Классный час "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай"
классный час (3 класс) на тему

Калимуллина Зульфия Минвакиловна

Классный час, посвященный творчеству Г. Тукая "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай" ..

Скачать:


Предварительный просмотр:

III cыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате.

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.

Максат: шагыйрь  иҗаты аша үзеңнең сәламәтлегеңә дөрес караш тәрбияләүгә шартлар булдыру, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, Тукай әсәрләре аша дуслык, татулык, бер-береңә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: тактада Тукайның портреты һәм туган көне язып эленә: 26 апрель 1886 ел; сүзләр: “Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай

                              Ул – караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай”

                                                                                                         (1 слайд)

Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, кунаклар!  Бүгенге сыйныф сәгатебезне башлыйбыз. Ул ярыш формасында булачак. Ә нинди темага багышланганын әлеге шигырь аша белерсез.

Тормыш аңа үзе туганчы ук,

Әзерләгән ачы язмышны.

Шуңадырмы, тормыш юлында ул –

Юлдаш иткән бөек иҗатны.

Үксез тормыш читкә типкәндә дә,

Ул сынмаган, сыгылмаган.

Туган якның табигате аны,

Җылы кочагына сыендырган.

Сандугачлы урманнарда,

Киң җиләкле болыннарда,

Күп йөргән ул, адашмаган,

Иҗат иткән...

Иҗат иткән “Шүрәле”не, “Су анасы”н,

“Гали белән кәҗә”не дә.

Тагын күп-күп шигырьләрне,

“Туган авыл”, “Туган тел”не.

Яраткан ул гаделлекне, матурлыкны,

Яратмаган куркакларны, ялкауларны.

Язмыш йөртсә аны төрле-төрле җирләрдә дә,

Әни сүзен әйтсә дә ул бик күпләргә,

Ул сынмаган, сыгылмаган,

Иҗат иткән...

Еласа да елаган ул качып кына,

Сиздермәгән.

Тик гомере үкенечле,

Кыска булган.

Ә шулай да, безнең өчен

Ул һаман да яши сыман.

Исеме дә  һәрчак безнең күңелләрдә.

 

(Укучылардан сорауга җавап алу).

         Мәгълүм булганча, 2011 нче ел – Тукай елы буларак игълан ителде. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.        
        Сез Габдулла Тукай иҗаты белән балалар бакчасыннан ук танышсыз. Бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча үзебезнең зирәклегебезне, тапкырлыгыбызны тагын бер тапкыр сынарбыз.

Уенда 5 әр кешелек ике төркем катнаша. Алар үзләренә исемнәр дә уйладылар:

 1 нче төркем - “Тапкырлар”

2 нче төркем - “Зирәкләр”.

Исәп- хисап алып бару өчен бүгенге уенда хөкемдарлар да катнаша. Таныштыру.

1.Уеныбызның беренче туры. “Сәламләү”

Уенчылар үз урыннарын алалар.

 “Тапкырлар” командасы башлый.               “Зирәкләр”.        

Тапкыр җиңәр, оттырмас.                          Зирәк һәр җирдә кирәк,

 Сезгә куып тоттырмас.                               Тик чын зирәк бик сирәк.

( 3 слайд ).

 2. Энергизатор “Танышу”. Һәр команданың катнашучы укучысы үзе белән таныштыра (исемен һәм нәрсә яратуын әйтә). Бу бәйгедә сөйләме иң кызыклы дип табылган команда 5 балл белән бәяләнә.

3. Икенче тур. “Тел шомарту”.

 Һәрбер дөрес җавапка 1 балл. Ничә сорауга җавап бирсәгез шул кадәр балл.

1 нче төркем сораулары:

1. Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч )
2. “ Кызыклы шәкерт ” шигырендәге этнең исеме? ( Акбай )
3. Габдулла Тукай туган ел? ( 1886 )
4. Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак )

5. Тапкыр сүзенә синоним (Зирәк)
6. Фатыйма нинди кош белән сөйләшә? ( Сандугач )
7. Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )
8. Су анасы нәрсәләрдән курыккан? (Этләрдән) (4 слайд)

2 нче төркем сораулары:

1. Зирәк сүзенең синонимы? (Тапкыр)
2. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән )
3. Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? ( Фатыйма )
4. “ Шүрәле ” әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр )

5. Тукай үлгән ел? ( 1913 )
6. Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )
7. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )
8. Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык ) (5 слайд)

4. Өченче тур. “Безнең кунагыбыз” (6 слайд)

Экранда язучыларның портретлары күрсәтелә. Аларга номерлар куелган.

Һәр команда экраннан карап: Габдулла Тукай  портреты куелган номерны дәфтәр битенә язып миңа бирә. Дөрес җавапка 1 балл.

5. Дүртенче тур. “Мин- сиңа, син –миңа”.

Командалар өйдә бер- берсенә сораулар әзерләп килделәр. Өчәр сорау, шуңа күрә дөрес җавап бирсәгез 3 балл була. “Җитезләр” башлый.

6. Бишенче тур. “Тылсымлы яфраклар” (7 слайд)

Яфракларга 1-4 кә кадәр саннар язылган. Капитаннар чиратлашып яфракларны килеп ала, санны әйтә, әкияттән өзекне укып күрсәтәләр. Шуннан соң, Габдулла Тукайның бу номерга туры килгән бер әкият герое экранда барлыкка килә.Сез тыңлыйсыз, әкиятнең исемен әйтәсез. Икешәр сорау туры килгәнгә, җавап  дөрес булса, бу турда 2 балл бирелә. “Тапкырлар” башлый.

7. 4 нче тур.Төркемле дискуссия.

        Сез замана балалары. Барыгыз да матур итеп киенгән, җылы, зур, матур йортларда яшисез, түләүсез мәктәпләрдә укыйсыз, тәмле ашыйсыз, төрле түгәрәкләргә йөрисез. Күбегезнең телефоны, компьютеры бар. Ә Габдулла балалык чорында байтак михнәтләр күрә, балачагы бик кыен уза, шуңа да саулыгы нык какшаган була.1910 нчы елда ул үпкә чире   белән интегә башлый. Шагыйрьнең саулыгы көннән-көн начарлана бара.

1913 елның 2 (15) апрелендә Казанның Клячкин шифаханәсенә бөек шагыйребезнең йөрәге тибүдән туктый (8 слайд)

Ә хәзер мин сезгә Г.Тукайның “Бәхетле бала” дигән шигырен укыйм, ә сез шуннан соң төркемнәрдә бәхетле һәм сәламәт булу өчен мин нишли алам дигән сорауга җаваплар язарсыз.

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.

Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!

Һәркем үз фикерен әйтә. Фикерләрне кабатламаска тырышабыз.

8. 5 нче тур. Тукай  әсәрен сәхнәләштерү .

- Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә! Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.Ул балаларга укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга  өйрәтә.

Ә хәзер сез дә берничә минутка үзегезне сәхнә йолдызлары итеп күз алдына китерегез.

“Тапкырлар” - “Кызыклы шәкерт”

“Зирәкләр” - “Бала белән күбәләк”.

9. Хөкемдарларга сүз.

10. Йомгаклау.

Энергизатор “Күбәләк”.

Болындагы бер чәчәккә,

Очып кунды күбәләк.

Хортумчигы белән җайлап

Бал суырды чүгәләп.

Канатларын әле ачып,

Әле ябып уйнады.

Аяклары белән аннан

Серкәләрне буйлады,

Хәл җыеп алгач, бераздан

Очып китте күбәләк.

Кәбәләкләр һәм чәчәкләр

Яшәсеннәр бергәләп.

        Сез дә шул күбәләкләр һәм чәчәкләр кебек бергә дус, тату яшәгез, бер-берегезнең кадерен белегез.

Укучылар, шуның белән ярышыбыз тәмам. Мәңге яшь шагыйребезнең шигырьләрен, җырларын, әкиятләрен онытмавыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укыгыз, үзегездән  кечкенәләргә дә сөйләгез! Ә хәзергә сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая

презентация стихотворения "Весна"  татарского поэта Г.Тукая...

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай

"Тамчы-шоу" формасындагыы сыйныфтан тыш чара...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....