Доклад "Ата-ана җаваплы"
материал (1,2,3,4 класс) по теме

Доклад для родительского собраниия на тему "Ата-ана җаваплы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл -ana_doklad.docx17.75 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар җаваплы

  Балалар – гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.

  Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Тормыш катлаулы. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлылык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.

  Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме – кеше туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.

  Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлегенә инанган кеше үсә. Бала, кечкенә чактан ук, ярамаган эшләр өчен җавап биреләчәген белергә тиеш. Әкренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңрак психик карашы формалаша.

  Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларның үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.

  Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата-аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәген турыдан-туры өйрәтергә зур мөмкинлекләр бар.

  Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ләкин баланы бик нык ярата торган ата-аналар да чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин.

  Яшүсмернең ничек гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгүен билгеләү кайвакыт читен була. Әмма күп очракта моңа китергән сәбәп – балага күз-колак булмау. Тәрбия һәм баланы күздә тоту, үзара нык бәйләнгән булсалар да, икесе ике күренеш. Тәрбия һәрвакыт актив була, әмма аны күңел кайтаргыч кайгыртучанлыкка әйләндермәскә кирәк. Балалар тормышыннан аерылмау, аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтү, кирәк очракта гына катнашу зарур. Менә шул педагогик күз-колак булу инде. Кечкенәләр моңа мохтаҗ. Алар тормышта очрый торган куркыныч хәлләр белән таныш түгел. Яшүсмерне исә тагы да катлаулырак хәвефләр: кайчакларда зуррак малайларның шикле “геройлык”ларына охшарга тырышу, маҗараларга ашкынып тору, котырту сагалап тора.Яшүсмернең яшәвен күзәтмәсә, өлкән кеше катлаулы хәлдә кала, кыен мизгелләрдә аңа вакытында ярдәм итү мөмкинчелеген югалта. Яшүсмер, үз чиратында, өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, кылган гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеген тоймый башлый. Чит кешеләр йогынтысына тиз бирелә.

  Баланың өлкәннәр күзәтүеннән башка “ирекле тормышы” аны мәктәптән аера, урам иркенә ташлый, “тайгак юлга” этәрә. Күзәтүсезлек тагын шуның белән дә куркыныч: яшүсмернең кайберләре әхлакый яктан гарипләнгән хәлдә тормышка аяк атлый. Мондый очракларда ата-аналар еш кына үзләренең эштә булуларын сылтау итеп куялар. Ләкин һәммә кеше эшли бит, шуңа да карамастан, күп гаиләләр балалар белән мөнәсәбәтләрен үрнәк итеп оештыралар. Балалар ата-аналар тормышына комачаулык итә дип санаган гаиләләрдә злеге дә баягы эш күплек еш кына аклану чарасы буларак калып чыга.

  Сорашып-белешүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: яшүсмерләрнең закон бозуларының яртысыннан күбрәге 22 сәгатьтән соң, ягъни, кагыйдә буларак, ата-аналар өйдә чакта эшләнә.

  Җинаять – ул кешенең үз-үзен тотышының чиге, соңгы баскычы. Ә бит барысы да ата-аналарның бала кечкенә чакта ук менә болай фикер йөртүеннән килеп чыга: “Малайга мыек чыгып килә, нигә хәзер аның белән мәшәкатьләнергә? Исең киткән икән, бераз шаярып алган...” Болай да була: малай начар укый, ялкаулыкка бирелә, урамда тәртип боза, берәр чит кеше аңа сүз әйтсә, әти белән әни шунда ук аны яклап чыга. “Яклау” тупас хурлауга һәм янауга әйләнеп китә. Ә малай боларның бөтенесен ишетеп тора. Ата-аналарның үз балаларына карата таләпсез, юл куючан мөнәсәбәте зур зарар китерә, тотнаксызлыкка илтә. Кичә малай тупас җавап кайтарды, начар сүз әйтте. Бүген, ачуланып, әбисенә кулын селтәде. Ә иртәгә кечкенәләрнең хәтерен калдырыр, үзеннән кечкенәләрне кыйнар...Иң куркынычы шул: өйдә миһербансыз кеше үсә, аның өчен тормышта изге бернәрсә дә булмыячак.

  Әгәр сезнең балагызда эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфатлар күренсә, бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә ерак калмый. Шәфкатьсезлек кансызлыкны китереп чыгара.

  Закон ата-аналарга балаларын тәрбияләү җаваплылыгын йөкли. Шул җаваплылык тойгысы әти һәм әнине тәҗрибәле педагогларга киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә, өстәмә педагогик әдәбият укырга мәҗбүр итә. Педагогик белем булмау ата-аналарны бала тәрбияләү җаваплылыгыннан азат итми.

  Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салганда әхлак һәм хокук нормалары бик тыгыз үрелә. Ата-аналарның хокуклары да, бурычлары да бар. Алар үзара бик нык бәйләнгән. Бурычларын үтәп, ата-аналар баланы шәхси тәрбияләү хокукын тормышка ашыралар. Ата-аналар хокукларын барыннан да бигрәк үз бурычларын актив үтәү юлы белән тормышка ашыралар. Ата-аналарның хокуклары балалар мәнфәгатьләренә каршы килеп тормышка ашыра алмый.

  Ата-аналар тәрбия эше белән шөгыльләнүне үз эшләре итеп кенә карый алмыйлар. Бу аларның иҗтимагый һәм дәүләткүләм бурычлары, моның өчен алар закон каршында шәхси җавап бирәләр. “Мине ничек тәрбияләгәннәр, мин дә шулай тәрбиялим” дигән кагыйдә һәрвакыт дөрес кагыйдә түгел. Әлбәттә, элекке тәҗрибә әһәмиятле, әмма шартларның үзгәрүен, мәгълүматның артуын һәм башка нәрсәләрне исәпкә алмый ярамый.

  Балалар үскән саен, аларның белемнәре, танышлары да арта. Мондый күренеш – табигый хәл. “Кечкенә баланың мәшәкате дә кечкенә, балалар зурайгач, мәшәкате дә арта” дип халык бик дөрес әйткән.

  Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата-аналар балаларының ничек яшәгәнен күреп торалар.

    Әйе, тормыш белән бәйләнешне һәр кеше үзенчә кичерә. Тормышта үпкәләү, уңышсызлыклар, күңел кайтулар булырга мөмкин. Берәүләрне ул читкә алып ташлый,күтәреп торгыза. Икенчеләрне исә уңышсызлыклар көрәшергә мәҗбүр итә, батырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә, чын кеше ясый. Мондый кешеләр тормышның йөзенә туры карый беләләр. Алар чыдамнар. Аларны гаиләдә шуңа өйрәткәннәр.

  Еш кына, киләчәк бүген төзелә, диләр. Ата-аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгәсе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгәсе көн өчен барыннан да бигрәк ата-аналар җаваплы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Балалар гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.      Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. ...

"Без җаваплы…"

Дәрес эшкәртмәсе. Тема: Без җаваплы…...

выступление в родительском собрании " Ата-ана балалар өчен җаваплы"

выступление содержет на что должны обратить внимание родители при воспитании своих детей и выходы из этих проблемкакие могут возникнуть проблемы и...