"Ут-су" классный час
классный час (1,2,3 класс) по теме

1.2,3 классы классный час на тему:  "Ут-су"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ut_su_syynyf_sshchg.docx17.81 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Ут – дус һәм дошман.

                     

                           Максат:  1. Янгын һәм аның килеп чыгу сәбәпләрен                          

                                                       ачыклау.                                                  

                                                  2.  Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен

                                                        искә төшерү.

                                                  3.  Янгын чыккан очракта үзеңне дөрес тоту

                                                       кагыйдәләрен ныгыту.

                                                  4.  Җаваплылык хисе тәрбияләү.

                            Җиһазлау:  табышмаклар, шигырьләр, рәсемнәр,

                                                         хикәяләр.  

Дәрес барышы:

1.  Ут –кешенең дусты.

-- Борынгы заманнардан бирле ут кешенең дустына әверелде. ул кешегә кыргый хайваннардан сакланырга, торакларын яктыртырга һәм җылытырга булышкан. ут ярдәмендә кеше тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәнгән.  Шулай итеп, кешенең табигатькә бәйлелеге кими барган.

     Кешегә ут табарга һәм аны кулланырга өйрәнү өчен берничә йөз еллар кирәк булган. Борынгы кешеләрдә шырпы булмаган. Алар утны яшен сугып яндырган агач ботакларыннан алып калганнар һәм учакны сүндермичә, көне-төне саклаганнар. Утны изгеләштергәннәр, аны  кояш туганы дип исәпләгәннәр һәм аңа табынганнар. Учакка чүп ыргытырга, шулай ук аны очлы әйберләр белән актарырга ярамаган. Вакытлар үткән саен кеше ут табуның төрле ысулларын уйлап тапкан: коры агачларны бер-берсенә ышку, ташларны бер-берсенә бәрү һ. б.

      Ә хәзерге заманда без тормышыбызны уттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безгә һәркайда: өйдә һәм мәктәптә, завод һәм фабрикаларда, шәһәр һәм авылларда кирәк.

      Ут – кешенең дусты. Җирдә аңардан башка тормыш юк.

 2.  Ут – дошман.

-- Ут – кешенең юлдашы. Ләкин ул дошманга да әйләнергә мөмкин. Бу безнең үзебездән, утны ничек куллануыбыздан тора. бүген без менә шул турыда сөйләшербез.

    Әйдәгез башта табышмакларга җаваплар табыйк әле:

                                  Кып-кызыл үзе,

                                  Ялтырый күзе.

                                  Ай-яй ул җитез,

                                  Ялмап йота тиз.         (Ут)

          Яна-яна, дулый-дулый,

          Һәр нәрсәне җимерә.          (Янгын)

3.  Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга?

    Янгын зур булмаса, аны калын тукыма яки юрган ябып, яки су сибеп сүндерергә мөмкин.

     Әгәр дә ут сүнмәсә, кичекмәстән өйдән куркынычсыз урынга чыгарга һәм янгын турында зурларга әйтергә кирәк.

     Әгәр чыга алмасаң, тәрәзәне ачып күршеләрне яки үтеп баручыларны ярдәмгә чакырырга кирәк.

                  Уттан чыгам,

                  Дулап агуландырам.       (Төтен)   

     Истә тотыгыз! Янгын вакытында төтен уттан куркынычрак.  Төтеннән куркып, шкафларга, карават асларына керегә һич ярамый – алай итеп төтеннән котылып булмый. Әгәр сулыш алуы авырлаша икән, идәннән шуышып чыгу юлына барырга кирәк – аста төтен азрак була.

4.  Уен: “Ярый – ярамый”

( Һәр укучыда сигналь “светофор”. Янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен атыйм, балалар “светофор” төсләре белән җавап бирәләр:

яшел төс – ярый, кызыл төс – ярамый.

5.  Янгынның килеп чыгу сәбәпләре.   

( А. Гимадиеваның  “Ут белән уйнарга ярамый” хикәясен уку.)

-- Кыз ни өчен шундый нәтиҗә ясаган?

--  ...

-- Шундый вакыйга төштә түгел, өндә булырга мөмкин идеме?

-- ...

-- Янгынның сәбәбе нәрсә иде?

-- ...

-- Балаларга шырпы белән уйнарга ярыймы?

-- ...

-- Әти-әниләрегез сезгә шырпы белән уйнарга рөхсәт итәләрме?

-- ...

-- Күз алдыгызга китерегез әле, сез урамнан барганда, кечкенә балаларның шырпы белән уйнаганнарын күрдегез ди. Сез аларга нәрсә әйтер идегез?

-- ...

6.  Янгын сүндерүчеләр.

-- Тагын табышмаклар тыңлагыз әле:

            Кайдадыр ут чыгуын хәбәр итсәләр,

            чабам юлларда ашыгып.

            Теләсә нинди янгынны

             көчле кешеләр белән бергә сүндерәм.          (Янгын машинасы)

                                 Янгыннарны сүндерәм,

                                 Кешеләргә булышам.          (Сүндергеч) 

-- Бу әй берләр белән кемнәр эшли?

-- ...

-- Әйе, янгын сүндерүчеләр

      Моннан 200 еллар элек янгыннарны каланча башнясыннан күзәтеп белә  торган булганнар.

      Янгын бүлекчәләре ике катлы булган. Икенче катта гаиләләре белән янгын сүндерүчеләр яшәгән. Беренче катта атларга җигелгән сулы бочкалар, багорлар, баскычлар торган. Монда иң яхшы, иң җитез атларны куйганнар.

Алдагы атта трубачы, трубаны кычкыртып, кешеләрне үзләренең янгын сүндерергә барулары турында кисәтеп барган.

       Атларга алмашка көчле машиналар килде, ә труба урынына янгын сүндерү машиналарына сиреналар урнаштыралар.

        Янгын сүндерүчеләр – һәрвакыт безгә ярдәмгә килергә әзер торучы, батыр кешеләр. Ләкин алар кайвакыт бик соң киләләр. Бу күп очракта хәбәр итүчеләр гаебе белән була. Алар янгын турында я бик соң хәбәр итәләр, я

адресларын дөрес итеп әйтә алмыйлар.                

                   Өйдә янгын чыкса,

                   Синдә телефон булса,

                    Шалтыратырга кирәк

                    Нинди номер буенча?    ( 01)

-- Ни өчен янгын сүндерү хезмәтенең телефон номеры 01?

-- ...

--  Истә тотыгыз: янгын сүндерүчеләрнең тиз килеп җитүе, хәбәрнең тиз һәм төгәл булуыннан тора.

       Рөстәм Мингалимнең “Өч Закир һәм аларның өч малае турында” дигән шигырен тыңлагыз әле.

7.  Практика.

    Янгын – кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч, ул гадәттән тыш хәл. Ә гадәттән тыш хәл вакытында иң мөһиме – югалып калмау, дөрес эш итү. Әгәр мәктәптә гадәттән тыш хәл килеп чыкса, куркыныч урыннан чыгып китәргә кирәк. Безнең аның өчен эвакуация планы бар. Тагын бер кат карап, искә төшерик әле.

-- Ә гадәттән тыш хәл килеп чыкканын без нинди сигнал буенча беләбез?

-- ...

 (Сигнал буенча балаларны класстан алып чыгу)

8.  Йомгаклау.(Класска кайтып, дәрестә сөйләшкәннәр буенча йомгак ясау. аңлашылып җитмәгән нәрсәләр булса, аңлату. Эвакуация буенча хаталар булса, аларны кисәтү.)