Уку эшчәнлеге аша укучыларның үзаңын формалаштыру
статья по теме

Сайфутдинова Нурия Нурисламовна

Уку эшчәнлеген оештырганда төрле алымнар куллану, белем алучының үзүсешен һәм үзкамилләшүен активлаштыру өчен шартлар тудыра. Укытучы шәхси шәхесне үстерү аркылы сыйфатлы белем алу белән ныклап идарә итә ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarcha_doklad.doc50 КБ
Office presentation icon tatarcha_doklad.ppt2.01 МБ

Предварительный просмотр:

Уку эшчәнлеге аша  укучыларның үзаңын формалаштыру.

Безнең педагогик эшчәнлекнең спецификасы укыту процессының төп өлешен тәшкил итә, ул укыту һәм өйрәтүдән тора. Уку процессы- ул  үз сәбәпләре, максатлары, юллары булган безнең укучыларның эшчәнлеге. Укучылар, олыларныкы белән туры килми торган ,үзләренә генә хас нәтиҗәләргә омтылалар.Дәрестә укучылар катнашалар, алар барысы да шәхесләр , аларны укытучы гына белеп биргән гомуми уңышларга китерергә кирәк. Шулай итеп , укытучы күреп, планлаштырып биргән дәрес белән , конкрет укучының эшчәнлеге арасында каршылык килеп чыга. Бу каршылыкны ничек бетерергә? Моның юллары бик күп. Мин шул юлларның берсенә генә тукталып китәсем килә- ул укучыларның  танып –белү эшчәнлеге белән идарә итү. Идарә итү дәреснең һәр этабында бик мөһим. Аның нигезе –баланың танып белү эшчәнлеген системалы проектлау, аның мәгънәсе - укучының уку эшчәнлегенә этаплап кереп китүе.

Педагогик эшчәнлекнең авырлыгы шунда чагыла, без укучылар белән идарә итәбез, ә алар үз чиратында  тере кешеләр. Балалар дәреснең барышында педагогка көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкиннәр.Укытучы  укыту эшчәнлегенең ничек җайга салынуын аңлап идарә итә белергә тиеш:

  1. Укучыларның эшкә карата максатчанлыгы белән;
  2. Аларның эшчәнлекләренең омтылышлары  белән;
  3. Укучыларның күнекмәләрен формалаштыруы белән;
  4. «Укытучы – укучы» бәйләнешенең киресен оештыру;
  5. Проблемалы ситуация булдыру;
  6. Белем процессында  катнашучыларның үзләрен иркен тотулары белән.

Мин үз эшемдә “ Бер адым алга һәм тагын бертапкыр алга !” принцибы белән җитәкчелек итәм. Бөтен  нәрсә чагыштыруда беленә. Традицион  белем бирү системасы буенча эшләгәндә мин үземнең теләкләремне гамәлгә ашыра алмый идем. Бу миңа баланың эчке мөмкинчелеген эзләргә мәҗбүр итте. “ 2100 мәктәп”  белем бирү системасы буенча  дәресне оештырганда бала физик һәм психик яктан армый, чөнки ул проблеманы хәл итә.Укучы моның өчен дәрестә үз эшчәнлеген төрлечә оештырырга мәҗбүр була. Һәр укучы “ Бүгенге дәрес проблемасын хәл иткәнме,юкмы, ничек хәл иткән?” дигән сорауга җавап биреп, үз эшчәнлегенә, беренчедән, үзе бәя бирергә; икенчедән  үзбәясе иптәшләре һәм укытучы бәясе белән туры килү-килмәвен дәрестән дәрескә ачыклап барырга тиеш. Педагогика законнарына күчерсәң, укучы һәр дәрестә проблемадан соңгы нәтиҗәгә барып җитәсен ачык күзаллый, шуңа күрә мондый дәресләрдә һәр укучы эш белән мәшгулы була. Һәр дәрестә бала үз мөмкинлекләрен тулырак файдаланып, тиешле белем алырга һәм күнекмәгә ия булырга тиеш.

   “Беләм- белмим”, “ булдырам – булдыра алмыйм” , дөньяга мөнәсәбәте «эзлим һәм табам” , “эшләп карыйм һәм эшлим” параметрлары белән алышынырга тиеш.

Отношение к миру младшего школьника  выраженное в схемах “ знаю – не знаю”. “ умею – не умею”.,” владею- не владею” должны смениться параметрами “ ищу – и нахожу” , “ думаю – и узнаю”, “ пробую – и делаю”.

Укучыларның сәләтләрен үстерергә  һәм мөстәкыйль рәвештә уку һәм укудан тыш мәсьәләләргә чишелеш табырга өйрәтергә кирәк. Шәхси ориентлашкан белем алу – ул укытучы һәм мәктәпнең бердәм эшләү системасы, һәр баланың шәхси сыйфатларын максималь ачу һәм үстерүгә юнәлтелгән. Шәхси якын килү шулай ук дәресне оештыру формаларын кат –кат уйларга мәҗбүр итә. Дәрес укытучының  укучы белән һәм укучыларның үзара иҗади аралашуына әйләнә. Мин үземнең дәресләремдә төркемләп эшләүне кулланам.  Балаларны төркемнәргә бүлгәндә,һәр баланың характерын, акыл эшчәнлеген, үзара аралашуларын исәпкә алып эш итәм. Төркемнең өлкәннәре группаның эше белән идарә итәләр, ярдәм кирәк булганнарга ярдәм итәләр. Шулай ук үземнең дәрселәремдә парлап эшләүне кулланам.  Биремне укучылар яки бергә, яки  вариатив  үтиләр, ахырдан бер- берсен тикшерәләр. Бу эш төрен бигрәк тә гуманитар циклдан булган дәресләрдә еш кулланам. Уку танып- белү эшчәнлеген оештыру принцибын өйрәнеп, мин балаларны мөстәкыйлы фикерләргә, танып – белергә,үзләрен максатчан эшләргә, иптәшләренә булышырга өйрәтәм. Минем укучыларым һәрвакыт эзләнүдә, алар сораулар куялар, проблемалар чишәләр, фикерлиләр. Яңа материалны әзер формада бирмим, проблемалы ситуация оештырам. Шәхси яктан якын килү билгеләргә карата мөнәсәбәтне дә үзгәртә. Укучылар һәр дәрестә катнашуларына,белемнәренә карап үзләренә үзләре бәя куялар.  Билгеле һәр бала начар билге алгач бик кайгыра, шулай ук әти- әнидә,укытучы да.

Мин начар билгеләр куярга тырышмыйм. , алар  минем “ уйлап кара әле, синең дөрес түгел, мин синең белән риза түгел” сүзләрен үзләренең хаталарын төзәтүдә өмет чаткысы итеп кабул итәләр. Алар моны һичшексез кулланалар һәм нәтиҗәдән риза булып калалар.

Минем эшемнең алдагы принцибы – психологик комфорт принцибы. “Беркайчан да балаларны бер- берсе белән чагыштырма”. Баланы үзе белән генә чагыштырырга мөмкин. “ Кичә мин нинди идем, бүген нинди булдым, миндә нинди үзгәрешләр”.  

Мин һәр баланың үзенчәлеген бәялим ,  аның үсешенең төп сызыкларын эзләп табам, булышам. Укытучы укучыга дөныяны танып – белергә булышканда тиешле шартлар тудырырга тиеш.

Мин үземнең эшемдә уку процессының индивидуалы шәхес тәрбияләвендә берничә юнәлеш билгеләдем.

Үзтанып-белү – үзеңне укыту эшчәнлегендә субыект  итеп тану һәм укыту материалын кулланып үзеңнең шәхси сәләтләреңне танып белү.

Үзбилгеләү – мөстәкыйлы ,аңлап сайлаган уку максатлары, мәсәләләр, биремнәр һәм укыту эшчәнлегенең формалары.

Үз теләкләреңне тормышка ашыру – уку шартларында үзеңнең иҗади потенциалыңны күрсәтү.

Бергә үсеш –  укучылар башкаларны үстерер өчен үзләрен чыганак итеп кабул итәләр һәм башкаларны үзләренең үсешенә чыганак итеп кабул итәләр.

Үзүсеш – үзенчәлекле процесс, укучының максатчан үзгәреше. Ул үзалдына максат куя, шул максатка ирешер өчен план төзи, уку материалын эзли, тиешлесен сайлый, сайлаганнарның иң мөһимнәрен генә  аерып ала, гомумиләштерә, җавапны да эзлекле рәвештә төзи.

Үзтикшерү – үз эш- хәрәкәтләреңә , аларның нәтиҗәләренә читтән карый белү ул. Мин орфографик үзконтролыгә тукталып китәсем китә.Орфографик үзконтролы исә- язу эшчәнлеге нәтиҗәләренең орфография кагыйдәләренә туры килү- килмәвен тикшерә белү. Укучылар еш кына үзләре язган сүзләрдә, текстта хаталарны күрмиләр, таба белмиләр. Моның сәбәбе- үз- үзеңне тикшерүнең формалы рәвештә башкарылуында. Шуңа күрә балаларның игтибарын 2  нәрсәгә юнәлтергә кирәк: 1) нәрсәне тикшерергә ягни укытуның шушы этабында тикшерелергә тиешле орфограммалар исемлеге.2) ничек тикшерергә тиешле гамәлләр җыелмасы. Орфограммаларны табу, аларның төрен билгеләү, кагыйдә буенча язу – үз –үзеңне тикшерү сәләтен булдыру һәм аны үстерүнең әһәмиятле шарты.

Бу күнекмәләр белән беррәттән укучыда гомумуку күнекмәләре камил формалаша.

Үзбилгеләү өчен мөмкинлекләр тудырырга биремнәр кулланам. ( “Үзеңне сайлап ал”.)

- дәлилләнгән төрле укыту эчтәлеген сайлап алу (чыганак, факулҗтатив, махсус курслар, түгәрәкләр)  Мәсәлән, минем укучылар информатикадан махсус курсларга бик теләп  йөриләр. Шахмат түгәрәген көтеп алалар.

-уку эшчәнлегендәге  алымнарны  дәлилле сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәр. ( ничек һәм кем белән эшләргә)

- укучы үз үсешенең зонасын билгели.    Өйгә эш бирмичә мөмкин түгел. Баланы акыл көчен тупларга, игтибарын көчәйтергә өйрәтергә кирәк. Мөстәкыйлы акыл күнекмәләрен гадәткә кертү, игтибар белән җитди эшләү бала өчен ансат түгел. Мин өй эшләрен 3 вариантта бирәм.  Бала көче, белеме җитәрдәй вариатны эшли. Шул ук вакытта үз көчен ярым иҗади эшләрдә сынап карый ала. Сайлап алу мөмкинлеге булганда курку,нерв киеренкелеге юкка чыга, фәкаты кызыксыну, авыррак эшне эшләп карау һәм анны җиңү теләге уяна.

Үзеңне тормышка ашыру өчен бирелгән биремнәр ( «Үзеңне күрсәт!»)

- эшнең эчтәлеге иҗади якын килүне таләп итә ( м-н: математика фәненнән бирелгән аңлатма буенча  мәсәләләр төзергә, ( а + в )* 2 .

Кайбер чакта укучылар бер аңлатмага берничә төр мәсәлә төзергә мөмкиннәр.

Әдәбияттан укыган әсәр буенча бер-береңә сораулар әзерләү; әсәр авторына сораулар бирү һ.б.)

Укучының бердәм үсешенә юнәлдерелгән биремнәр (« Бергә башкар!»)

- махсус технологияләр кулланып бердәм иҗат итү.(әти- әни белән,группа белән һ.б.)

Гаиләдә илнең киләчәген төзүче балалар тәрбияләнә, ә тәрбия эше күп кырлы; яшы буында туган якка,халкыңа,Ватанга  турылыклы булу хисләре тәрбияләү шуның бик кирәкле һәм әһәмиятле өлеше булып тора. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк,дип бик дөрес әйткәннәр. Шәҗәрәләр төзү белән шөгылыләнү –гаяты әһәмиятле әхлакый чара. Ул гаиләне, шулай ук дәүләтне ныгыту өчен дә ярдәм итә.Бала шәҗәрәләр төзү барышында нәсел- ыруы турында мәглүматлар туплый,әкренләп эзләнүче роленә керә, яңа ачышлар ясау шатлыгы кичерә.

Тарих дәресендә минем нәсел шәҗәрәм  дип аталган тема бар. Шул теманы үткәндә укучыларга үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзеп килергә тәкдим ителде.Күбесе бу эшне бик теләп эшләде. Сезнең игтибарга зайнуллиннар гаиләсе төзегән гаилә шәҗәрәсен тәкдим итәсем килә.

Алдагы укучының бердәм үсешенә юнәлдерелгән бирем

 - бергә нәтиҗәне һәм уку эшен анализлау. «2100 мәктәп» системасы буенча эшләгәндә укучы үзе башкарган һәр эшне бәяләп,  нәтиҗә ясап барырга тиеш. Монда алар үзара киңәшләшәләр, бәяне бер-берсенә дәлилләп аңлаталар. Әлеге эшчәнлек укучылар белән укытучы җитәкчелегендә оештырыла. Рефлексия этабында һәр укучы үзе үзләштергән белем күләмен сөйләп, аңлатып күрсәтә, мисал китерә. Әгәр укучылар шушы эшне башкара алса, теманы үзләштергән булалар.

Уку эшчәнлеген  оештырганда үзләрен үзгәртүгә юнәлдерелгән биремнәр һәм алымнар.(«Үзеңне үзең хакына үзгәрт!»).

Билге балаларга илһам бирә, тагы да тырышып эшләргә кызыксыну тудыра. Укучылар дәрес дәвамында үз-үзләренә 10 лап билге куя, дәрес ахырында гомуми билге чыгарыла һәм раслана.

Шулай итеп уку эшчәнлеген оештырганда төрле алымнар куллану, белеем алучының үзүсешен һәм үзкамилләшүен активлаштыру өчен шартлар тудыра. Укытучы шәхси шәхесне үстерү аркылы сыйфатлы белем алу белән ныклап идарә итә ала.



Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Уку эш чәнлеге аша укучыларның үзаңын формалаштыру.

Слайд 2

Укытучы укыту эшчәнлегенең ничек җайга салынуын аңлап идарә итә белергә тиеш : Укучыларның эшкә карата максатчанлыгы белән; Аларның эшчәнлекләренең омтылышлары белән; Укучыларның күнекмәләрен формалаштыруы белән; «Укытучы – укучы» бәйләнешенең киресен оештыру; Проблемалы ситуац ия булдыру; Белем про ц ессында катнашучыларның үзләрен иркен тотулары белән.

Слайд 3

Уку процессында шәхси шәхес тәрбияләү юнәлешләре. Үзеңне танып-белү Үзбилгеләү Үз теләкләреңне тормышка ашыру Бергәләп үсеш Үзүсеш Үзтикшерү

Слайд 4

Үзбилгеләү өчен мөмкинлекләр тудырган биремнәр кулланам (« Үзеңне сайлап ал”). Үзеңне тормышка ашыру өчен бирелгән биремнәр( «Үзеңне күрсәт!») Укучының бердәм үсешенә юнәлдерелгән биремнәр (« Бергә башкар!») Уку эшчәнлеген оештырганда үзләрен үзгәртүгә юнәлдерелгән биремнәр һәм алымнар . .(«Үзеңне үзең хакына үзгәрт!»).

Слайд 5

Зайнуллиннар гаиләсе шәҗәрәсе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на педсовете "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучының проект эшчәнлеге"

Укучылар белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү ...

Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.

       Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя.  Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең  яшәеше иң беренче...

Башлангыч мәктәптә проект эшчәнлеге.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш....

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру.

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру....

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләре формалаштыру

    Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтә...

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.Нәрсәгә өйрәтергә?Ничек өйрәтергә?Көтелгән нәтиҗә нинди?Коммуникатив,танып-белү,регулятив,шәхескә караган универсаль уку гамәлләренә төрле алы...

Функциональ грамоталылык формалаштыру алымнары

В статье описываются методы формирования читательской грамотности на уроках татарского языка и литературы...