“ Куркынычсыз электр ”
план-конспект урока (3 класс) по теме

Гаязова Гульфия Рафкатовна

Тема:    Куркынычсыз электр.

Максат: укучыларга электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату һәм үтәргә өндәү; электрның яктылык һәм энергия чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуына төшендерү, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү;   көнкүреш  җиһазлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү; үзеңнең сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү.

 Җиһазлау: плакатлар, тест, тематик рәсемнәр, LCD  проектор.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тәрбия сәгате барышы:

І. Оештыру.

      - Хәерле көн! – Канатлы сүз,

      Иртән берәү шулай дисә,

      Куанычтан канат үсә.

- Хәерле көн! – Гаҗәп тылсым!

- Шул сүз белән һәр таң тусын,

- Күңелләргә шатлык булсын!

 ІІ.Дәрес максаты белән танышу.

  -Бүген без барыбыз өчен дә бик кирәкле теманы өйрәнербез. Теманы белү өчен сезгә табышмаклар ярдәм итәр.

1.  Авырмый да, төчкерми дә,

     Һаман тузан суыра.       (Тузан суырткыч)

2.  Радио түгел, сөйли,

     Театр түгел, күрсәтә.     (Телевизор)

3.  Өй эчендә базым бар,

    Баз эчендә бозым бар;

    Керер идем, сыялмыйм,

    Бозларында шуалмыйм.     (Суыткыч)

4. Попугай түгел-җаны юк,

    Әйткән сүзне кабатлый.      (Магнитофон)

  - Бу табышмакларның җавапларын нинди сүз берләштерә?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл elektr.docx28.31 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы

Кукмара муниципаль районы

Балыклы башлангыч мәктәбе


 “ Куркынычсыз электр ”

Сыйныф сәгате.

Төзеде: 1 квалификацион категорияле

 башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                 Гаязова Гөлфия Рәфкать кызы.

Тема:    Куркынычсыз электр.

Максат: укучыларга электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату һәм үтәргә өндәү; электрның яктылык һәм энергия чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуына төшендерү, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү;   көнкүреш  җиһазлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү; үзеңнең сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү.

 Җиһазлау: плакатлар, тест, тематик рәсемнәр, LCD  проектор.

Тәрбия сәгате барышы:

І. Оештыру.

      - Хәерле көн! – Канатлы сүз,

      Иртән берәү шулай дисә,

      Куанычтан канат үсә.

         - Хәерле көн! – Гаҗәп тылсым!

         - Шул сүз белән һәр таң тусын,

         - Күңелләргә шатлык булсын!

 ІІ.Дәрес максаты белән танышу.

  -Бүген без барыбыз өчен дә бик кирәкле теманы өйрәнербез. Теманы белү өчен сезгә табышмаклар ярдәм итәр.

1.  Авырмый да, төчкерми дә,

     Һаман тузан суыра.       (Тузан суырткыч)

2.  Радио түгел, сөйли,

     Театр түгел, күрсәтә.     (Телевизор)

3.  Өй эчендә базым бар,

    Баз эчендә бозым бар;

    Керер идем, сыялмыйм,

    Бозларында шуалмыйм.     (Суыткыч)

4. Попугай түгел-җаны юк,

    Әйткән сүзне кабатлый.      (Магнитофон)

  - Бу табышмакларның җавапларын нинди сүз берләштерә?

ІІІ.Дәрес темасы  

 - Укучылар, бүгенге дәресебездә нинди темага сөйләшербез инде?

  Без дәрестә электр приборлары һәм алар белән сакчыл эш итү турында сөйләшербез.

(1 слайд)

 ІV.Яңа теманы аңлату

 Моннан 2500 ел элек греклар гәрәбәне  йон тукымага ышкыгач электр очкыны чыкканын күргәннәр. Ә электр тогын алуны галимнәр 155 ел элек кенә өйрәнгәннәр. ( 2 слайд)

Тәҗрибә ясау.

   Карандашны йон тукымага ышкыганнан соң  вак кәгазъгә якын китерсәң, электр белән кәгазьнең тәэсир итешүен күрәбез.          

   Моны яктырту чыганакларында файдаланырга ярамый.

Өйләрегездә электр ярдәмендә эшләүче приборларны атагыз әле.

Электр кешеләргә яктылык һәм энергия бирә. Электрның уңай һәм тискәре яклары бар. Укучыларның фикерләрен тыңлау.

         Уңай                                                       Тискәре

Яктылык бирә .                                                Ток суга.          

Энергия бирә.

Электр приборлары эшли.

(Машина, үтүк, телевизор, комьпютер һ.б.)

 

                              Элеккеге заманнарда

                              Шәмнәр белән торылган.

                              Хәзер исә бөтен дөнья

                              Электрга корылган.

                              Шулай икән – сакчыл булыйк,

                              Игътибарлы булыйк без.

                              Шул чагында  иминлектә

                              Булыр гел  көннәребез.

   Тормышыңны һәм сәламәтлегеңне саклау өчен куркынычсызлык  кагыйдәләрен үтәмәгәндә, ул төрле бәла-казалар килеп чыгуга да китерергә мөмкин. Шуңа күрә электр приборлары белән эш иткәндә , түбәндәгеләрне истә тоту сорала:                      (  3слайд)

    юар (чистартыр) алдыннан (суыткычны яисә башка электр җиһазын) электр челтәреннән аерырга;

    электр бритвасы яки фен юеш булса яки ток йөртүче чыбыклары чыгып торса, алардан файдаланмаска;

   өзгечкә, розеткага, электр җиһазларына юеш кул белән тотынмаска;

   электр вилкасын розеткадан шнурыннан тартып алмаска;

   тышчасыз электр чыбыгына беркайчан да  кагылмаска;

    үтүкне юеш кул белән тотмаска, идәнгә яланаяк баскан килеш кер үтүкләмәскә;

   үтүкне кер үтүкләү тактасында калдырмаска (кечкенә балалар аның шнурына эләгеп, тартып төшерергә һәм зарарланырга мөмкин);

  розеткага берничә приборны берьюлы тоташтырмаска тырышырга;

  ток үткәргечләрнең изоляциясе бозылган урыннарны кичекмәстән төзәтергә, ләкин сез түгел;

өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларын челтәргә тоташтырган килеш калдырма;

                                                Электрны санламасаң

                                                Килеп чыгар һәлакәт.

                                                Бик тә кыйммәткә төшәчәк

                                                Ул ваемсыз хәрәкәт.

- Безнең өйләргә электр кайдан килә соң?

  Кирәк урынга электр үткәрү өчен электрүткәргеч чыбыклар сузалар. Сезнең биек баганалар күргәнегез бардыр, алар терәк хезмәтен үти.  Багана башында үткәргеч чыбыклар сузылган. Шул чыбыклар аша электростанциядән төрле шәһәр һәм авылларга электр килә.  Ул яңадан электрны көйләү җайланмасы булган трансформаторга килә. Ул көчәнешне түбәнәйтә. Аннан электр  сезнең өегездәге кечкенә трансформаторга килә, кабат көчәнешне көйли. Шуннан соң сезнең өйләрдә электр приборлары эшли.

   Өйдә генә түгел , урамда да электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытырга ярамый.    ( 4 слайд)

   Чыбыкларга төрле әйберләр атып уйнарга, изоляторларны ватарга, очырткычлар җибәрергә ярамый.

   Электр баганасына менү катгый тыела.

   Өзелгән чыбыкка якын килү тормышыңа куркыныч тудыра.Электр чыбыкларын кер бавы итеп уйнамагыз. Көнкүреш электр приборларын һәм яктырткычларын ачык һавада кулланмагыз.

   Югары көчәнешле электростанция территориясенә якын килмә.  Куркыныч ситуацияләр булдырмау максатыннан электриклар тарафыннан “Тукта! Тормыш өчен куркыныч!” дигән кисәтү билгесе куелган.

V.Проблемалы ситуация.

  Төнлә көчле яңгыр яуган. Җил агач ботакларын сындырган, электр чыбыкларын өзгән. Өйләрдә утлар сүнде. Мәктәптән ерак түгел электромонтерлар эшли. Спорт лагеренда ял итүче балалар иртән зарядкага чыктылар. Ике малай бер-берсен үртәшеп, өзелгән электр чыбыгын күргәнче  чабыштылар.

Бу хәл ничек тәмамланырга мөмкин ?

VІ Физминутка.

Һәрвакытта тиешле

Кагыйдәләрне үтик.

Сак булыйк электр белән,

Сәламәт гомер итик.

VІІ. Беренче ярдәм күрсәтү.

 Электр тогы сукканда зыян күрүче аңын югалта, кайвакыт тартыша ( көзән җыера), сулышы туктала, пульсы хәлсез, еш була. Йөрәк тибеше туктарга мөмкин.

   Резина, агач, пыяла, кәгазъ электр тогын үткәрми. Аларны изолятор дип атыйлар.

   Ток суккан очракта І ярдәм күрсәтү:

Щитоктагы гомуми өзгеч белән утны сүндерергә кирәк.

Резина коверга, коры такта яисә кәгазъгә бас. Агач яки пыяла предмет белән үткәргечне бәлага юлыгучыдан алып ташла.Әгәр дә токны туктату мөмкинлеге булмаса, башта резина перчаткалар һәм резина аяк киеме кияргә.

Яна торган электр үткәргечкә су сибәргә ярамый, бу очракта ком яисә коры пычкы чүбеннән файдаланыла.

   Зарарланган кеше аңын югалтмаган булса, аны аркасына яткырырга, аякларын идәннән 30 см чамасы күтәреп, яисә яны белән яткырып, башын һәм тезләрен бераз күтәребрәк куялар, ашыгыч медицина ярдәме чакырыла.

   Аңсыз булган очракта кешегә саф һава һәм нашатырь спирты иснәтү мөһим. Шуннан соң зыян күрүчегә ясалма сулыш алдыртуны башларга, ашыгыч медицина ярдәмен чакырырга.  Кеше электр тогыннан янса су кулланырга ярамый.

VІ. Белемнәрне ныгыту.

Тест

Син өйдә ялгыз гына телевизор карыйсың. Кинәт аннан төтен чыга башлады. Нәрсә эшләргә кирәк?

а ) телевизорга су сип

б ) кемне дә булса ярдәмгә чакыр

в ) сүндерергә тырышам, барып чыкмаса пожарный чакырам

г ) электрны өз, телевизорга калын тукыма яп, 01 телефонына шалтырат

2.Пожарда телефон:

А)  03                           б) 02                      в)  01

3. Электр тогы нәрсәгә китерә:

а) күз алмасы зурая

б) йөрәк эшчәнлеге бозылу сәбәпле кеше аңын югалта

в) сулыш алу һәм кан әйләнеше туктый

г) аяк-кулларың сына

VІІ.Өйгә эш: электр куркынычсызлыгына карата рәсемнәр ясарга.

VІІІ. Йомгаклау.

 Укучылар, киләчәктә сезнең барыгыз да электр белән саксыз эш итмәс, башкаларны да бу турыда кисәтер дигән теләктә калабыз.

   22 декабрьдә – Энергетиклар көне булачак. Аларга изге эшләрендә уңышлар телик.

                                    Куркыныч әмма, җаваплы,

                                    Саваплы сезнең хезмәт.

                                    Ходай саклый күрсен сезне –

                                    Шул сезгә бездән теләк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тренажер Электра "Топографическая анатомия лошади" (Фрагмент)

Тренажер Электра "Топографическая анатомия лошади" (Фрагмент)...

әти-әни,мин һәм куркынычсыз юл

Бу класстан тыш чара юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча ата-ананың җаваплылыгын арттыру максатыннан үткәрелә....

Тамчы-шоу. Электр

Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе...