта бергә эшли белүләренә ирешү;

        - Табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү.

Занятие төре : комбинированный (кабатлау, яңа материал өйрәнү, практик эш) .

Үткәрү формасы :  группа белән, индивидуаль эш.

Занятие дәвамлылыгы : 45 минут.

Кулланылган методлар :  әңгәмә, аңлату,  сорау – җавап , презентация, әзер  

                          эшләр белән танышу , практик эш.                                                            

Предметара бәйләнеш : табигать белеме, әдәби уку.

Җиһазлау :

                Укытучыга:

                  компьютер – ноутбук , проектор,  демонстрацион  экран,            

                   куркынычсызлык кагыйдәләре,  презентация “Яңа ел уенчыклары    

                    тарихы”, инструменталь музыка ( DVD – диск), магнитофон,  эш

                   үрнәкләре,  Кыш бабайдан посылка – хат,  “Кыш”,  “Чыршы”          

                   темасына рәсемнәр.

.              

                Укучыга:

                   шаблоннар,  технологик карталар,  кайчы,  клей  ПВА,  карандаш                  

                   клей, гади карандаш, төсле картон, төсле кәгазь, төсле фольга,

                   стакан – кисточкалар, вак итеп киселгән төсле бәйләү җеп-

                   ләре,  энә – җеп, энә кадагыч, фломастерлар, төсле тасмалар,

                   смайликлар.

Материал: 

  1.   «Уроки детского творчества». М.,  Изд-во «АСТ»,1999.
  2. Е. Румянцева.»Делаем игрушки сами», М., Айрис Пресс, 2005.
  3. «Большая энциклопедия поделок». М. «Росмэн», 2002.

                                         

                                             ЗАНЯТИЕ БАРЫШЫ  

  1. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү

-  Исәнмесез, укучылар! Барыбыз да занятиедә катнашырга әзерме?

Әйдәгез, минем арттан кабатлыйк:    (түбәндәге җөмләләр тактага языла,  янәшәсенә   СМАЙЛИК  беркетелә)

-Безнең кәефебез яхшы.

-Без занятиегә әзер.

-Без игътибарлы.

-Без барына да  өлгерәбез.

-Барысы да әйбәт булыр.

  1. Занятиеның бурычы һәм максаты белән таныштыру.

  1. СЁКЛ -- ОФ  ВЬЮПОЙНТС

ЯРСЫТКЫЧ   (РАЗДРАЖИТЕЛЬ)—балалардан информация җыю

-- Без  сезнең белән дәрестән соң күп кенә эшләр башкардык. Бүген эшчәнлегебезне дәвам итәбез.

*  --Балалар, тактадагы рәсемнәргә  карагыз әле. Беренче рәсемдә  сез нәрсәләр күрдегез, сездә нинди фикерләр туды, ?

--(Кыш җитә. Бәтен җирне ап- ак кар каплый. һ . б.)

--Кыш айларын әйтегез әле.

--(декабрь, январь, февраль)

--Сез кайсысын күбрәк яратасыз?  Ни өчен?

--(Яңа ел бәйрәме. Олылар да , кечеләр дә бу сихри бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алабыз.Бу  көнне кешеләр бер – берсенә изге теләкләр тели, бүләкләр тапшыра. Иске елны озатып сәгаь телләре  12 не  сукканда без барыбыз да куанып, ниндидер могҗизага өметләнеп  Яңа елга аяк басабыз)

**  --Балалар, икенче рәсемгә күз салыгыз әле .Бу рәсем сездә нинди фикерләр тудыра?

--( Яңа ел чыршысы.)

--Ул нәрсә өчен кирәк?

--(Яңа ел бәйрәменә чыршы бизибез.Уенчыклар гирляндалар эләбез.)

--Дөрес, бабалар.  Чыршыдан башка нинди Яңа ел булсын инде. Ул бит тагын тылсымлы көчкә ия. Яңа елда  Кыш бабай чыршы төбенә без зарыгып көткән бүләкләрне куеп китә.

***   -- Ә хәзер менә безнең бүлмәбездәге   чыршыга игътибар итик. Нигә моңсу икән ул.

--Ә ни өчен хуш исле урман чыршысы килмәгән?  (Чөнки агачларны кисәргә ярамый. Алар бик озак үсәләр. Табигатьне сакларга кирәк.)

--Әйдәгез, балалар, чыршыбызны бәйрәмгә әзерләп  матурлап бизәп куябыз. Ә нәрсәләр белән бизәргә соң аны?   (Уенчыклар, гирляндалар.,утлар белән)

  1. Презентация “Яңа ел уенчыклары тарихы”

--Иң  башта   мин сезне  кыскача гын чыршы уенчыклары тарихы белән таныштырып китәргә телим.      (.презентация карау)

--Димәк, Яңа ел уенчыклары чыршы бизү өчен генә кулланылмый, ә шул уенчыкларда илебездәге үзгәрешләр, ирешелгән уңышлар,казанышларыбыз да чагыла . Алар безнең тормышыбызда мөһим роль уйныйлар икән.

3. Уенчыклар  белән  танышу.

--Мин сезгә берничә төрле уенчык күрсәтеп китәргә телим. (төрле формадагы сатып алынган уенчыклар  күрсәтү) Сатып алынган уенчыклар , берсүзсез, матур, ләкин безнең үзебез ясаган, кул җылыбызны кушып иҗат иткән уенчыкларыбыз тагын да кадерлерәк һәм  бер дә кибеттән алган уенчыклардан ким түгел.  (кулдан ясалган уенчыкларны күрсәтү)

4.  Эш төрен билгеләү

--Әйдәгез, без үзебезнең остаханәбездә  чыршыбызны бизәр өчен уенчыкларны үзебез ясыйк. Ә нинди уенчыклар ясарга соң? Менә без  3  группага бүлендек. Хәзер һәр группадан   1  кеше жирәбә алалар.  (кызыл төс -  сарык,  яшел – гирлянда,  сары – фольгадан уенчыклар ) 

--Ни өчен сарык ясарга ?

--Борыңгы Кытай йолдызнамәсе буенча быел безнең Ат елы булды. Ә киләсе  2015  нче ел нинди хайван белән бәйле икән? Кайсыгыз белә?

--Зәңгәр агач сарык елы .Ә Көнчыгыш календаре буенча ул Кәҗә елы.

Шулай булгач, әгәр без бүген сарык  фигурасы ясасак, ул безгә Яңа елда саулык – сәламәтлек, уңыш теләп торачак.

5.  Технологик   карта  белән  эш

--Хәзер мин сезгә эшләнәчәк эшләрнең технологиясен аңлатам. Барыгыз да игътибар белән тыңлап торыгыз. Чөнки  киләсе түгәрәк занятиеләрендә без эш төрләрен алмашачакбыз,  ягъни, сез барыгыз да бүген эшләнәчәк уенчыкларны ясаячаксыз , Сабыр гына тыңлагыз . “Сабыр төбе – сары алтын”.

1 группа – Сарык фигурасы – эш үрнәген карау, анализлау

--шаблоннар  ярдәмендә төсле картонга төшерү, кисү.

--фломастер белән күзләрен, авызларын ясау,

--гәүдәсенә вак итеп киселгән җеп ябыштыру,

--энә – җеп ярдәмендә элмәк ясау.

2  группа – гирляндалар – эш үрнәген карау, анализлау

--Шаблон ярдәмендә бөкләнгән кәгазьгә сызу , кисү,

--1  укучы әзер эшләнмәләрне төсләрен туры китереп җыеп бара.

3  группа  -  фольгадан уенчыклар  -  эш үрнәген карау, анализлау

--төсле фольганы төрле сурлыктагы квадрат итеп кисәргә,

--оригами ысулы белән  “икеле өчпочмак”,  “икеле квадрат”  ясап бөкләргә,

      --үзләренең фантазияләренә карап төрле формада ябыштырырга (иҗади эшләү)

  1.  ФИЗКУЛЬТМИНУТ  (“  МИКС,  ФРИЗ,  ГРУПП  ”) 

--музыка   “Джингл  белс”

1) кар бабай ясарга уйласак, ничә түгәрәк тәгәрәтергә кирәк ( 3әрләп җыелалар)

2) атнада ничә көн  ( 7шәрләп  җыелалар)

3)кышның ничәнче аенда балалар каникул ялы итәләр (2 нче ае)

  1. Куркынычсызлык  кагыйдәләрен  искә  төшерү

- кайчы белән эшләү кагыйдәсе,

-- клей  белән эшләү кагыйдәсе,

-- Энә – җеп  белән  эшләү  кагыйдәсе

  1.  Практик эш.   Музыка астында.
  1. Укучылар индивидуаль  эшли.
  2. Укытучы карый, күзәтә, ярдәм итә

–Укучылар, тырышып, игьтибар  белән эшләгез.  

Җиде  кат  үлчә – бер  кат  кис”.

                                                        ФИЗКУЛЬТМИНУТ

                                                         Без  әле хәзер  ардык,         

                                                          Ял итәргә уйладык.

                                                          Башны  иябез  алга

                                                          Ә аннары соң  артка

                                                          Уңга  , сулга борабыз,

                                                           Алга карап торабыз.

                                                           Иңнәрне  селкетәбез,

                                                           Кулларны биетәбез,

                                                            Бер  алга  ,  бер янга   җәеп

                                                             Күңелле ял итәбез .

4)Энә – җеп ярдәмендә  элмәк ясап, уенчыкларны  чыршыга элү.

  1.  Кыш бабайдан посылка – хат   (ишек  шакыйлар)

--Хатны уку

“Кадерле  яшь  дусларым .Сезнең ясаган  уенчыкларыгыз миңа бик ошады .  Чыршыгызга да  ошагандыр  дип уйлыйм. ҺӘрвакыт  шулай  тырыш,  уңган булыгыз!   Сезгә тазалык – саулык , укуыгызда уңышлар  теләп,  яраткан  КЫШ БАБАГЫЗ “

  • Балалар, Кыш бабай  сезнең  тырышып  эшләгәнегезне күргән,  куанган  һәм сезне бүләкләргә булган.  Бу конфетларны ашагач, өйдә, кәгазеннән уенчык ясап, чыршыгызга эләрсез, яме.  Кыш бабай истәлеге булыр.

  1. Йомгаклау.  Эшкә нәтиҗә

--Cез  бүгенге эшегездән канәгатьме?  Үзегездәге смайликлар  ярдәмендә  җавап бирегез әле.

--Күрдегезме,  дусларым, татар халкы  әйткәнчә,  бердәмлектә  -  көч.  Бергә – бергә моңсу гына утырган чыршыбызны бизәдек. Ул да хәзер, яңа күлмәк кигән кызлар кебек , безгә карап куана.

-- Ә хәзер эш урыннарын җыештырыйк.   Кайда пөхтәлек   -  шунда  төгәллек  , дип әйткән әби – бабаларыбыз.

 

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 класс. Технология. "Фольгадан уенчыклар"

3 класста технологик карталар, презентация,  тест биремнәре белән фольгадан чыршы уенчыклары ясарга өйрәтү....