" Челтәр энәсе белән чәчәк бәйләү"
план-конспект по технологии

Конспект открытого урока по рукоделию

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres_baryshy.docx22.71 КБ

Предварительный просмотр:

Теләче районы

Балалар иҗат үзәге

Ачык дәрескә конспект.

Тема:“ Чәчәк бәйләү”

(Челтәр энәсе белән)

                                                                             Өстәмә белем бирү педагогы

                                                                        Галимзянова Фәния Габдулхаковна

                                                       2022-2023 уку елы

Дәрес темасы:Чәчәк бәйләү.(Челтәр энәсе белән)

Төркем:”Волшебная паутинка-2”

Максат: балаларны челтәр энәсе белән бәйләү техникасына өйрәтүне дәвам итү

Бурычлар: чәчәк бәйләүнен алымнарын өйрәнү,чалып алынмаган багана алымын ныгыту.

Ихътибарлыкны арттыру,кул хәрәкәтләрен ныгыту.

Чисталык,пөхтәлек ,әдәплелек тәрбияләү.

Эш кораллары.материаллары:челтәр энәсе,кайчы,җеп.

Дәрес барышы : 45 минут

Дәрес төзелеше:

Дәрес этабы

Вакыты

   мин .

Эчтәлеге

1

Оештыру моменты

2-3

-  исәнлэшу

-  билгеләу

-  дәрескә әзерлекне тикшеру.

2

Максат  

2

-  теманы һәм максатны эйтү

3

Актуальлек

3

-  бәйләнгән  кул эшләре белән танышу

4

Иструктаж үткәрү

2

-  куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү

-  шартлы бтлгеләрне уку

-  челтәр энәсе белән бәйләү техникасыннын төп элементлары

5

Белемнэрне практикада куллану

25

-   практик эш

6

Эшләнгән  эшләргә анализ

10

-  эшкэ анализ ясау

-  ин яхшысын ачыклау

-  дәрескә йомгак ясау

Дәрес барышы

Дәрес этабы,вакыты

Эчтәлеге

1.Оештыру  моменты

1.1. Кереш  олеш.

М: укучыларны дэрескэ эзерләу

2-3 мин.

-Исэнмесез, балалар!Тигезлэндек, миңа елмайдык ,килгән кунакларга елмайдык .әкрен генә утырдык.

-баларны билгелэу.

Дэрескэ эзерлекне тикшерик эле,мин санап утэм,э сез куз белэн генэ карыйсыз бар әйберегездэ бармы икэн: җеп,кайчы, челтәр бәйләү энәсе(крючок) һәм  яхшы эш настроениесе.

Слайд1

2.Максат кую хэм бурыч.

1 мин.

Мин бүген сезне чәчәк болынына сәяхәткә алып барам.бу болында ясалган чәчәкләр ,ә дәрес ахырында без бәйләнгән  чәчәкләрдән болын төзиячәкбез. Димәк безнең дәреснен темасы “Чәчәк бәйләү”.Без сезнең белән бугенге дәрестә чәчәк бәйләргә өйрәнәчәкбез. Рәсемдә күргәнегезчә чәчәкләрне төрлечә бәйләргә була.

Слайд2

3.Актуальлек

Сәяхәткә кузгалдык. Беренче тукталыш”Серле йомгак” дип атала.

   Челтәр энәсе белән бәйләү –дөньяүләм  декоратив –кулланма иҗатның кабатланмас бер күренеше . Бу эшне белү чын сәнгатькә якын килүгә  генә түгел , тормышта индивидуаль стиль булдырырга да мөмкинлек бирә  . Ул нәфислек , матурлык  , салфеткалар һәм эскәтерләр , тәрәзә пәрдәләре , киемнәр һәм аларны бизәү  элементлары кебек төрле-төрле әйберләрне әзерләү мөмкинлеге белән характерлана.

Һәр тукталышның  үзбиреме бар ,без шул биремнәрне үтәргә тиеш булабыз

Бирем:Сезнең нинди кул эшләре зшләгәнегез бар.

Кулдан эшләнгән эйберләр һәрвакыт югары бәяләнә.Алар кабатланмас булалар.Рәсемдә сез берничә бәйләнгән кул эшләре күрәсез.Алар искиткеч матурлар. Юкка гына безнен тукталыш “Серле йомгак “түгел икән,чөнки гади генә йомгактан искиткеч матур,зәвыклы киемнәр һ.б әйберләр үрергә була.

-Үткән дәрестә без ободок бәйләдек ,эйтегез әле нинди тәртиптә без аны бәйләдек?

 

Слайд3

Слайд4

4.Хезмәт куркынычсызлыгы  кагыйдәләре.

2 мин.

Икенче тукталыш”Исенә төшер”  бу тукталышның биреме: хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен , шартлы билгелэрне  искә төшерергэ куша. Әйдәгез  укып утик әле шартлы билгеләрне,кагыйдәләрне әйтеп үтик әле.

       

Слайд5

Слайд6

 Өченче тукталыш “Бәйләү серләре” Чәчәк бәйләү алымнары белән танышып үтәбез.

           5 буш куздән  урем бәйләгез  һәм аны түгәрәккә  тоташтырыгыз

1 рәт –  күтәрелү өчен 1 буш күз бәйләргә һәм   боҗра үзәгеннән чалынмыйча алынган  9 багана бәйләргә   ,рәтне тоташтыру баганасы белән тәмамларга .

  2 рәт : –  күтәрелү өчен 1 буш күз бәйләргә,һәрбер күзгә   2                      чалынмыйча алынган  багана бәйләргә ,рәтне тоташтыру  баганасы белән тәмамларга.

Кызыл җеп белән чәчәкнең таҗларын бәйлибез .

3рәт:      7 буш күз бәйлибез һәм тоташтырабыз,шул                   тәртиптә  6 таҗ бәйләнә.

4 рәт: Һәрбер таҗны чалусыз багана белән  бәйләргә

Слайд7

Слайд8

Алдагы тукталыш”Ял паркы” Сезгә бу тукталышта Физкультминутка ясап алырга кирәк була.

Слайд9

5.Практик эш.

         25 мин.

Тукталышыбыз”Оста куллар”.Исеменнән күренгәнчә кулларыбызның осталыгын күрсәтергә кирәк була.Эшкә тотынабыз. Бәйлибез.Сезнен ничек эшләгәнегезне мин карап йөрим. Тыныч ,чиста эшлибез,мин сезгә булышам.

Слайд10

6.Эшләнгән эшләргә анализ.

10 мин

Менә ахыргы тукталышыбызга да килеп җиттек Ул “Чәчәкләр болыны “ дип атала.

Чәчәкләр болының биреме :бәйләнгән чәчәкләрдән болынны бизәргә. Бүгенге дәрестә без нәрсә эшләдек?

  • Нинди алым белән бәйләдек?
  • Бер рәттән икенче рәткә ничек күчәбез?
  • Үрем нинди күз белән бәйләнә?
  • Чәчәкне ничек бәйли башларга?

Дәрескә анализ ясала.

Алдагы дәрестә чук ясыячакбыз,яшел төтәге җепләр кирәк була. Булдырдыгыз, бик яхшы .Барыгыз да тырышып эшләдегез.Дәрес тәмам.

Слайд11


По теме: методические разработки, презентации и конспекты