Профессии наших мам - фармацевт
план-конспект урока (2 класс) на тему

Сафина Резеда Рашатовна

Поговорим о профессиях наших родителей. Одно из них - фармацевт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon профессия - фармацевт38 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә муниипаль районы Күәм урта мәктәбе.

     

   

Әниләребез һөнәре –

   Фармацевт  

 (беренче сыйныфта тәрбия сәгате)

                 

                   

                         Сыйныф җитәкчесе: Сафина Резеда

                                         

                      Ноябрь, 2009 ел        

Максат: укучыларны профессия, һөнәр төшенчәләре белән таныштыру, фармацевт һөнәре турында тулырак мәгълүмат бирү. Халык мәкальләре, уеннар, табышмаклар аша укучыларда төрле профессияләргә кызыксыну уяту. Авырулар белән ничек көрәшергә икәнлеген аңлату. Укучыларның сөйләм телләрен үстерү.

Җиһазлау: укучыларның рәсемнәре,төрле һөнәр ияләре турында стенд, мәкальләр, табышмаклар.

1. Укытучы.  Укучылар, без бүген сезнең белән әниләребезнең һөнәрләре турында сөйләшербез. Сез ничек уйлыйсыз, һөнәр, профессия дигән сүз нәрсәне аңлата икән?

 -Нинди дә булса өлкәгә караган шөгыль, белгечлек.

-Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган, яшәү өчен чыганак булып торучы эш төре, хезмәт.(Аңлат.сүзлектән)

Димәк, ниндидер һөнәргә ия булыр өчен укырга, әзерләнергә кирәк икән. Әгәр безнең эшебез, һөнәребез булмаса нәрсә булыр?

  1. Яшәү өчен акча кирәк, һөнәр акча табу чарасы.һ.б.

- Сезнең әниләрегез кем булып эшли?

2.Укучылар  әниләренең һөнәрләре турында шигырьләр әзерләделәр. Әйдәгез шуларны тыңлап китик.

3.Укыт. Яхшы, укучылар. Менә безнең халыкта һөнәр һәм хезмәт турында күп кенә мәкальләр бар. Сез беләсезме?

Ә хәзер тактага карыйк. Анда мәкаль һәм әйтемнәр язылган.

Аларны укыйк һәм мәгънәләрен аңлатып карыйк.

4.Уен. “Һөнәрләрне таны”.

Бу дөньяда һөнәрләр бик күп. Аларның барасын да санап бетерү мөмкин түгел. Шулай да кайберләрен әйтеп карыйм әле, беләсезме икән?

 Поезд йөртә - ... (машинист)

Басу сөрә - ... (тракторист)

Самолет йөртә - ... (очучы)

Балаларга белем бирә - ...(укытучы).

Йортлар сала - .. . (төзүче),

Күлмәк тегә - ... (тегүче),

Сату итә - ... (кибетче),

Ипи сала - ... (пешекче).

Янгын чыкса, килеп җитә - ...(пожарник – янгын сүндерүче),

Картиналар иҗат итә - ... (художник- рәссам).

Көзен уңыш җыя кырларда - ...(комбайнер),

Яңа йортка ут кертүче – ул ...(монтер).

Көн дә телевизордан карыйбыз - ...(артистлар да җырчылар),

Яшь үсентеләр утырта, урманда - ...(урманчылар).

Яшь балаларны карый һәм дәвалый – ул ...(табиб),

Авырмаска дару бирә, аптекада -...(фармацевт).  

5. Укучылар. Хәзер бөтен җирдә бик куркыныч авыру  таралды. Ул ничек атала әле?

-Грипп.

-Әйе, шул. Ә грипп ничек башкаларга күчә?

-Сулаган һава белән.

-Микроблар, вируслар белән күчә.

Укытуч. Менә безнең укучылар грипп вирусларын үзләре күз алдына китергәнчә ясап килделәр. Һәм алар янында нинди дарулар белән җиңеп була, шуларны ясадылар. Әйдәгез карыйк әле.

-Вирусларның төрлеләре бар. ...

-Нинди дарулар белән җиңеп була? ....

-Бу даруларны без кайдан алабыз? –даруханәдән.

Бик дөрес, укчылар. Бүген бездә кунакта даруханәдә эшләүче Яруллина Фәния апа. Әйдәгез, аңа сүз бирик әле. Соңыннан сорауларыгызны бирерсез.

6. Яруллина Фәния чыгышы.

Сораулар.

 7. Фәния апа сезгә уеннар да алып килгән.

    1)Даруны бел.

А) Салкын тигәндә эчә торган дару.   Н . рофен

Б) Язын һәм көзен безгә бик кирәк.   В . там . н

В) Башны нәрсә белән юасыз? Шам . унь

Г) Температура үлчи торган әйбер.   .радусник

Д) Суык тигәндә булышучы доктор.  ДОКТОР ...

Е) Тешләребез таза, нык булсын өчен, аның белән дус булырга кирәк.    ...     щеткасы

З) Тамак авыртканда аның төнәтмәсе белән чайкарга кирәк.

    .омашка

И) Кечкенә балаларга юлга чыкканда киертәләр.  .амперс

К) Әти - әниләр баш авыртканда, теш сызлаганда эчә.

     Ан.льгин

Л) Һәрвакыт бу әйбер белән кулларны юарга кирәк. Ул микробларны юк итә.    Са.ын

2) Һөнәр иясен бел.

А) Бу кеше оешмада (мәктәп, хастаханә) эшли, аның швабрасы һәм чүпрәге бар, ул идәннәрне юа, чистарта.  (Җыештыручы)

Б) Бу кеше хастаханәдә эшли, ак халат кия, махсус тыңлый торган трубкасы һәм градуснигы бар.   (табиб)

В) Бу кеше урамда эшли, махсус киеме бар, кулында себерке һәм көрәк. Шәһәрдә эшләүче кеше. (Урам себерүче)

Г)Бу кеше юлда тәртип саклый, буй-буйлы таягы бар, юл йөрү кагыйдәләрен бозган кешегә штраф сала. (милиционер)

Д)Бу кеше безнең чәчебезне кисә, матур прическалар ясый.  (чәчтараш)

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, безгә килгәне һәм үз хезмәте, һөнәре турында безгә сөйләгәне өчен Фәния апага рәхмәт әйтик. Бүгенге тәрбия сәгатендә сез нинди яңалыклар белдегез?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Барыгызгада  тырышлыгыгыз, активлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Профессии наших родителей"

Классный час 2 класс....

социальный проект "Профессии наших родителей"

Итоговая работа - презентация по теме социального проекта "Профессии родителей"...

Классный час "Профессии наших родителей"

Классный час с участием учеников и их родителей...

проект "Профессии наших родителей"

Цель проекта:    познакомиться с профессиями своих родителей...

Профессии наших мам.

Классный час, посвященный ко Дню Матери....

профессии наших родителей

Тема: профессии наших родителей. Цель: расширить знания детей о разнообразном мире профессий, и  важности труда в любой профессиональной деятельности. Задачи:показать ученикам значимост...

профессии наших родителей

Тема: профессии наших родителей. Цель: расширить знания детей о разнообразном мире профессий, и  важности труда в любой профессиональной деятельности. Задачи:показать ученикам значимост...