Праздник урожая
методическая разработка (1 класс) по теме

Сырышева Надежда Семёновна

Сценарий внеклассного мероприятия на татарском языке, посвящённый празднику урожая

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyftan_tysh_chara._unysh_byrme.docx26 КБ

Предварительный просмотр:

                    Сыйныфтан тыш чара «Уңыш бәйрәме»

Максат:  1. Балаларда эстетик зәвыкка кызыксыну тудыру.

                2.Танып-белү ихтыяҗын арттыру.

                3. Табигатькә чынбарлык аша караш тудыру.

Зал көз темасына карата бәйрәмчә бизәлгән. Әкрен генә музыка уйный. Алып баручы бәйрәмне ачып җибәрә.

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, әбиләр, апалар һәм бәбиләр. Бүген без сезнең белән уңыш бәйрәменә җыелдык. Укучылар    сезгә үзләренең игеннәр, яшелчәләр турында шигырьләрен. Табышмакларын сөйләрләр, җырларлар, биерләр. уеннар уйнарлар. Рәхим итеп безнең белән  бергә ял итегез,  күңел ачыгыз.

Жюри безнең эшебезгә нәтиҗә ясап барыр.

Бию көе яңгырый.

Ике команда         биеп түгәрәккә кереп басалар һәм бииләр. Бию бетүгә һәр команда үз урынына барып утыра.

А.б. Бүген бәйрәмгә бик күп яшелчәләр, игеннәр килгән. Елның кайсы вакыты җиткән соң, балалар? (Көз)\

Көз турында җыр.

А.б. Чынлат та, көз җиткән. Көзне яңгырлар алып килгән.

“Зонтиклар” биюе.

1 б. Шаулап яңгыр яуганда,

       Басуларны юганда,

       Бакчаларны юганда,

       Чиләкләп су койганда.

2 б.  Ак күмәчләр ява, ди,

        Җиләк-җимеш ява, ди.

        Бәрәңгеләр ява, ди,

        Әй шатлана Дәү әни.

3 б. Алсу, кызыл, сап-сары

        Алмалар пешеп тора

       Сыйланыгыз, дигәндәй,

       Лып итеп төшеп тора.

4 б. Кояш җәй буе

       Игеннәргә су сипте,

       Алтынсу төс йөгертте,

       Яшелчәләр өлгертте.

5 б. Күңелләргә якты нур өләшеп,

        Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

        Үз муллыгы белән көзләр килә,

        Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

А.б. Яшелчәләр, игеннәр бигрәк мул үскән икән. 1 нче команда, сез кемнәр соң? (Иген үстерүчеләр). 2 нче команда? (Яшелчә үстерүчеләр).

- Иген үстерүчеләр. Сезнең басуларда нинди игеннәр үсте соң?

6 б. Безнең иркен басуларда

       Бик күп игеннәр үсте.

       Арпа. бодай һәм солы,

       Арыш, борчак һәм тары.

А.б. Яшелчә үстерүчеләр нәрсәләр үстергән соң?

7 б. Безнең матур бакчабызда

        Бик күп яшелчә үсте.

        Кишер, кыяр, суган,

        Кабак, шалкан, кәбестә.

А.б. Сүзне “Уңыш” колхозы җитәкчесенә (1 бала) бирик әле. Ул нәрсә дип шатландырыр икән?

Бала. Арыш, бодайлар белән

         Колхоз амбары тулды.

         Яхшы эшләгәч, уңыш күп,

         Бар кеше дә бай булды.

А.б. Менә, Сезгә бик зур рәхмәт. Ә соң быел нинди игеннәр уңды?

8 б. ( арыш)

       Кар астында кыш үткәрәм

       Яшел тунымны киеп,

       Көздән чәчеп калдырганга

       Өлгерәм мин иң элек.

       Башта буынга сикерәм,

       Аннан серкә очырам.

       Мин буламдыр арыш,

       Буем була ун карыш. (Капчык куя)

А.б. Тагын нинди  иген үскән икән?

9 б. (бодай)

        Буем озынлыгы белән

        Аз калышам арыштан.

        Мин аңардан күп уздырам

        Уңыш өчен ярышта.

        Эшкәртсәләр бөртегем

        Бөтен шартын китереп,

        Бодайдан күмәч пешә,

        Күбек кебек күпереп. (Капчык куя)

А.б. Тагын нинди иген үскән икән? Тыңлыйк әле.

10 б. (солы)

       .Мин бигрәк сусыл солы,

        Бөртекләрем сулы-сулы.

        Балаларны тиз үстерәм.

        Атларга көч-куәт бирәм.

        Солыны күбрәк чәчегез,

        Файдасы күп, белегез. (Капчык куя)

А.б. Башка иген белән танышып китик.

11 б. (тары).

           Солыныкы шикелле үк

            Чукларым бар.

            Меңәрләгән бөртегем бар.

            Мин бит тары булам,

            Сөттә җидегә ярылам.

            Алтын сары бөртекләрдән

             Бик тәмле ботка булам. (Капчык куя).

12 б. (карабодай)

              Бал кортлары үбә

              Карабодай керфекләрем,

              Тары кебек бик вак түгел

              Бөртекләрем..

              Соң чәчелзәм, иртә каөтам

              Басу, кырдан.

              Табыннарда мин бик затлы

               Ризык булам. (Капчык куя)

13 б. (борчак)

                 Сабакларым җиргә ятып

                 Үсә минем.

                 Чәчәкләрем ал-шәмәхә

                 Төстә минем.

                  Балаларга ошый минем

                  Яшел чагым.

                  Карабодай белән һич юк

                   Охшаш ягым. (Капчык куя).

14 б. (кукуруз).

                    Озын-озын егетләр без,

                     Кукурузлар шул без.

                     Кәүсәләребез биекләр,

                     Башыбызда бүрекләр,

                     Чәчләребез сары хәтфә,

                      Орлыгыбыз алтын гәрәбә. (Капчык куя).

15 б. (көнбагыш)

                       Сары эшләпә киябез,

                       Җем-җем итә күзебез.

                       Гел кояшка караганга

                       Кояш төсле үзебез.

                       Көн багабыз, төн йоклыйбыз,

                       Без булабыз көнбагыш. (Капчык куя).

А.б. Игенчеләр бик тырыш, уңган кешелзәр.Алар бит ипи үстерүчеләр.Шушы тырыш хезмәтләре өчен без аларга грамота тапшырыйк әле. (Колхоз җитәкчесенә)

-Көзнең капчыкларында, амбарында нәрсә барын белдек, ә соң көзнең кәрзинендә ниләр бар икән?

Җыр “Кәрзинеңдә ниләр бар?”

А.б. Хәзер яшелчә үстерүчеләр җитәкчесенә мөрәҗәгать итик инде. Сез яшелчә бакчасында ниләр үстердегез соң?

16 б.                    Кәбестәләр, суганнар

                            Түтәлләргә тулганнар.

                            Кишер белән чөгендер –

                             Тик җыеп кына өлгер.

17 б. (суган)

                             Тышым сары, эчем ак.

                             Исемем дә бит суган.

                             Ай-1ай, бигрәк яратам,

                             Ерактан торып елатам. (Кәрзин куя)

18 б. (кишер).

                            Таң нурларын, кичке шәфәкъ төсен

                            Җәй буена үзем җыйдым да,

                            Алтын казык булып, татлы булып

                            Үстем менә,җир куенында. (Кәрзин куя)

19 б. (шалкан).

                             Түгәрәк мик, ай түгел,

                             Сары, тик кояш түгел.

                             Тәмле, тик алма түгел,

                              Койрыклы, тычкан түгел. (Кәрзин куя)

20 б. (помидор).

                               Җәй буена яшел булам,

                               Көз җиткәч тә кызарам.

                               Хәтта чибәррәк булам

                               Иннек сөрткән кызлардан. (Кәрзин куя)

21 б. (чөгендер)

                              Берсеннән аның заводлар

                              Тәмле шикәр алалар.

                              Икенчесен вак-вак итеп

                              Турап ашка салалар.

                               Без икебез бертуган –

                               Беребез кызыл, беребез ак,

                               Чөгендер без, күреп бак. (Кәрзин куя)

22 б. (кабак)          Үзем бер бөртек,

                               Эчем мең бөртек.

                               Башым җирдә,

                               Койрыгым комда. (Кәрзин куя)

23 б. (кәбестә)       Кәбестәләр үсеп утырды,

                                Тәгәрәп китәрдәй булып.

                                 Витамин күп кәбестәдә,

                                 Уңды әле күп булып.

24 б.                         Яшелчәнең иң туклыклысы –

                                 Бәрәңге аларның аксакалы.

                                 Эшем күп, ашым тәмле,

                                  Иренмичә генә эшлә, яме!

А.б.Яңгыр су сибеп, сез тырышып җырлый-җырлый иген һәм яшелчә үстергәнсез. Ә хәзер игеннәрне. Яшелчәләрне  нишләтик соң инде, җырлап күрсәтегез әле.

Уңыш” турында җыр

А.б. Олылар да әйткәннәр бит “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, дип. Әйдәгез инде җырда җырланганча уңышны машиналарга төяп шәһәргә озатыйк.

“Уңыш ташу” уены. (Музыка)

Бу эшне без алдынгы игенчеләр, яшелчә үстерүчеләргә тапшырыйк.

А.б. Игеннәрнең бер өлешен шәһәргә озаттык. Ә би, балалар, тиздән яңадан яз җитәр.Язгы чәчүгә тагын орлыклар кирәк булыр.Әйдәгез, амбарларга орлыклар да салыйк әле.

Музыка

-Сезнең алдыгызда поднослар.Алардагы орлыкларны чүпләп банкаларга салырга кирәк. Һәр орлыкны исеме язылган банкага салырга кирәк. Орлыкның берсе дә калырга тиеш түгел. Алар санаулы.

А.б.  Менә инде орлыкларны да аерып салдык. Кемнәр әйбәт эшләгән, жюри үз сүзен әйтер.

- Ә хәзер игеннәр, яшелчәләр турында нәрсәләр беләсез икән. “Бәхет сынау” уены уйнап алабыз. Кулдан-кулга уңыш җибәрәбез.Көй туктала. Уңыш кемдә кала, шуңа сорау бирәбез. Башкалар ярдәм итә.

1 уен. Карабодай, кукуруз.

Сорау. Бу үсемлекнең исеме ничек?

2 уен. Борчак, бодай.

Сорау. Бу үсемлекләр ничә аваздан тора?

3 уен. Көнбагыш, бодай.

Сорау.  1. Бодайдан нәрсә ясыйлар һәм нәрсә пешерәләр? (Ипи).

2. Көнбагыштан нәрсә ясыйлар? (Май).

4 уен. Солы, тары.

Сорау. 1. Солыны кайсы йорт хайваны ярата? (Ат0.

2. Тарыны дәү әни нинди нәни генә, сап-сары йорт кошларына сибә? (Чеби).

5 уен. Шалкан. шалкан.

Сорау. Чиратлашып “Шалкан” әкиятенең геройларын әйтегез.

2.Шалканны тартып чыгарыгыз.

6 уен. Суган, кыяр.

Сорау. Суган, кыяр турында табышмак әйтегез.

7 уен.Кишер, кәбестә.

Сорау.1. Кишернең кайсы җирен ашыйлар.

 2. Кәбестәнең кайсы җирен ашыйлар?

8 уен. Кабак, бәрәңге.

Сорау. Капчык ачмыйча, капшап нәрсә икәнен әйтегез.

Сюрприз (тарткалаша-тарткалаша Ялкау белән Карак кершләр).

Ялкау: Бармыйм мин, кирәкми.

Карак: Ялкау. әйдә инде, урладык бит. хәзер өйгә алып кайтып ашыйбыз.

Ялкау: Карак. аны бит чәйнәргә кирәк, аннан йотарга. Юк, мин йокларга ятам. (Ятарга маташа).

Карак: Ялкау дим, Ядлкау, бәрәч, болар кемнәр? Эләктек бит, тотылдык, харап булдык.

А.б. Әй, әй, сез кемнәр, нишләп йөрисез монда?

Икесе бергә: Без ни, ни, өйгә кайтабыз.

Ялкау: Урладык шул. Кайтабыз өйгә.

А.б. Нәрсә урладыгыз соң? Урлашырга ярамый бит.

Карак: Каптык, малай. Ялкау, әйдә бу кәрзинне аларга бирик тә сызыйк моннан. Урлашырга ярамый ди бит апа. Ләкин бер шарт белән бирәбез.Кәрзиндә нәрсә икәнен әйтеп бирсәләр, аларга була, юк икән – безнеке.

Ялкау: Ярар алайса, белсәләр генә ярар иде, минем күтәреп кайтасым килми дз зле.

Карак: мин белмәслек итеп әйтәм, үзебез ашыйбыз аны.

-Алма дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, б алалар?

Балалар җавап бирә, мышык-мышык килеп алар кәрзинне балаларга бирәләр.

Ялкау: Һи, Карак, алмасыз калдың бит. Менә мин әйтсәм  алар белмиләр.

Казаннан килгән бер туп,

Бар бала да ярата,

Тышы кызыл, эче ак.

“А”га башлана. “а”га  бетә.

Балалар дөрес җавап бирәләр.

А.б. Ялкау1 Карак! Менә күрдегезме нинди акыллы балалар. Сез урлап ашамакчы булгансыз. Безнең сезгә бер киңәшебез бар. Менә шушы сүзләрне тезеп укысагыз, бу мәкаль сезгә бик файдалы булыр иде. Балалар. Сез дә булышыгыз.

Ялкау, Карак: (укыйлар). “Кем эшләми. Шул ашамый”.

А.б. Менә белдегезме инде, урлашырга да, эшләмичә ашарга да ярамый. Әллә соң балалар алдында гафу үтенәсезме? (Гафу үтенәләр). Рәхмәт, без сезне дә алма ашарга чакырабыз.

А.б. Күрәсез, дуслык һәрвакыт җиңә. Инде әйдәгез, бәйрәмне тәмамлыйк. Көз бүләкләре – алма ашыйк.

Уеннар да уйналды, бәхет тә сынадык. Әйдәгез әле кйзгә соңгы сүзебезне әйтик.

Бала (ипи тоткан):

Алтын көз! – диләр, алтын көз!

Кайда аның алтыны?

Ул алтын – безнең түккән тир,

Тырыш хезмәт ялкыны!

Шул ялкын безнең сыебыз –

Арыш, бодай көшеле.

Җирдә тик хезмәт олылый

Һәм алтынлый кешене.

(Ипи тапшыра).

(“Сөмбелә” җырын җырлыйлар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Праздник урожая"

Внеклассное мероприятие для 1 класса "Праздник урожая". Знакомит учащихся с кубанскими традициями и обычаями....

Праздник УРОЖАЯ

Конспект и подборка стихов для проведения осеннего праздника....

Праздник урожая.

Утренник в разновозрастной группе малокомплектного детского сада.Действующие лица: Девочка, Мальчик, Баба Яга, Осень....

Праздник урожая "Щедрая осень"

Внеклассное мероприятие для учащихся 1-2 классов....

Методическая разработка внеклассного мероприятия "Праздник урожая"

В некотором царстве, в некотором государстве жили – были Солнце, Земля и Труд. Было их царство большим – пребольшим. В садах росли диковинные фрукты, а поля были засеяны овощами и хлебными культурами....

Внеклассное мероприятие "Праздник урожая"

Стихи об осени, загадки, игры....

Праздник урожая

Сценарий праздника  в 1 классе...