Тәгәри китте йомгагым.
классный час (3 класс) по теме

Хайбрахманова Эльвира Габделмазитовна

Внеклаасное занятие из разных татарских сказок.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tgri_kitte_yomgagym.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

“Тәгәри китте йомгагым”

башлангыч сыйныфлар өчен әкиятләр кичәсе.

Максат: укучыларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыруда халык педагогикасыннан файдалану;

ата-анага кадер-хөрмәт хисләре тәрбияләү буенча эшне дәвам итү, аларга карата җаваплылык хисләре уяту;

укучыларда әкиятләргә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: әкият китаплары; әкиятләргә иллюстрацияләр; “Әкият бездә кунакта” стенды; әкият геройлары; “серле сандык”; “тылсымлы таяк”; магнитофон; әкият язмалары.

Кичәнең планы.

  1. Кереш өлеш. Халык авыз иҗаты турында.
  2. Әкияттә кунакта.
  3. Әкиятләр сөйләтү.
  4. Әкиятләр сәхнәләштерү.
  5. “Әкиятләрне таны” уены.
  6. Магнитофон язмасында әкиятләр тыңлау.
  7. Сорауларга җавап бирү.
  8. Йомгаклау.

Кичәнең барышы.

  1. Оештыру моменты.

  1. Кереш өлеш.
  1. Балалар! Бүгенге кичәдә без әкиятләр иленә сәяхәткә чыгабыз. Әкиятләр илендә берничә тукталыш ясарбыз. Халык авыз иҗатына нәрсәләр керә?
  2. Халкыбызның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң сулышлы җырлары, тапкыр һәм зирәк мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, мәзәкләре бар. Аларның һәрберсе тәрбияви әһәмияткә ия. Без бүген халык иҗатының әкиятләренә тукталырбыз. Әкиятләр белән сез кече яшьтән үк таныша башлыйсыз. Аларны әти-әниләрегездән, әби-бабайларыгыздан ишеттегез. Әкиятләр 3 төргә бүленәләр: хайваннар турындагы, тылсымлы һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре. Әкиятләрдә дөньяда булмаган вакыйгалар, геройлар, хәлләр турында сөйләнә. Мәсәлән, сарайларны – алмага, кешене – ташка, тычканны – кешегә әйләнднреп булмый, хайваннар үзара сөйләшми. Нәрсә генә юк әкиятләрдә! Кара урманнарда яшәүче явыз убырлы карчыклар, биек таулар артында хакимлек итүче коточкыч диюләр, кешеләрне ашаучы аждаһалар, теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, бик күп гаскәр чыгаручы мөгезләр – һәммәсе дә бар. Тылсымлы әйберләр ярдәмендә әкият геройлары могҗизалар эшли, үлемнән котылып кала.

Әкият кешене матурлыкка, батырлыкка, төрле ялганлыктан качарга өйрәтә. Әкият ярдәмендә кеше сабырлана, акыллылана һәм матурлана.

I тукталыш.” Әкият сөйлә”.

  1. Әйдәгез, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз укыган, сөйләгән әкиятләрне искә төшерик.

Әкият сөйләгәннең зиһене арта,

Сүз-сүзне тарта,

Тыңласыннар кызлар, малайлар да

Борыннарын тарта-тарта.

Йә, тыңлагыз, башладым,

Таудан таяк ташладым.

(ди һәм таякчыкны бер укучыга тапшыра. Таякны алган укучы:

  1. 1, 2, 3! Әкият бире күч, - ди һәм әкиятнең эчтәлеген сөйли).
  2. Бу әкиятнең исеме ничек?
  3. Анда кемнәр катнаша?
  4. Сезгә кемнәр ошады? Ни өчен?

II тукталыш. “Әкиятне сәхнәләштер”.

Борын-борын заманда,

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

Әкият чыккан колактан.

Мин сөйлим, син тыңла,

Сүзне башлыйм ерактан.

Карап тор да, уйлап әйт,

Бу кайсы әкияттән?

“Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү.

  1. Кайсы әкияттән бу? Сезгә кемнәр аеруча ошады? Ни өчен?
  2. Һәр эшнең үз вакыты бар. Кешеләргә ашыгыч ярдәм кирәк булганда, барлык эшләрне ташлап, кече кыз кебек, ярдәмгә ашыгырга, аларга шатлык китерергә тырышырга кирәк.
  3. Сезнең әкиятләрне яратып укыганыгызны ишетеп, безгә әкият геройлары кунакка килде. Алар сезнең әкиятләр белән танышлыгыгызны тикшерерләр. Игътибарлы булыгыз.

а) Авыл малае йөгереп чыга. Сәерсенеп, тирә-ягына карана да:

-Уф, явыз карчык, тарагыңнан коры калдың! (дип кычкыра).

- Тукта, качма, качма, и карак! Ник аласың, кая бир, ул бит минем алтын тарак! (дип кычкырып Су анасы керә).

б) берничә бүре керә. Алар “учак” янына утыралар. Шул чакны Кәҗә белән сарык керә.

Кәҗә. Менә боткабызга ит килә!

Сарык. Кайгырмагыз, бездә ит күп!

 Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык,

Капчыктагы бүре башын китер алып.

(Сарык капчыкка үрелү белән, бүреләр чыгып китәләр. Кәҗә белән Сарык алар артыннан чыга).

в) Йомры икмәк, Куян чыгалар.

Куян. Йомры икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм.

Йомры икмәк. Син мине ашама. Мин сиңа җыр җырлармын.

Мине әрҗә төбеннән кырдыла,

Бура төбеннән тугладылар,

Майда бастылар,

Тәрәзә төбендә суыттылар,

Мин бабайдан да качтым,

Мин әбидән дә качтым.

Синнән дә, куян, кыен булмас качуы. (икесе ике якка китәләр).

г) Кәҗә бәтиләре, Кәҗә чыга.

Бәтиләрем, балакайларым

Ачыгыз ишекне, ачыгыз.

Сезнең әнкәгез кайтты.

Сезгә сөт алып кайтты!

III тукталыш. “Әкиятне дәвам ит”.

  1. Әкиятләрне игътибар белән тыңлагыз һәм дәвам итегез.

Магнитофон язмасында әкиятләр тыңланыла.

“Гөлчәчәк”.

“Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән”

“Хәйләкәр төлке” әкиятләрен тыңлау һәм дәвам иттерү.

IV тукталыш. “Әкиятләрне таны”.

-Тылсымчы сезгә үзенең серле сандыгына салып, сораулар җибәргән. Шул сорауларга җавап бирик. (Сандык эченнән сорауларны һәрбер укучы ала һәм шул әкиятнең иллюстрациясен күрсәтә).

1. Рус халкының кайсы әкияте яшелчә турында?

2. Ул әкияттәге күренешләр кайсы рәсемдә сурәтләнгән?

3. “Шалкан” әкиятен рольләргә бүлеп уйнап күрсәтегез.

4. Урманда бер өй тора,

 Анда өч хайван яши.

 Өч урындык, өч тәлинкә,

 Өч кровать, өч мендәр.

 Бу кайсы әкияттән

 Кайсыларыгыз белер?

5. Нинди тавык бабай белән әбине елаткан да, куандырган да?

6. Г. Тукайның нинди әкиятләрен беләсез? Әкият китаплары монда бармы?

7. Әбисе кызны яраткан,

    Бүләк иткән аңа калфак.

    Кыз оныткан аның төсен,

    Нинди икән аның төсе?

8.Рус халкының “Теремкәй” әкиятендәге персонаңларны беләсезме? Аларны санап чыгыгыз.

  1. Кайсы әкияттә шәфкатьле кыз турында сөйләнә?
  2. Куянны төлкедән кем коткарган? Әкиятнең исеме ничек?
  3. Әти-әнисенең сүзен тыңламаган өчен кыз үзе теләмәгән нәрсәләр ашарга мәҗбүр булган? Бу хакта нинди әкияттә сөйләнә?

  1. Йомгаклау.
  1. Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?
  2. Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?
  3. Бүгенге сөйләшүдән соң шушы китаплардан әкиятләрне укырсыз, өйрәнерсез, өйдә эне-сеңелләрегезне, кунакка килгән бәбиләрне, ә еллар үткәч, үз балаларыгызны шушы әкиятләрне сөйләп, назлап йоклатырсыз. Әти-әниләрегезгә хөрмәт хисләре тагын да артыр дип ышанам. Бүгенге кичәне Виталий Агаповның “Әбием әкиятләре” дигән җыр белән тәмамлыйбыз.

Җыр “Әбием әкиятләре”.

Хайбрахманова Эльвира Габделмәҗит кызы.

Әлмәт районы Ринат Галиев исемендәге Сөләй урта мәктәбе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәгәри китте йомгагым.

"Тәгәри китте йомгагым" кичәсенә презентация тәкъдим итәм....